Һ. Такташ."Мокамай" шигыре
презентация к уроку (7 класс) по теме

Алексеева Миляуша Робертовна

7нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon alekseeva_m.r.prezentaciya_no_4.ppt427 КБ
Microsoft Office document icon dresno4.h.taktash.mokamay.7a.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

7 нче сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал тәкъдим ителә. Дәреслек : Ф.М.Хатипов,Ф.Г.Галимуллин ” Әдәбият” 7 нче сыйныф, Казан, 2006 ел. Презентациянең авторы: Алексеева Миләүшә Робертовна, 1квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 21 нче мәктәп, Әлмәт шәһәре.

Слайд 2

Тестлар 1.Һади Такташның туган төбәге: а) Мордва Республикасы Торбеево районы Сыркыды авылы; ә) Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылы; б) Мордва Республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы. 2. Шагыйрьнең туган елы: а) 1884 ел, 27 февраль; ә) 1901 ел, 1 гыйнвар; б) 1886 ел, 26 апрель. 3.Һади кемнән укырга-язарга өйрәнә? а) авыл мәдрәсәсендә; ә) Пешлә мәдрәсәсендә; б) әти-әнисеннән; 4. Аның Бохарага китү сәбәбе: а) укырга; ә) тормыш авырлашу сәбәпле эшләргә. 5. 1918 елда ул Сыркыдыда кем булып эшли? а) табиб; ә) китапханәче; б) укытучы. 6. Ул кайсы шәһәрдә “Юксыллар сүзе” газетасында эшли? а) Казанда; ә) Уральскида; б) Оренбургта. 7. Такташның Ташкентка китү вакыты: а) 1920 ел; ә) 1921 ел; б) 1923 ел. 8. 1922 елның кайсы фасылында Казанга килә? а) кыш көне; ә) җәй көне; б) көз көне. 9. Һади Такташның вафат булу вакыты: а) 1931 ел, 8 декабрь; ә) 1950 ел, 1 апрель; б) 1961 ел, 7 март. 10. Аның гәүдәсе кайда җирләнгән? а) туган авылы Сыркыдыда; ә) Казан шәһәрендәге татар зиратында; б) Казан шәһәрендәге туганнар каберлегендә.

Слайд 3

Сүзлек эше Җәфа чигү- авырлыклар күрү Һәлакәт – үлем Карак-әйбер урлаучы Баткак – төрле чуалчыклар, буталчыклар Күмәк – бергә Кәсеп –шөгыль

Слайд 4

Мокамай. Ул –кара чәчле, коңгырт кара күзле. Мокамай –лирик геройның дусты.

Слайд 5

чагыштырулар май аедай; ак каенга асылып менгән кебек; әкияттәге ике малай кебек; чабатаңдай матур үрмәдең;

Слайд 6

фразеологизмнар югарыга табан юл алдым – тормышта үзеңне табу; исебез китә иде – кызыксыну; тал чыбыгы ашадык – кыйналу; йолу синең яманатыңны –үзгәртү; канлы пычак белән чикләдең –үлем.

Слайд 7

сынландырулар имәннәр озатып барырлар; шаярулар кәсеп булып калыр дип; әкиятнең соңгы битләре;

Слайд 8

Геройларга нинди сыйфатлар хас? Лирик герой Мокамай Шаян, тиктормас, тормышның матурлыгын күрә белә, авырлыклар алдында куркып калмый, ихтыяр көче зур. Шаян, тиктормас, хезмәт сөя, нинди эшкә тотынса да, аны оста башкара, тик үзалдында торган проблемаларны хәл итә алмый.

Слайд 9

Ихтыяр көче Кече яшьтән үк үзеңә-үзең ышанырга; Төрле авырлыклар алдында сыгылып төшмәскә; Тыныч күңел белән проблемаларны чишә белергә өйрәнү бик мөһим.

Слайд 11

Туган як табигате ничек тасвирлана? Урманнарда – ап-ак каеннар, камыш сабаклары искиткеч шаулый, алар герой күңелендә мәңге онытылмаячак

Слайд 12

Кайсы әсәрдән? “ Барабызга” утырып, теләгән җиргә Кошлар кебек очып барабаз, Кояш –безгә иптәш, Җил –дус кеше, Ә Җир инде – безнең анабыз...

Слайд 13

Кайсы әсәрдән? Дус егетләр, таныш кешеләр, Тагын шуны белегез: Маневрда йөргән чакта, Чиста килеш йөрегез!

Слайд 14

Кайсы әсәрдән? Әхмәт - әле яшь бала, Дөнья бик кызык аңа; Атасы нәрсә эшләсә, Шуңардан үрнәк ала.

Слайд 16

Җаваплар “ Бүгенге матурлык” “ Чиста бул” “ Камали карт белән улы Әхмәт”



Предварительный просмотр:

ӘДӘБИЯТ   7 А СЫЙНЫФЫ

Тема. Һ. Такташ. “Мокамай”шигыре.

Максат. 1. Укучыларны “Мокамай” әсәре белән таныштыру. Әсәрне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

2. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау, әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерү.

3.Әсәр аша укучыларда ныклы ихтыяр көче тәрбияләү.

Җиһазлау.”Мокамай” шигыре буеча рәсем, карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

1. Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест үткәрү.(1 слайд)

2. Үзбәя.

II. Яңа дәрес материалын өйрәнү.

  1. Һади Такташның “Мокамай” шигыре белән танышу.

 –Укучылар, без бүген аның фаҗигале вакыйгага багышланган лирик шигыре белән танышырбыз, аңа кадәр сүзлек өстендә эшләп алыйк.(2 слайд)

Җәфа чигү- авырлыклар күрү

Һәлакәт – үлем

Карак-әйбер урлаучы

Баткак – төрле чуалчыклар, буталчыклар

Күмәк – бергә

Кәсеп –шөгыль

Чабата –

Сыйнфый бөлгенлек-

2.Аудиоязмадан “Мокамай” шигырен тыңлау.

3. Укучыларның эчтән укулары.

4. Шигырь укучылар тарафыннан сәнгатьле итеп укыла.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Укучылар, сез бу шигырьне ничек аңладыгыз икән, сорауларга җавап биреп карыйк әле.

1.-Шигырьдә туган як табигате ничек тасвирлана? (Лирик герой табигатьне бик матур итеп тасвирлый, урманнарда – ап-ак каеннар, камыш сабаклары искиткеч шаулый, алар герой күңелендә мәңге онытылмаячак)

2. - Әсәрдәге икенче герой кем? Аның портретын автор ничек сурәтли, шул юлларны табып укыгыз. (Икенче героебыз –Мокамай. Ул –кара чәчле, коңгырт кара күзле. Мокамай –лирик геройның дусты. Менә аны яратып, автор болай ди: “Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,

Ул, Мокамай бәгърем, син идең.(3 слайд)

3.-Дусты Мокамай белән авторның нинди уртак сыйфатлары бар?

(Икесе дә шук, наян, шул тик тормаулары аркасында шактый гына кыйналганнар да инде. Аларның һәрнәрсәгә исе китә. “Бернәрсә дә бездән качмый иде,

Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде...”ди

4.- Мокамай нинди аянычлы язмыш кичерә?

(Ул тәгәрмәч урлауда гаепләнә, кыйнала һәм идән астына ябып куела. Хурлыкны күтәрә алмыйча, үзен үзе үтерә. Күп еллар үткәч, шагыйрь вакыйга турында лирик әсәр яза)

5. – Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте ничек?

(Автор Мокамайга җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шушы хәлгә төшерде , ди.

”Син адаштың, ләкин син яхшы идең...

Тормыш авырлыгын бергәләп җиңеп чыгарга иде, ди. Ул Мөхәммәтҗанны гаепләми, киресенчә, аны акларга тырыша..

6.- Рәсемгә карагыз әле, сез бу рәсем ярдәмендә нәрсәләр әйтә аласыз? (рәсем буенча әңгәмә)

7.Шигырьдәге геройлар туган як табигатен ничек яраталар?(Бер җирдә юк андый ак каеннар...

-Шигырьнең беренче бүлегенә нинди исем бирер идегез?

8. –Авторның Мокамайга яхшы карашын күрсәтү өчен шагыйрь нинди тел-сурәтләү чараларын куллана? (Дәфтәрдә эш)

-Әсәрдә чагыштырулар да кулланылган (ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике малай кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай)(4 слайд)

-Шагыйрь фразеологизмнардан да оста файдаланган (югарыга табан юл алдым – тормышта үзеңне табу; исебез китә иде – кызыксыну, тал чыбыгы ашадык – кыйналу, йолу синең яманатыңны –үзгәртү, канлы пычак белән чикләдең –үлем)(5 слайд)

-Әсәрдә сынландырулар да бар (имәннәр озатып барырлар, шаярулар кәсеп булып калыр дип, әкиятнең соңгы битләре)(6 слайд)

-Димәк, тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалану лирик шагыйрьнең эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен күрсәтә.

IV. Өйгә эш.

Шигырьне яттан сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез.

V. Йомгаклау.

-Укучылар, әсәр белән таныштык, анализладык, аларга чагыштырма хар-ка бирдек. Хәзер геройлар турында сөйләшик әле. Аларга нинди сыйфатлар хас икән?(7 слайд)

Лирик герой

Мокамай

Шаян, тиктормас, тормышның матурлыгын күрә белә, авырлыклар алдында куркып калмый, ихтыяр көче зур.

Шаян, тиктормас, хезмәт сөя, нинди эшкә тотынса да, аны оста башкара, тик үзалдында торган проблемаларны хәл итә алмый.

-Димәк, тормышта төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, аларны җиңәргә кешедә зур ихтыяр көче булырга тиеш. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң? (8 слайд)

(Кече яшьтән үк үзеңә-үзең ышанырга кирәк, төрле авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, тыныч күңел белән проблемаларны чишә белергә өйрәнү бик мөһим. Димәк, үзеңдә ихтыяр көче булдырырга кирәк. Шигырьдәге Мокамайга менә шул сыйфат җитеп бетмәү сәбәпле, бик иртә кара җир астына керә, яшь гомере өзелә. Юкса алар икесе дә бер үк җәмгыятьтә яшәгән кешеләр бит. Тик юллары ике якка аерыла: берсе гел алга барып, зур шәхескә әйләнә, икенчесе кара гүргә керә. Мокамайның аянычлы язмышы мисалында шагыйрь бала вакыттан ук үзеңне батыр, кыю, тәвәккәл итеп тәрбияләргә куша.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һади Такташ “ Иптәшләр “ шигыренә анализ

Лирик геройның үз халкына,башка милләт вәкилләренә карата хөрмәтләү һәм аларга карата шагыйрьнең ягымлы мөнәсәбәте...

Биография Хади Такташа

Презентация по татарскому языку в 4 классе на тему "Биограия Хади Такташа"...

Һади Такташ поэзиясендә дуслык һәм иптәшлек темасы

Һади Такташның шагыйрь буларак формалашуында аның Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен уку, газета-журналлар белән танышып барулары зур йогынты ясый....

Һади Такташ."Алсу" поэмасыннан өзек.

Рус телле балаларга әдәбият дәресе. Һади Такташның "Алсу" поэмасыннан өзек нигезендә  бәйләнешле сөйләм оештыру дәресе. Укучылар  бу дәрестә бик актив эшләделәр.Укучылар Һади Такташ иҗаты бе...

Һади Такташ

Такташ турында материал....

Һ.Такташ "Мокамай"

Һ.Такташның "Мокамай" шигыре укучыларга тормышта үз урыннарын табып, намус белән яшәргә өнди....

"Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур…" (Һади Такташ. «Ак чәчәкләр» шигыренә анализ.)

quot;Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур…" (Һади Такташ.  «Ак чәчәкләр» шигыренә анализ.) материалын татар әдәбияты дәресләрендә кулланырга була...