Исемнәрнең тартым белән төрләнеше
материал на тему

Нигматуллина Флюза. Азгатовна

Исемнәрнең тартым белән төрләнешенә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tartym_beln_torlnesh.docx23.28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Максат: 1) Тартым турында төшенчә бирү,исемнәрнең тартым белән төрләнешен өйрәтү;

2)Исемнәрне тартым белән төрләндерүләре һәм сөйләмдә дөрес куллана белүләре,үзләренең фикерләрен әйтә һәм дәлилли белүләре;

3)Тырышлык,әдәплелек, бердәмлек хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: 4 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова,Казан “Мәгариф”нәшрияты, 2009 ел,  56-58 нче бит,  исемнәрнең тартым белән төрләнеше язылган таблица,  күнегүләр язылган карточкалар, укучыларга дәрес максаты язылган карточка, башваткыч язылган таблица, әдәплелеккә карата  презентацион материал.

Дәрес төре: Яңа белем үзләштерү

          Дәрес барышы:

Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру;

Укытучы. Хәерге көн укучылар! Барыбыз өчен дә бу көн хәерле булсын! Бары тик шатлык, куанычлар алып килсен! Шундый матур теләкләр белән татар теле дәресебезне башлыйбыз.

Максат җиткерү. Бүгенге дәрестә сузык аваз турында белгәннәребезне, исемнәрнең килеш белән төрләнешен  кабатларбыз. Исемнәрнең тартым белән төрләнешен һәм сөйләмдә дөрес кулланылышын өйрәнербез.Әдәплелек серләренә төшенербез.

Өй эшен тикшерү.

    -  Укучылар өйдә эшләп килгән башваткыч җавапларыгызны тикшерик әле.

к

п

к

ь

к

ш

д

р

с

а

к

м


( Көтелгән җавап: китап, кәгазь, карандаш, дәфтәр, сумка, каләм)

-Башваткычтагы сүзләр нинди  сорауга җавап бирәләр?Нинди сүз төркеме булып киләләр?(Нәрсә? соравына җавап бирәләр,исем булып киләләр)

-- Исемнәр нәрсә белән төрләнә?( Исемнәр килеш белән төрләнешен әйтәләр. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше язылган таблица куела )

III. Яңа теманы аңлату.

1. Күнегүләр язылган карточкалар белән эшләү.

-Мин сезгә карточкалар таратам.Карточкада язылган биремне үтик әле.

Карточка №1  Парта өстендәге  китап-дәфтәрләреңне үзеңнеке икәнен иптәшеңә җиткер.

Карточка №2 Парта өстендәге китап-дәфтәрләрнең иптәшеңнеке икәнлеген җиткер.

-Бу кемнең ручкасы?

-Бу минем ручкам.

-Бу синең каләмеңме?

-Юк, бу синең каләмең.

-Гөлчәчәк бу синең дәфтәреңме?(Дәфтәр синеке түгел, ә аныкы икәнлеген миңа дөрес итеп әйт.)

-Бу аның дәфтәре.

-Димәк ничек булды?

- Минем ....(ручкам). Синең...(каләмең).Аның ...(дәфтәре)

-Бу исемнәрнең нәрсә белән төрләнеше була?(Исемнәрнең тартым белән төрләнеше була.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше язылган таблица куела)Тартым исемнәрнең кайсы затка караганлыгын яки кемнеке булуын белдерә.

 Предмет беренче затныкы- минеке булганда, минем исемем дибез.

Предмет икенче затныкы- синеке булганда, синең исемең дип әйтәбез.

Предмет өченче затныкы- аныкы булганда, аның исеме дибез.

Калын әйтелешле сүзләргә- калын тартым кушымчасы, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә тартым кушымчасы ялгана. Димәк: Минем баш...( башым), минем дәфтәр...(дәфтәрем)

-Әйдәгез әле сузык авазлар турында белгәннәребезне искә төшерик.

- Татар алфавитында ничә сузык аваз бар? Сузык авазлар нинди төрләргә бүленә?

( Татар алфавитында 9 сузык аваз. Калын сузыклар, нечкә сузык авазлар.)

2.  “Шалаш уены”н уйнап алыйк. Уң кулдагы бармакларны калын сузыклар, сул кулдагы бармакларны нечкә сузыклар белән исемләү.

3.Дәфтәрләрдә үзләштергән белемне ныгыту өстендә эшләү.

Әйдәгез дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны, теманы,матур язу күнегүен язып куегыз әле.

Матур язу күнегүе.

мин          син        ул

Минең авылым матур.      Синең авылың зур.

- Дәреслекләрегезнең 57 нче битендәге 139 нчы күнегүнең биреме белән танышыйк әле. Кем укып таныштыра?

-Баганалап бирелгән җөмләләрне чагыштырыгыз.Минем, синең, аның сүзләре җөмләләргә нинди мәгънә өстиләр?

-Аңлата барыйк һәм дәфтәрләрдә эшлик.

 (Уң яктагысы тулы мәгънәле икәнлеген нәтиҗә ясый баралар һәм дәфтәргә язалар.Тартым белән төрләнгән исемнең астына карандаш белән бер сызык сызалар.)

Апам авылда ял итә.                       Минем апам авылда ял итә.

 Укуың яхшымы?                                        Синең укуың яхшымы?

Эше бик күп.                                           Аның эше бик күп.

4. Бик яхшы балалар. Арыдыгызмы? Әйдәгез ял итеп алыйк.

-И балалар, күрегез

Тышта килде инде кыш.

-Әйе,әйе күрәбез,

Кыш килгәнен беләбез.

-Я әйдәгез, сөйләгез

Ничек килә икән кыш?

-Агачлар ялангачлар,

җилләрдә чайкалалар.

Кошлар очты көньякка

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

5. Ял иттек,хәзер күнегүләр белән теманы ныгытуны дәвам итик.Әйдәгез 140 нчы күнегүне  эшләп алыйк. Кем  биремне кычкырып  укып чыга?

-Бирелгән исемнәрдән минем, синең, аның алмашлыклары белән сүзтезмәләр төзегез.

-Такта белән бергәләп күнегүне эшлик.

-Минем эшем; синең эшең; аның эше.

Минем күзем;синең күзең; аның күзе.

Минем кулым; синең кулың; аның кулы.

6.Мәкаль белән эшләү.

-Укучылар мәкальләр беләсезме?(укучылар үзләрнең белгән мәкальләрен әйтәләр)  Әйдәгез мәкалләр ярдәмендә ”Әдәплелек серләре”нә төшенү уенын уйнап алыйк.Слайдта бирелгән мәкальләрнең икенче яртысын тап.

Ялкаулык-хурлык                         шул ашамый

                                                          тырышлык-зурлык

Кем эшләми                                 шул ашамый

                                                        бергә аша

Бергә эшлә                                      шул ашамый

                                                          бергә аша

-Бу мәкальләр безгә нинди тәрбия бирә?

- Ялкау булмаска, тырыш булырга, хезмәт сөяргә, бердәм булырга өйрәтә.

 

IV. Нәтиҗә ясау.

Укытучы. Дәрескә нинди максат куйган идек?

-Дәрестә сузык аваз турында белгәннәребезне, исемнәрнең килеш белән төрләнешен   ныгытуны;исемнәрнең тартым белән төрләнешен һәм сөйләмдә дөрес кулланылышын өйрәнүне;әдәплелек серләренә төшенүне максат итеп куйган идек.

-Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

-Исемнәр килеш һәм тартым белән төрләнә.

 -Тартым турында нәрсәләр үзләштердек?

Тартым исемнәрнең кайсы затка караганлыгын яки кемнеке булуын белдерә.

 Предмет беренче затныкы- минеке булганда, минем исемем дибез.

Предмет икенче затныкы- синеке булганда, синең исемең дип әйтәбез.

Предмет өченче затныкы- аныкы булганда, аның исеме дибез.

Калын әйтелешле сүзләргә- калын тартым кушымчасы, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә тартым кушымчасы

-Мәкальләр безгә нинди тәрбия бирә?

-Ялкау булмаска, тырыш булырга, хезмәт сөяргә, бердәм булырга өйрәтә.

   V.Йомгаклау.

-Дәрес сезгә ошадымы?

-Дәрестә бик актив булдыгыз.Тырышып укуыгызны билгеләр белән бәяләп китик.

Өй эше:58 нче бит,142 нче күнегү.Бирелгән сүзләрне тартым белән төрләндерергә.

Дәрес бетте. Чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар”. Атаклы мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин язып калдырган бу сүзләр бүген дә кыйммәтен югалтмаган.  Татар телендә әхлак темасына язылган шигырьләр байтак. Әлбәттә, ти...

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше башлангыч сыйныфта ук үтелә башлый....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Данная презентация используется при изучении темы "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше" (6 класс)...

5 нче сыйныфның рус телле балалары өчен дәрес планы . Тема "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"

Рус телле балалар белән  татар теле дәресе үткәрү өчен ярдәмлек....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше....