сыйфатларны гомумилэштереп кабатлау
план-конспект занятия (5, 6 класс) по теме

Хусаинова Радия Хаертдиновна

Морфология курсында сыйфат темасын йомгаклау сәгатендә кулланыр өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfatlarny_kabatlau.doc98 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма:  Сыйфат сүз төркеме бүлегенә  8 сәгать дәрес бирелә.  Тәкъдим ителгән дәрес бүлекнең  7 нче дәресе. Алдагы дәресләрдә сыйфат сүз төркеменең аңлатмасы һәм грамматик категорияләре турында күзаллау тудырылды, күнегүләр эшләнелде. Бу дәрес структурасы татар мәктәбендә укучы татар балаларына тәкъдим ителә. Дәрес 6 нчы сыйныф укучылары өчен, сыйфат сүз төркемен гомумиләштерү этабында уздырыла.

Тема: : «Сыйфат»  сүз төркеменең визит карточкасын тутыру (сыйфат” сүз төркемен йомгаклау)        

Дидактик максат: сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту;

Тәрбияви максат: укучыларда әниләргә, укытучыларга хөрмәт, ихтирам итү хисе тәрбияләү.

Үстереш максаты: укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Кулланылган белем чыганаклары:

  • “Б.М.Мифтаховның “6 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге”
  •      Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3  томда, I том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1981 ел.

Материал һәм җиһазлау:  

  • Проектор;
  • компьютер
  • Сыйфат-сүз төркеме” визит-карточкасы;
  • перфокарталар;
  • компьютерда җыелган тест;
  • карточкалар;

Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәрес төре: дәрес- тренинг.

Эш формалары: индивидуаль, төркемнәрдә.

Методлар: әңгәмә, интерактив метод. 

Дәрес технологиясе: коммуникатив - үстерешле, төркемнәрдә.

Дәрес планы:  I  Оештыру өлеше

                    1         Уңай психологик халәт тудыру.

                      Энергизатор.  “Яхшы кәеф”

                          II   Тема һәм максатны аңлату

                       III  Өй эшен тикшерү: тест эшләү. (БДИ ның А эшенә хәзерлек)

                       IV  Төп  өлеш.Актуальләштерү этабы.

              1нче бирем.  Перфокарталар белән эш.  (БДИ ның А эшенә хәзерлек     2нче эш. Текстны укырга, биремнәрне үтәргә.  (БДИ ның В эшенә               хәзерлек)

3нче эш  группаларда эш; Кояш нурларына сыйфатларны урнаштыру.

4нче бирем. Сыйфат сүз төркеменә реклама ясау.

5нче бирем   Визит карточкаларын тутыру.

 Энергизатор.  (уңай психологик халәт тудыру өчен.)  Асылташлар   

 Өй эше   (БДИ ның С эшенә  хәзерлек)

 V    Йомгаклау өлеше.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

        I.        Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

        I. Ориентлашу этабы.

1         Уңай психологик халәт тудыру.

Энергизатор.  “Яхшы кәеф”

  • Хәерле көн, укучылар. әйдәгез, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дустыбызның

яхшы билгесен генә әйтик әле. Мәсәлән: Алсу – син бик матур елмаясың, Алмаз – син матур итеп биисең...  бер- беребезнең яхшы якларын санап бетергәннән соң уен тәмамлана.

2.         Уку мәсьәләсен кую   ситуациясе.

      Бүген безнең эшлекле дәрес-уен булачак. Кайда гына очрашуга барсак та, безгә  хуҗалар үзләренең визит карточкасын тәкъдим итәләр. Шуннан чыгып, без алар турында мәгълүмат туплый алабыз. Без бүген  сыйфат - сүз төркемен никадәр үзләштерүебезне, алган белемнәребезне эштә ничек уңышлы һәм файдалы куллануыбызны күрсәтергә һәм дәрес ахырына  сыйфат сүз төркеменең визит карточкасын ясарга тиешбез.   ( укучыларга визитка макетлары таратыла)

3. өй эшен тикшерү. Аңарчы  өй эшен тикшереп алыйк әле. Өйдә сыйфат турында белем һәм күнекмәләрне кабатлап, гомумиләштереп килергә кушылган иде. Шуны тикшерү өчен, тест эшләп алабыз.

1.Сыйфат:

        а) предметның билгесен белдерә;   б) предметның эшен белдерә;

  в) предметны белдерә;            г) эш-хәлнең билгесен белдерә.

     2. Гади дәрәҗәдәге сыйфатны тап:

        а) кызылрак;               б) ямь-яшел;        в) ак;        г) кап-кара.

     3. Чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?

         а) -лар, -ләр;   б) -да, -дә;         в) -рак,- рәк;       г) -лы,-ле кушымчалары   ярдәмендә.  

  4. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат:

        а) предметның гадәти билгесен белдерә;  б)   билгедән артык икәнлеген белдерә;

в) бер предметтагы билгенең  артыграк яки азрак булуын күрсәтә;

г) предмет билгесенең  кимрәк икәнлеген белдерә.

     5. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны тап:

а) зәңгәрне;           б) чибәрнең чибәре;             в) күгелҗем;         г) тозлы.

     6. Сыйфат җөмләдә:

а) ия;            б) тәмамлык;         в) аергыч, хәбәр, ия;        

     7. “Теле татлының дусты күп” мәкалендә исемләшкән сыйфат:

а) теле сүзе;         б) татлының сүзе;    в) исемләшкән сыйфат юк    г) күп сүзе.

8.        Шушы сыйфатка синоним парларын табыгыз: пөхтә.

а)ыспай, нәфис.                         ә)        көяз,купшы.         б) чиста, саф.              в) чиста, шапшак.

9.         Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?

а)        сыйфатланмыш.                         ә)        саналмыш.     б)         аерылмыш.      в) аныкланмыш.

10.Бу мисалда калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатлар җөмләнең нинди кисәкләре.

-        И Куян, куркак Куян; йомшак Куян…

а) аергычлар.                         ә)        ия, аергыч.    б)        аергыч һәм хәбәр         в) тәмамлык.

11.        Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар бирелгән?  Жилбәзәк, җилкуар

а) тезмә сыйфатлар.          ә)ясалма сыйфатлар   б)тамыр сыйфатлар.     в)кушма сыйфатлар.

                II.        Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.

1нче проблемалы бирем.

Перфокарталар белән эш. (Шакмакларга крестикларны дөрес куярга) №1

 Сыйфатның ясалышы

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Тамыр

Ясалма

Тезмә

Парлы

Кушма

Кышкы көн; карлы-буранлы кыш; җиңел бирем; куе кызыл буяу; күпкырлы эшчәнлек; яхшы укытучы; матур йөзле кыз; иске-москы кием; сыйныфтагы балалар; алмачуар төс.

Перфокарталар белән эш № 2

 Сыйфат дәрәҗәләре.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

Гади

чагыштыру

Артыклык

Кимлек

Сары май; күксел томан; биегрәк тау; кып-кызыл алма; куе яшел буяу; пычрак урам; саргылт яфрак; киңрәк елга; дөм караңгы төн; зәңгәрсу күлмәк,  әйбәт укучы.

Көтелгән нәтиҗә: сыйфат сүз төркеменең  дәрәҗә күрсәткечләрен үзләштерүләрен тикшерү;

Үзбәя өчен критерий: барлык җаваплар да  дөрес булса – “5”ле; 1-2 хаталы эшкә – “4”ле; 3тән артык хаталы эшкә – “3” ле билгесе куела.

2нче проблемалы бирем.

Текстны укырга, биремнәрне үтәргә.  

 Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларга морфологик анализ ясарга.  

... 1)Кадерле укучым!

      2)Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәшкән авазлар  йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел – бу әниең рухы булыр.

       3)Әгәр тәңкә-тәңкә карлар яуганда, аларның исеннән, сафлыгыннан башың әйләнеп китсә, бел – аларда әниеңнең йөрәк  җылысы, аның рухы канатын сирпеп киткән чак булыр.

       4)Әгәр  елмаючы бәхетле йөзләр күрсәң, зәңгәр күктә  ап-ак болытлар йөзсә, йолдыз булып, язгы тамчылар тамса, бел – аларда әниләр җанының яктысы булыр. Безнең бу якты җиребез, ай-кояшлы, йолдызлы күк, серле галәм – һәммәсе дә әниләр йөрәге белән җылытылып, яктыртылып калган.

     Кадерле укучым!

     5)Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясасаң, данга ирешсәң җирдә эшең калдыра белсәң, бел- болар  барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы карашыннан.

    6)Әгәр син шатлансаң, бәхетеңне тапсаң, бел – болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән...

“Таң җиле”    Ф. Садриев

Көтелгән нәтиҗә: сыйфат сүз төркеменә морфологик анализ ясый белүләрен тикшерү;

Үзбәя өчен критерий: билгеләнгән вакыт эчендә барысын да дөрес тикшергән балага – “5”ле;  3 сыйфатны тикшергәнгә – “4”ле; 2 сыйфатны тикшергәнгә – “3”ле билгесе  куела.

3нче проблемалы бирем.

Төркемнәрдә эш. Алга таба эшебез эффектлырак һәм тизрәк барсын өчен, безгә тиз генә төркемнәргә бүленергә кирәк. Музыка куела һәм  укучылар  хәрәкәтләнеп йөреп торалар. Музыка туктауга, укытучы әйткән сан буенча төркемләнәләр.  Мәсәлән – 2. Укучылар ике төркемгә бүленәләр.  

Төркемнәрдә эшебезне башлаганчы, безгә төркемдә эшләү кагыйдәләрен искә төшереп үтү зарур. ( төркемдә эшләү кагыйдәләре искә төшерелә)

4нче бирем. Сезнең  каршыда ике кояш сурәтләнгән. Шуларга  тиешле сыйфатларны язабыз. (кояшлар эчендә “әни” һәм “укытучы” сүзләре язылган)

 Сыйфатлар:  ягымлы, кадерле, әйбәт, шәфкатьле, таләпчән, эшчән,  матур, галим, кырыс, олы йөрәкле.

Менә, укучылар,  без сезнең белән әни һәм укытучының билгесен белдерә торган сыйфатларны язып чыктык.  Икесенә дә уртак билгеләр шактый. Димәк, алар икесе дә безнең өчен кайгыралар, безнең шатлыгыбыз өчен сөенәләр, без дә аларны һәрчак хөрмәтләп торырга тиешбез. Аларның  йөзенә кызыллык китермәс өчен, безгә тагы да тырышыбрак укырга кирәк.

Көтелгән нәтиҗә:сыйфатларны  сөйләмдә урынлы куллана белүләренә ирешү;

4 нче проблемалы бирем.

Визит карточкаларын тутыру.

Без сезнең белән бүгенге дәресебезнең максаты итеп, сыйфат сүз төркеменең визит карточкасын тутыруны куйган идек. Алдыбызда сыйфат сүз төркеменең визит карточкалары ята. Шуларны тутырыйк. Ачкач та бирелгән шигырьне  укып китик әле. (“Укытучыма” шигыре укыла )

Укытучыма

 Укытучы - тиңсез горур исем,

Әни сүзе кебек ягымлы.

Ирексездән бу сүз хәтерләтә

Мәктәпләрдә йөргән чагымны.

 Бер-бер артлы еллар узсалар да,

Маңгайларга салып эзләрен,

Мин хәтерлим әле ккытучымның

Ягымлы һәм җылы сүзләрен.

 Ул чакырды илгә багышларга

Йөрәкләрнең дәртле тибешен,

Ул үзе дә армый хезмәт итте

Халкым өчен, туган ил өчен.

 Хезмәт белән үткән авыр  еллар

Көмешләткән аның чигәсен,

Тирән хөрмәт белән укытучымның

Чал чәчләрен килә үбәсем.

                                Салисә Гәрәева  

Һәр төркемнән укучы җавабын тыңлау. Укучыларның үзбәя куюлары. Укытучының уку максатына ирешүләрен аңлатуы   

III. Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия. 1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек? Ничек эшләдек?» сорауларына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

Энергизатор.  (уңай психологик халәт тудыру өчен.)  Асылташлар   

    Без  һәрберебез бу дөньяга шушы  алмаз кебек җирне яктыртырга, әйләнәбездәге  бар кешене шатландырырга киләбез. Еллар үтү белән, тәҗрибә туплап,  өйрәнеп кырлар үткерләнә, без бриллиантларга  әйләнәбез,  тагын да яктырак ялтырыйбыз. Ләкин туып торган проблемалар, киртәләр, уңышсызлыклар кире тәэсир итәләр һәм әлеге кырлар тоныклана. Шуңа күрә бриллиантны вакыт-вакыт чистартып торырга кирәк.

Үзегезнең  кәгазь битенә исемегезне языгыз да, әйләнә буенча җибәрегез, теләкләрегезне языгыз. Асылташыгыз үзегезгә әйләнеп кайткач, күнегү тәмамлана.

V өй эше бирү.

1) репродуктив:  шигырьдәге 3 сыйфатка морфологик анализ ясарга;

2) конструктив:  укытучылар турында синквейн төзергә,

3) иҗади: укытучылар турында  инша язарга. 

Дәрестә  ирешелгән нәтиҗәлелек:

1.Тотрыклы формалашкан махсус белем һәм күнекмәләр, дәлил: бердән укучыларның  теманы ни дәрәҗәдә  үзләштерүләрен  ачыклый алдык,  икенчедән БРИга менә дигән әзерлек этабы булып тора. Шул ук вакытта  әниләргә һәм укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләнә.

2. Кулланышка кертелгән фикерләү төрләре (образлы, фәнни) һәм фикерләү ысуллары (чагыштыру,таркату,гомуми
ләштерү)

3. Белем алуда универсаль гамәлләрнең тотрыклы формалашуы өчен  нинди җирлек булдырылды, ничек:

а) регулятив  гамәлләр формалашуы өчен  тест, перфокарталар кулланылды

б) танып-белү гамәле формалашуы өчен, сыйфатка визит карточкасы ясадык ( визит карточкасы турында төшенчә бирдек)

           в) коммуникатив гамәлләр үсеше өчен, төркемнәрдә биремнәр эшләдек, кояш нурларын тутырдык.

          4.  Физик һәм психик уңай халәте өчен нинди шартлар һәм ничек тудырылды:   Дәресне башлаган вакытта уңай психологик халәт тудыру өчен, “Яхшы кәеф” дип аталган  энергизатор кулланылды.  Моның уңай нәтиҗәсе: вакытны күп алмый, шул ук вакытта укучылар үзләренең уңай якларын да ишетәләр. Ә мактаганны кем яратмый?

Дәреснең йомгаклау этабында, уңай психологик халәт тудыру өчен,   “Асылташлар” дигән  энергизатор кулланылды.     

          5. Нинди белем чыганаклары кулланышка кертелде һәм нинди  күнекмә үсешенә йогынты ясалды  

Төп  өлештә укучылар биремнәрне  индивидуаль һәм төркемдә эшләр аша  башкара. .  БРИ ның А эшенә хәзерлек максатыннан  перфокарталар белән эш ссайланды. Чөнки укучылар бланк тутырганда дөрес җавапка шакмак эченә  тамга куярга тиеш. Бу пөхтәлек һәм күнегү таләп итә. Перфокарталарда да  җавап шакмаклар эченә тамга белән билгеләнә.

Текст белән эш шулай ук ике максатны күз алдында тотып, алынды: 1) В эшенә    хәзерлек (БРИ да текст белән эшлисе); 2) һәркем өчен газиз булган Әниләребезгә хөрмәт, олылау тәрбияләү.

Уен аша төркемнәргә бүленеш шулай ук отышлы алым: укучылар ял итәләр.    

    Төркемнәрдә эшләү шулай ук үзен аклый: укучылар төркемдә читенсенмиләр, үз фикерләрен әйтәләр, ялгышларын төзәтәләр. Төркем кагыйдәсе буенча, төркемдә бер  генә кеше дә эшсез утырмый.

    Төркем белән  кояш нурларына сыйфатларны урнаштыру күнегүенең   тәрбияви әһәмияте зур. Укытучы һәм әнигә бер үк диярлек  сыйфатлар  хас. Димәк, икесе дә – хөрмәткә лаек.  Бу болганчык заманда, укытучыларга хөрмәт кимегән чорда бу бик әһәмиятле дип саныйм.  

         Сыйфат сүз төркеменә реклама ясау. Бу  эш заманага яраклаштырып бирелде.   Хәзерге чорны рекламасыз   күз алдына китереп булмый. Заман шуны таләп  итә. Дәресләрдә мин еш кына  берәр бүлек тәмамланганнан соң, реклама ясатам. Бу – балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы. Чөнки әйберне белмичә, аңа реклама ясап булмый.                      

       Соңгы этап – сыйфат сүз төркеменең визит карточкаларын тутыру.  Бу эшне һәр укучы  аерым башкара, һәм бик теләп башкара. Чөнки  визитка тутырганда,   алар үзләрен эшлекле кеше кебек хис итәләр. Шул ук вакытта дәрескә йомгак  та булып тора. (укучыларның ни дәрәҗәдә теманы үзләштерүен визиткалар аша  белеп була, шулар аша аларга билге куела)

        Өй эше   БРИ ның С эшенә  хәзерлек максатыннан, теләгән укучыларга  иҗади итеп бирелде. ( инша язу) Шул ук вакытта синквейн язуны сайлау мөмкинлеге дә калдырылды. Синквейн төзү шулай ук укучылардан сүз төркемнәрен үзләштерүне таләп итә.

          6. Нинди гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәт формалашуы өчен җирлек тудырылды, ничек итеп, нәтиҗәсе нинди булды һәм ул нәрсәдә күренде    

Төркем белән  кояш нурларына сыйфатларны урнаштыру күнегүенең   тәрбияви әһәмияте зур. Укытучы һәм әнигә бер үк диярлек  сыйфатлар  хас. Димәк, икесе дә – хөрмәткә лаек.  Бу болганчык заманда, укытучыларга хөрмәт кимегән чорда бу бик әһәмиятле дип саныйм.  

Кулланылган әдәбият

  • Ә.З.Рәхимов. Педагогическая акмеология. –Уфа, 1999.
  • Ә.З.Рәхимов. Принципы психодидактики. –Уфа, 2007.
  •   Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3  томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1981 ел.
  • Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.
  • Педагогический энциклопедический словарь.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфатларны кабатлау

Максат:укучыларны сыйфат белән кабатлауны дәвам итү; фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; таби...

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау".

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау" для 4 класса русскоязычных учащихся + призентация....

“Сыйфатларны кабатлау” (6 класс)

Максат:  сүз төркеме буларак сыйфат турындагы белемнәрне                 гомумиләштерү, ...

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. Максат: 1. Укучыларның сыйфатлар буенча өйрәнгәннәрен ныгыту һәм системага салу;  “Сыйфат” темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү...

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Саннарны гомумилэштереп кабатлау

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...

Разработка урока "Исемнэрне гомумилэштереп кабатлау"

Моя публикация -"Исемнэрне гомумилэштереп кабатлау" (разработка урока)...