Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ
презентация к уроку (5 класс) по теме

Нагимова Римма Ильдусовна

А.Яхин технологиясе буенча шигырьгә ясалган анализ татар әдәбияты дәресләренә файдалы булыр дип уйлыйм. "Ак чәчәкләр" дәге сурәтләү чаралары, образлар бирелешенә игътибар ителде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл htaktash_ak_chchklr.pptx346.58 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Баулы муни ципаль районы “Исергәп урта гомуми белем мәктәбе” муни ципаль бюджет гомуми белем учреждениесе 8нче сыйныфта әдәбият Һади Такташ “Ак чәчәкләр” ( А . Яхин методикасы буенча анализ) Дәрес эшкәртмәсе авторы: Исергәп урта гомуми белем мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәгыймова РиммаИлдус кызы

Слайд 2

(1901 -1931) Һади Такташның “Ак чәчәкләр” шигыренә лирик анализ

Слайд 3

Тема: Максат: Укучыларны иҗади фикерләргә, шигыр ь гә анализ ясарга өйрәтү. Өйрәнелә торган әсәр: Һади Такташ “Ак чәчәкләр” шигыре. Һади Такташның “Ак чәчәкләр ” шигыренә лирик анализ

Слайд 4

Биографик белешмә. Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташ ( Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев ) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа . Башлангыч белемне үз авылларында ала, Пешлә мәдрәсәсендә укый . Авыр тормыш унөч яшьлек Һадины Бохарага китә. Ул анда үзлегеннән укый , шигырьләр яза. 1918 елның 21 гыйнварында беренче шигыре дөнья күрә . Аннан соң Такташ яңадан Сыркыдыга кайта , китапханәче һәм укытучы булып эшли . 1919 елның көзендә Оренбургка китә , анда « Юксыллар сүзе » газетасында эшли . 1921 елда Ташкентка килә һәм анда « Белем йорты » дигән журналда эшли . Төркстан университетында тел-әдәбият укыта . Бу чорда ул шагыйрь буларак формалашып җитә. 1922 елның җәендә Мәскәүдә яши һәм Казанга килә . 1923 елда Казанда аның « Җир уллары трагедиясе » һәм башка шигырьләр » дигән китабы басылып чыга . Казанда Такташ башта татар театрында суфлер булып , 1923 — 1924 елларда «Чаян», 1925 елда «Октябрь яшьләре », 1926 елда « Авыл яшьләре », 1926 — 1929 елларда « Азат хатын » журналларында эшли . 1929 елда шагыйрь яңадан «Чаян»га әйләнеп кайта . Ул 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була .

Слайд 5

Ак чәчәкләр. Ул , Эретеп ту ң ган т ә р ә з ә не, М о штым гына карый урамга , – Ак ч ә ч ә кл ә р ява урамда ... Бер әү , Борын очын кулына кысып , С ү генеп узды кышкы салкыннан , – Җ ил ияреп китте артыннан . .. Алар , Чана тартып җ ырлый - җ ырлый , Тау шуарга ик әү уздылар , – Ә бераздан кире сыздылар ... *** Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур, Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып җиргә коела... Яз янгыны җиргә кабынганчы, Кар астында йоклар урамнар, Төне матур булса, төн үтүгә, Таңнар алып килер бураннар... Дөнья матур, Шуның өчен дә бит, Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан; Ә җил моштым гына, эндәшмиче, Ияреп килә минем артымнан... Белмим, нигә, әллә гыйшкы төшкән, Кайда барсам - шунда бара ул; Өйгә кергәндә, җиргә ятып, Чыкканымны саклап кала ул... Шуның өчен дә мин чыкмый гына Тәрәзәдән карыйм урамга - Ак чәчәкләр ява урамда... Ак чәчәкләр ява, дөнья матур, Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып җиргә коела...

Слайд 6

Ш игырьнең объектив эчтәлеге — табигать матурлыгы . Урамда кар явуы , күкнең зәңгәрлеге . Һәркемгә күренә торган матурлык . Субъектив эчтәлек исә бу матурлык эченә яшеренгән ялган . Репрессия елларында бу шигырьне автор ачыктан-ачык язган булса , аның үзен төрмәгә алып китәчәкләр иде . Лирик шагыйрь “Кара ел” ларны-матурлык аша бирергә тырышкан . Бу — шагыйрьнең төп табышы . Тема : тормыш авырлыгы . Идея : лирик герой яшәгән тормышта ялган күп , хәтта шагыйрьләр дә дөреслекне яшереп кенә әйтергә мәҗбүр .

Слайд 7

Бәйләнеш табу өчен, таркату юлы белән, анализ ясау Беренче өлеш « Ул » турында ( Бу өлештә әсәрнең эчтәлеген ачарга ярдәм итә торган мөһим сүз «м о штым ». « Моштым » төшенчәсе «Кеше күрмәсә ярар иде » һ .б .) Икенче өлеш «Берәү » турында (Биредә дә үз урынында « утырмый торган », тынгысыз сүз « Жут » сүзе. У л кышкы салкынны сүккән. ) Өченче өлеш « Алар » турында . ( Алар кышкы салкыннан кача , хозурланырга уйламый ... артларыннан җил ияреп йөри... ) Дүртенче өлеш «Мин » турында . ( Бу өлештә«җил », « моштым » сүзләре кабатлана . Алда телгә алынган « моштым » сүзе т ормыш авырлыгын сүккән кешеләрне . үзләренә күренмичә генә карап йөрүчене : куркак кешене аңлата. )

Слайд 8

Әсәр ни ө чен “ Ак чәчәкләр ” дип атала ? Яуган кар ак чәчәкләр кебек матур , әмма салкын . Бактың исә чәчәкләр — ялган матурлык икән , чөнки ул , шагыйрь әйткәнчә, аяз күктән төшә. шул ук вакытта эреп юкка да чыга . Ак чәчәкләр яуган дөнья матур булып тоела гына , ә нигездә « йолдызларның күктән коелуы » — ул шул вакыттагы идеология , ягъни илдәге сәясәт. Һ. Такташ т ормышның авырлыгын , гаделсезлеген күрсәтергә теләгән . Ул заманда дөресен әйтергә ярамаган , кешеләр артыннан җил « күзәтеп » ияреп йөргән һ.б.

Слайд 9

Шигырь композициясенә үткәрелә торган анализ схемасы Цитаталар Компонентлар Компонентлар нәрсәгә хезмәт итәләр (идея, художество функцияләре) “Ул” пейзаж Кышкы матурлык турында , карны ак чәчәкләр белән чагыштыра , әмма « мыштым » сүзе эчтәлеккә туры килми , матурлыкны алай качып кына күзәтмиләр . Мыштымнар – шымчылар, дөреслекне әйткән кешене эзәрлекләүчеләр. “Берәү” портрет Берәү качып кына тормый , салкынны ачулана , шуңа күрә җ ил, ягъни шымчы аның артыннан китә. Дөреслекне әйтүчеләр. (Тормышмыни бу. Ул бит авыр диючеләр) “Алар” хикәяләү Алар , ягъни күпчелек дәшми генә кача , җил аларга иярми . Тормыш авырлыгын күтәреп тә дәшмәүчеләр. “Мин” Хикәя- характеристика «мин» дә салкынны тирги , аны да жил-шымчы эзәрлекли , ул да качып , мыштым гына күзәтә . Тормыш авырлыгын читләтеп (кинаяләп) әйтүчеләр.

Слайд 10

« Ул , берәү, алар , мин» дип автор үз чорындагы кешеләрне 4 төркемгә бүлә . 1. Салкынны сүгүчеләр, ягъни хакыйкатьне курыкмыйча кычкырып әйтүчеләр. 2. Тормыш авырлыгыннан риза булмасалар да, сиздермәүчеләр. 3. Хакыйкатьне әйтүчеләрне эзәрлекләүчеләр. 4. Лирик герой кебек хәйләкәрләр .

Слайд 11

Объектив эчтәлек – идиллия, табигать матурлыгы . Субъектив эчтәлек– тормышның ялганга корылуы , авыр булуы , кешеләр арасында төрле төркемнәр булуы , хакыйкатьне әйтергә ярамавы , әмма шагыйрь кебекләрнең яшереп булса да дөреслекне әйтергә , кешеләргә аңлатырга теләве .

Слайд 12

Шагыйрь шигырьне куркак кешеләрдән көлеп язган . Шул көлү астына фаҗига яшеренгән . Шагыйрь хәсрәтләнә, нәфрәтләнә. Аның гомерендә беркайчан да яз булмаячак . Чөнки дөньясы ялганга корылган , Һ . Такташның хатыны Мәскәүгә укырга киткән җиреннән кайтмый , әдипне ташлый . Улын алдап үзе белән алып китә, башкага кияүгә чыга . Шундый талантлы шагыйрьнең торырга юньле йорты , акчасы да булмый . Соңгы көннәре сагышта , хәсрәттә үтә аның.

Слайд 13

Өйгә эш . Һади Такташның “Үтеп барышлый” шигыренә анализ ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Һади Такташның тормыш һәм иҗат юлы.

Һ. Такташның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача библиографик белешмә. Иҗатына күзәтү....

Һ. Такташның "Иптәшләр" шигыренә анализ.

Һ. Такташның "Иптәшләр" шигырен анализлауга дәрес эшкәртмәсе. 6 нчы сыйныф. Татар төркеме....

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)

Һ.Такташ иҗатын яңа күзлектән анализлау, объектив һәм субъектив эчтәлекне табу аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, группаларда эшләү күнекмәсен үстерү...

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

БСҮ Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" әсәрендә мәхәббәт һәм җаваплылык хисе.

Методик берләшмә җитәкчеләренә  күрсәткән ачык дәрес план-конспекты....

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 6нчы сыйныф.

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 1)Һади Таткашның тормышы һәм иҗаты белән танышу;2) Сәнгатьле укуны, сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү, шигырьнең рифмасын би...