Яшәү - олы бәхет, әгәр зур җаваплылык һәм матурлык тоеп яши алсаң...
проект на тему

Набиуллин Руслан Дамирович

Югары сыйныфта укучының үзкыйммәтләре үсешен камилләштерү, ә сүлпән якларын үстерү күздә тотыла. Бу чор  яшь кеше  өчен бик әһәмиятле. Чөнки яшүсмергә әдәп-әхлак кагыйдәләре гаиләдә нигез салынган була.

Әхлак тәрбиясе системалы эшләүне,бер-беренә тәңгәл  эш алымнарын таләп итә. Әлеге хезмәт тә халык педагогикасына һәм татарның бөек педагогы Р.Фәхретдин хезмәтләренә нигезләнеп укучыларга әхлак тәрбиясе бирүне күздә тота.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_eshe.doc90.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балык Бистәсе муниципаль районы

Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Яшәү – олы бәхет, әгәр зур җаваплылык һәм матурлык тоеп яши алсаң...

(проект эше)

Эшне башкардылар:

Ф. Г. Имамиева, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Р.Д. Нәбиуллин, физика һәм информатика укытучысы

Фәнни җитәкче:

Ф.К. Әхтәмова

Яңа Арыш

2014 ел.

... Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше җитешмәс...

                                                                             Ризаэддин Фәхретдин

                                             

Аңлатма язуы

Югары сыйныфта укучының үзкыйммәтләре үсешен камилләштерү, ә сүлпән якларын үстерү күздә тотыла. Бу чор  яшь кеше  өчен бик әһәмиятле. Чөнки яшүсмергә әдәп-әхлак кагыйдәләре гаиләдә нигез салынган була.

Әхлак тәрбиясе системалы эшләүне,бер-беренә тәңгәл  эш алымнарын таләп итә. Әлеге хезмәт тә халык педагогикасына һәм татарның бөек педагогы Р.Фәхретдин хезмәтләренә нигезләнеп укучыларга әхлак тәрбиясе бирүне күздә тота.

Югары сыйныфларда әхлак тәрбиясе бирү өчен:

  1. Һәр укучының әхлакый сыйфатларын билгели алу.
  2. Сыйныфтагы укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй эш алымнарын сайлау.
  3. Укучыларга югары әхлакый кыйммәтләр турында аңлату, аларны формалаштыру  этаплары зарури. Шуннан чыгып, төп тәрбияви максат билгеләнә:

Киң карашлы, нык ихтыярлы, төпле фикерле, югары әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Шул нисбәттән түбәндәге бурычлар куела:

  1. Һәр укучының холкын ачыклау.
  2. Әхлак культурасын камилләштерү.
  3. Сәламәт яшәүне пропагандалау.
  4. Әти-әниләрнең педагогик культурасын үстерү.

1.Һәр укучының холкын ачыклау.

Шушы бурычны тормышка ашыру максатыннан, сыйныф җитәкчесе башта укучыларның холкын билгеләү картасын эшли.

Сыйфатлар

IX

X

XI

XII

I

II

III

IV

V

1

Дәрестә үз-үзен тотышы

2

Тәнәфестә үз-үзен тотышы

3

Иптәшләре белән үз-үзен тотышы

4

Укытучыларга мөнәсәбәте

5

Намуслылык

6

Дөреслек

7

Сыйныфтан тыш эшләрдә катнашуы

Сыйфатлар баллар кую юлы белән билгеләнеп барыла. Иң югары балл”5” белән,ә иң түбәне “2” балл белән билгеләнеп, нәтиҗә ясала.

Әхлакый нигез, иң элек, балага гаиләдә салына. Гомумән, намуслы, әдәпле, инсафлы, ягымлы, киң күңелле, сабыр, гадел, сау-сәламәт, мәрхәмәтле, ихтыярлы,  илен-җирен чын күңелдән яратучы, зыялы, югары әхлаклы шәхес ничек формалаша? Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән гомерне   файдалы, мәгънәле һәм бәхетле итеп уздырыр өчен хикмәтле ачкыч кем кулында? Бозыклык һәм явызлыкның, гаделсезлекнең сәбәпләре нәрсәдә? Дөрес, тәртипле, рухи сәламәт яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәләрдән өйрәнергә соң?

Менә шул сорауларга җавап табуда,  чын әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүгә юнәлеш бирүдә сыйныф җитәкчесенең роле гаять зур. Ул  балаларның әхлакый сыйфатларын ачыклауда төрле метод һәм алымнарны төгәл белүче, аларны кайчан, ничек кулланырга тиешлекне дөрес тоемлый алырдай зирәк тәрбияче, нәтиҗәне тискәре булган очракларда да дөрес аңлата алучы белгеч булырга тиеш. Сыйныф җитәкчесенең, халык педагогикасының иң актуаль тәрбияви өлкәләренә таянып, татар гаиләсенең күркәм традицияләрен үрнәк итеп, өйрәнеп, укучыларны гаилә ядкарьләрен хөрмәт итәргә, зират-каберләргә игелекле вә ихтирамлы булырга, яшәү ямен тоярга, аның  кадерен белергә өйрәтүе зарури.

Әлбәттә, сыйныф җитәкчесе үзе генә тәрбияче була алмый. Бу процесска   балаларны чорнап алган мохит: сыйныфташлары, укытучылар,  дус-иптәшләре, авылдашлары, бигрәк тә үз гаиләләре күркәм холык тәрбияләүгә йогынты ясый. Заман шаукымнары белән бергә яшь буын да үзгәрә. Шуңа күрә тәрбия процессы  гел үзгәртү, яңа алымнар таләп итә.  Ә бу, үз чиратында,  сыйныф җитәкчесеннән дә  эзләнүне, яңага омтылуны сорый. Чөнки бала – һәрвакыт яңалыклар, көтелмәгән һәм сирәк хәлләр дөньясы ул..

Бу нисбәттән  бер хакыйкатьне әйтеп үтү урынлы: һәртөрле яңалык – ул инде бик борынгыдан килгән кануннар һәм аларны бүгенгегә яраклаштыра белергә генә кирәк. Соңгы елларда укыту һәм тәрбия өлкәсендә еш кына  шул канунарга һәм төрле акыл ияләренә – милләтебезнең асыл затларына мөрәҗәгать итәбез. Балаларны Белем, Ышаныч һәм Мәгънә дөньясына алар күрсәткән тәрбияви юнәлештә алып керергә тырышабыз. Шуларның берсе – мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхретдин. Бу олуг затның эшчәнлеген  өйрәнгән, күбрәк белгән саен, күңелдә сокланулы горурлык хисләре тирәнәя. Ничек гади генә, ләкин  бик  мәгънәле һәм күңелдә тирән уелырлык  итеп әйтә, өйрәтә ул.

“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”, - дигән Р. Фәхретдин. Асылда, галим бу сүзләрне, иң элек,  гаилә тәрбиясен күздә тотып әйткән. Чөнки нәкъ гаиләдә балага әхлакый нигез салына. Бу кыйммәтләрне формалаштыру процессы да күпьяклы. Ә түбәндәге факторларны иң әһәмиятлесе дип санарга була.

Әйе, җәмгыяти мохит, гаилә, мәктәп – тәрбияле Шәхес формалашуда иң зур рольне уйнаучы факторлар. Болар арасындагы тәңгәллек, күпьяклы бәйләнеш – бәхәссез.

2.Әхлак культурасын формалаштыру.

Балалар! Гүзәл холыкларны өйрәнегез, шуңа гадәтләнегез, кешеләр белән гүзәл тереклек итегез!”  Ризаэддин Фәхретдин

Балаларга күп осталыклар бирелгән. Укытучы-тәрбияче аларны ача торган тылсымлы ачкычны таба белергә тиеш. Бу ачкыч   тәрбияче  белән балалар арасында аңлашу, ышаныч һәм ярату булганда  гына табыла.  Ә юллары бик күп. Бары тик эзлән, өйрән, файдалан. Әхлакый кыйммәтләр дигәндә, без укучыларыбызда нинди сыйфатларны күрергә телибез соң? Әлбәттә, алар – намуслылык, әдәплелек, сабырлык, мәрхәмәтлелек, зыялылык... Бу сыйфатлар балада дөрес һәм вакытында формалаша икән, алар үз янәшәләрендә көчле ихтыяр көченең, әйләнә-тирәгә битараф булмауның, ярдәмчеллекнең, ихласлылыкның һәм башка кыйммәтләрнең камилләшүенә дә юнәлеш бирәчәк.

Шул максаттан югары сыйныфларда түбәндәге эш төрләре отышлы дияргә була.

Сыйныф

Әхлакый кыйммәтләр

Эш төрләре

10нчы сыйныф

Намус, әдәп, игътибарлылык, олы-кечегә

ихтирам һәм хөрмәт, инсафлылык, кешелеклелек, дуслык, сөйләм культурасы, тырышлык.

I.Сыйныф сәгатьләре.

1.”Кеше булуы кыен түгел, кешелекле булу кыен”.

2.”Өйрәнсәң, яшьтән өйрән”

3.Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?”

4.Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”

5.Җавапсызлык хәтта язмышларны да үзгәртә”.

6.”Җан сәламәтлеге-олы хәзинә”.

7.”Тормышның һәр мизгелен яратырга өйрән”

8.”Сөйләм – кеше табигатенең көзгесе”

9.Дөнья-йозак, ачкычы- белем.”

II. Чын күңелдән сөйләшү .

1.”Тәрбияле булу авырмы?”

2.”Мин башкаларга кирәкме?”

3”Үзем һәм сүзем”

4”Хикмәтле сүз”

11нче сыйныф

Белем, зыялылык, үз-үзеңә ышаныч,

ихтыяр көче, туган илне ярату, ихласлык, аралашу әдәбе, сабырлык, тәвәккәллек, түземлек, дуслык

I. Сыйныф сәгатьләре

1.”Тормыш кагыйдәләре”

2.”Җиде юл чатында”

3.”Киләчәкнең матурлыгын күрә беләбезме?”

4.”Сабырлык – тормыш шатлыкларын арттыра”

5.”Гыйлемлекнең тамыры ачы булса да, җимеше татлы”

6.”Кеше бәясен холкы билгели”

7”.Һөнәрлелек – бәхеткә юл”

II.Чын күңелдән сөйләшү

1.”Үз-үзеңнән качып булмый”

2.”Безнең чор яшьләре. Кемнәр, нинди алар?”

 

3. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Сәламәтлек – зур байлык. Бу – бик борынгыдан килгән хакыйкать. Чөнки сәламәт тәндә генә – сәламәт акыл, диләр. Ә сәламәт булу өчен бик нык тырышырга кирәк. Кызганычка каршы, бу хакта хәтта вакытында уйлана да белмибез. Яисә күп очракта  соңга калып кына нәтиҗә ясыйбыз. Тән һәм җан сәламәтлеге һәр заманда да көн кадагында торучы төп мәсьәлә булып тора. Бу, билгеле, сыйныф җитәкчесе эшчәнлегендә дә мөһим урынны биләргә тиеш. Ә ни рәвешле урын тотуы беркадәр дәрәҗәдә түбәндәге таблицада чагылыш табар.

Сыйныф

Чаралар формасы

Тема

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

Дәрес-әңгәмә

“Аракы,тәмәке, наркотикка юл юк!”

“Сәламәтлек һәм йолалар”

“Табигать һәм сәламәтлек – туганнар”

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

Мини-театрлар кую

“Без сәламәт яшәүне сайлыйбыз”

“Начар гадәтләргә урын юк!”

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

“Күңелле стартлар”уены.

“Ягез әле, егетләр”

“Җитезләр, кыюлар гына уңышка ирешә”

“Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз”

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

Викториналар.

“Без-сәламәт һәм тәрбияле буын вәкилләре(ме)...”

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

Ял сәгатьләре

“Шәхси гигиена кагыйдәләре”

“Режим һәркемгә зарури”

“Мунча керә беләсеңме?”

“Витаминнар һәм дөрес туклану турында”

“Авыруларга каршы тору чаралары”

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

Очрашу-әңгәмәләр

Кызлар өчен: табиб белән

Егетләр өчен: әфганчылар, армиядән кайткан егетләр белән

4. Ата-аналарның педагогик культурасын үстерү:

 “Әй, ата-ана! Балаларыгызга яхшы тәрбия бирегез! Бу сезнең бөтен җәмгыять алдында изге бурычыгыз!”  Ризаэддин Фәхретлин

Бала үз гаиләсеннән икенче гаиләгә – мәктәпкә килә. Мәктәптә аның үз дөньясы. Күпме билгесезлек, каршылыклар, фикерләр?.. Шуңа күрә дә мәктәп белән гаиләнең тату хезмәттәшлек алып баруы – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы.  Ата- ана  һәм укытучы-сыйныф җитәкчесенең дә бердәм булып,  аңлашып аралашуы күп каршылыкларны җиңәргә ярдәм итә. Соңгы елларда ата-аналар белән эшләү өчен күп кенә инновацион формалар барлыкка килде. “Гаилә бәйрәмнәре”,  төрле темаларга “Чын күңелдән сөйләшү”ләр, очрашу-кичәләр, ата-аналар җыелышы яки конференцияләре, “Тәрбия иртәләре” кебек чаралар  бик матур  тәэсир калдыра һәм нәтиҗәле дә.

Әйе, кешенең иң зур бәхете   аның гаиләсе  булырга тиеш! Ә бәхетле гаилә нинди соң ул? Бу хакта  Р.Фәхретдин үз фикерләрен һәр заманга ярашлы итеп әйтә. Ягъни,  гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр хөрмәт вә ихтирамга, яратуга корылган булса,  әхлак һәм ислам кануннары сакланса, гаилә учагы һәрчак якты янар, җылысын да мул бирер.  Бу урында  гаилә тәрбиясендә бик әһәмиятле  булган  сыйфат турында  да әйтеп китми булмый.  Ул – ата-ана авторитеты.

 Бөек педагоглар исбатлаганча, ул үзе ике төргә бүленә: чын һәм ялган  авторитет.

Чын авторитет булганда, ата-ана балаларына һәр яктан үрнәк була. Дөрес тәрбия бирергә омтылучылар моңа зур җаваплылык тоеп, намус белән карый, нәтиҗәдә, хөрмәт вә ихтирам казана. Ә ялган авторитет үзе берничә төрле була.

Кысу авторитеты. Бу төр күбрәк әтиләр арасында очрый. Юк өчен дә ачулану, дорфа кырыслык, хәтта кул күтәрү өстенлек итә андый кешеләрдә. Билгеле, бу сыйфатлары белән алар балаларын үзләреннән биздерәләр генә.

Акыл сату авторитеты. Бу очракта ата-аналар үзләренең бетмәс-төкәнмәс үгет-нәсихәтләре белән баланың үзәгенә үтәләр. Мондый тукып торулар бала күңелендә эз калдырмый, киресенчә, үзен аңламауларына аның ачуы килә, киреләнә.

Мактану яки ярату авторитетлары иң күп таралган ялган төрләрдән санала. Балалар күз алдында кемнәндер өстен булырга тырышу, һавалану, тәкәбберләнү яисә баланы кирәгеннән артык ярату, иркәләү-узындыру гамәлләре ата-ананың дәрәҗәсен бик төшерә. Балаларны да икейөзле, кешеләргә битараф  булып үсүгә этәрә.

Кызганычка каршы, санап үтелгәннәр әле чик түгел һәм аларга мисалларны да гаиләләрдә күп очратырга була. Бу очракларда сыйныф җитәкчесенең педагогик талантлы, тактлы булуы, алдан күрүчәнлеге, эчке сиземләү һәм күзәтү сәләте бик отышлы.

Сыйныф

Чаралар формасы

Темалар

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

“Ачык ишекләр” көне

“Белем бәйрәме”

“Әхлакый тәрбия иртәләре”

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

Диспутлар

“Атаның кырыслыгы – иң яхшы дәва”

“Тәрбиядә ата йогынтысы”

“Гаиләдә булачак әти(әни) тәрбияләнә”

“Каеш – тәрбиясез ата-ананың тәрбия чарасы”

“Бабаларыбыз киңәшенә колак салыйк”

“Гаиләдә бала хокуклары”

“Халык педагогикасы  һәм тәрбия алымнары”

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

Әти-әниләр белән анкеталар үткәрү

“Син балаңны беләсеңме”

“Балаң белән ничек аңлашасың?

”Балаларга нинди үгет-нәсихәт кирәк?”

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

Балаларның өйләрендә булу

“Укыту һәм тәрбия өчен шартлар”

“Буш вакытны ничек уздырабыз?”

“Компьютер, телевизор өйдә проблема түгелме?”

“Баланың әти-әнигә мөнәсәбәте”

“Әти-әнинең балага игътибары”

“Гаилә вакытлы матбугат белән кызыксынамы?”

10нчы сыйныф

11нче сыйныф

Гаилә бәйрәмнәре

“Гаиләдә-ата сүзе”

“Баланың киләчәге өчен гаилә җаваплы”

“Әти-әни һәм мин – сәламәт-гаилә”

Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр. Укытучының шундые булыр, туфрак булачак баланы алтын итә белер. Ни чәчсәң,  шуны урырсың.” Ризаэддин Фәхретдин.

Әйе, мәшһүр галимебез хаклы. Ата- ана әхлаклы, укытучы-тәрбияче чын остаз булса, бала бәхетле була. Балалар - безнең көзгедәге кебек чагылышыбыз. Шәхси үрнәк һәрчак  беренче урында тора... Шул чакта гына илен яратучы, намуслы, әдәпле, инсафлы, ягымлы, киң күңелле, сабыр, гадел, сау-сәламәт, зыялы, ихтыярлы, юмарт, мәрхәмәтле, акыллы шәхес формалаша.

Кулланылган әдәбият:

  1. Казыйханов В.С. Иман дәресләре – Казан:Дом печати, 2003.
  2. Низамов Р.А. Көч һәм рух тамырлары. – Казан:Мәгариф, 2000.
  3. Низамов Р.А., Нигъмәтҗанов Җ.Г. Татар залык педагогикасы. – Казан:Мәгариф, 2002.
  4. Шаһиев Р. Ш. Р. Фәхреддиннең иҗади мирасы. – Казан:Школа, 2007.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һади Такташ."Алсу" поэмасыннан өзек.

Рус телле балаларга әдәбият дәресе. Һади Такташның "Алсу" поэмасыннан өзек нигезендә  бәйләнешле сөйләм оештыру дәресе. Укучылар  бу дәрестә бик актив эшләделәр.Укучылар Һади Такташ иҗаты бе...

Сочинение " Мое понимание счастья". Автор сочинения Джумагалиева Алсу

Сочинение ученицы о ее представлении счастья....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА кружка по русскому языку для 9-11 класса «Юный лингвист» Исмагиловой Алсу Нуретдиновны, учителя высшей квалификационной категории МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.В.Ф.Ежкова с углубленным изучением отдельных пред

Олимпиада – это средство развития у школьников интереса к родному языку и словесности, а также раскрытия их способностей. Подготовка к олимпиаде - прекрасный стимул для глубокого погружения в изучаемы...

БСҮ Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" әсәрендә мәхәббәт һәм җаваплылык хисе.

Методик берләшмә җитәкчеләренә  күрсәткән ачык дәрес план-конспекты....

Индивидуальный план повышения профессионального уровня учителя русского языка и литературы ГБООУ «Новокашировская санаторная школа интернат» Фазлиахметовой Алсу Ахметсафиевиевы на 2011-2015 годы

Индивидуальный планповышения профессионального  уровня учителя  русского языка и литературыГБООУ «Новокашировская санаторная школа интернат»Фазлиахметовой Алсу Ахметсафиевиевы на 2011-...