Саннарны гомумилэштереп кабатлау
презентация к уроку (6 класс) по теме

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау

 Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 

2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләүгә йогынты ясау.

 Укучы өчен:

 1.Язма һәм телдән сөйләмдә саннарны грамоталы куллана белү.

 2. Өйрәнелгән лексик һәм грамматик материалны куллана белү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: дәреслек ,дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; карточкалар, тест ,Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

 Кулланылган структуралар:

1.Инструмент: МЭНЭДЖ МЭТ

2.Структуралар:

А)ИНСАЙД-АУТСАЙД-СЁКЛ(тышкы һәм эчке түгәрәкләрдә фикер алышу)

 Б )МИКС-ФРИЗ-ГРУП (ял минутында)

 в) ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН, ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (үткән материалны кабатлау)  

СИНГЛ РАУНД РОБИН(командада сорауга җавап)

Д)ТАЙМД ПЭА ШЭА(ситуатив бирем эшләгәндә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon sannar_2_1.ppt657 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

САННАР

Слайд 2

Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар.

Слайд 3

Нинди сүз төркеме сан дип атала? Предметның санын,исәбен белдереп, күпме? никадәр? ничәнче? ничәшәр? ничәләп? ничәү? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала.

Слайд 4

Ясалышлары ягыннан саннарның нинди төрләре бар?

Слайд 5

ЯСАЛЫШЫ ЯГЫННАН САННАР тамыр тезм ә кушма парлы

Слайд 6

Нинди сан төркемчәләрен беләсез?

Слайд 7

САН ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ Мик ъ дар саны Тәртип саны Бүлем саны Җыю саны Чама саны

Слайд 8

Тәртип саны ничек ясала? Чама саны нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? Бүлем саны нинди сорауларга җавап бирә? Җыю саны нинди сорауларга җавап бирә?

Слайд 9

2011 нче ел – ике мең унберенче ел VI сыйныф – алтынчы сыйныф 442 чыршы – дүрт йөз кырык ике чыршы 74,7 га җир – җитмеш дүрт бөтен уннан җиде га җир 50-55ләп кеше – илле–илле бишләп кеше бакчаның ¼ өлеше – бакчаның дүрттән бер өлеше 12 нче бала – уникенче бала

Слайд 10

Тест 1. Әхмәт Фәйзинең “Кечкенә Апуш” әсәреннән алынган кайсы җөмләдә тәртип саны кулланылган? а) Бу вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узды. ә) Икенче көнне чыптачының базар белән эшләре тәмам булды. б) Тегесе дә, бусы да берәр тапкыр, бер- берсенең биленнән алырга теләп, сөлгене тартып куйды... в) Алар янә кыр уртасында арба саклап икәүдән – икәү калалар .

Слайд 11

2. Дөрес җавапны табыгыз . а) Сан – ул предметны һәм санаганда аның тәртибен күрсәтүче мөстәкыйл ь сүз төркеме. ә) Сан – ул предметның санын, исәбен белдерә торган мөстәкыйл ь сүз төркеме. б) Сан – ул предметның санын, исәбен, санаганда предметларның тәртибен белдерә торган ярдәмче сүз төркеме. в) Сан – ул предметның билгесен белдерә торган мөстәкыйл ь сүз төркеме.

Слайд 12

3. Дөрес булмаган җавапны күрсәтегез . а) кырык сигез – бу мик ъ дар саны; ә) бишәү – бу җыю саны; б) дүрттән бер – бу чама саны; в) утыз алтышар – бу бүлем саны. 4. Хаталы юлны күрсәтегез . а) биш, унбиш, илле, биш йөз; ә) җиде, ун җиде, җитмеш, җиде йөз; б) алты, уналты, алтмыш, алты йөз; в) сигез, унсигез, сиксән, сигез йөз.

Слайд 13

АФӘРИН!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

сыйфатларны гомумилэштереп кабатлау

Морфология курсында сыйфат темасын йомгаклау сәгатендә кулланыр өчен материал...

Саннарны кабатлау (6 нчы сыйныфның рус телле балалары өчен)

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...

Тема: “Саннарны гомумиләштереп кабатлау” 4 сыйныф

Тема:                       “Саннарны гомумиләштереп кабатлау&rdquo...

Разработка урока "Исемнэрне гомумилэштереп кабатлау"

Моя публикация -"Исемнэрне гомумилэштереп кабатлау" (разработка урока)...

Саннарны кабатлау

Саннарны кабатлау темасы буенча технологик карта...