"Укытучы булу - горурлык " темасына эссе
методическая разработка

"Укытучы булу - горурлык " темасына эссе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укытучы булу - горурлык

Укытучы!

 Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

Энҗе Мөэминова

        Күренекле шагыйрәбез Энҗе Мөэминованың әлеге юлларын укыдым да сискәнеп  киттем. Шагыйрә нәкъ менә миңа төбәп әйткән кебек тоелды бу сүзләрне. Тиз- тиз генә күңелемнән укучылар арасында узган елларымны актарып чыктым. Алтын сүзләр, алтын орлыклар сала алдыммы икән соң мин балалар күңеленә? Әллә дистәләгән еллар буе бер файдасызга яшәдемме? Гомумән, ни өчен укытучы һөнәрен сайладым мин?

Уйларым балачакка алып китте...

Үземне укыткан укытучыларымны искә төшерәм. Искиткеч акыллы, сабыр, белемле кешеләр иде алар. Без алардан үрнәк алырга, аларга охшарга тырышып укыдык. Алар һәрчак янәшәбездә булдылар, ярдәм кулын сузарга әзер иделәр. Һәркөн елмаеп каршы алдылар, кул болгап яки аркабыздан сөеп озатып калдылар. Кычкырып кемнедер әрләгәннәрен, сүз белән кимсеткәннәрен хәтерләмим. Кыскасы, минем дә бик тә, бик тә алар кебек буласым килде. “Укытучы булачакмын!- дидем үз-үземә. Ничәнче сыйныфта шундый фикергә килүем инде истә түгел. Ләкин укытучы булуымның тамырлары мәктәп елларыма барып тоташа.

        Шагыйрәнең кыска гына ике юллык фикере укытучының бурычын ап-ачык итеп чагылдырган. Килешми мөмкин түгел шул, чыннан да, без, укытучылар, бала күңеле белән эш итәбез. Халкыбызның күренекле акыл иясе,педагог һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдин баланы өстенә һәртөрле бизәк төшерү мөмкин булган бәһале җәүһәр яки һәрнәрсәне язарга яхшы булган ак кәгазь белән чагыштыра.  “Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас“ – дип тә кисәтә ул. Димәк,укытучының бала тәрбияләүдә, аңа белем бирүдә ялгыш адым ясарга хакы юк,  чөнки укучы күп вакытын мәктәптә уздыра һәм  мәктәптә укытучы  -баланың төп терәге, ата-анасы шикелле үк якын кешесе.

        “Укытучы булам!” дигән карарымнан тайпылмадым, әлеге һөнәрне башта педагогика көллиятендә, аннан соң югары уку йортында үзләштердем. Нинди фән укытучысы булу турында баш ватарга туры килмәде. Чын күңелдән  татар теле һәм әдәбияты дәресләренә гашыйк идем мин. Хәзер уйлыйм да шатланып туя алмыйм, бик белеп сайлаганмын икән бит әлеге фәнне. Күпме нәни йөрәкләрдә газиз туган телемә, эш сөючән батыр халкыма, гүзәл туган ягыма карата хөрмәт һәм ярату хисләре уята алдым дип уйлыйм мин һәм мине чиксез горурлык хисе биләп ала.

        Укытучы булып мәктәпкә килеп кергән тәүге көнемнән алып бүгенгәчә хезмәтемне намус белән башкарырга тырыштым. Дәресләремне укучыларым көтеп алалар, ә миңа алар белән эшләү, аларның бетмәс-төкәнмәс сорауларына җавап бирү шулкадәр рәхәт. Моны үзе укытучы булган кеше генә аңлый аладыр, мөгаен. Татар халкының атаклы шагыйре Фәнис Яруллин сүзләренә язылган  “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән җырда шундый юллар бар:

Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез –

                                                                Сез иң галим кеше икәнсез.

Килешәм: сораулар мең төрле булса да, дистәләгән авыздан яңгыраса да, җавабы дөрес булырга тиеш. Башкача мөмкин түгел, бала яраткан укытучысы әйткәнне гомерлеккә хәтер сандыгына салып куя. Икеләнерлек җавап бирергә тиеш түгел укытучы, барысын да белергә бурычлы. Шуңадыр инде, мөгаллимнәр гомер буе эзләнүдә, өйрәнүдә, белемен арттыруда. Заманнан артта калу гафу ителмәслек нәрсә укытучы өчен.

Мин балаларга белем бирә башлаганга инде шактый еллар үтте. Ул елларда компьютер, интернет төшенчәләре яшәешебезгә килеп кергән генә иде әле. Хәзер исә без алардан көннәр буе аерылмыйбыз, алар -безнең төп ярдәмчеләребез. Бүгенге укучыларны дәрестә видео яки  интерактив материаллар белән генә кызыксындырырга мөмкин. Шуларны кулланмасаң, бала күңеленә юл табуга, уй-фикерләү сәләтен камиләштерүгә, танып –белү эшчәнлеген үстерүгә ирештем дип уйлама да! Һәр дәресне заман таләбенә туры китерерлек итеп әзерләү, уңышлы үткәрү өчен укытучы күпме көч, энергия, тырышлык түгә. Көнен укучылары арасында, төнен иртәгесе дәресләренә әзерләнеп үткәрә укытучы. Йокысыз төннәрем, тынгысыз көннәрем бихисап булса да, үкенмим. Тырышлыгым бушка китми: татар теле буенча да, әдәбият фәненнән дә укучыларымның белем дәрәҗәсе югары, республика һәм район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, төрле иҗади  бәйгеләрдә, фәнни –гамәли конференцияләрдә  һәрдаим призлы урыннар яулый алар.

Һәр бала башкалардан  шәхси мөмкинлекләре белән аерылып тора.Фән буенча барлык укучылар да белемле булсын дип максат куйсаң, фәнне авыррак үзләштерүчеләр белән өстәмә шөгыльләнергә кирәк, шул чагында гына уңышларга ирешергә мөмкин. Сәләтле балалар белән дә төрле чараларга дәресләрдән тыш вакытта әзерләнә укытучы: кайсыларын шигырь язу серләренә өйрәтә, кемнәрдер эзләнү –тикшеренү эшләре алып бара, берәүләре мәктәп стена газетасы өчен материал туплый, кемдер газетаның рәсемен ясый, икенчеләре мәкалә яза. Укытучы өстәлендә бер өем тикшерелмәгән дәфтәрләр, иртәгесе көнгә аларны да тикшереп өлгерергә ләбаса! Чын укытучы булыйм, башкаларның ихтирамын яулыйм, һәр эштә мактаулы булыйм дип тырышсаң, бу эшләрнең барысына да өлгерергә кирәк.

Укучыларың белән эшләү бер хәл, бу укытучы хезмәтенең бер юнәлеше генә. Әле үзеңә мәгариф системасындагы яңалыклар белән танышып барырга, педагогика, методика буенча яңа хезмәтләрне өйрәнергә,укытучылар өчен махсус оештырылган бәйгеләрдә катнашырга, төрле дәрәҗәдә үткәрелгән семинарларда, атналык кысаларында ачык дәресләр  һәм чаралар күрсәтергә, конференцияләрдә, киңәшмәләрдә үз эшчәнлегең турында чыгыш ясарга, яңа укыту технологияләрен куллану, заманча дәрес үткәрү, сәләтле балалар белән эшләү һәм уңышка ирешү серләре һәм укытучы һөнәренең башка бик күп нечкәлекләре турында мәкаләләр әзерләп, бастырып чыгару өчен төрле нәшриятларга җибәрергә, төрле җәмәгать эшләрендә актив катнашырга, укучыларның ял һәм каникул вакытларын кызыклы, файдалы, мавыктыргыч итеп уздыруны оештырырга һәм башка очсыз-кырыйсыз вак-төяк эшләр башкарырга кирәк.

Өлгерә укытучы, барысына да өлгерә. Мин дә укытучы исемен горур йөртим дип тырышам. Күпме еллар шулай, ләкин нинди генә эш башкарсам да, минем өчен һәрвакыт беренче урында минем сөекле укучыларым. Минем бит төп бурычым аларны чын кешеләр итеп тәрбияләү, Энҗе Мөэминова сүзләре белән әйтсәк, аларның күңелендә алтын сүзләр, алтын эзләр калдыру. Кул астымда һәрчак Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри хезмәтләре. Күңелемдә сорау туса, чишеп булмаслык дип уйлаган хәлләр килеп туса, мин шуларга мөрәҗәгать итәм. Җавап таба алмыйча калганым юк.

Бер  кешәедән  дә “Бәхетлеме син?” дип сорамыйча калмыйлар бу дөньяда. Әлеге язмамны укыганда укучы күңелендә, һичшиксез, “Бу укытучы бәхетлеме икән? ” дигән сорау туар. Уйлап та тормыйча “Мин бик бәхетле” дип әйтер идем мин, чөнки яраткан гаиләм, яраткан эшем бар. Һәр иртәдә сәламләп, кадерле укучыларым, хезмәттәшләрем каршы ала. Бәйрәмнәрдә өем тулы кунак, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, котлау открыткалары, кайчандыр мин укыткан укучылар ерак-ераклардан кайта шулай  бер очрашып сөйләшү, чын күңелдән рәхмәт белдерү  өчен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

Минем шөгылем темасына эссе

Минем шөгылем темасына эссе...

“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...

“Минем методик осталыгым” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...

“Минем педагогик осталыгым” темасына эссе

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...

"Минем педагогик осталыгым"темасына эссе.

Педагогик эшчәнлегем турында....

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе

Укытучы эше кызык та, катлаулы да......