Физика дәресләрендә милләтпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
методическая разработка по физике (8 класс)

Мухарлямова Гульнур Азалевна

Материал для урока физики

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Для уроков физики24.67 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  «Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе»

VIIнче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика

фәнни-гамәли конференциясе

Укытучылар секциясе “Белем һәм тәрбия бирү процессында укучыларда милләтпәрвәрлек хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән эш алымнары куллану тәҗрибәсе”.

Физика дәресләрендә милләтпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе

югары квалификацион категорияле

     физика укытучысы Мөхәрләмова Г.А.

Олы Әтнә  2019

Эчтәлек:

Кереш өлеш        3

Төп өлеш        5

Беренче мисал        5

Икенче мисал        7

Өченче мисал        9

Нәтиҗә        11

Файдаланылган чыганак        12

Кереш өлеш

         Һәр  кешенең ватанына, милләтенә карата булган бурычлары бар:

        1. Ил эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен хөкүмәт кануннар кабул итә, бу  кануннарны тану,  хөрмәт итү – безнең бурычыбыз, шул очракта гына  һәрвакыт рәхәт һәм тыныч яши алабыз.  

        2. Ватандашлар керемнәренең бер өлешен салым итеп түләргә бурычлы. Бу акча хөкүмәт тарафыннан ил өчен, халык өчен кирәкле эшләрне башкарырга тотыла. Мәсәлән, хастаханәләр, мәктәпләр, юллар, фабрикалар төзер өчен.

        3. Кеше ватанын, аның байлыгын  сакларга бурычлы.

        Балалар – илебезнең киләчәге икәнен истә тотып, без, укытучылар, ватанга карата булган бурычларны аңлатырга, аларны белемле, акыллы,  ватанны яратучы, аңа файда китерүче милләтпәрвәр итеп тәрбияләргә тиешбез. Балаларда милләтпәрвәрлек хисен тәрбияләүнең төрле юллары бар. Мин шуларнын берсен, үземнең физика дәресләрендә кулланганымны күрсәтергә, тәҗрибәм белән уртаклашырга телим. Беренчедән, бу ысул физика фәненең авыр темаларын аңларга ярдәм итә. Икенчедән, математика, астрономия, география, химия фәннәре белән тыгыз  бәйләнештә торган физика фәнен матур әдәбият белән дә бәйләп булганын күрсәтеп, балаларда фәнгә кызыксыну уята. Туган як язучыларының әсәрләрен анализлау балаларда горурлык хисе уята, уйландыра, нәтиҗәләр ясарга этәрә.

        Сибгат Хәким иҗатына мөрәжәгать итик әле. Ни өчен дисезме? Чөнки ул

Әтнә районында туып үскән шагыйрь, фронтовик, баларда туган ил, туган җир өчен горурлык хисе, патриотизм  тәрбияләү өчен менә дигән үрнәк.

        Физика сүзе – грек теленнән  тәрҗемә иткәндә “табигать” дигәнне аңлата. Димәк,  без дәресләрдә табигать законнарын, табигать күренешләрен өйрәнәбез. Табигать – ул безнең әйләнә-тирәбез. Без, кешеләр – табигатьнең бер өлеше, табигать белән тыгыз бәйләнештә торабыз, бер-беребезгә тәэсир итәбез. Туган илебез, торган җиребез табигате безне матур күренешләре белән куандыра, нигъмәтләрне өеп бирә, яшәр өчен барлык шартларны тудыра. Ә без, кешеләр,  моңа каршы ни белән җавап бирәбез? Уңай тәэсир ясыйбызмы: туган җиребезне яратабызмы, саклыйбызмы, файда китерәбезме, аның үткәнен, бүгенгесен яхшы беләбезме, киләчәге турында кайгыртабызмы? Ата-бабабадан күчкән гореф-гадәтләрне, милли мирасыбызны киләчәк буынга калдырырга әзерләнәбезме? Ә бит туган ил өчен җан атып, горурланып яшәү, аңа файда китерү – олы бәхет һәм, әлбәттә, һәр кешенең бурычы да. Кечкенәдән бала әти-әнисенә, туганнарына, туган иленә, туган җиренә карата үз вазыйфаларын белеп үссә, гаиләләрдә, илебездә тынычлык, иминлек, муллык хөкем сөрәчәк. Ә туган ил табигате чиста, матур булса, кешеләргә анда яшәргә рәхәт, сәламәтлекләре  нык булыр.

         Дөрестән дә, Сибгат Хәким иҗатын физика дәресләрендә куллану бик отышлы, әйткәнемчә, ул балаларны кызыксындыру чараларының берсе булып тора. Күп кенә шигырьләрендә ул табигать куренешләрен тасфирлый. Һәм шул күренешләргә анализ ясау балага теманың авыр өлешләрен аңларга ярдәм итә, тәрбия чарасы  булып та тора. Минем шуны берничә мисал белән исбатлап күрсәтәсем килә.

        Максат: белем һәм тәрбия бирү барышында балаларда милләтпәрвәрлек хисен тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашу.

        Бурычлар:

        1. Якташыбыз Сибгат Хәким шигырьләре аша туган илгә, туган якка, аның халкына мәхәббәт тәрбияләү.

        2. Халкыбызның  рухи байлыгына,  туган телебезгә, тарихыбызга хөрмәт белән карарга өйрәтү.

        3. Илебез, киләчәгебез файдасына белем алуга, хезмәткә уңай караш,  тәрбияләү.

          4. Сибгат Хәким шигырьләрендә яктыртылган туган як, сугыш, табигать темаларын  туган ил белән горурлану хисен тәрбияләүгә  юнәлтү.

        5. Ил каршындагы бурычларны аңларга ярдәм итү.

        6. Эзләнү эшләренә җәлеп итү.

        

        Төп өлеш

        Беренче мисал

        7 сыйныф укучылары белән “Тавыш” темасын узганда, Җиңүнең 75 еллыгын  истә тотып, якташыбыз Сибгат Хәкимнең “Левитан тавышы” шигырен тәкъдим итәм.

        Левитанның тавышы яңгырады,

        Шул Левитан, таныш Левитан;

        Өйдә бар да куйды тетрәнеп:

        Тагын ни бар? Шомлы нинди таң...

        Тавышыннан өй ник калтырый?

        Ник куркыныч икән Левитан?

        Кемнәрнедер кинәт юксынып,

        Башын җиргә чаклы иде тал...

        Шушы  кечкенә генә шигырьдән, балага белем һәм тәрбия бирү өчен, бик күп файда алып була:

        1) Сибгат Хәким шәхесе турында кечкенә генә  әңгәмә оештырыла, шул вакытта  туган як белән горурлану хисен тәрбияләү максат итеп куела.

        2) Балаларга җиңүнең 75 еллыгын искәртеп, шагыйрьнең   милләтпәрвәр булуына, туган илебезне яклап, сугышның эчендә кайнавына, сугыш турында, Җиңү турында күп шигырьләр иҗат итүенә басым ясала.

        3) Тавыш ни өчен яңгырый? – дигән сорау куеп, балаларны фән буенча уйларга, фикер йөртергә өйрәтәсең, аларның фикерләрен тыңлагач, бергәләп анализ ясала. Левитан сугыш башлануын иртән хәбәр итә. Балаларны: “Иртән тавыш чиста, яхшы тарала, башка тавышлар аз булу сәбәпле яңгырап ишетелә.” – дигән нәтиҗәгә алып килергә кирәк.  

        4) Укучылар каршына “Тавыштан ни сәбәпле өйләр калтырый?” – дигән сорау куела. Алар, укытучы ярдәме белән, дөрес җавап табырга тиеш булалар.  “Тирбәлүче (калтыраучы) тавыш ярылары – дулкын чыганагы,  шул чыганактан тавыш төрле якларга дулкын булып тарала, тирә-юньдәге әйберләргә бәрелеп, аларны да тирбәлергә (калтырарга) мәҗбүр итә.” – дигән фикерләрнең әйтелүе шарт булып тора.  

        5) “Таллар ни өчен башларын җиргә кадәр иделәр?” – соравы  үткән материалны искә тошерер өчен файдалы. Балалар: “Барлык әйберләрне, шул исәптән талны да җир тарта. Тал – формасын җиңел үзгәртә ала торган сыгылмалы агач. Шуңа күрә җиргә тартылып иелә. Ә форма, размерларның  үзгәрү күренеше физикада деформация дип атала.” – дигән бәйләнешле җавап бирергә тиеш булалар.

        6) “Кемнәрнедер кинәт юксынып...” – бу урында сугышның бик зур фаҗига  булуына, туган ил халкының бердәм, тату, тырыш булуы аркасында гына зур җиңү яулануына басым ясала. Укытучы туган илебездәге тыныч тормышның кадерен белергә өнди, киләчәктә шул тынычлыкны саклаучылар, илебездәге тормыш дәрәҗәсен үстерүчеләр булу өчен ныклы белем, яхшы тәрбия алырга кирәклеге турында нәтиҗә ясала. “Туган ил, туган җир – ул уртак йортыбыз. Анда матур яшәр өчен һәр кеше үзеннән өлеш кертергә тиеш”- дигән гыйбарәне бала кечкенәдән аңлап үссен дисәк, без – укытучылар көчебезне кызганмаска  тиеш.  

Икенче мисал

        8 сыйныф укучылары белән җылылык күренешләрен өйрәнгәндә эзләнү эше: туган як язучыларын, шагыйрьләрен барлау, аларнын хезмәтләрендә табигать күренешләрен табу, анализ ясау, тема белән бәйләү, нәтиҗәләр ясау  тәкъдим ителә.

        Укытучының үрнәк мисалы:

        Сибгат Хәкимнең кыскача биографиясенә тукталып, аның Әтнә ягыныкы икәне әйтелә. Бер шигыреннән табигать күренеше турында өзек укып, бергә анализ ясау балада кызыксыну уята. Укучының бу эшне мөстәкыйль эшләп карыйсы, хезмәтен иптәшләре белән уртаклашасы киләчәк.

        Җырларымда телим...

        Авыруыма врач кирәк түгел,
        Йөрәгемнең беләм дәвасын.
        Һәр ел саен кайтып иснәп киләм
        Авылыбызның чиста һавасын.
        
Язар өчен илһам эзлә, диләр,
        Урын эзлә, диләр, ямьлерәк.
        Никтер минем шигъри хисләремә
        Арышларның исе тәмлерәк!
        
Яннарына барам агайларның,
        Фикерләрен ишетеп карарга.
        Җырларымда телим гомерем буе
        Алар рухы белән янарга.

        Күренеп тора,  автор шәһәрдә туган җирен сагынып яши, аның сагышын бары тик авылга кайту, туган җирен күрү генә  баса ала.  Шигырь бүгенге көн өчен  актуаль булган экологик проблеманы да  күтәрә. Шәһәрдә яшәүче кеше саф һаваны туган җиренә кайтып кына сулый ала, чөнки шәһәр һавасы пычрак.         Ике юнәлеш тә баланы уйланырга мәҗбүр итә. Укучыларга үз туган җиреңдә, туган авылыңда яшәүнең уңай якларын санап китәргә тәкъдим ителә.         Аларның җаваплары түбәндәгечә яңгырарга мөмкин:

        - сине туган якны сагыну хисе борчымый, чөнки син туган авылыңда яшисең;

        - син әти-әниең янәшәсендә, аларга олыгайган көннәрендә терәк булачаксың;

        - туганнарың, күршеләрең белән аралашып, күрешеп яшисең, кирәк чакта бер-береңә ярдәм итәсең, киңәшләшәсең;

        - көн саен саф һава сулыйсың, туган як табигатенә карап хозурланасың;

        - туган ягыңда хезмәт куюың, илеңә, халкыңа файда китерүең белән горурланып яшисең.

        Балалар белән: туган як, аның хезмәт сөюче халкы – илһам чыганагы, күпне күргән авыл агайлары – үрнәк, аларның фикерләре, киңәшләре мөһим дигән нәтиҗәләр ясала. Болар барысы да милләтпәрвәрлекне тудыра.

        Физикага килгәндә,  материал “Диффузия” темасы өчен файдалы.

           Укытучы:

            - Ни өчен шәһәр кешесе чиста һаваны авылга кайткач кына сулый ала?

            - Газларның атмосферага таралу күренеше ничек атала?

           - Ничек итеп шәһәрнең һавасын чистартып була соң? – кебек сораулар бирә ала.

            Ә укучыларның җаваплары болайрак яңгырарга момкин:

            - Авылда һава шәһәрнекенә караганда күпкә чистарак. Чөнки авылда завод-фабрикалар юк, автомобильләр дә аз. Алардан атмосферага бик күп зарарлы газлар тарала.

        - Ике яисә берничә матдә  молекулаларының узара буталуы диффузия дип атала. Бу вакытта зарарлы газ молекулалары ирекле хәрәкәт итеп,  атмосферага таралалар һәм һаваны пычраталар. Пычрак һава сулау, әлбәттә, зыянлы.

          - Һаваны чистартыр өчен күпләп агачлар утыртырга мөмкин. Чөнки алар начар газларны йотып,  кислород бүлеп чыгаралар.

        Өченче мисал

        Бер горурлык хисе...

        Бер горурлык хисе яна миндә,
        Эчтән бәреп яна битләрдә.
        Сөйләр идем аны дөньядагы
        Барлык-барлык парламентларда.

        Кирәк булса, дөнья картасыннан
        Кырык илне эзләп табармын.
        Мин яшәгән Татарстан менә,
        Күр, кайларга илтә товарын...

        Керосины да юк, көндездән ул
        Телеп куя иде чырасын.
        Кем юрады икән нефть төяп
        Океаннарга аның чыгасын.

        Карындыклы иде тәрәзәсе,
        Яба, яга иде саламын.
        Хәзер аңа дөнья базарында
        Зур дәүләтләр бирә сәламен.

        Бу шигырьне тәкъдим иткәндә, беренче чиратта, физик күренешләргә игътибар итәргә киңәш итәм. Укучылар каршына нефть төяп, океан буенча хәрәкәт иткән искиткеч авыр корабль, танкерларның батмаулары  проблема итеп  куела. Алар моның сәбәпләрен ачыкларга тиеш булалар. Төрле фикерләр әйтелә, иң мөһиме, соңында балалар моның этеп чыгару көче аркасында булуын аңларга тиеш булалар.

        Икенче физик күренеш ул – кешенең керосин, салам, чырадан файдалануы. Укучылар  бу әйберләрнең ягулык булып торуларын,  яну процессы барышында  яктылык һәм җылылык энергиясе бүлеп чыгаруларын фаразлыйлар. Анализлар, чагыштырулар, тормыштан мисаллар китерү, тәҗрибә эшләп карау юллары белән нәтиҗәләр ясала.  

        Ә тәрбия өлешенә килгәндә, кайчандыр чыра яктысында, салам җылысында яшәгән татар халкы  тырышлыгы, хезмәт сөюе аркасында зур дәрәҗәгә ирешә, дөньяга таныла. Аны хөрмәт итәләр, таныйлар, сүзенә колак салалар. Шушы горурлык түгелмени?!  Автор татар булуы, шушы тырыш, көчле халык вәкиле булуы белән чиксез горурлана, ул бу хакта бар дөньяга кычкырырга әзер.  Дөрестән дә, ата-бабаларыбыз бернинди авырлыклар каршында да каушап калмаган, горур халык булган, безгә дә алардан үрнәк алып, ил өчен, халык өчен хезмәт куеп яшәргә кирәк.

Нәтиҗә

        Минем максатым – балаларга белем һәм тәрбия бирү. Шуңа күрә мин, шагыйрьнең әсәрләреннән, фән өчен дә, тәрбия өчен дә файдалы булган  материаллар  эзлим. Үземнең мисалларым белән сайлап алынган шигырьләрнең һәркайсында  белемне ныгытыр  өчен дә, милләтпәрвәрлек тәрбияләр өчен дә материал бар икәнен исбатлап күрсәттем. Хәтта, Сибгат Хәким үзенең шигырьләрен махсус физика дәресләре өчен, балаларны тәрбияләр өчен язган кебек тоела.

        Укучыларга әдәби әсәрләрдән туган илгә, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган, горурлык хисе тудыра торган моментларны, физик күренешләрне табуга эзләнү эше тәкъдим итәргә дә була. Бу очракта балалар белем дә, тәрбия дә ала. Бу максатта Сибгат Хәкимнең бик күп шигырьләрен кулланып була. Мин шуларның берничәсен генә күрсәттем. Иҗади эшләүче укытучыга, эзләнү эшләре белән шөгыльләнергә яратучы укучыларга Сибгат Хәким әсәрләрендә дәрес өчен өстәмә материал бик күп. Аны таба белергә генә кирәк.

        Бала үзенең милли телен, милли гореф-гадәтләрен, милли геройларын белергә тиеш. Милли тарихын, милли каһарманнарын  белмәгән бала камил була алмый. Ләкин, милли тәрбия, милли аң, милли горурлык башка халыкларга хөрмәт белән сугарылган булырга тиеш. Төрле халыклар җир йөзендә бер-берсен хөрмәт итеп, дус булып яшәсәләр генә тормыш бәхетле була ала. Шушыларны балаларга аңлату, әти-әниләрнең, укытучыларның олы бурычы.

        

Файдаланылган чыганак

1. Сибгат Хәким “Сайланма әсәрләр”. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2006. – 463 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

химия дәресләрендә экологик, валеологик тәрбия

Әйләнә- тирә мохитның , һава һәм океан бассейннарының пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.  Алар кешелек тормышының хуҗалык эшчәнлегенә һәм дөньяга...

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару планы....

Физика дәресләрендә предметара бәйләнеш

Физика  дәресләрендә  предметара бәйләнеш...

Физика дәресләрендә проект эшләре

Хәзер безнең илдә дөнья мәгарифе тирәнлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш укыту тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән  гыйбарәт:-- ...

Әдәбият дәресләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек, ата- анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Ата-аналарга, өлкәннәргә  ихтирамлы, мәрхәмәтле, игътибарлы, ярдәмчел булу, гаиләдә тату яшәргә омтылу кебек асыл сыйфатлар тәрбияләү - укытучының бурычы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу сый...