Касыймова Гөлназ Ришат кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Без булдырабыз!

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Использование новых технологий

Увлечения: Чтение художественной литературы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Казань

Место работы: МАОУ "Гимназия №139"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kasymova-gulnaz-rishatovna

О себе

     Татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2002нче елда Казан педагогия көллиятен ,2006 елда ТДГПУ татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамладым. Эш стажым 14 ел. 

Мин  139нчы  гимназиядә  2002нче  елдан  башлап  татар  теле  һәм  әдәбияты  укытам. Дәресләрне планлаштырганда  балаларның  яшь үзенчәлекләрен, белем  дәрәҗәләрен  исәпкә  алып  эшлим. Балаларга  белем  һәм  тәрбия  бирүнең  икесен  дә  тыгыз  бәйләп  алып  барам. Укучыларда  татар телен  өйрәнүгә  кызыксыну  уятырга  тырышам, аларда  кешелеклелек  сыйфатлары  тәрбияләүне, мәрхәмәтле  булырга, олыларны  хөрмәт  итәргә  өйрәтүне  үземә  бурыч  итеп  куям. Танып  белү  эшчәнлеген  активлаштыру  өчен  проблемалы  сорауларны  бирәм, кызыклы  грамматика  материалларын  файдаланып, дәрестә  балаларга  иҗади  эшләү  мөмкинчелеге  тудырам.  Дәрестә  уеннар  уйнатып  укыту  процессын  җанландырам, балаларда  кызыксыну  уятам. 

  Рус  балаларын  татар  язучылары, шагыйрьләре  белән  башлангыч  сыйныфтан  ук  таныштырып  барырга  тырышам. Алар  турында  өстәмә, кызыклы   мәгълуматларны  укучыларга  аңлаешлы  итеп  җиткерәм.  Йомгаклау  нигезеннән   шигырьләргә  рәсем  конкурслары  оештырабыз. 

Укучыларны  чит  телгә  өйрәткәндә  диалогик  сөйләм   күнекмәләрен  үстерүне  ситуатив - тематик  нигездә  оештырам. Гадәттә  бу  ситуацияләр  балаларның  мәктәп, гаилә  һәм  көндәлек  тормышы  белән  бәйле  була. Уку  аралашуы  чын  аралашуга  китерсен  өчен, балаларны  әңгәмәдәшнең  фикерен  хупларга  яки  аның  белән  килешмәскә, үз  фикерләрен  белдерергә, бәхәсләшергә  өйрәтү  өстендә  эш  алып  барам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Барлык татар язучыларының әсәрләрен  яратып укыйм.

Мой взгляд на мир

Һәр кешенең  дөньяга карашы төрле була. Мин үземне оптимист дип саныйм. Күбрәк яхшыны күрергә тырышам.  

Минем яраткан афоризмнарым һәм мәкальләрем:

1. Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк.

2. Куелган максатка барып житәр өчен, беренче чиратта бара башларга кирәк.

3. Беркайчан да бирешмәскә! Көчле булырга!

4. Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла.

5. Дөньяда торсаң, торганыңның эзе калсын.

6. Бәхет пыяла кебек: сакламасаң тиз ватыла.

7.Яшьлегең тырыш булса, картлыгың тыныч булыр.

8. Берлек кайда - көч шунда.

9. Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.

10. Акырган башлык түгел, акылы бар - башлык.

Мои достижения


Моё портфолио

Мин үз эшемне бик яратам,аны сайлаганыма һич үкенмим! Хәзерге болганчык заманда без балаларыбызга дөрес итеп тәрбия бирә алсак, аларны матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтә алсак ,без-укытучылар өчен шунысы да бик куанычлы булыр иде.Бирелгән презентацияләрем ,дәрес эшкәртмәләрем, тестлар һ.б. файдалы язмаларым эшләгән эшегездә ярдәм итә алса,мин бик шат булыр идем!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: