Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.
план-конспект урока на тему

Касыймова Гөлназ Ришат кызы

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrytyy_urok2009.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Максат: укучыларны исемнең күплек сан формасы белән таныштыру, сөйләмгә кертү; матур, дөрес язу күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү; халык авыз иҗаты нигезендә әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедия, интерактив такта.

                                      Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүген безнең гадәти дәрес кенә түгел, безгә кунаклар килде. Борылып  алар белән исәнләшегез. Утырыгыз! Бүген дәрестә кем дежур?

- Бүген мин дежур.

- Бүген ничәнче число?

- Бүген тугызынчы декабрь.

- Атнаның кайсы көне?

- Бүген чәршәмбе.

- Дәрестә кемнәр юк?

- Дәрестә барыбыз да бар. ( Дәрестә ... юк.)

- Рәхмәт, утыр.

Аудирование.

- Укучылар ә хәзер мине игътибар белән тыңлагыз һәм сорауларга дөрес җавап бирегез.

II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

  1. –Укучылар, экранда язылган мәкальләрне (пословицы) укыгыз.

Ишек алдында сыерың булса, табыныңда маең булыр.

(Если во дворе будет корова, на столе будет масло.)

Аты барның канаты бар, сыеры барның сые бар.
(У кого есть лошадь есть и крылья, у кого есть корова есть угощения.)

Җиккән атың җилдәй булсын.

(Пусть запряженная лошадь будет как ветер.)

Керпе баласын “йомшагым” дияр, аю баласын “аппагым” дияр.

(Ёжик детеныша назовет “мягенький мой”, медведь детеныша назовет “светик мой” )

(Мәкальләрне бер укучы укый, укытучы тәрҗемә итә, мәгънәләрен аңлата)

  • Укучылар, хәзер дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен, теманы языгыз. I  вариант 1,2 мәкальне,   II вариант 3,4 мәкальне языгыз һәм тартымлы исемнәрне табып, затын билгеләгез.

I  вариант 1,2 пословицу , II вариант 3,4 пословицу перепишите в тетрадь, найдите имена существительные измененные по принадлежности и определите лицо этих слов, напишите карандашем.

(Бер укучы тактада эшли. Бергәләп тикшерелә.)

III. Яңа белемнәр формалаштыру.

  1. - Укучылар, бу табышмакларны эчтән укыгыз, җавабын уйлагыз.(Прочитайте про себя эти загадки, найдите отгадку.)

Көлтә – көлтә койрыгым

Селки – селки барамын.

Кетәклеккә кереп ,мин

Тавык, чеби аламын.

Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия,

Шулай да аны әнисе

Йомшагым диеп сөя.

(Табышмакларны укыйлар, җавабын әйтәләр, тартымлы исемнәрне табып, затын билгелиләр.)

  • Укучылар, йомшагым, койрыгым сүзләренә игътибар белән карагыз әле. Кушымчалар ялгангач нинди үзгәреш барлыкка килгән ? (Посмотрите внимательно на слова йомшагым, койрыгым.При прибавлении окончаний принадлежности какое изменение произашло ?)
  • К хәрефе г хәрефе белән чиратлашкан.
  • Әйе, дөрес. Тартым кушымчалары ялганганда к – г хәрефе белән, п – б  хәрефе белән чиратлаша. (При прибавлении окончаний принадлежности буква к чередуется с г, буква п чередуется с б.)

   2.- Әйдәгез төлке һәм керпе сүзләрен тартым белән төрләндерик.

(Телдән берлек санда төрләндерелә. Аннан соң экранда таблица чыга.)

  • Ә хәзер укучылар экрандагы таблицага карагыз.

   Зат (лицо)

   Алмашлык

(местоимение)

  Сузыклардан соң

   (после гласных)

    Тартыклардан соң

    (после согласных)

     I

Безнең (наш)

-быз

-без кәҗә+без

-ыбыз ат+ыбыз

-ебез  эт+ебез

    II

Сезнең (ваш)

-гыз

-гез кәҗә+гез

-ыгыз ат+ыгыз

-егез эт+егез

   III

Аларның (их)

-лары

-ләре кәҗә+ләре

-лары ат+лары

-ләре  эт+ләре

 

  • Күплек санда да калын сүзләргә калын кушымча, нечкә сүзләргә нечкә кушымча ялгана.  Сузыклардан соң –быз/-без, -гыз/-гез, -лары/-ләре кушымчасы ялгана, тартыклардан соң –ыбыз/-ебез, -ыгыз/-егез, -лары/-ләре кушымчасы ялгана. М,Н,Ң хәрефләренә беткән сүзләргә III зат күплек санда –нары / -нәре  кушымчалсы ялгана.(куяннары, тиеннәре) к һәм п хәрефләре III зат күплек санда чиратлашмый.( сарыгыбыз, сарыгыгыз, сарыклары )
  • Укучылар кагыйдәне дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз,рамка сызып куегыз.

Безнең -быз/-без -ыбыз/-ебез

Сезнең -гыз/-гез -ыгыз/-егез

Аларның -лары/-ләре -нары / -нәре  

(төлке, керпе сүзләре күплек санда төрләндереп бетерелә)

  1. Интерактив тактада эш.

МИНЕМ                       СЫЕРЫБЫЗ

СИНЕҢ                                                БҮРЕМ

АНЫҢ               КӘҖӘГЕЗ

БЕЗНЕҢ                                         КУЯННАРЫ
СЕЗНЕҢ                            САРЫГЫҢ

АЛАРНЫҢ         ТИЕНЕ

Укучылар тиешле сүзләрне алып, алмашлыклар янына куегыз. КУЯННАРЫ,САРЫГЫҢ сүзләренә игътибар итегез.(Бер укучы тактада эшли)

    4. Дәреслек белән эш.

             61 бит, 1 күнегү (телдән;3-4 җөмлә төзү)

    5. Индивидуаль карточкалар белән эш.

1карточка(көчле укучылар өчен)

Спишите, вместо многоточий вставьте соответствующие окончания принадлежности, определите лицо.

1.Аларның  мәче...  бик матур һәм йомшак.

2.Безнең ат...  колын... белән болында йөри.

3.Кәҗәнең туганда ук сакал... була.

2 карточка(уртача укучылар өчен)

Спишите, подчеркните окончания принадлежности, определите лицо.

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине.

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

3 карточка(йомшак укучылар өчен)

Напишите данные существительные в 1,2,3 лице единственного и множественного числа по принадлежности.

Бүре, куян.

  6. Тест ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

1. Вместо многоточий добавь подходящие окончания.

    Минем эт… бик шаян.

а)–ң                   б) –ем                  в) –м

2.Синең ат... җитез йөгерә.

      а) –ың                б) –сы                 в) –ым

3. Аның  кечкенә куян...  бар.

      а) –сы                   б) –е                в) –ы

4. Назови окончания II лица множественного числа.

      а) –(ы)быз/ -(е) без        б) –ың/ - ең    в) –(ы)гыз/- (е)гез

5.Когда не происходит чередование букв к – г , п – б ?

      а) всегда чередуются    б) III лице мн.ч.   в) III лице ед.ч.

(Укучылар дәфтәрләрендә бары тик дөрес җавапларны гына яза(1.б) Аннан соң дәфтәрләре белән алышынып, тикшереп чыгалар.Билге куялар.)

7.Өй эше.

- Укучылар, көндәлекләрегезне ачып өй эшен язып куегыз.61 бит 2 күнегүне язмача эшләргә һәм кагыйдәне өйрәнергә.

IV. Йомгаклау.

  • Укучылар, бүген дәрестә нинди тема белән таныштык?(С какой темой сегодня на уроке познакомились?)
  • Тартымның күплек сан формасы белән.( С изменением существительных по принадлежности во мн.ч.)

(Таблица буенча кушымчаларны кабатлау.)

Билгеләр кую.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең тартым белән төрләнешенә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар”. Атаклы мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин язып калдырган бу сүзләр бүген дә кыйммәтен югалтмаган.  Татар телендә әхлак темасына язылган шигырьләр байтак. Әлбәттә, ти...

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше башлангыч сыйныфта ук үтелә башлый....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Данная презентация используется при изучении темы "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше" (6 класс)...

5 нче сыйныфның рус телле балалары өчен дәрес планы . Тема "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"

Рус телле балалар белән  татар теле дәресе үткәрү өчен ярдәмлек....