Туган илгә, татар халкына ярату хисе (Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы нигезендә)
методическая разработка (5 класс) на тему

А. Яхин методикасына нигезләнгән 5 нче сыйныф өчен әдәбият дәресе конспекты.
Тема: Туган илгә, татар халкына ярату хисе (Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы нигезендә)
Максат. 
1. Туган илгә, татар халкына мәхәббәт хисенең эчтәлеген өйрәтү.
2. Сәнгатьле уку өстендә эшне дәвам итү, анализ ясау, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.
3. Туган илгә, әти – әниләргә, ата – бабаларга, тарихыбызга, милләтебезгә, телебезгә мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
Материал. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан, “Мәгариф”, 2009г.
Әдәбият дәреслеге. Яхин А. Г. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.
Җиһазлау. Г. Тукайның китапларыннан күргәзмә, шагыйрьнең портреты, компьютер, проектор, презентация.
 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yahin_metodikasy_buencha_g.tukay_sre.docx25.43 КБ

Предварительный просмотр:

“Яхин укулары” республикакүләм фәнни – гамәли конференциясе

А. Яхин методикасына нигезләнгән әдәбият дәресе конспекты

5 нче класс

Тема: Туган илгә, татар халкына ярату хисе (Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы нигезендә)

                                                          Төзүчеләр: Талипова Н.К. – Чирмешән                  

                                         кадет – интернат мәктәбенең I квалификацион      

                                               категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы.

                                               

Тема. Туган илгә, татар халкына ярату хисе

Максат.

1. Туган илгә, татар халкына мәхәббәт хисенең эчтәлеген өйрәтү.

2. Сәнгатьле уку өстендә эшне дәвам итү, анализ ясау, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.

3. Туган илгә, әти – әниләргә, ата – бабаларга, тарихыбызга, милләтебезгә, телебезгә мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Материал. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан, “Мәгариф”, 2009г.

Әдәбият дәреслеге. Яхин А. Г. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.

Җиһазлау. Г. Тукайның китапларыннан күргәзмә, шагыйрьнең портреты, компьютер, проектор, презентация.

Өйрәнелә торган әсәр. Г. Тукай “Шүрәле” поэмасы.

Дәрес барышы.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Барыбыз өчен дә бүгенге көн чынлап та хәерле булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән әдәбият дәресен башлыйбыз.

  1. Алдагы дәресләрдә узган материалны түбәндәге сораулар ярдәмендә искә төшерү.

Укытучы соравы

Көтелгән җавап

Укучылар, хис дип без нәрсәгә әйтәбез?

Хис – ул дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү.

Хис туар өчен нәрсә кирәк?

Хис туар өчен сәбәп кирәк. Мәсәлән, без “бик яхшы билгесе” алсак, без шатланабыз, сөенәбез. “5”ле билгесе алу – ул сәбәп була.

Сез тагын нинди хисләр кичерәсез? Хиснең төрләрен санагыз әле?

Шатланабыз, кайгырабыз, сагынабыз, яратабыз һ.б.

Хисләрнең иң әһәмиятлесе, иң киң таралганы – ярату хисе. Ләкин ярату хисенең дә әллә никадәр төре бар. Без сезнең белән кайсыларын карап киттек әле?

Әтигә, әнигә мәхәббәт хисе, әниләрнең балаларына мәхәббәт хисе, дуслык хисе.

2. Укытучы. Безнең бүгенге тема туган илгә мәхәббәт хисе дип аталыр, һәм без хисләр темасын дәвам итеп Г. Тукайның “Шүрәле” әсәре буенча ачарга тырышырбыз.

II. Уку максаты кую.

Укытучы. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә эшләячәкбез?

Укучылар (көтелгән җавап). Хисләр темасын дәвам итәбез.

Укытучы. Димәк, без Туган илгә мәхәббәт хисе темасын дәвам итәрбез. Әсәргә анализ ясаячакбыз. “Шүрәле” әсәрендәге мәхәббәт хисенең эчтәлеген табачакбыз, үзебезгә кирәкле сыйфатларны алачакбыз.

III. Уку максатын чишү.

Укытучы соравы

Көтелгән җавап

Укучылар әсәргә анализны ничек ясарбыз икән?

Әсәрне 2 өлешкә бүләбез, һәр өлешнең эчтәлеген табабыз, һәр өлешкә анализ ясыйбыз, 1нче һәм 2 нче өлеш арасындагы бәйләнешне табабыз, әсәрдәге образларның мәгънәсен табабыз

Әйдәгез, әкиятне 2 өлешкә бүлик. Һәр өлешкә исем бирик. Бу әсәр нәрсә турында, ягъни әсәрнең темасын табыйк әле?

Туган як, Шүрәле һәм башка укучыларның җаваплары тыңланыла.

Укучылар (план языла).

1. Әсәрләрне өлешләргә бүлү

2. Һәр өлешнең эчтәлеген табу

3. Һәр өлешкә анализ ясау

4. I һәм II өлеш арасындагы бәйләнешне табу

5. Әсәрдәге образларның мәгънәсен табу.

  Укытучы.Әсәрне кыскарта – кыскарта тема чыга. Әйдәгез беренче өлештә сүз нәрсә турында барганлыгын әйтик әле? (Әсәрне сөйләгәндә, кыскара – кыскарта, бик кечкенә вакыйгага калдырырга мөмкин). Бер җөмләгә генә калдырып кыскартырга да була. Бу әсәр фәлән турында дип, бер сүз белән дә әйтергә мөмкин.Әсәрнең бик нык кыскартылган, ягъни бик нык гомумиләштерелгән эчтәлегенә тема диләр.

Укытучы соравы

Көтелгән җавап

Димәк, әсәрдә сүз нәрсә турында бара?

Авыл турында.

Авыл нинди?

Авыл матур, табигате матур һ.б. фикерләре тыңлана.

1 нче өлештә вакыйга кайда бара? Темасын табыгыз?

Беренче өлешнең темасы “Авыл матурлыгы”

2 нче өлештә вакыйга кайда бара? Урман нинди?

Икенче өлешнең темасы “Урман матурлыгы” һ. б.

         Укытучы. Ике өлешне дә матурлык сүзе белән атыйсыз икән калсын. Гомумиләштергәндә, бу өлешләр икесе дә матурлык турында дип кушарга уңай булыр. Әйдәгез хәзер каршылыкны табабыз. Авыл нинди? (Дәреслектән укыту)

Укучылар. (Өзекне укыйлар)

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;

Җирне әз – мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде;

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;

Халкының эчкән суы бик кечкенә – инеш кенә.

Укытучы соравы

Көтелгән җавап

Гап-гади авыл. Игътибар итегез, Габдулла Тукай авылы башка авыллардан бер генә ягы белән дә аерылып тормый. Инеш нәрсә ул?

Кечкенә, тар елга.

Гап-гади, хәтта адәм рәтле суы да булмаган авыл. Хәтта “тавыклары җырлай” ди. Ник шулай ди? Ул безне чыннан да монда тавыклар “Әллүки” көенә җырлыйлар дип ышандырырга тырышмыйдыр бит. Әллә тырышамы? Нигә шулай яза?

Башка мактар ягы булмаганга, көлеп шулай ди.

Без 1 нче өлешкә “Авыл матурлыгы” дип исем бирдек. Хәзер мактыйк авылны. Менә шул кечкенә, гади авылны шагыйрь матур дип яза.

 Бу өлештә, лирик әсәр буларак урманга соклану хисе – бу хиснең сәбәбе – урман матурлыгы бар. Автор урман матурлыгын авыл матурлыгына кертә, авыл урманы, ди. Моның өчен хәтта гипербола алымын куллана.

Нәрсә ул гипербола?

Әкияткә хас алым.

Укытучы. Табып укыйбыз шул урыннарын.

Укучылар.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Урманында кып – кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк

Укытучы соравы

Көтелгән җавап

Кырлай ягын, туган ягы булмаса да, торган урыным ди, һәм үзе белгән, яраткан бу якны туган як кебек итеп сурәтли. Кырлай Тукайга кай яклары белән кадерле соң?

Ул монда азмы-күпме яшәгән. Бу як Тукайга таныш булганга үз һәм кадерле. Күргән-белгән тормышы белән бәйле урыннар гына кешегә туган ил, туган як якынлыгы тудыра ала.

Бу өлештә аерылу сәбәбе бармы?

Тукай үзе әйтеп бирә: “Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде, - ди.

Сәбәбе табылгач, хиснең исеме дә табылырга тиеш. Шагыйрь үзенеңнинди хис дәрәҗәсен тасвирлый? Нинди хисләр кичерә?

Сагыну хисе, мәхәббәт хисе.

Торган ягы Тукайга тагын бер ягы белән кадерле икән. Урманның чиксезлеген, зурлыгын. Рәт-рәт үскән агачларны күрү белән, шагыйрьнең исенә кылт итеп нәрсә төшә?

Бабайларның исемнәре, дәүләтләре, батырлыклары искә төшә. Бу уйлар язучыда авыр хис уяталар. Борынгы бабайларның куәте, батырлыклары, азатлыгы белән үзе яшәгән чордагы татарларны чагыштырып карый да, Тукай сыкрана.

Укытучы. Беренче өлешнең төп эчтәлеген белдек. Туган як Тукай өчен – үзе яшәгән, кырларында эшләгән авыл, авыл уртасындагы инеш. Тирә – яктагы үзе көн дә күреп йөргән урман икән. Әкияттәге матурлык турында булганнарын бер өлеш дидек, чөнка алар барысы да матурлык турында. Ә менә ямьсезлек турындагы урынны да табыйк әле. Ул урынны әкиятнең 2 нче өлеше дип әйтә алабыз.

Хәзер 2 нче өлешнең эчтәлеген белик. (Эчтәлеген сөйләтү)

Укытучы соравы

Көтелгән җавап

Икенче өлеш ул татар халкының борынгы әкияте. Шагыйрь аны үзенчә тасвирлый. Бу өлешнең эчтәлеге – әкият. Урман һәм авыл туган якның бер матурлыгы икәнен исбат иткән идек инде. Әкият тә аның бер матурлыгы, чөнки ул халык иҗаты әсәре. Халык иҗатына Г. Тукайның мөнәсәбәтен беләбез. Ул ничек ди

 Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Тукай халык иҗат иткән әсәрләрне туган эчтәлегенә кертә. Туган якның матур сыйфаты итеп карый. Шуңа күрә, беренче өлешкә икенчесен кушып, Тукай туган якның авылын, инешен, урманын, урмандагы агачларны, җиләкләрне яраткан. Туган ягын ул борынгы бабайлар торган урын булганга да, анда иҗат ителгән гүзәл әкиятләре булганга да яраткан дип әйтә алабыз. Бу ярату, соклану хисен без кайда күрәбез?

 Шагыйрь утынчы егетнең тапкырлыгына, батырлыгына, шаянлыгына соклана.

Килешәм. Бу сыйфатларны Тукай түгел, ә борынгы бабайлар уйлап тапканнар, татар әкиятләренә карасагыз, татар егете тырыш, зирәк, уңган, башка милләт әкияте белән чагыштырыйк әле, урыс Иваны кебек дурак та түгел, мич башына утырып урманга утынга да бармый, өйдә дә көтеп ятмый. “Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет, киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп...” дип яза бөек шагыйребез. Шуңа күрә, Тукай әкиятнең матурлыгына соклана. Шулай итеп матурлыкны берләштерәбез.

Хәзер анализны әкияткә ясаган кебек ясый алабыз. Әкияткә анализ ясауның төп алымын әйтегез әле?

Каршылык.

Дөрес. Әкияттәге матурлык белән ямьсезлек, билгеле, төп каршылык. Кем арасында каршылык?

Көчле Шүрәле белән көчсез егет арасында.

Кайсы җиңәр? Көчлеме? Көчсезме?

Әкияттә һәрвакыт көчсез як җиңеп чыга. “Шүрәле” әкиятендә дә шундый алым сакланган

Егет ничек җиңә?

 Акыл белән, тапкырлык белән эш итә. Утынчы егет Шүрәле алдында куркып калмый. Ул җиңү өчен хәйлә кора.

Егеткә хас булган сыйфатларны эзләгез?

Егет куркусыз, зирәк, тапкыр, хәйләкәр, шаян.

Дөрес, курыкмау – үзе батырлык. Егетнең шаянлык сыйфатын ничек белә алабыз?

Утынчының Шүрәле соравына “Исемем Былтыр” булыр дип җавап бирүендә.(Укучылар китаптан өзекне укыйлар)

Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым Былтыр минем.

Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

Бу өзектә егетнең шаянлыгы иң югары дәрәҗәдә чагыла. “Былтыр” сүзе турында уйланыйк әле, бу сүзнең нинди сере бар икән?

“Былтыр” сүзе каршылык барлыкка китерә, ягъни башка мәгънәдә аңлашыла. Шүрәлеләр: “Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар” дип көләләр.

2 нче өлешкә нәтиҗә ясыйк әле? Димәк, сүз нәрсә турында барды бу бүлектә?

Утынчы егет кара урманнан чыккан көчле Шүрәледән курыкмыйча каршы ала, хәйләли. Җиңә, исемен Былтыр дип ышандыра.

 

Укытучы. Яхшы, балалар. Хәзер анализның соңгы адымын ясыйбыз, ике өлеш арасындагы бәйләнешне табабыз. 1 нче өлештәге борынгы бабайларның бәйсезлеге, батырлыгы белән егетнең “былтыргы” батырлыгы арасындагы бәйләнеш. Бабайларның да батырлыгы да элек булган, егет батырлыгы да бүгенге батырлык түгел, дип басым ясый автор. Ризасызмы?

Укытучы. Шул бәйләнеш барлыгына риза булабыз икән, димәк. Егет һәм урман белән Шүрәленең дә мәгънәсен ача алабыз. 1 нче өлештә язучы кара урманны кеше өчен ярыйсы гына куркыныч урын дип әйтә. Аның бик матур урыннары булу белән бергә, анда ерткыч та бар, аю, бүре. (Дәреслектән укыту).

Укучылар. 

Билгеле, бу кап- кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре; төлке – җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши;

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

Укытучы. Ә чиксез урман, шуның өстенә, Чыңгыз гаскәренә охшатыла. Шулар янына ук борынгы болгарларның ирекле дәүләтләрен, һәм күрәсең, дәүләтләрен саклаганда күрсәткән батырлыкларын куеп, язучы, бабаларыбызның бу эшләре белән горурлана. Ә үзе яшәгән чордагы татарларның мескенлегенә борчыла. Бу хакта ул үзенең башка шигырьләрендә дә яза.

Укытучы. Батырлык әсәрнең ике өлешендә дә бар. 1 нчесендә Тукай дошманның кемлеген ачык итеп, батырның да Болгар халкы икәнлеген ачык әйтә. 2 нче өлеш төп өлеш. Димәк, 1 нче өлеш (бүлек) 2 нче өлешкә чагыштыру, метафора булып килә. Ул 2 нче өлешкә үзенең эчтәлеген өстәргә тиеш дигән идек. Алдагы өлешнең эчтәлеген икенчесенә күчерик әле. Урман мәгънәсе дә, егет мәгънәсе дә, Шүрәле мәгънәсе дә ачыклана башлый.

Урман – татарлар һәм болгарлар яшәгән тирә – юнь;

Шүрәле – яшәргә комачаулаучы көч;

Егет – татар халкы, яки аның бер вәкиле.

Укытучы. Тукай үзе, утынчы егет кебек, тапкыр, хәйләкәр шагыйрь. Беренче карашка ул туган як турында, аның матурлыгы турында шаян әсәр яза кебек. Ләкин шул әсәрендә бүрәнә ярыгы кебек, ярык әзерләп куя. Бөтен булган вакыйганы бүгенге тормышка, ягъни үзе яшәгән чорга күчерә. Икенче төрле әйткәндә, бөтен әсәр Тукай яшәгән чорга метафора – чагыштыру булып килә.

Димәк,

Укучылар (көтелгән җавап).

Урман – татарлар һәм болгарлар яшәгән мөхит;

Шүрәлеләр, бүреләр – шул мөхиттәге явыз көчләр;

Укытучы. Ә менә шул чорда Тукай батыр татар егетен күрмәвен әйтә. Бер сүз белән.

“Аһ! – дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе...” дип үзенең борчылуын кыстырып куя. (Милләте өчен көрәшүче юк)

Укытучы. Нәтиҗә ясыйбыз. Егетнең батырлыгына бәя биреп, былтыргы эш икәнен әйтеп куя. Тукайның Шүрәлесенә карап, шул чордагы явыз көчләргә бәя биреп була: ул үзен карак та дими, явыз да дими, нибары кети-кети уйнарга ярата торган итеп таныштыра һәм шунда ук көлдереп үтерүе турында да әйтеп куя.

Укытучы. Менә нинди талантлы шагыйрь булган Габдулла Тукай!

Өй эше.

  1.     Алдагы дәрестә туган ил темасына инша язу турында кисәтелә.Әзерләнеп килергә кушыла. Туган як ул – без яшәгән өй, көн дә күреп йөргән агачлар, юллар, койма буендагы кычытканнар, әти белән әни, туганнар, дуслар, шуларның барысының да эчтәлеген эченә алган урын. Туган якның һәркем өчен үзенә генә кадерле яклары, урыннары бар. Аны һәркем бик ярата, ләкин үзенчә ярата. Укучылар туган авыллары, урманы, күле, агачы һ.б. турында яза алалар.
  2.    Теләүчеләр булса, туган як, татар милләте  турында шигырь язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

Туган илгә мәхәббәт хисе. Г.Тукайның "Шүрәле" әсәренә анализ.

"Шүрәле" шигыренә анализ ясау аша туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү....

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...