"Саннарны кабатлау"
план-конспект урока (6 класс)

Кинзябаева Ильфина Раисовна
Сан турындагы белемнәрне гомумиләштереп кабатлау
        логик фикерләү һәм иҗади  сәләт үстерү
                туган телебезгә кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok.docx19.91 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Саннарны кабатлау.

Максат: укучыларның сан турындагы белемнәрен гомумиләштереп кабатлау; укучыларның логик фикерләү һәм иҗади  сәләтен үстерү; туган телебезгә кызыксыну уяту.

  1. Оештыру өлеше:
  • Исәнмесез, балалар!
  •  Утырыгыз.

Актуальләштерү.

  • Укучылар, Бишбүләк авылында ничә мәктәп бар?
  •  Ничәнче мәктәптә укыйсыз?
  • Сезнең төркемдә ничә малай укый?
  • Ә ничә кыз икән?
  • Кышкы каникулда ничә көн ял иттегез?
  • Укучылар, сезнең һәр җавабыгызда нинди сүз төркеме кулланылды инде?

(Слайд.    САН)

Димәк, бүгенге дәрестә без саннарны йомгаклау өстендә эшләрбез.

Бу дәресебез уен формасында узачак.

  • Балалар, күз алдына китерегез әле, ямьле матур җәй көне, әбез балык каптырырга барабыз.  Без – балыкчылар.
  • Сезнең арагыздан кемнәр балык тотканы бар?
  • Бу балыклар  гади түгел, алар тылсымлы. Һәрберсенә биремнәр яшерелгән. Бүген барыгыз да балык тотар.
  • Кайсыгыз кыюрак, җитезрәк, ягез әле балык каптырып карыйк.  Нинди бирем икән?

  1. Актуальләштерү.

  1. ТИЗӘЙТКЕЧ. (Слайдка карагыз)

Балалар, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшер өчен, әйдәгез әле тизәйткечне өйрәник.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

 Биш мәченең биш башына,

Ишелмәсен мич ташы.

Мәче –  Нинди  сорауга  җавап бирә?  

             Нинди сүз төркеменә керә?(исем)

Мәче – нинди төстә? (сыйфат)

Мәче – ничәү? (САН)

  1.  Дәреслек буенча эш. 146 нчы күнегү.

Дәфтәрләрне  ачып число язабыз.

Тема: Саннарны кабатлау.

146 нчы  күнегү.

Җөмлә эчендәге саннарны  күчереп , өтерләр аша язабыз.  Ә хәзер телдән язган саннарның төркемчәләрен әйтик.

 Өч – микъдар

Өчәр – бүлeм

Өченче – тәртип

Өч- дүрт  -  чама

Өчәү – җыю

  1.  Дөрес яз!

(Индивидуаль эш)

( 7, 4, 9, 12, 20, 15)

(Слайдта  җавап күрсәтелә, үзләре төзәтә. Бәяләгез!)

  1.  Исем уйла!

Саннарга исем өстәргә, алар янәшәсенә исем куерга.(һәр укучыга бирелә)

Мәсәлән, 1 китап.

  1. Санннарны сүз  белән уку.

Әйдәгез әле, математика дәресен искә төшереп, мисаллар чишеп алыйк.

(Слайд)    2+12=14

                  6+14=20

                  3+ 5=8                  9-5=4

                  12/4=3

  1.  Диалог төзү.

(Парлы эш)

  • Ирина, бүген ничәсе?
  • Бүген 25 нче гыйнвар.

  1. Ял минуты.
  2. Саннарны тап!

Бишбүләк

Өчбүлә

Дүтөйле

Туксанбай

Бишкурай

Бишенде.

  1. Йомгаклау.
  1. Ребус чишү.

 1лек, т10, 6н, 5ек, 5мәт, 100ек, 1аз, б6тырган.

(түбәндәге тамгаларны укыйк).

  1. Рефлексия.
  • Карагыз әле, укучылар, без сезнең белән бик күп балык тотканбыз.Кемгә кайсы балык ныграк ошады?
  • Бүгенге дәрестә сез нәрсә белдегез? Нинди сүз төркемен кабатладык?
  1. Өйгә эш.

Кызлар – сан кергән 3 табышмак, малайлар – сан кергән 3 әйтем, мәкаль.(Язып килергә)

Дәрестә актив булдыгыз, рәхмәт.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

Саннарны кабатлау (6 нчы сыйныфның рус телле балалары өчен)

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...

Саннарны гомумилэштереп кабатлау

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...

Тема: “Саннарны гомумиләштереп кабатлау” 4 сыйныф

Тема:                       “Саннарны гомумиләштереп кабатлау&rdquo...

Саннарны кабатлау

Саннарны кабатлау темасы буенча технологик карта...

Тема Саннарны гомумиләштереп кабатлау

конспект урока татарского языка...