БСҮ Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" әсәрендә мәхәббәт һәм җаваплылык хисе.
план-конспект урока (8 класс) по теме

Шамбазова Мунира Василовна

 Методик берләшмә җитәкчеләренә  күрсәткән ачык дәрес план-конспекты.

Скачать:


Предварительный просмотр:

2 нче сыйныф (татар төркеме)

Тема. Фигыль.

Максат. 1. Фигыль сүз төркеме турында тулырак мәгълүмат бирү; 1 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерү.

2. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

3. Хезмәткә, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә: фигыльне башка сүз төркемнәреннән аера белү, җөмләләрдән фигыльне табарга өйрәнү.

Предметара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә дөнья.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, төркемнәрдә эшләү.

Чыганаклар: төп – Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова

                         өстәмә – дидактик карточкалар; Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән               мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 1 – 2 класслар өчен.

Дәрес барышы.

  1. ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ.
  1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
  2. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртәләр сезгә!
  • Дәресебезне башлап җибәрәбез.
  • Бүген тышта нинди көн?
  1. -    Үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерик әле. Үткән дәрестә без сезнең белән нинди сүз төркеме турында сөйләштек? (Исем, баш һәм кечкенә хәрефтән языла торган исемнәр турында.)
  • Хәзер без сезнең белән бирем эшләп алырбыз. Сезгә сүзләрдәге хаталарны табарга кирәк булыр.

СЛАЙД 1. (Экранда сүзләр чыга. Укучылар карточкаларда төзәтәләр.)

  алия, кызыклы Китап, түбән кама, шугалак, туган тел шигыре, казан, урман, галиев

СЛАЙД 2. (Экранда көтелгән җаваплар чыга.)

Алия, кызыклы китап, Түбән Кама, шугалак, “Туган телшигыре, Казан, урман, Галиев.

  • Укучылар, үз җавапларыгызны экрандагы җаваплар белән тикшерегез, бу эшегез өчен үзегезгә билге куегыз. (Укучылар яннарындагы карточкаларга үзләренә билге куялар.)

Үзбәя.

  • Ни өчен алай төзәттегез? (Кеше исемнәре, фамилияләре, шәһәр, шигырь исемнәре баш хәрефтән языла.)

СЛАЙД 3.                    II. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЮ.

  • Хәзер, укучылар, тактага карагыз әле. Монда кроссворд бирелгән. Ул кроссворд сезнең алдыгызда да бар. Шушы кроссвордны чишәргә кирәк. Экрандагы рәсемнәргә карагыз әле. Кемнәрне күрәсез? Алар нишлиләр?

                                                    1. Фил.

                                                    2. Апа – тегә.

                                                    3. Абый – кисә.

                                                    4. Кыз – җырлый.

                                                    5. Кош – сайрый.

- Вертикаль баганадагы сүзне укыгыз әле – фигыль. Бүген без сезнең белән фигыль турында сөйләшербез.

  1. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН АДЫМЛАП ЧИШҮ.
  1. – Нәрсә соң ул фигыль? Ул нәрсәне белдерә? (предметның эшен, хәрәкәтен белдерә. Нишли? Нишләде? Нишләгән? Сорауларына җавап бирә.)
  2. – Укучылар, хәзер мөстәкыйль эш эшләп алырбыз. 1 нче баганага Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләрне, 2 нче баганага Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк?сорауларына җавап биргән сүзләрне язарга кирәк.

СЛАЙД 4.                         Экранда сүзләр язылган:

Бәйрәм, чыпчык, йоклый, каен, уйнады, урман, язар, шуды.

(Биремне парлап эшләү. Кара-каршы утырган укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерә, бәяләр куя.)

СЛАЙД 5.                    (Экранда көтелгән җаваплар чыга.)

Кем? Нәрсә

Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк?

бәйрәм

йоклый

чыпчык

уйнады

каен

язар

урман

шуды

Укучылар үз җавапларын экрандагы җаваплар белән чагыштыралар, үзләренә билге куялар. Үзбәя.

ФИЗКУЛЬТМИНУТ

  1. - Укучылар, фигыльләргә сорау куеп карыйк әле.  Йоклый – нишли? (Ул хәзерге вакытта йоклый.)

Уйнады – нишләде? (Ул кичә уйнады.) Язар – нишләр? (Ул иртәгә язар.) Шуды – нишләде? (Ул кичә шуды.)

  • Бу төрләнеш фигыльнең ЗАМАН (ВРЕМЯ) белән төрләнүе дип атала.
  • Фигыльнең 3 заманы була: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.
  1. Бирем эшләү. Бирелгән фигыльләрне заман белән төрләндерергә. Биремне укытучы белән бергә эшлиләр.

1 төркем – сора

2 нче төркем – ят

3 нче төркем – кил

4 нче төркем – укы

(Укучылар урыннарында эшлиләр.)

СЛАЙД 6.                (Экранда көтелгән җаваплар чыга.)

                                   Сорады, сорый, сорар.

                                    Ятты, ята, ятар.

                                   Килде, килә, килер.

                                   Укыды, укый, укыр.

                        Үзбәя.

  1. РЕФЛЕКСИВ ЙОМГАКЛАУ.
  • Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәләр белдек?
  • Әйдәгез, кабатлап карыйк әле. Без фигыльнең схемасын ясап карарбыз.

СЛАЙД 7.   V. МОДЕЛЬЛӘШТЕРҮ.

ФИГЫЛЬ

1.

Предметның эшен, хәрәкәтен белдерә

Заман белән төрләнә

2. Укучыларга билгеләр кую.

СЛАЙД 8.          VI.     ӨЙ ЭШЕ.

  1. 122 нче күнегү. (Рәсем буенча хикәя төзергә.)
  2. 124 нче күнегү. (Сүзләрне 2 төркемгә бүлеп язарга.)

СЛАЙД 9.         Игътибарыгыз өчен рәхмәт !                        



Предварительный просмотр:

10 нчы сыйныф, татар әдәбияты (татар төркеме)

Тема. БСҮ. Г.Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы.

Дәреснең максаты:  шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү; алган белемнәрне тирәнәйтү; тәнкыйть әсәрләре белән таныштыру; иҗатының табигать, сәнгать, музыка белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату.

Дәреснең бурычы: танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны  эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту; нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү; Тукай әсәрләренә, шигърияткә, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.  

Көтелгән нәтиҗә: татар әдәбиятына карата кызыксыну уяту; татар әдәбияты буенча белемнәрне тирәнәйтү; материалларны дәрестә, сыйныф сәгатьләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану.

  Җиһазлау: Г.Тукай портреты, компьютер, интерактив такта, 10 нчы класс дәреслеге, Г.Тукай турында истәлекләр, презентация.                                                

 Дәрес барышы.

 План.

1. Шагыйрьнең иҗат җимешләренең сынлы сәнгатьтә ничек чагылыш табуын ачыклау.

2.    Тукайның музыка белән бәйлелеген өйрәнү.

3.    Шигърияттә һәм тәнкыйть мәкаләләрендә Тукай образын билгеләү.  

 1. Укытучының кереш сүзе.

                                                                                  Укый яңа буын,

                                                                                  Укыр аны туар кешеләр,-

                                                                                  Кешеләр бит

                                                                                  Пушкиннары белән,

                                                                                  Тукайлары белән көчлеләр...

                                                                                           Хәниф Хөснуллин.

      Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмаган. Шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калмаска, шагыйрьне төрле яктан кыссалар да, ”күкрәк биреп каршы” торырга тиеш. Тәне картайса да, шагыйрьнең күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала. Күкрәгендә шигырь уты сау булганда,  ул тауларны күтәрерлек куәткә ия. Г.Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез генә ел вакыт бирелгән булып чыкты. 1905 елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 елның апрелендә туктап калды. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.

      Тукайның гаҗәеп зур шигъри дөньясы халык иҗатына, мифологиягә, фольклорга, әкиятләргә, бәетләргә таяна. Менә шул иҗатны рәссамнарыбыз, композиторларыбыз, шагыйрьләребез ничек күрделәр икән? Шушы сорауга җавап эзләүне без дәресебезнең максаты итеп алдык.

Әдәбиятның чишмәсе, юл башы, атлап киткән җирлеге – халык авыз иҗаты. Әдәбиятның үзен дә башлап җибәрүчеләр, нигез  салучылар бар. Татар поэзиясендә аерым бер урынны зур талант иясе, күренекле шәхес – Г.Тукай алып тора. Аның мирасы  хәзер дә үзенең актуальлеген саклый; яшь буынны интернационалистик рухта тәрбияләү эшенә хезмәт итә. Бүгенге кешелек җәмгыяте прогресс юлында яңа үрләр яулый. Аңа сабырлык, төгәллек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары хас, шуңа  да аның иҗаты игътибарга, хуплауга, өйрәнүгә лаек һәм башка телләрдә дә яңгырарга тиеш дип саныйм.

   2.  Өй эшен тикшерү. 

Укытучы.

-  Ә хәзер әйдәгез, өй эшләрен тикшереп алыйк әле. Сезгә Г.Тукай иҗаты буенча презентация, чыгышлар әзерләп килергә иде. Шуларны карап үтик. (Слайдлар күрсәтелә, бер укучы реферат укый.)

 Укытучы. 

- Безнең дәресебезнең темасы “Тукай образының әдәбиятта, сынлы сәнгатьтә, музыкада чагылышы” дип атала. Күп кенә язучы-шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар үзләренең иҗатында Тукай образын ачканнар. Сүзебезне рәссамнардан башлап җибәрербез. (Укучы үзенең чыгышын укый.)  

 СЛАЙД.  

Тукай әсәрләре – рәссамнар өчен илһам чишмәсе

 Илдә нинди генә вакыйгалар булмасын, Тукай иҗатына карата булган кызыксыну беркайчан да кимемәде. 1930 елларда шагыйрь әсәрләрен иллюстрацияләүгә график-рәссам Бйназар Әлменов керешә. Рәссамның “Шүрәле” поэмасына беренче мөрәҗәгать итүе  форматы буенча зур булмаган басма өчен каләм белән ясалган аклы-каралы рәсемдә гәүдәләнә. Соңрак ул ачык төсләр белән кыю рәвештә Тукайның “Шүрәле” һәм башка әкиятләренә иллюстрацияләр ясый.

      Нечкә лирик Б.Әлменов шагыйрь образын Кырлай турындагы әкияти хикәяләү, Шүрәленең мәҗүси чалымнары, урман албастылары, кошлар,   үләннәр, төрле төслелек канвасына үреп бара.Теманы ачуда әлеге оста иҗат иткән “Шүрәле урманы”  һәм анда яшәүчеләрнең әкияти панорамасы шедевр булып тора.

      Шүрәле образы агач сынлы сәнгатендә гәүдәләндерү өчен бай материал булып тора. Агачның табигый рәвештә бөгелгән тамырларыннан геройның бик күп төрле хикмәтле образлары иҗат ителде. Бакый Урманченың әлеге темага бик күркәм экспорт-хыяллар сериясе бар: зур борынлы, калын иренле Шүрәле ... Г.Тукайның Кырлайдагы музее өчен Бакый Урманче декоратив вазалар иҗат итте. Челтәрләп кисеп ясалган вазада уеп ясалган сюжетлар һәм геройларның йөзләре стилистика буенча акварель белән үрелеп бара. Агачның алтынсу төсләре Урманче әсәрләренә аеруча куркәмлелек төсләре бирә.

       Илдар Әхмәдиевнең “Тәфтиләү” әсәре үзенең образлы чишелеше буенча үзенчәлекле рәсемнәрнең берсе булып тора .

     В.Карамышевның “Су анасы” картинасы үзенең нәфис илһамлылыгы белән гаҗәеп матур.

   - Тукай темасын үзебезнең шәһәрдә яшәп иҗат иткән рәссамыбыз Әхсән Фәтхетдинов та киң кулланган. Г.Тукай исемендәге китапханәдә  Әхсән Фәтхетдиновның төрле эшләре куелган. Монда аның рәсемнәре дә, агачтан уеп ясалган сыннары да, буяулар белән ясалган рәсемнәре дә бар.

   Хәзерге вакытта “Пипперони” дип аталган кафе элек “Әкият” дип атала иде. Аның каршында, эчендә Ә.Фәтхетдиновның агач сыннары куелган иде. Хәзерге вакытта ул кафе үзгәртелде инде. (Ә.Фәтхетдиновның иллюстрацияләр китабыннан рәсемнәр күрсәтү.)

    Укытучы. Композиторларыбыз Тукай образын, аның әсәрләрендәге геройларны үз иҗатларында ничек итеп ачканнар соң? Хәзер шул турыда сөйләшеп үтик. (Укучы чыгышы.)  СЛАЙД.

  Тукай һәм музыка

     Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз да күз алдына китерү бик кыен. Г.Тукай шигырьләренең үзеннән-үзе җырлап торуларына, ягъни музыкальлелегенә игътибар итми мөмкин түгел. Габдулла мәдрәсәдә укыганда ук халык авыз иҗаты белән кызыксына. Халык әкиятләрен, җырларын җыя һәм өйрәнә. Ун яшьтә чакта ук, 48 битле җырлар дәфтәре төзеп, 28 төрле көй өчен текстлар туплый. Соңыннан бу турыда “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда яшәсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем...”- дип яза.

     Икенчедән, татар халкының иң популяр, гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” җыры да Габдулла Тукай  сүзләренә язылган. “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймгәнемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, зур-зур әсәрләр язар идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” – ди шагыйрь.

      Кечкенәдән җыр-моңга битараф булмаганга, шагыйрьнең шигырьләре дә көйле, моңлы. Шуңа күрә дә аларның күбесен халык җырга, композиторлар үз әсәрләренә нигез итеп сайлаганннар. Мәсәлән, Габдулла Тукайның халык көйләре белән бәйле берничә шигыре: “Дустларга бер сүз”, “Иттифак хакында” , “Государственная Думага”. Татар дөньясында Тукай шигырьләре киң таралыш таба, халык аларга көйләр иҗат итә. “Туган тел”, “Тәфтиләү”,  “Әллүки”,  “Пар ат”, “Зиләйлүк” – шундыйлардан.

     Шагыйрьнең шигырьләренә татар композиторлары җырлар язган. Аерым алганда, Рөстәм Яхин (“Мәхәббәт”, “Шагыйрь”), Җәүдәт Фәйзи (“Бәйрәм бүген”) , Бату Мулюков, Исмай Шәмсетдинов, Шакир Тимербулатов, Мәсгудә Шәмсетдинова һәм башка композиторларның җырлары халык арасында киң популярлык казанды.

       Музыкада иң күп тасвирланган образ - Шүрәле. Мәшһүр композиторыбыз Фәрит Яруллин, Тукай әкиятенә нигезләнеп, “Шүрәле” балетын иҗат итә.

      Композитор Ә.Бакиров, Г.Тукайның “Су анасы” әкиятенә нигезләнеп, “Алтын тарак” балетын яза.

Печән базары” сюжеты композитор Роберт Гобәйдуллинны  “Кисекбаш” балетын иҗат итүгә этәргән. Ә “Кәҗә белән сарык” әкиятенә М.Шәмсетдинова шул исемдә мюзикл иҗат иткән.

      Г.Тукайның авыр тормышы һәм фаҗигале үлеме бик күпләрнең күңелләрен тетрәтә. Бу исә Заһидулла Яруллинны зур әсәр язарга этәрә. Аның  “Тукай маршы” музыкаль эпопеяны ачып җибәрә.

 (Композиторларның музыкаларын тыңлау.Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзек, З.Яруллинның “Тукай маршы”н, Илһам Шакиров башкаруында “Әллүки”, “Туган тел” җырларын тыңлау.)

Йомгаклау.

      Г.Тукайга багышлап күп җырлар, музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Югарыдагыларга өстәп, тагын шуны әйтәсе килә: шагыйрьне халкыбызга якынайтуда һәм танытуда С.Хәким, Р.Ишморат, Т.Миңнуллин, Р.Батулла, Х.Туфан, Р.Фәйзуллиннар да зур көч куйдылар. Тукай әсәрләрендәге образларны үз иҗатларында Б.Урманче, Н.Адылов, Р.Нигъмәтуллинналар стилистик яктан төрлечә ачып бирделәр.  Г.Тукай татар әдәбиятында поэзия тамырын үстерде, татар әдәби телен баетты. Аның шигъри  мирасы татар әдәбиятында күренекле урын тота.  Г.Тукайның иҗатын, тормыш юлын, аның әдәби осталыгын үз чорының иң талантлы, әдәбият һәм сәнгать мәйданында үзе кебек ут уйнаткан Г.Камал, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Г.Кариев һ.б шәхесләр өйрәнә. (Слайдлар күрсәтү.)

(Х.Туфанның “Чәчәкләр китерегез Тукайга” исемле шигырен уку.)

Укытучы. Дәресне йомгаклап нәрсә әйтә алабыз? Тукай иҗатын без нинди өлкәләрдә күрдек?

Өй эше. “И каләм!” шигырен укырга, төп мәгънәсен аңлатырга.



Предварительный просмотр:

Тема: Д.Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе белән танышу.

5аб сыйныфы,татар төркеме.

                                                     

                                                         

                                                           Укытучы: Шамбазова Мөнирә Васил кызы,

                                                           1 квалификацияле  категория

                                                           Үткәрелде: 06.02.2013 ел.

 

                           

Түбән Кама шәһәре, 1 нче мәктәп

Максат: хикәянең эчтәлеге белән танышу; укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен  үстерү; сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; укыган темага әңгәмә кора белү; балаларда миһербанлылык, кеше хәсрәтен уртаклаша белү хисе, сугыш ветераннарына карата зур хөрмәтләү хисе тәрбияләү; чын дуслык хисләрен ныгыту.  

Җиһазлау: Бөек Ватан сугышына багышланган презентация, компьютер, Д.Аппакованың портреты, 5 сыйныф өчен әдәбият дәреслеге.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Д.Аппакованың “Йолдызкай” хикәясен искә төшерү. Сораулар өстендә эш.

1.Төп геройның исеме ничек?

2. Ни өчен Нәсимә дустын Йолдызкай дип атаган? (Укучылар китаптан шул урынны табып укыйлар.)

3. Нәсимә белән Йолдызкай арасында нинди вакыйга була? (Укучылар вакыйга турында сөйлиләр.)

4. Ни өчен Нәсимә үз гаебен песигә сылтый? Ул дөрес эшлиме? Нәсимә урынында булсагыз, сез нишләр идегез?

5.Чын дуслар нинди булырга тиеш? (Укучыларның җаваплары.)

II. Төп өлеш.

-Укучылар, без бүген Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе белән танышырбыз. Бу хикәясен дә автор сугыш вакытында яза. Бөек Ватан сугышында бик күп солдатлар сугыштан әйләнеп кайтмаган. Бу хикәядә дә без әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган кыз турында укырбыз.

Бүгенге көннәрдә безнең илебез Сталинград шәһәре өчен барган сугышларга 70 ел тулуын билгеләп үтте. 1943 нче елның 2 нче февралендә Сталинград шәһәре фашистлардан азат ителә. Монда бик каты сугышлар бара. 200 көн һәм төн дәвамында 1942 нче елның 17 нче июленнән алып, 1943 нче елның 2 нче февраленә кадәр сугышлар бара. Сталинград шәһәрен 1961 нче елда Волгоград дип йөртә башлаганнар. Без бу турыда онытырга тиеш түгел. Сугыш ветераннарын хөрмәтләп искә алырга тиешбез.

2. Презентация күрсәтелә.

3. - Әйдәгез, хәзер хикәя белән танышып үтик.

Тактада сез яңа сүзләр күрәсез:

шыгырдавыклы - скрипучие

олтан – стелька

хуш исле – ароматный

юату – утешить

тылсымлы – волшебный

        

 - Экранда сораулар бирелгән. Текстны укыганнан соң, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә әзерләнегез:

- хикәя кем турында?

- нинди вакыйга сурәтләнә?

- геройлар кемнәр?

(Хикәя укыла.)

- Дәресебезне дәвам итик. (Бирелгән сорауларга җаваплар тыңланыла.)

- Укучылар, Гөлшат нинди кыз?

- Аңа шыгырдавыклы башмакларны кем җибәргән?

- Ул кайда? Димәк, ул исән, һәлак булмаган. Хикәядә автор башмакларны ничек сурәтли? Шул урынны табып укыгыз әле. (Дәреслектән 110 нчы биттәге өзекне уку.)

- Гөлшат шатлыгын кемнәр белән уртаклашырга тели?

- Үзенә дә  бик кадерле булган башмакларын Гөлшат дусты Ләләгә бүләк итә. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Гөлшатка нинди бәя бирер идегез? (Ул ярдәмчел, миһербанлы, шәфкатьле, дуслыкның кадерен белә.)

III. Йомгаклау.

- Бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә?

- Без нинди булырга тиеш? (Дус, тату, ярдәмчел, авыр вакытта бер-беребезгә булышырга тиешбез.)

- Укучылар, без сезнең белән дуслык турында мәкальләр өйрәнгән идек бит, әйдәгез, шуларны искә төшерик әле.(Мәкальләр укыла, яттан да әйтәләр.)

 

Экрандагы мәкальләр дә укыла.

 

Мәкальләр:

1. Дус акчадан кыйммәт.

2. Дусларын онытканның үзен дә онытырлар.

3. Дусты күп кеше дала кебек киң, дусты юк кеше уч төбе кадәр генә.

4. Дустың авырса, син дә ыңгыраш.

5. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

6. Һәр көлгәнне дустым димә, һәр ачуланганны дошманым димә.

IV. Өй эше.

1 вариант. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

2 вариант. Сезнең кемнәргә ярдәм иткәнегез бар? Шул  турыда сөйләргә.

 

 



Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәрендә мәхәббәт һәм җаваплылык хисе.

Максат: поэманың эчтәлеген анализлау, төп темасын һәм идеясен билгеләү; әсәрдәге геройларга характеристика бирү, аларның эчке кичерешләрен ачу; поэманың сурәтләү чаралары аша авторның язучылык осталыгына игътибар итү; укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, аналарга, хатын-кызларга карата хөрмәтләү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” исемле китабы,  экранда шул китапның зурайтылган рәсеме һәм “Ана – бөек исем, нәрсә җитә ана булуга...” дигән юллар, ана һәм бала төшерелгән рәсем, сүзлек, “Сөембикә” журналлары.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Укучылар белән исәнләшү, дәреснең максаты белән таныштыру.

II.Төп өлеш.

-Укучылар, без бүген сезнең белән мәхәббәт турында сөйләшәчәкбез. Әйдәгез әле, шул “мәхәббәт” сүзен аңлап китик. Нәрсә соң ул мәхәббәт, сез бу сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

(Укучыларның җаваплары.)

Сүзлектәге мәгънәсе:

1. Мәхәббәт – кемгә яки нәрсәгә дә булса күңел яту, тарту, якын күрү хисе. Мәсәлән: ата-анага карата мәхәббәт, туган илгә карата мәхәббәт.

2. Нәрсәгә дә булса омтылыш, теләк, нәрсә белән булса да кызыксыну хисе. Мәсәлән: табигатькә карата мәхәббәт, әдәбиятка карата мәхәббәт.

 - Сез барыгыз да Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” исемле поэмасын укып чыктыгыз. Инде хәзер әйтегез әле: әсәрнең темасы нинди?

(Мәхәббәт темасы.)

Укытучы: -Поманың кереш өлешендә без иң беренче кем белән очрашабыз? (Автор белән, ул лирик герой була.)

Укытучы: -Автор үзе турында нәрсәләр сөйли соң?

(“Минем күзләрем хәзер беркемгә дә төшмәс, гыйшык утында янмам, гыйшкым хәзер иясенә кире алынмаска бирелгән, аның рәсмен беркем, бервакытта ала алмас минем күңелдән”,- ди.)

Укытучы: - Ни өчен шулай дип әйтә ул?

(Чөнки аңа хәзер акыл кергән.)

Укытучы: - Шул юлларны табып укыгыз әле.

(Укучылар тексттан кирәкле юлларны табып укыйлар.)

Укытучы: -Поэманың шушы кереш өлешендә нинди сурәтләү чараларын табарга була? Автор яшьлек  һәм мәхәббәтне нинди сүзләр белән атый, нәрсә белән чагыштыра?

(“Яшьлек – тиле, гомрең кыска синең”,- ди. Ул яшьлекне чәчәк белән чагыштыра, ләкин ул чәчәкнең гомере кыска була. Яшьлек тә шулай тиз үтә. “Янган яшьлек”,- ди.)

Укытучы: -Ә ни өчен “янган” ди?

(Чөнки ул мәхәббәт утында янган.)

Укытучы: -Мәхәббәтне автор ничек итеп сурәтли, нинди сүзләр куллана?

(“Ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта”,- дип әйтә.)

Укытучы: -Ни өчен иске нәрсә соң ул һәм ни өчен яңарырга тиеш?

(Мәхәббәт хисе кеше дөньяга килгәннән бирле яши. Мәхәббәт хисе һәрбер буын кешеләренә таныш булган. Ул хис мәңгелек, ләкин һәр гашыйк кеше үзенчә ярата. Берәүләрнең хисе икенче берәүнекенә охшамаган да була. Ул хис сүнми, гел дәвам итә.)

Укытучы: -Автор үзе шушы тиле яшьлектә булып, мәхәббәт утында янганмы?Аны нинди сүзләр ярдәмендә аңлап була?

(Укучылар тексттан кирәкле юлларны табып укыйлар.)

Укытучы: -Автор хәзер “яшьлек”, “мәхәббәт” дигән сүзләр янына тагын бер сүз өсти, нинди сүз ул?

(“Акыл” дигән сүз.)

Укытучы: -Әйе, лирик геройга  инде акыл кергән, ул тиле яшьлектән чыккан. Акылы аңа икенче төрле киңәшләр бирә. Ул, үзе теләмәсә дә, акылына буйсына, үз-үзен тезгенләп тора.Теләсә нинди тилелек эшләп ташламасам ярар иде, ди. Бу чагыштырулар арасында нинди аермалылыклар бар?

(Капма-каршылык: тиле яшьлек – акыл.)

Укытучы: -Автор мәхәббәтне иске ди, хәзер һәр йөрәк яңарта, ди. Ул үзенең мәхәббәтенә тугрымы?

(Әйе. Ул “гыйшкым хәзер иясенә кире алынмаска бирелгән”,- ди. Матур кызларга читтәрәк йөрергә куша, “тәүбәне боздырырсыз”, ди. Ул үз мәхәббәтенә тугры.)

Поэмадан шул юлларны табып уку.

“...Юк шул,

Гыйшкым хәзер иясенә

Мәңге алынмаска бирелгән.

Аның рәсмен беркем, бервакытта

Ала алмас минем күңелдән”,- дип яза ул.

Укытучы: -Поэманың төп герое Зөбәйдә образына күчәбез. Аңа нинди характеристика бирергә була?

(Характеристика бирү.

Зөбәйдә матур, чибәр кыз. Аның чәчләрен автор болыт белән чагыштыра, “кара болыт кебек тузган чәчләр хыялыңа кереп чорнала”,- ди, бу кызга бер күрүдә гашыйк булырга мөмкин. Комсомолка, бөтен кешене үзенә карата, активистка, барлык эшләрне дә эшли.)

Укытучы: -Кызның мәхәббәте турында нәрсә диярсез, аның мәхәббәте нинди?

(Зөбәйдәнең мәхәббәте көз көне чәчәк ата. Бүтән кешеләрдә мәхәббәт яз көне бөреләнсә, Зөбәйдәдә ул көз көне туа.)

Укытучы: -Монда тагын контрастлылык, каршы кую алымын күрәбез. Зөбәйдәнең Мәхмүткә карата булган хисләре нинди, һәм, Зөбәйдә бәлага юлыккач, автор поэмада нинди күренешне тасвирлый?

(Табигать күренеше, төнлә булган вакыйгаларны тексттан табып уку.)

Укытучы: -Бу күренешләрне автор ни өчен керткән?

(Алар безне ниндидер куркыныч, тискәре, начар вакыйга буласына әзерлиләр. Бу төн тыныч үтми, ниндидер вакыйгалар була.)

Укытучы: -Зөбәйдәне шушы вакыйгадан соң нинди хисләр били? Аның егетенә булган мәхәббәте сүреләме, юкмы?

(Юк, ул һаман да аны көтә, аңа хатлар яза.)

Укытучы: -Автор ни өчен Зөбәйдәне ай белән бер рәткә куя?

(Чөнки алар икесе дә ялгыз. “Ай ялгыз, ул өйләнәлми калган”,- ди автор. Шуңа күрә картлык көнендә дә кайгылы күренә. Зөбәйдә шулай ук ялгыз, ул кайгыра, хәзер көләч йөзе кайгылы, күзләрендә канлы яшьләр.Чөнки сөйгән кешесе аны ташлады, хәзер килми дә.  Зөбәйдә хәзер ана булырга җыена, кызына күлмәк тегә, үзе һаман өметләнеп егетен көтә.)

Укытучы: -Шушы вакыйгалардан соң табигать ничек үзгәрә? Нинди сурәтләү чараларын табарга була?

( Автор табигатьне җанлы итеп сурәтли, җилне ачулы, ди. Җил кеше көрәп куйган карны туздырып ташлый, ул бөтен нәрсәгә ачулы. Укучылар тексттан сурәтләү чараларын табалар.)

Укытучы: -Монда автор төп геройның эчке кичерешләре белән табигатьнең дә ямьсезләнүен күрсәтә. Шунда ук ачу белән, түзмичә, булачак атаны тиргәп ташлый. Аны, үз-үзен генә яратып, кешене алдавы, әхлаксызлыгы өчен сүгә. Мәхмүтнең сөюен чын сөю дими, ни өчен?

(Мәхмүткә характеристика бирү.)

Укытучы: -Ана булгач, Зөбәйдәнең күңелендә нинди уй-кичерешләр туа?

(Зөбәйдә авыр хәлдә ятса да, аның үз баласын тизрәк күрәсе килә. Хәзер ул бөтенләй икенче кеше. Башта яшь, әзрәк хыялый кыз булса, хәзер инде ул бала анасы.)

Укытучы: -Ул баласын хастаханәдә калдырып чыгамы? Ни өчен?

(Юк. Чөнки ул яхшы күңелле, чын ана, сабыр, түземле. Шул сабырлыгы өчен дә аны ходай үзен генә калдырмый. Зөбәйдә янына егете Мәхмүт килә, алар бергә калалар.)

Укытучы: -Мәхмүт турында нәрсә әйтә алыр идегез?

(Ул үзенең хатасын аңлады. Аның да ныклы гаилә тормышы белән яшисе килә.Ул үзен чын әти итеп тоя башлады.)

Укытучы: -Зөбәйдә сабыр, түземле. Баласын үзенә генә үстерергә туры килгән булса да, ул баласын калдырып чыкмый. Ә бит төрле әниләр бар дөньяда. Балаларын карамыйча, хастаханәдә калдырып чыгучылар да, үз балаларын өйдән куып чыгаручылар да, ата-ана хокукыннан мәхрүм  ителүчеләр дә бар. Мин сезгә бер мисал китереп үтәсем килә.

(“Сөембикә” журналыннан мәкалә уку.)

Укытучы: -Безнең барыбызга да әни кирәк. “Ана – бөек исем ...”, - дип яза Һ.Такташ. Сез үз әниләрегезне бик нык яратасызмы, хөрмәтлисезме соң? Нинди җылы сүзләр әйтәсез?

(Укучыларның җаваплары, бер укучының “Әниемә хат” дигән иншасын укып китү.)

III.Йомгаклау.

Укытучы: -Бу әсәрдә нинди проблема күтәрелде? Автор шушы әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән икән?

(Төп герой булган Мәхмүтнең хатын-кызларга җиңел карашын, үз җаваплылыгын аңламавын күрсәтеп, автор кайбер яшьләр арасында күренгән эгоистлыкның (үз-үзеңне генә ярату) начарлыгын, тормыш төзү өчен кирәк түгел икәнлеген аңлата. Зөбәйдә образын матур итеп күрсәтә, ана исемен бөек исем итеп саный. Бала тәрбияләүнең җаваплылыгына, аналарга хөрмәт белән карарга  кирәклегенә басым ясый.)

IV.Өй эше.

1. Өзек ятларга.

2.”Нәрсә ул мәхәббәт?” дигән темага инша язарга.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган илгә мәхәббәт хисе. Г.Тукайның "Шүрәле" әсәренә анализ.

"Шүрәле" шигыренә анализ ясау аша туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү....

"Татар шагыйрьләре иҗатында әнигә мәхәббәт хисе."

Төрле шагыйрьләрнең бу хисне төрлечә тасвирлавын өйрәнү...

Горурлык хисе

Горурлык хисеКазан арты – балачагым белән бәйле кадерле төбәк. Нәзек билле каеннары, рәт – рәт торган алмагачлары, тыныч кына агып ятучы Симет елгасы белән күңелем түрендә иң олы урын алган Туга...

Горурлык хисе

Горурлык хисеКазан арты – балачагым белән бәйле кадерле төбәк. Нәзек билле каеннары, рәт – рәт торган алмагачлары, тыныч кына агып ятучы Симет елгасы белән күңелем түрендә иң олы урын алган Туга...

Яшәү - олы бәхет, әгәр зур җаваплылык һәм матурлык тоеп яши алсаң...

Югары сыйныфта укучының үзкыйммәтләре үсешен камилләштерү, ә сүлпән якларын үстерү күздә тотыла. Бу чор  яшь кеше  өчен бик әһәмиятле. Чөнки яшүсмергә әдәп-әхлак кагыйдәләре гаиләдә нигез са...

Әдәбият дәресләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек, ата- анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Ата-аналарга, өлкәннәргә  ихтирамлы, мәрхәмәтле, игътибарлы, ярдәмчел булу, гаиләдә тату яшәргә омтылу кебек асыл сыйфатлар тәрбияләү - укытучының бурычы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу сый...