Саннарны кабатлау
план-конспект урока (6 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Саннарны кабатлау темасы буенча технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sannarny_kabatlau._6klass_1.docx33.81 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык дәрес эшкәртмәсе

6 класс өчен татар теленнән  технологик карта

Тема:Саннарны кабатлау.

 6 класс өчен татар теленнән  технологик карта

Тема

Саннарны кабатлау

Теманың максаты

1.Белем бирү:  саннарны искә төшерү,  алган белемнәрне камилләштерү;

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви:тирә-як мохиткә сакчыл караш,  бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

1.Предмет нәтиҗәләре

 

 

 

2.Метапредмет нәтиҗәләре

 

 

3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1.Саннарны  сөйләмдә дөрес куллана белү

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив:   Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү

Коммуникатив:    класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Сан.

 

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият,рус теле,экология

 

Ресурслар

 

Җиһазлау:

  Дәреслек:Н.В.Максимов,М.З.Хәмидуллина. “Татар теле”. Татар теле , 104-108битләр; 

 

Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы,күмәк  эш.

 

Дәрес этаплары

Дәресэтабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

 

 

 

 

 

 

 

 

  

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру

М:. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

 

 

1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар!

Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәрте.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым

Хуш, хәерле сәгатьтә!

 

-Кәефләрегез яхшымы?

Без сезнең белән нинди дәрескә килдек?Ә сез туган тел турында нинди җыр беләсез?

Ягез,бер беребезгә елмаешып татар теле иленә сәяхәтебезне башлыйк.

Иң элек дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.

1.Әдәпле һәм игътибарлы бул!

2.Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

3Иптәшләреңне хөрмәт ит!

 

 

Исәнмесез!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яхшы

Г.Тукай “Туган тел” җырын башкару

 

 

 

1. будь внимательным и вежливым

2.Говори ясно и правильно

3.Уважай друзей

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү.

Укытучы өчен максат:

Сан сүз төркеме  турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: сан төшенчәсен аңлата алу;

Санның моделен китереп чыгару;

II этап. Укучылар,ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм,ә сез җавабын уйлагыз.

Менә табышмак, уйлап кара. Башы тарак, Койрыгы урак, Кычкыртып быргысын, Уята барысын.Ягез,нәрсә турында сүз бара?Ә ни  өчен соң без нәкь әтәчне искә төшердек?Бу ни белән бәйле?Дөрес укучылар, 2017 ел әтәч елы.Ә президентыбыз тарафыннан бу ел нинди ел дип билгеләнде? Ни өчен?Әйе, чыннан 2017 ел экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителде.(Год особо охраняемых природных территорий и  годом экологии.) Һәм без укучылар табигатьне саклар өчен нишләргә тиешбез? Ә хәзер игтибарыбызны тактага юнәлтеп сорауларга җавап бирик.

1.Бер елда  ничә көн?(сколько дней в году)

 2.Бер көндә ничә сәгать?(Сколько часов в сутках)

3.Бер сәгатьтә ничә минут?(

4Бер минутта ничә секунд?

5.Ә сезгә ничә яшь?

6.Сезнең гаиләдә ничә кеше?( Сколько человек в вашей семье)

 

әтәч

2017 ел әтәч елы

1.Чүп-чар ташламаска.

2.Агачларны сындырма,Кошларны ашат,Агачлар утырт.

 

 

 

 

 

 

1.365,366 көн

2.24

3.60

4.60

5.12-13

6.4,5

ТБУУГ: сан темасы буенча кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү,  коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

 

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

 

 

7.Укучылар сез сорауларга җавап биргәндә нинди сүз төркемен атадыгыз?Дөрес.

8.Бүген без дәрескә нинди максатлар куябыз?Әйе,дөрес әйтәсез,без бүген сезнең белән сан сүз төркемен кабатлап үтәрбез,алган белемнәрне камилләштерербез.                        

Әйдәгез бергәләп могжизалы саннар патшалыгына сәяхәт итик тә, ул илдә яшәүче кызыклы саннарны кабатлыйк.. Алар турында әкиятләр тыңлыйк, шигырьләр укыйк, төрле-төрле уеннар уйныйк!.. Рәхим итегез нәни дуслар

7.сан с.т.

 

 

 

 

 

8.Саннарны кабатлау,саннарны искә төшерү

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

 

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Сан  турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

 

Укучылар өчен максат: Сан сүз төркеме буенча мисаллар  китереп раслый белү

Балалар, һәрбер агачның исеме була. Безнең каршыбыздагы агачны “сүз төркемнәре агачы”(части речи) дип атарбыз. Аның ботаклары  бар, һәр ботакның исемнәре бар.

  • Бу агачның кайбер ботаклары үзенең җимешләрен бирде инде. Нинди җимешләрбелән таныш инде без?

(Исем, сыйфат)

  • Бик дөрес. Бүген башка җимешләрдән авыз итеп карарбыз.
  •  Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз.

 

  • Укучылар хәзер елның кайсы вакыты?

 

  • Кыш. Ә ничек исбатлый аласыз?

 

  • Яхшы сынатмадыгыз, килешәм.

 

  • Менә безнең сыйныфыбызга да берничә кар бөртеге очып кергән. Алар гади түгел, хикмәтле,һәрберсендә биремнәр язылган.Ягез,беренче кар бөртеген карыйк.(Сорау-җавап уены)

 

1.Нинди сүз төркемен сан дип атыйбыз?

2.Сорауларын атагыз

3.нәрсә ул саналмыш?

4.Саннар ничек белдерелергә мөмкин?

5.Саннарга мисаллар китерегез.

Әфарин ,укучылар. Барыгыз да сорауларга бик дөрес җаваплар биргдегез.

 Укучылар, саннар безгә ни өчен кирәк соң? Алардан башка гына яшәп булмыймы? (Для чего нам нуңны цифры)(саннар вакытны белү, предметларның, кекшеләрнең, хайваннарның исәбен алу, һәр әйберне төрле яктан үлчәп карау өчен кирәк). 
- Димәк, саннар безнең тормышыбызда бик зур әһәмияткә ия, сөйләмебезне бизи, төгәлләштерә

 Ә хәзер икенче кар бөртегенә күз салыйк(Аудиобирем) Ә хәзер җырлар тыңлап узарбыз,сезнең максат-ишеткән саннарны язып алу,һәм тәрҗемә итү).

Ә алдагы кар бөртеге нинди бирем әзерләгән икән,карыйбызмы?Монда без саннарның ясалышын искә төшерербез.Биремне үтәр алдыннан саннарның ясалышын искә төшерик(схема)Бу очракта сезгә партадагы күршегез белән эшләргә туры киләчәк.Интерактив тактада җөмләләр бирелгән –сезнең максат саннарны табып хаталарын төзәтеп, ясалышларын билгеләргә.Ваша цель-найти имена числительные.,исправить ошибки, и указать способ образования.

 Ягез,тикшерик.(сузлек эше)

1.Икемең унҗиденче ел( 2017 ел )экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителде.

2. Суны эчәргә яраксыз итү өчен бер литр суда ун ике г нефть булу җитә.

3.Ә дөнья океанына ел саен 3-4 млн т нефть ага

4. Нарат үссен өчен йөзел кирәк, ә шушы наратны кисү өчен биш  минут вакыт җитә

 

Балаларның җаваплары:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КЫШ

 

Кар, салкын, агачларда яфраклар юк;

 

 

 

 

 

 

 

 

  1. Предметның санын,исәбен белдереп күпме?,никадәр?,ничәнче? Сорауларына җавап бирә торган сүз төркеме

(саннар вакытны белү, предметларның, кекшеләрнең, хайваннарның исәбен алу, һәр әйберне төрле яктан үлчәп карау өчен кирәк). 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1.тезмә

 

2.бер-тамыр,12-кушма.

3.парлы

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

 

-Балалар, сизәсезме, кар бөртекләре белән салкын керде. Бераз җылынып алыйк.

 

 

 

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат:

 яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне камилләштерү, практик куллана белү

 

Укучылар эшебезне дәвам итик.Хәзер тактадагы слайдларга карыйк.анда кайбер өлешләре тутырылмаган.Ягез бергәләп эшлик.(Табл тутыру).Димәк, нинди йомгак ясап була? Ә хәзер икенче төрле кызыклы гына  бер эш эшләп алабыз. Хәзер мин сезгә рәсемнәр таратам. Сез анда  ничә предмет, хайван, яшелчә булуына карап, саннарның төрле төркемчәләрен  кулланып, җөмләләр язарга тиеш буласыз. Шулай ук предметның билгесен, форма ягыннан, төсе, тәме ягыннан характерларга тиешсез. Мәсәлән: рәсемдә ике агач урындык бар.(Сүзлек эше)(Сейчас я вам раздаю листочки с рисунками,вам надо будет составить предложения с различными разрядами имен числительных

 

 

Татар телендә саннар 5 төркемгә бүленә.

 

 

 

 

 

 

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  “Аңлатмалы сүзлек” куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

 

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

 

Һәм безнең соңгы кар бөртеге калды-ул да булса группада эш тәкьдим итә.Ягез,4 төркемгә бүленик һәм биремнәрне үтик.Сезнең алда тескт,без сезнең белән төркемнәрдә эшләячәкбез.

1-тәрҗемә эше,темасы.

2-саннарны табу

3-“сан” темасына кластер төзү.

4.”табигат” темасына кластер төзү

Шулай итеп,без бүген сезнең белән сан сүз төркеменә йомгак ясадык.Ягез укучылар

Рәхмәт, булдырдыгыз. Хәзер бер- берегезгә рәхмәт әйтеп, командалар бер-берегезне мактагыз

2. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

3. Белемнәрне  бәяләү.

Ә хәзер билгеләр куйыйк

Укытучы.Укучылар, табигать- безнең йортыбы һәм безнең бурыч аны саклау..

Борын-борын заманда яшәгән ике дус- Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр . Табигать Кешене беренчедән- ашаткан-эчерткән, икенчедә-киендергән, өченчедән-дошманнардан саклаган. Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә  биргән өч байлыкны тартып алган.. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Ике көн барган, ике төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

  1. Урманда үзеңңне тота бел, әдәпле кунак бул.
  2. Чәчәкләрне өзмә, аларга карап соклан, сурәткә төшер.
  3. Агачларны сындырма, үткен пычак белән кайрыларга билгеләр ясама.
  4. Урманда яшәүче хайваннарга кагылма.
  5. Урманга, болынга чүпләр ташлама, аларны кире алып кит.
  6. Елгаларны пычратма

4.Өй эше: Дустыгызга бүгенге дәрес турында хат язасыз. Дәрестә ишеткән яңалыкларны да язарга онытмагыз.

 

Балаларның җаваплары

 

 

 

 

Олимпия уеннары турында яңалык алдык

ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

Саннарны кабатлау (6 нчы сыйныфның рус телле балалары өчен)

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...

Саннарны гомумилэштереп кабатлау

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...

Тема: “Саннарны гомумиләштереп кабатлау” 4 сыйныф

Тема:                       “Саннарны гомумиләштереп кабатлау&rdquo...

"Саннарны кабатлау"

Сан турындагы белемнәрне гомумиләштереп кабатлау        логик фикерләү һәм иҗади  сәләт үстерү                туган телебезгә кызы...

Тема Саннарны гомумиләштереп кабатлау

конспект урока татарского языка...