“Шигырь бәйрәме”
план-конспект на тему

Касыймова Гөлназ Ришат кызы

“Шигырь бәйрәме”

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shigyr_byrme.doc77 КБ

Предварительный просмотр:

Касыймова Гөлназ Ришат кызы

Фәтхрахманова Гөлназ Альберт кызы

Беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Автономияле гомуми белем муниципаль учреждениесе

“139нчы гимназия” Казан шәһәре

“Шигырь бәйрәме”

Сыйныфтан тыш чара

6нчы сыйныфтагы рус һәм татар

төркемнәрен берләштереп эшләнде

          Максат:1) Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштыру. 2) Өйрәнелгән шигырьләрне сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү. 3) Үз илеңә карата патриотик хисләр тәрбияләү.

           Җиһазлау: Бәйрәмчә әзерләнгән кабинет.Тактада Муса Җәлилнең портреты. Шигырьләре буенча ясалган рәсемнәр күргәзмәсе.Шагыйрьнең китаплары, төрле истәлекле фоторәсемнәр, копьютерда аудиоязмалар һәм презентация.

Сыйныфтан тыш чараның барышы

Укытучы: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Бүген без халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелгән шагыйрь Муса Җәлилне искә алырбыз, аның турында сөйләшербез, шигырьләрен укырбыз. Әйдәгез шигырь бәйрәмебезне башлап җибәрик.

1нче укучы: Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.

2нче укучы: Родился Муса Мустафович Залилов в 1906 году в феврале месяце 15-го числа в Оренбургской губернии в небольшой татарской деревне Мустафино в  крестьянской семье шестым ребенком. Муса сначала учился в деревенской школе, а после переезда семьи в город начал посещать «Хусаинию», мусульманскую духовную школу-медресе в Оренбурге. В годы учебы в медресе с интересом читает художественную литературу, знакомится с творчеством  Г.Тукая, Дардменда и Сагита  Рамиева. В последствии и сам начинает писать стихи и публикует их в рукописном журнале при медресе.

1нче укучы: 1919 елның октябрендә «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. 1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1933-1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 1934 елда шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар») басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.

2нче укучы: В октябре 1919 года в журнале «Красная звезда» публикуется первое стихотворение 13-летнего Мусы «Счастье». В 1925 г. Издается первый сборник стихотворений «Барабыз» .А в  1927 году он сумел поступить в МГУ на этнологический факультет, чтобы учиться на литературном отделении. Муса окончил литературное отделение в 1931 году. Джалиль был в 1931-1932 годах редактором детских журналов на татарском языке. Он с 1933 года занимал должность завотделом искусства и литературы в татарской газете «Коммунист», которая тоже выходила в Москве. Два первых сборника стихов Джалиля – «Орденоносные миллионы» и «Стихи и поэмы» – вышли в 1934 году и в этом же году вышел сборник стихотворений на русском языке.

1нче укучы: 1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.

2нче укучы: В конце 30-х - начале 40-х годов Джалиля писатели Татарии выбирают  руководителем своей организации. В это же время он изберается депутатом в городской совет. ВОВ он встречает государственным деятелем.

1нче укучы: 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. 

2нче  укучы: После призыва в армию в июне 1941 года Джалиль учился в Мензелинске на двухмесячных курсах политработников и ушёл на фронт. Вскоре он стал на Волховском фронте сотрудником фронтовой газеты «Отвага». На Волховском фронте в 1942 году обстановка стала усложняться. Вторая ударная армия была отрезана от остальных советских войск. Старший политрук Муса Мустафович Залилов 26 июня 1942 г. с группой офицеров и солдат, пробиваясь из немецкого окружения, попал в засаду. В завязавшемся неравном бою Муса получил ранение в грудь и попал в плен в бессознательном состоянии. Начались его скитания по фашистским тюрьмам.

1нче укучы: М. Җәлил һәм җәлилчеләр, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы героик көрәш алып барган. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар.1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. 

2нче укучы: Чтобы продолжать борьбу с врагом, Муса Джалиль, организовал группу подпольщиков среди легионеров и устраивал неоднократно побеги военнопленных. Они до последнего вздоха остались верны своей Родине.
Муса Джалиль и джалиловцы за участие в подпольной деятельности в берлинской тюрьме Плётцензее в 1944 году 25 августа были казнены.
1нче укучы: 1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

2нче укучы: 2 февраля 1956 г. Мусе Джалилю было присвоено звание и орден Героя Советского Союза посмертно за исключительное мужество и стойкость, которые он проявил в ходе борьбы с немецко-фашистскими захватчиками. Было также присуждено поэту за цикл стихотворений, написанных в фашистской тюрьме, «Моабитская тетрадь» – звание лауреата Ленинской премии – посмертно.

 Укытучы: Ә хәзер, укучылар, Муса Җәлилнең шигырьләрен тыңлыйк.        

Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыйлар һәм сөйлиләр.

1 укучы: «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең басылган беренче  шигыре .

Бәхет

Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам,
Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам,
Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,
Кулымны уртага, дошманга салсам,
Бөтен куәт белән шунда сугышсам,
Җиңелми мин һаман да алга барсам;
Менә шунда берәр пуля очса-килсә,
Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,
Үлем кулы килеп басса — егылсам,
Җаным күккә-гарешкә очса-китсә — 
Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул.
Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул,
Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка,
Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!

   2 укучы:                                                    Счастье

Если б саблю я взял, если б ринулся с ней,
Красный фронт защищая, сметать богачей,
Если б место нашлось мне в шеренге друзей,
Если б саблей лихой я рубил палачей,
Если б враг отступил перед силой моей,
Если б шел я вперед все смелей и смелей,
Если б грудь обожгло мне горячим свинцом,
Если пуля засела бы в сердце моем,
Если б смерть, не давая подняться с земли,
Придавила меня кулаком, -
Я бы счастьем считал эту гибель в бою,
Славу смерти геройской я в песне пою.
Друг-рабочий, винтовку возьми - и в поход!
Жизнь отдай, если надо, за волю свою.

 3 укучы:                                                  Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә 
Ил кырында чәчәк атыгыз! 
Күпме булса сездә көч һәм ялкын, 
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым, 
Сездә минем керсез яшьләрем. 
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, 
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

 4 укучы:

Мин кабыздым җырда ялкын итеп 
Йөрәгем һәм хаклык кушканны. 
Җырым белән дусны иркәләдем, 
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт, 
Вак тормышның чуар пәрдәсе, 
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

 5 укучы:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр 
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым, 
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын, 
Җырлап килдем тормыш языма. 
Соңгы җырым палач балтасына 
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә 
Һәм үләргә кыю ир булып. 
Гомрем минем моңлы бер җыр иде, 
Үлемем дә яңрар җыр булып.

 6 укучы:                                                     Мои песни

Песни, в душе я взрастил ваши всходы,
Ныне в отчизне цветите в тепле.
Сколько дано вам огня и свободы,
Столько дано вам прожить па земле!

Вам я поверил свое вдохновенье,
Жаркие чувства и слез чистоту.
Если умрете -умру я в забвенье,
Будете жить -с вами жизнь обрету.

В песне зажег я огонь, исполняя
Сердца приказ и народа прика
Друга лелеяла песня простая.
Песня врага побеждала не раз.

7 укучы:

Низкие радости, мелкое счастье
Я отвергаю, над ними смеюсь.
Песня исполнена правды и страсти -
Тем, для чего я живу и борюсь.

Сердце с последним дыханием жизни
Выполнит твердую клятву свою:
Песни всегда посвящал я отчизне,
Ныне отчизне я жизнь отдаю.

Пел я, весеннюю свежесть почуя.
Пел я, вступая за родину в бой.
Вот и последнюю песню пишу я,
Видя топор палача над собой.

Песня меня научила свободе,
Песня борцом умереть мне велит.
Жизнь моя песней звенела в народе,
Смерть моя песней борьбы прозвучит.

Укытучы:  Укучылар, «Шатлыкны каршылап» шигырен тыңлагыз. (Аудиоязмада тыңлыйлар)

  Салмак кына музыка яңгырый. Берничә укучы “Кызыл ромашка” шигыренә театраль тамаша күрсәтә.

 Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Бүгенге шигырь бәйрәмен Резеда Вәлиева сүзләренә язылган “Муса Җәлил – халкым улы” җыры белән тәмамлыйк. (Укучылар бергәләп җырлый)

“Муса Җәлил – халкым улы”

Яшәү көчен тугрылыкта күрә белгән,

Иле өчен янган утка керә белгән.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил-халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил

Ил күгендә балкып калды гомер юлы.

 Ак чәчәктәй  язгы йомшак күңеле белән,

Корыч түзмәс  газапларга  түзә белгән.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил-халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил

Ил күгендә балкып калды гомер юлы.

Батырлыкка чакырып янган маяк булып,

Мәңге сирпеп күңелләргә якты нурын.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил-халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил

Ил күгендә балкып калды гомер юлы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

Һ. Такташ."Мокамай" шигыре

7нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Р.Вәлиевнең "Ике"ле шигыре белән танышу.

7нче сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле дәресләрендәкомпьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Шигырь бәйрәме.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насирова Н.Н. иҗатына багышланган бәйрәм...

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

Г. Тукай иҗатына багышланган Шигырь бәйрәме

Бу бәйрәмне уку елының төрле вакытында үткәрергә мөмкин. Гадәттә, без аны сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көн алдыннан оештырабыз. Иң элек барлык укучылар арасында иң яхшы шигырь язучыга конкурс игъла...

“Шигырь сөйлик әле!” әдәби-музыкаль кичә.

Внеклассное мероприятие в честь памяти М.Джалиля...