Сценарий внеклассного мероприятия на чествования ветеранов «Сезнең гомер-безнең горурлык»
методическая разработка (6 класс)

Сценарий внеклассного мероприятия на чествования ветеранов школы в праздник дня пожилого человека. «Сезнең гомер-безнең горурлык»

Скачать:


Предварительный просмотр:

             Өлкәннәр көне уңаеннан ветеран укытучыларны котлау кичәсе

Максат: өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам, игътибар, ягымлы караш тәрбияләү. Өйрәнгән җырлар, шигырьләр, биюләр аша аларны зурлау, ярату хисләрен чагылдыру. Кулдан килгән кадәр булышу, ярдәм итү, олылау.

Зал бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, чәчәкләр, матур сүзләр язылган плакатлар.

Кичәнең барышы:

Балалар ярым түгәрәк ясап тезелеп басалар. Сәхнә уртасына алып баручы 4 укучы чыга.

1 алып баручы: Күрегез зал ничек матур бизәлгән,

                            Димәк,монда бүген зур бәйрәм.

2 алып баручы: Мөгаен бик хөрмәтле кунаклар киләчәк.

3 алып баручы: Аңладым, генерал бу димәк?..

4 алып баручы: Юк!

1 алып баручы: Ә бәлки, адмиралы?..

2 алып баручы: Юк!

3 алып баручы: Әллә, дөнья тирәли әйләнеп кайтучымы?

4 алып баручы: Юк инде, юк!

1 алып баручы: ӘӘӘ, депутатлар?!

4 алып баручы:

 Юк инде,юрамыйк юкка.

Менә алар кадерле кунаклар

Безнең хөрмәтле ветераннар!

3 һәм 4 алып баручы: Хәерле көн!

 Җыр “Хәерле көн”

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

    Сәлам сезгә безнең буыннан!

    Бар дөньяны бүләк итәр идек Сезгә

    Әгәр килсә безнең куллардан.

Жир йозене ботен матурлыгын 
Килэ сезгэ булэк итэсе
Доньядагы матур сузлэрнен дэ 
Ин жылысын сезгэ эйтэсе. 

 1 алып баручы:  Хөрмәтле ветераннарыбыз,  Сезне бу залда күрүебезгә без бик шат.

2 алып баручы: Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшь буын, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

3 алып баручы: 1 октябрьдә дөнья буйлап Өлкәннәр коне билгеләп үтелә. Бик теләп әзеләндек без бу көнгә. Рәсемнәр ясадык, җылар,шигырьләр, өйрәндек.  Һәм без Сезнең нинди зур игътибарга лаек икәнегезне аңладык.

4 алып баручы: Кадерле, сөйкемле, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез! Сезнең хөрмәткә үзебезнең кечкенә концертыбызны тәкъдим итәбез.

Шатлык җыры илем күгендә.

Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә,

Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.

Сыйныфыбыз егетләре башкаруында җыр“Бәйрәм бүген”

А.б Безнең әбиләргә, дуслар,

Хөрмәтем бик зур минем.

Шундый кешеләр булганга

Шатланам, туган җирем.

Сәхнәдә “Әби өчен” шигыре белән 4 нче сыйныф укучысы Нигъмәтҗанова Сиринә

А.б Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп

5-6 сыйныф кызлары башкаруында бию

Сценкалар

Имин булып атсын тан кояшы
Йозегезгэ нурлар сибелсен 
Хэр яна тан сезгэ бетмэс шатлык
Хэм гомерлек бэхет китерсен.

Сызламасын газиз җаннарыгыз,
Сызласа да аяк – кулларыгыз.
Озын гомер бирсен Сезгә ходай
Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!

Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз сау – сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.

 

.

Телибез сезгә яшел җәйләр,

Ап-ак карлы кышлар.

Кышларда да, җәйләрдә дә

Бәхетле минутлар.

Ак төннәр телибез сезгә,

Матур тыныч төннәр.

Тагын ниләр телик сезгә,

Безнең Өлкәннәр.

Сезнең тормыш юлы матур тарих,

Күпләр өчен үрнәк булырлык.

Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,

Сезнең гомер — безнең горурлык

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең
Күге аяз, җире гел чәчәк.
Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә
Без телибез якты киләчәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий внеклассного мероприятия на тему: "Эти удивительные растения".

Сценарий мнтеллектуально-творческой игры по природоведению 1 класс...

Сценарий внеклассного мероприятия "Мы выбираем"

В сценарии содержится представленный в оригинальной форме материал о пользе здорового питания для современных школьников...

Профилактическое мероприятие по профилактике ДДТТ. Сценарий внеклассного мероприятия по профилактики ДДТТ Открытие акции «Засветись».

Акция «Засветись» проводится в  целях предотвращения случаев травмирования детей в вечернее время суток на дорогах области, формирования знаний, умений и практических навыков безопасного поведени...

Сценарий внеклассного мероприятия в 8-9 классах Внеклассное мероприятие на тему: « Прекрасное - рядом с нами»

Цели внеклассного мероприятия: решить проблему досуга воспитанников; ознакомить с различными видами искусства, историей их возникновения....

Сценарии внеклассных мероприятий «Заповеди этнической семьи!» Сценарий вечера, посвящённый дню рождения Ямала.

Сценарий внеклассного мероприятия, посвящённый Дню образования Шурышкарского района и ЯНАО. Конкурс семейных пар. Команда состоит из мамы и дочки или сына. Всего у нас 3 команды, для них мы приго...