Туган илгә мәхәббәт хисе. Г.Тукайның "Шүрәле" әсәренә анализ.
методическая разработка (5 класс) на тему

Шигапова Роза Габдулловна

"Шүрәле" шигыренә анализ ясау аша туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shurle_shigyren_analiz_drese.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Исләй төп гомуми белем бирү мәктәбе

V сыйныф.

Тема:

Туган илгә мәхәббәт хисе.

Г.Тукайның “Шүрәле” шигыренә анализ.

                                                                           

                                                                 Укытучы: Шигапова Роза Габдулла кызы,      

                                                                 I квалификацион категорияле татар теле

                                                                 һәм әдәбияты укытучысы.

                                                             Март, 2009 нчы ел

Максат.  -Туган илгә мәхәббәт хисенең эчтәлеген өйрәтү;

Г.Тукайның “Шүрәле” шигыренә анализ ясау;

Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Өйрәнелә торган әсәр: Г.Тукайның “Шүрәле” шигыре.

Дәрес төре: әдәби әсәрне анализлау.

Методлар: иҗади уку, эзләнү-тикшеренү.

Алымнар. Әсәрне өлешләргә бүлү, эзләнүчән әңгәмә, өлешләрне тикшерү, биремнәргә җавап эзләү, сәнгатьле уку, иллюстрацияләр карау...

Җиһазлау. Дәреслек, Г.Тукай портреты, “Шүрәле” шигыре буенча иллюстрацияләр, слайд, аудиокассета, плакатлар, магнит такта, “Җен-пәриләр бар диләр...“ китабы, “Сабантуй” журналы.

                                                       Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар. Бүгенге әдәбият дәресебезне Г.Тукайның шигыре белән башлап китәсе килә. Әйдәгез, бергә тыңлап китик әле.(слайд 1-3)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

- Менә сез шигырьне тыңладыгыз. Әйтегез әле, әлеге әсәр нәрсә турында? ( лирик геройның туган җире, туган авылы турында).

- Димәк, бүген без сезнең белән нинди хис турында сөйләшәчәкбез? (Туган илгә мәхәббәт хисе турында).

-  Әйе, без сезнең белән тыңлаган шигырь – Г.Тукайның Кырлай авылына багышлаган “Туган авыл” исемле шигыре. Шигырьнең соңгы ике юлын дәресебезгә эпиграф итеп тә алырбыз.  Без сезнең белән бүгенге дәрестә “Шүрәле” шигыренә анализ ясау аркылы  туган илгә мәхәббәт хисе турында сөйләшәчәкбез. Мондый зур  күләмле шигырьгә анализ ясаганыбыз юк әлегә, бүгенге дәрестә өйрәнербез.

 Хәзер дәфтәрләргә число, теманы язып куябыз.

Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, сезгә өй эше иҗади характерда бирелгән иде. “Шүрәле” әсәрен укыгач, сездә нинди хисләр туды, нинди күренешләр күз алдыгызга килде, шуларны үз сәләтегезгә һәм теләгегезгә карап сурәтләп бирергә иде.

Такта янына чыгып, үз эшләрегез белән таныштырыгыз һәм хисләрегезне күрсәтегез ( үзләре язган шигырьләрен, әкиятләрен сөйлиләр, рәсемнәрен яклыйлар)

 

“Шүрәле” шигыренә анализ ясау.

- Сез өйдә, әлбәттә, шигырьне тагын берничә кат укып чыккансыздыр. Бүгенге дәрестә без әлеге әсәргә анализ ясаячакбыз.

Әсәргә анализны нинди гамәлдән башлыйбыз әле? ( әсәрне өлешләргә таркатудан)

Менә мин сезгә бүгенге әсәргә анализ ясау тәртибен элеп куям.

                                           Анализ ясау  тәртибе.

Әсәрне өлешләргә таркату аша шигырьнең эчтәлеген ачыклау( анализ).

Таркатылган якларның охшашларын кушу (синтез).

Образларга бәя бирү.

Әсәр төзелешен табу.

Әсәрнең темасын, идеясен билгеләү.

Әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.

Шигырьнең сәнгатьчә эшләнеше.

Шигырьнең укучыга тәэсире.

-  Ә хәзер , укучылар, шигырьне өлешләргә бүләбез һәм һәрбер өлешкә исем куярбыз. Сезгә эшләргә азрак вакыт бирелә. Үзара киңәшләшергә дә ярый.(чишмә аккан тавыш).

1 нче өлеш. Авылның матурлыгы.(магнит тактага куела бара)

2 нче өлеш. Урманның матурлыгы.

3 нче өлеш.Шүрәле турында

                    Былтыр турында.( бу өлешне әкият дип алып була, чөнки Шүрәле дә,                

                                                     Былтыр да шул әкиятнең өлешләре генә).

Монда тагын бер матурлык дип аталарлык вакыйга бар. Игътибар белән тыңлагыз әле.

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби;

Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.

Кылт итеп искә төшәдер исемнәре, дәүләтләре

Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен батырлыклары.

Ачыла адыңда тарихтан театр пәрдәсе:

Аһ, дисең, без ничек болай соң? Без дә Хакның  бәндәсе...

-Әлеге өзектә сүз нәрсә турында бара ? Һәм без әлеге бүлеккә нинди исем куя алабыз? ( өзек борынгы бабаларыбызның аерым дәүләт булып яшәгәндәге батырлыклары  турында. Өзеккә “Безнең халыкның батырлыгы” дип исем куярга була.)

- Ә хәзер саналган өлешләрнең уртак якларын табыгыз һәм берләштерегез. Әсәр ике өлешкә генә бүленеп калсын.(Туган якның матурлыгы  һәм әкият өлешләре)

-Бирем: дәфтәргә авылның барлык сыйфатларын да  язып куябыз. ( тавыклары җырлый, һәр ягы урман, болыны хәтфәдән юрган, урта һава...)(слайд 4)

-Чынлап торып карасак, Кырлай башка авыллардан бик аерылып тора микән? Эчкән суы бик кечкенә -инеш кенә, ә сезнең тавыкларыгыз җырлыймы? ( йомырка салганнан соң тавыклар бөтен авылда да кытаклыйлар). Әмма Тукай “Кытаклый” дими, “ җырлый” ди. Ни өчен икән? Татар телендә икенче бер күренешнең билгеләрен күчереп куллану җирлегендә барлыкка килгән сүзләр нинди сүзләр  дип аталалар  әле? (күчерелмә мәгънәле сүзләр). Ул вакытта мин сезгә әйткән идем, әдәби сурәтләү чарасы  буларак ул сынландыру дип атала. Әйе, ул гап-гади күренешне юри матурлый.(плакат)

-Бирем: урман матурлыгын тасвирлаган сыйфатларны язабыз.( кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк, гаскәр кеби чыршы –нарат, аллы-гөлле гөлләр, гөнҗәләр, төрле төсле күбәләкләр,  бульвар клуб, оркестр, театр шул( кошлар тавышы куела)

-Ә сезнең туган авылыгызда мондый концертлар буламы? Кайсы вакытларда ишеткәнегез бар?(слайд 5-8)

-Димәк, Тукай мактаган күренешләр безнең авылда да бармы?

-Әйтегез әле, ни өчен шагыйрь гап- гади авылны тырыша-тырыша матур итеп тасвирлаган? Кырлай Тукайга кай яклары белән кадерле?

-Әлеге сорауга җавапны шигырьнең беренче дүрт юлыннан таба аласыз. ( Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем).(слайд9)  Димәк, бу як шагыйрьгә таныш булганга үз һәм кадерле. Кырлай авылына багышлап язган “Туган авыл” шигырендә дә ул шуңа охшаш юллар язган иде бит:

              Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

              Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

               Габдулла өчен Кырлай авылы торган җир генә түгел, ә туган җир дә икән. Ни өчен шулай икәнен без “Исемдә калганнар” әсәре белән яңадан танышканда искә төшерербез әле.

  - Әйе, күргән – белгән тормышы белән бәйле булган урыннар гына кешегә туган ил, туган як якынлыгын, туган илгә мәхәббәт хисе тудыра ала.

 

Физминут. Икенче өлешкә күчкәнче, әйдәгез уйнап алыйк әле. (Әсәрдән өзек күрсәтү)

Икенче өлешкә анализ ясау.

Хәзер без әсәрнең “Әкият” дип аталган өлеше турында сөйләшик. Эчтәлеген мөмкин кадәр кыска итеп сөйләгез әле. (слайд 13-18)

Шагыйрь бу өлешне язганда нинди алым кулланган? (каршылык)

Каршы якларны табыгыз әле. ( Туган як матур, ә Шүрәле ямьсез, Шүрәле белән Былтыр да каршылыкта торалар.)

Шүрәле белән Былтырга бәя бирик әле.( өзекләрдән укый барабыз, тактага язабыз)

Шүрәле                                                      Былтыр

Көчле                                                         көчсез

Ямьсез                                                       матур

Карак-угъры түгел,

Бигүк тугъры түгел                                  уңган

Урман сарыгы                                           хәйләкәр

Көчсез                                                        көчле

-Әсәрдә тагын каршылык юкмы икән? Бәлки үз-үзенә каршылык тудыручы сүз бардыр? (Былтыр сүзе, чөнки әлеге сүзне ике төрле аңлап була)

Сүзләрдәге каршылык турында нинди әсәрләр укыганыбыз бар? (Ш.Галиевның “Надан”, “Чабалар”, “Атлап чыктым Иделне”)

Шүрәле куркынычмы? (юк, аның егеткә ачуы да, үче дә юк, ләкин ул кытыклап үтерә) Шүрәле кебек кешеләр дә буламы? Үзе мәкерле, хәйләкәр, куркыныч кеше, чөнки ул елмаеп, көлә-көлә зыян сала.

Әйтегез әле, Шүрәлене Тукай уйлап чыгарамы, әллә ул элегрәк тә билгеле булганмы?( мифны искә төшерү – китап күрсәтү)

Сезнең дә иҗат итәргә мөмкинлегегез бар. “Сабантуй” журналы “Шүрәле малае Шүркә” исемле бәйге игълан иткән. ( бәйге шартлары белән таныштыру). Үз көчегезне сынап карагыз әле.

Әкият төзелешен искә төшерегез әле.(Башында ни әйтелсә, әкият ахырында  шуның киресе була.Әкиятләрдә көчле җиңелә, көчсез һәрвакыт җиңә.)

Әлеге әсәрне әлеге төзелеш сакланамы? Исбатлап күрсәтегез.

Димәк, бу әсәрдә автор Былтырның кайсы ягын күбрәк күрсәтәсе килә икән? ( Былтырның куркып калмавын, батыр булуын)

Өлешләрне үзара бәйләү.

Менә без ике зур өлешне тикшердек. Хәзер соңгы адымны ясыйбыз: ике өлеш арасындагы бәйләнешне табыгыз. (Беренче өлештәге борынгы бабайларның батырлыгы белән егетнең батырлыгы арасындагы бәйләнеш.) Әйе, шундый батырлыкларны туган җирен яраткан кеше генә эшли ала.

Өй эше бирү.

Шигырьдән үзегезгә таныш сурәтләү чараларын язып алырга: эпитет, чагыштыру, сынландыру.

“Туган ягым – яшел бишек” исемле инша язарга хәзерләнергә.

Билгеләр кую.

Йомгаклау.  Без бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек.

Әсәргә анализ ясадык. (анализ ясау тәртибен кабатлау)

Әйе, авыл да, урман да, тарих та, әкият тә автор яшәгән җиргә бәя вазифасын үтәделәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның туган көнен каршы алу һәм үткәрү буенча эш планы

Бу  планга  шагыйрьнең туган көнен каршы алуга карата чара төрләре кертелгән...

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә.

Җыр булырлык сүзләр биргәнМатур телем – туган телем!Рәхмәт сиңа, туган телем,Киңдер сиңа күңелем түре!(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла)  Нинди таныш, моңлы көй бу?Тукай җыры “Туга...

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Башлангыч сыйныфларда Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Кичәнең максаты: Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. Г....

Татар әдәбияты дәресе , 6сыйныф "Г.Тукайның "Туган авыл" шигыре.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп эшләнгән дәрес эшкәртмәсе....

Туган илгә, татар халкына ярату хисе (Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы нигезендә)

А. Яхин методикасына нигезләнгән 5 нче сыйныф өчен әдәбият дәресе конспекты.Тема: Туган илгә, татар халкына ярату хисе (Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы нигезендә)Максат. 1. Туган илгә, татар халкына ...