“Минем педагогик осталыгым” темасына эссе
материал по теме

Рафикова Эльвира Алмарис кызы

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_pedagogik_ostalygym._esse._rafikova_e.a.docx20.56 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль

районы муниципаль бюджет гомуми

белем бирү учреждениесе

“Азнакай шәһәре 4 нче лицее”

“Минем педагогик осталыгым” темасына

эссе

                                   Эшләде: Рафикова Эльвира Алмарис кызы,

                                          Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль

                         районы муниципаль бюджет гомуми

       белем бирү учреждениесе

                      “Азнакай шәһәре 4 нче лицее”ның

                                           I категорияле татар теле һәм әдәбияты                          

                                           укытучысы

Азнакай, 2015

Минем педагогик осталыгым

(Эссе)

“... эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”. (Г.Ибраһимов)

         “Укытучы булсагыз, шәкертләрне кагыйдә буенча тәрбия итегез, холыкларын гүзәлләндерегез, хәлләренә яраклы гыйлемнәрне өйрәтегез, гомерләрен әрәм итмәгез, шәкертләр өчен җаваплы булачак кешеләрнең иң беренче дәрәҗәдә булганнары – мөгаллимнәр белән мөдәррисләр икәнлекне онытмагыз!”

          Әйе, мең кат хаклы күренекле педагог Риза Фәхреддин.  

          Укытучы хезмәтенең никадәр авыр, җаваплы, шул ук вакытта серле, мавыктыргыч икәнлегенә мин мәктәпкә килеп, дәресләр бирә башлагач кына инандым. Әгәр дә синдә  балаҗанлылык һәм  гыйлемлелек, тәрбиялелек һәм фидакарьлек,  намуслылык һәм  киң күңеллелек кебек сыйфатлар булмаса,  белем йортыннан  ерак тор.

Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы була.

...Туган телемә, аның әдәбиятына, мәдәниятына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт орлыклары салучы Татарстанның атказанган укытучысы, укытучым Миндубаева Флера Ислам кызының  дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Никадәр сәнгатьлелек, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң. Укытучымның әлеге сыйфатлары мине дә укытучы булырга өндәде.  Һәм мин уй-хыялларым белән 1995 нче елда  Алабуга дәүләт педагогия институтынының филология факультетына имтихан бирергә килдем. Институтны тәмамлап укытучы булып эшли башлавыма да инде 16 ел узып китте.

 Бүгенгедәй хәтеремдә:  педагогика белән методикадан  Дәүләт имтиханы бирәбез. Соңгы имтихан. Каушыйм. Билет алдым.  Сорауларга күз йөртеп чыктым..., ура, белгән сорау!  Беләм, димәк, җавап бирә алачакмын...

Кайвакыт  тормыш  юлым  турында уйланганда  үземне  башка һөнәр иясе урынына куеп карыйм.  Юк, һичничек күз алдына китерә алмыйм. Бу – минеке дим. Хәер,  аңа күпер балачагымда ук салынган икән бит инде.

          Мәктәп елларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Флера Исламовна туган телемә салган орлыклар бүген инде минем яшәү рәвешем. Әйе, мин – укытучы. Сөекле халкымның кызы, ә халкымның иң зур байлыгы – балалар.  Академик И. Таһировның “Милли горурлыгы булмаган халыкның киләчәге юк,”- дигән сүзләрен истә тотып,  мин  укучыларымда  ана теленә мәхәббәт тәрбияли алам икән, димәк, алар киләчәктә башка халыклар арасында үз кадерләрен белеп, тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләп, дин-иманын саклап яшәячәкләр.

             Бүгенге укытучыны  мин оркестр белән идарә итүче дирижер кебек  күз алдына китерәм. Ул нәрсә уйнарга икәнен әйтми, ә дөрес юлга бастыра, юнәлеш бирә, тәкъдим итә, ләкин һич кенә дә үз фикерен көчләп такмый, уйлау иреген кысмый.   Укытучы эзләнергә, табарга, фикерләргә өйрәтә, алган белемне куллану юлларын күрсәтә. Бу җәһәттән Сингапур укыту алымнарын, В. Д. Шадриковның заманча дәрес үткәрү методикасы белән аеруча кызыксынып,  хезмәтемдә кулланып эшләвемне әйтеп үтәсем килә.

             Балада иҗадилык сәләте тумыштан килә, ул аңарда йә бар, йә юк дип уйлаучылар, минемчә, бик ялгышалар. Бала иҗат өчен туа. Әгәр дә баланың сәләтен яшьтән үк  үстерсәң, тиешле шартлар тудырсаң, уртача дип саналган укучы да иҗади эшләргә сәләтле булып үсәчәк. Әлбәттә, монда сүз даһилык һәм талант турында бармый, ул инде табигатьтән бирелә. Шуңа бәйле рәвештә  менә берничә ел инде мин “Коммуникатив технологияләр кулланып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” дигән методик тема  буенча эшлим.  Укучы мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә өйрәнмәсә, чын шәхес булып формалаша алмас иде, минемчә. Нинди дә булса мәсьәләне хәл иткәндә стандарт булмаган юллар уйлап таба белү кебек сыйфатлар тәрбияләү мөгаллимнең бурычы дип саныйм.  Бу уңайдан  тел-әдәбият укытучылары әлеге алымны ничегрәк тормышка ашыра ала  соң?  Әлбәттә,  шулардан кайберләре – иҗади характерда сочинениеләр, хикәяләр язу, шигырьләр иҗат итү. Балаларның язмаларын укып туймаслык. Алардагы фантазия!

    Дәресләрне ничек истә калырлык итеп үткәрергә? Балаларны ничек кызыксындырырга? Өйрәнелә торган материалны ничек  җиңел үзләштерерлек итәргә?  Укучы бала  дөньяны күз  күреме аша яхшырак  кабул итә. 5-6 нчы сыйныфларда   әдәби әсәрне үзләштерү барышында түбәндәге  эш алымын да файдаланам. Укучылар, үзара бүленеп, әсәрдәге вакыйгаларны хронологик тәртиптә рәсемнәрдә чагылдыралар. Күмәкләп ясалган иллюстрацияләрдән  әсәрнең тулы эчтәлеген  ачып бирүче кечкенә бер “галерея” барлыкка килә. Үзләренең рәсемнәреннән файдаланып, балалар текстның эчтәлеген бәялиләр. Бу алым әсәрне тирән үзләштерергә, фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерергә, бер-берсенең хезмәтен бәяләргә дә өйрәтә.

               Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында монологик сөйләмгә дә зур игътибар бирәм. Чөнки китап укуны арткы планга калдырган бүгенге заман балаларының сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру аеруча әһәмиятле.

Шулай итеп, дәресләрнең чын-чыннан уйлану, иҗат итү, дөньяны танып белү, эстетик, әхлакый тәрбия дәресләре булуына омтылам.

            Балаларының, хезмәтенең уңышларын күрү – укытучы өчен зур шатлык. Тырышлыгымның нәтиҗәсе булып соңгы елларда укучыларымның язмалары  республика матбугатында басылды, бәйге-конкурсларда да җиңүләре бар.

        Мәктәпкә барганда башыма  төрле сораулар килә: “Мин нинди укытучы? Бүген мин укучыларымны нәрсәгә өйрәтәм? Алар нәрсәгә сәләтле?.. Ата-аналар  бит йөрәк парәләрен безгә ышанып тапшырган...”        

        Мин мәктәбемә керәм. Каршыма укучыларым очрый: “Исәнмесез!” “Мин Сез биргән шигырьне ятлап килдем”, “Рөстәм маҗаралары”н  тулысынча укып чыктым, бигрәк кызыклы әсәр икән...” “Мин шигырьләр язган идем, карап чыгыйк әле...”

        Әйе, мине  көтеп алган  укучыларым  бар.  Бу тормышта үзеңннең кирәклегеңне тоюдан да зуррак бәхет бармы?!

Минем фикеремчә, 21нче гасыр укытучысы  иң дәрәҗәле һөнәр иясенә әйләнер. Аның өчен без, укытучылар да, ЧЫН УКЫТУЧЫ булырга,башкаларга үрнәк күрсәтергә, белемле булырга тиешбез. Барысы да безнең үзебездән тора. Безнең исемебез-УКЫТУЧЫ! Һәм шуның нәтиҗәсе буларак, шәхсән үзем, “Иң яхшы укытучы” грантына лаек булуым тагын бер мәртәбә шуны раслый.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.   Балалар – безнең киләчәгебез.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....