Горурлык хисе
статья на тему

 

Горурлык хисе



Казан арты – балачагым белән бәйле кадерле төбәк. Нәзек билле каеннары, рәт – рәт торган алмагачлары, тыныч кына агып ятучы Симет елгасы белән күңелем түрендә иң олы урын алган Туган ягым... Исәнме! Гомер көзенә якынайган саен, балачак истәлекләре күбрәк уйландыра, сагындыра...

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным – тәнем белән...

Якташым – сөекле Тукаебыз нәкъ минем авылым турында язган диярсең.

Тукай ягыннан булуым ниндидер яшерен бер горурлык хисе уята. Ул хис йөрәгемә сихәтлек бирә, җанымны тынычландыра.

Авылымнан шактый еракта яшим. Тукай шигырьләрен укыганда, күңелем белән туган ягымның болыннарында йөрим, тау битләрендә җиләк җыям; чәчәкләрен җыеп, тәкыя үрәм; якыннарым белән сөйләшәм.

Киң күңелле Акъәбием, Фәүзия апам, исәнмесез... Сезнең тау битләрендә җиләк җыйган эзләрегез дә күптән югалган инде. Сез себерке бәйләргә йөргән ерак каенлыкка да авыл кешесе хәзер йөри микән?! Табигатькә чыккан саен, мине үзегездән калдырмый идегез. “Чәчәк булса да җыярсың, дару үләннәре дә күп була”, - дип ияртә идегез.

Бервакыт чалт аяз көнне, каенлыкка баргач, давыл купканы исемдә. Каты искән җил башымдагы капрон яулыгымны очыртып алып китте. Яшен яшьнәгәндә, яланбаш йөрергә ярамаганлыгын белеп, юл буе куркып кайткан идем. Куркудан да бигрәк, капрон яулыгымны жәлләгәнмендер. Ул бит елга бер мәртәбә генә кунакка кайткан Фәүзия апамның бүләге иде шул.

Бу еллардан соң күпме җилләр исеп, яңгырлар яуды. Каты күк күкрәп, яшеннәр яшьнәде. Әле хәзер дә туган авылыма кайтырга чыкканда, назлап, битемә килеп бәрелгән җилне шул давылда очып киткән капрон яулыгыма охшатам. Менә ул йөземне, чәчләремне назлый, иркәли сыман тоела. Шулчак туган авылым Кышкар белән кавышу шатлыгы бөтен күңелемне биләп ала. Бу сокландыргыч минутларны башка бернәрсә белән дә алыштыра алмам кебек тоела башлый.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган илгә мәхәббәт хисе. Г.Тукайның "Шүрәле" әсәренә анализ.

"Шүрәле" шигыренә анализ ясау аша туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү....

"Татар шагыйрьләре иҗатында әнигә мәхәббәт хисе."

Төрле шагыйрьләрнең бу хисне төрлечә тасвирлавын өйрәнү...

Горурлык хисе

Горурлык хисеКазан арты – балачагым белән бәйле кадерле төбәк. Нәзек билле каеннары, рәт – рәт торган алмагачлары, тыныч кына агып ятучы Симет елгасы белән күңелем түрендә иң олы урын алган Туга...

БСҮ Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" әсәрендә мәхәббәт һәм җаваплылык хисе.

Методик берләшмә җитәкчеләренә  күрсәткән ачык дәрес план-конспекты....

Туган илгә, татар халкына ярату хисе (Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы нигезендә)

А. Яхин методикасына нигезләнгән 5 нче сыйныф өчен әдәбият дәресе конспекты.Тема: Туган илгә, татар халкына ярату хисе (Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы нигезендә)Максат. 1. Туган илгә, татар халкына ...

Сценарий внеклассного мероприятия на чествования ветеранов «Сезнең гомер-безнең горурлык»

Сценарий внеклассного мероприятия на чествования ветеранов школы в праздник дня пожилого человека. «Сезнең гомер-безнең горурлык»...

"Укытучы булу - горурлык " темасына эссе

quot;Укытучы булу - горурлык " темасына эссе...