Һади Такташ “ Иптәшләр “ шигыренә анализ
методическая разработка по теме

Лирик геройның үз халкына,башка милләт вәкилләренә карата хөрмәтләү һәм аларга карата шагыйрьнең ягымлы мөнәсәбәте

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hadi_taktash_iptshlr_-analiz.docx38.8 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   

                          Һади Такташ “ Иптәшләр “ шигыренә анализ

                                                                                                                                  Төзүчесе :Нотфуллина Сәлимә Хәмит кызы

                                                                                                                                                 

                                                                                  Алабуга,2011

Һади Такташка 2 дәрес бирелгән,6 сыйныф әдәбияты буенча

                          1 нче дәрес

* Һади Такташның биографиясе һәм язылган  шигырьләре белән таныштыру(презентация  ярдәмендә)

* Дуслык турында мәкаль һәм әйтемнәр белән танышу (мәгънәләрен аңлату)

2 нче дәрес

*Һади Такташның “Иптәшләр “ шигырен  уку һәм анализлау

* шигырьнең язылу чоры

*шигырьнең темасы һәм идеясе

  Дуслык турында мәкаль һәм әйтемнәр :

. Дуссыз башым-тозсыз ашым

. Кош-канаты белән,кеше дуслык белән көчле

. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын

. Дус хакы өчен җан фида,

  Дустыңа баш булма,ми бул

. Йөрәк үз дустын таныр

. Дус белән дус булганга шатлан,

  Дошман белән дус булудан саклан

. Йөз сум акчаң булганчы,

  Йөз дустың булсын

Өй эше: Дуслык турында 3 мәкаль  язып килергә,мәгънәләрен аңлатырга

2 нче дәрес

 Һади Такташ “ Иптәшләр “

Беребезгә бербез нинди охшаганбыз —

Икебез дә соры шинельле, 

Икебез дә шундый күңелле...

Син көләсең, миңа карыйсың да,

Ә мин, тиле,

Кочакларга әзер үзеңне,

Танышлар да түгел үзебез,

Ләкин синнән

Ала алмый карыйм күземне.

Нинди охшаганбыз,

Ничек охшаганбыз,

Бертуганнар дисәң,

Мин Тамбовтан, ә син —

Казан артыннан;

Мин бер мишәр улы, кыргый үскән,

Ә син

Күрше чуваш халкыннан...

Нинди охшаганбыз бер-беребезгә, —

Икебез дә соры шинельле,

Киемнәр дә бер үк, теләкләр дә,

Бер үк хисләр чолгый күңелне.

Аерылганда миннән,

Туганыңнан

Аерылган күк моңсу калырсың;

Илне саклау өчен чакру килсә,

Беләм,

Мин беренче барсам,

Син миннән дә элек барырсың.

                                       Өй эше:шигырьне ятларга

Шигырьнең темасы : Төрле милләт  вәкилләр  арасындагы дуслык һәм аның тирәнгә яшеренгән эзләре

Шигырьнең идеясе :Лирик геройның үз халкына,башка милләт вәкилләренә карата хөрмәтләү һәм аларга карата шагыйрьнең ягымлы мөнәсәбәте

                        Һади Такташ “ Иптәшләр “ шигырен 1927 нче елда яза.Советлар Союзы 15 союздаш республиканы һәм  күп автономияле республикаларны берләштергән ил.Шуңа күрә төрле милләт вәкилләре яшәгән бу дәүләт милләтләр арасында татулык,дуслык урнаштыруны үз бурычы итеп куйды.Бу чорда төрле милләт халыклары турында шигырьләр,җырлар,әсәрләр күп язылды,кинофильмнар төшерелде һәм  ул үзенең нәтиҗәләрен бирде.Милләтләр бердәм бер гаиләдәй яшәде.

                           Шигырь халкын,илен чын күңелдән яраткан шагыйрьтарафыннан иҗат ителгән.Теле бай,рифмалары төрле,шигырь җиңел укыла һәм тиз хәтердә кала.Яңгырашы матур,тукталышлар төп фикерне ачучы  сүзләргә басым ясала.Шигырьдә ачык рифма(әгәрдә сузык авазга тәмамланса ачык иҗек була) : шинельле,күңелле,үземне,тиле,күземне... –өстенлек итә.Шулай ук шигырьдә кабатлауларга урын бирелгән: соры шинельле,күңелле,үзеңне,үзебез,охшаганбыз,нинди охшаганбыз,ничек охшаганбыз-болар исә шагыйрьнең  дуслыкка булган мөнәсәбәтен ачык чагылдыру өчен хезмәт итә.

                         Татарстанда яшәүче төрле  милләт арасындагы тышкы киенү охшашлыгы гына түгел,алар арасындагы эчке  хисләрнең тирәнлеген сурәтләү өчен дә хезмәт итә.Шул ук вакытта дуслыктан кала,туганлык хисләре чагылыш таба,бер-берең өчен утка,суга кереклек дәрәҗәдә тирән мөнәсәбәтләр чагыла.

                         Шигырь күңел лирикасына карый.Хисле эмоциональ,кешегә хас булган бөтен кичерешләр гаммасын үзенә туплаган  .

Беребезгә бербез нинди охшаганбыз —

Икебез дә соры шинельле,

Икебез дә шундый күңелле...-беренче строфада эпитетлар очрый:соры шинельле,шундый күңелле,ачык рифма өстенлек итә:шинельле,күңелле

Син көләсең, миңа карыйсың да,

Ә мин, тиле,

Кочакларга әзер үзеңне,Бу строфада мин,тиле,кочакларга әзер-гипербола үзәгендәге хисләрне,үзенә хас сыйфатларны арттырып күрсәтү;тиле,үзеңне-ачык рифма өстенлек итә

Танышлар да түгел үзебез,

Ләкин синнән

Ала алмый карыйм күземне.Бу строфада  каршы кую очраклары күзәтелә:танышлар да түгел,ләкин ала алмыйм карыйм күземне,сурәтләү чарасы эпитет

Нинди охшаганбыз,

Ничек охшаганбыз,-бу эпитет булып тора,кабатлауларга урын бирә

Бертуганнар дисәң,

Мин Тамбовтан, ә син —

Казан артыннан

Мин бер мишәр улы, кыргый үскән,

Ә син

Күрше чуваш халкыннан...-бертуганнар чагыштыруны күрсәтә;кыргый үскән,күрше чуваш халкыннан эпитет булып тора

Нинди охшаганбыз бер-беребезгә, —

Икебез дә соры шинельле,

Киемнәр дә бер үк, теләкләр дә,

Бер үк хисләр чолгый күңелне. –бу строфада охшашлыкны белдерә,бер үк образны тудыра:кабатлауларга урын бирелә;ачык иҗек өстенлек итә

Аерылганда миннән,

Туганыңнан

Аерылган күк моңсу калырсың;-моңсулык хисен белдерә,моңсу калырсың эпитет

Илне саклау өчен чакру килсә,

Беләм,

Мин беренче барсам,

Син миннән дә элек барырсың.-бу строфада миннән элек,миннән алда гипербола(арттыру) өстенлек итә

1.

“Беребезгә бербез нинди охшаганбыз —

Икебез дә соры шинельле,

Икебез дә шундый күңелле...”

сурәтләү

Ике милләт арасындагы охшашлыкны сурәтләү өчен хезмәт итә

2.

“Син көләсең, миңа карыйсың да,

Ә мин, тиле,

Кочакларга әзер үзеңне,”

хикәяләү

Лирик геройга хас халәтне белдерү өчен,кочаклау вакытында булган кичерешләрне ачу өчен хезмәт итә

3.

“Танышлар да түгел үзебез,

Ләкин синнән

Ала алмый карыйм күземне.”

сурәтләү

Таныш булмаган кешеңне үз туганың,якын дустың  кебек  кабул итүне күрсәтә

4.

“Нинди охшаганбыз,

Ничек охшаганбыз,”

сурәтләү

Охшашлыкның дәрәҗәсен күрсәтү өчен хезмәт итә

4

“Бертуганнар дисәң,

Мин Тамбовтан, ә син —

Казан артыннан;”

хикәяләү

Шагыйрь туганнар арасындагы якын мөнәсәбәтләр белән чагыштыра.Лирик геройларның чыккан урыннарын һәм аларга хас  гореф-гадәтләрне ачыклау өчен хезмәт итә.Гадәтләр төрле булса да,аралар ерак булса да милләтләрдә бер үк хис,туганлык хисе тәрбияләнгән

5.

“Мин бер мишәр улы, кыргый үскән,

Ә син

Күрше чуваш халкыннан...”

хикәяләү

Мишәр улының ерак җирләрдә яшәвен, шәһәр тормышыннан,мәдәнияттән ераклашкан урында     табигать кочагында  үсүен чагыштыра.Чуваш халкы белән  чагыштыра,күршеләр булып якын яшәвен тасвирлый

6.

“Нинди охшаганбыз бер-беребезгә, —

Икебез дә соры шинельле, “

сүрәтләү

Ике милләт арасындагы охшашлыкны сурәтләү                   өчен хезмәт итә

7.

“Киемнәр дә бер үк, теләкләр дә,

Бер үк хисләр чолгый күңелне. “

сурәтләү

Шагыйрь һәр милләт өчен милләтләр арасындагы дуслыкның берүк дәрәҗәдә икәнен сурәтли

8

“Аерылганда миннән,

Туганыңнан

Аерылган күк моңсу калырсың;”

хикәяләү

Моңсулык хисен аерылганда кешегә хас ямансулау сыйфатын бирә,күңелеңдәге аерылу билгесен хикәяли

9.

“Илне саклау өчен чакру килсә,

Беләм,

Мин беренче барсам,

Син миннән дә элек барырсың.”

хикәяләү

Бер-береңне саклау өчен һәр милләтнең беренчеләрдән булып сугышка үз теләге белән  баруы чагыла

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ

А.Яхин технологиясе буенча шигырьгә ясалган анализ татар әдәбияты дәресләренә файдалы булыр дип уйлыйм. "Ак чәчәкләр" дәге сурәтләү чаралары, образлар бирелешенә игътибар ителде....

Һ. Такташның "Иптәшләр" шигыренә анализ.

Һ. Такташның "Иптәшләр" шигырен анализлауга дәрес эшкәртмәсе. 6 нчы сыйныф. Татар төркеме....

Фәнис Яруллинның “Уйлыйм” шигыренә анализ.

Фәнис  Яруллинның  “Уйлыйм”  шигыренә тулы анализ....

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)

Һ.Такташ иҗатын яңа күзлектән анализлау, объектив һәм субъектив эчтәлекне табу аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, группаларда эшләү күнекмәсен үстерү...

"Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур…" (Һади Такташ. «Ак чәчәкләр» шигыренә анализ.)

quot;Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур…" (Һади Такташ.  «Ак чәчәкләр» шигыренә анализ.) материалын татар әдәбияты дәресләрендә кулланырга була...