химия дәресләрендә экологик, валеологик тәрбия
методическая разработка по химии (8 класс) по теме

Фасхутдинова Наиля Асгатовна

 

Әйләнә- тирә мохитның , һава һәм океан бассейннарының пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.  Алар кешелек тормышының хуҗалык эшчәнлегенә һәм дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына , шулай ук сәламәтлегенә йогынты ясыйлар. Әйләнә -тирәлекнең пычрануы һәм кеше сәләмәтлегенең нык какшавы –хәзерге җәмгыять алдында торган иң җитди проблема.  Бигрәк тә аның ике аспекты күпләрне борчуга сала:
1.Икъдисад үсешнең буталчыклы һәм каршылыклы;
2.Кешенең җитештерү һәм көнкүреш тармакларында заманча казанышларны аңлы рәвештә куллануга  әзерлегенең түбән дәрәҗәдә булуы.
     И.Соколов-Микитов әйткәнчә, табигатькә мәхәббәт кешедә балачак елларыннан ук тәрбияләнергә тиеш. Сүз дә юк, бәхәссез фикер. Аны тормышка ашыру мәктәп фәннәрен укытканда ук башлана.
Экологик белем һәм тәрбия бирү- дөньяга караш формалаштыруның нигезе. Нәкъ менә шуны күздә тотып мин “ Химия – биология дәресләрендә сәламәтлекне саклау элементларын кулланып экологик тәрбия бирүне камилләштерү “ проблемасы өстендә эшлим.
     Кешенең иң беренче ыхтыяҗы үзенең гомерен һәм сәламәтлеген  саклау. Авыруларның , физик кимчелекләрнең булмавы – кеше бәхетенең  иң кирәкле, шәхеснең һәрьяклап үсешенең, тормыш тулылыгын тоеп яшәүнең зарури шарты.. Берүк вакытта кешенең сәламәтлеге- бу халык байлыгы, җәмгыять үсешенең  гаять мөһим үзенчәлеге. Сәламәтлек кешегә укырга, эшләргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
   Хәзер халыкның иң гади, химик әзерлеге мәсьәләсен хәл итү мөһим. Ник дисәң, һәркем үзенә зыян салырдай матдәләр белән әледән -әле эш итә.Болар төрле дарулар  бизәнү, парфюмирия әйберләре, буяу матдәләре, ягулык, пластмасса, ашламалар һ.б. Шуңа да хәзерге заман укытучысы алдында укучыларда экологик җаваплылык күнекмәләре  булдыру, сәламәт яшәүгә ихтыяҗ тәрбияләү кебек мөһим бурычлар тора. Аларны хәл итү өчен укытучы укучыларның иҗади эшчәнлеген оештыра алырдай мохит булдырырга тиеш. Балаларны дөньяны танып белергә өйрәтү, аларда толерантлык, хезмәттәшлек һәм партнерлык итүгә омтылыш тәрбияләү аеруча мөһим. Бу очракта ул укучы белән укытучы уртак эзләнү эшчәнлеге рәвешендә оештырыла.
   Биология һәм химиядән аерым темаларны өйрәнгәндә аларның экологик валеологик аспектлары, кеше белән табигать арасындагы мәдәни- тарихи багланышлар яктыртылырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekologik_trbiya.doc525.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш

              “Һәр дәрескә - камилләштерелгән алымнар һәм югары сыйфат, зур нәтиҗәлелек”.

Үземнең хезмәт дивизымны шул сүзләр белән белдергә телим. Бу һич кенә дә очраклы түгел: укытучының обруе һәм укыту предметының авторитеты да, гомуми культура  һәм дуслык мөнәсәбәтләре дә,хезмәткә хәзерлек һәм җәмгыять активлыгы да, Ватан алдында шул бурычны тою хисләре дәукучыларда нәкъ менә меңләгән дәресләрдә уянып тәрбияләнә. Шуңа күрә дә дәрес мәктәп тормышының төп чагылышы булып тора.

Хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче дәреснең уңышын, нәтиҗәлелеген нәрсә билгели соң? Минем фикеремчә, дәреснең төп сыйфаты- вакытны дөрес куллану. Дәреснең һәр минуты ничек файдаланыла, ул нинди максатларда һәм нинди юллар белән эшкә җигелә? Әгәр дәрестә һәр укучы да билгеле бер күләмдәге белемне, күнекмәләрне үзләштерсә, димәк, вакыт бушка үтмәгән. Укучылар да, укытучылар да иҗади хезмәт нәтиҗәсендә ирешкәннәр икән, дәреснең файдалы коэфиценты да югары дигән сүз.

Әмма укыту процессын югары нәтиҗәле итеп оештыру укытучыдан зур хәзерлек, тирән белем һәм, аеруча әһәмиятлесе, үз хезмәтеңә чын мәгънәсендә иҗади якын килүне сорый. Югары нәтиҗәлелеккә ия булган, һәм логик яктан эзлеклеле, шул ук вакытта кызыклы да булган дәресне әзерләү һәм үткәрү укытучының озак һәм системалы әзерләнүләренең соңгы чагылышы булып тора. Укытучының иҗади активлыгы һәм инициативасы, үз профессиясенең җәмгыятьтә тоткан урынын тирәнтен аңлавы- болар барысы да  педагогик хезмәтенең уңышын билгеләүче факторлар. 

          

         Табигатькә мәхәббәт кешедә балачак елларыннан ук тәрбияләнергә тиеш”                              

                                                                                И.Соколов-Микитов

Әйләнә- тирә мохитның , һава һәм океан бассейннарының пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.  Алар кешелек тормышының хуҗалык эшчәнлегенә һәм дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына , шулай ук сәламәтлегенә йогынты ясыйлар. Әйләнә -тирәлекнең пычрануы һәм кеше сәләмәтлегенең нык какшавы –хәзерге җәмгыять алдында торган иң җитди проблема.  Бигрәк тә аның ике аспекты күпләрне борчуга сала:

1.Икъдисад үсешнең буталчыклы һәм каршылыклы;

2.Кешенең җитештерү һәм көнкүреш тармакларында заманча казанышларны аңлы рәвештә куллануга  әзерлегенең түбән дәрәҗәдә булуы.

     И.Соколов-Микитов әйткәнчә, табигатькә мәхәббәт кешедә балачак елларыннан ук тәрбияләнергә тиеш. Сүз дә юк, бәхәссез фикер. Аны тормышка ашыру мәктәп фәннәрен укытканда ук башлана.

Экологик белем һәм тәрбия бирү- дөньяга караш формалаштыруның нигезе. Нәкъ менә шуны күздә тотып мин “ Химия – биология дәресләрендә сәламәтлекне саклау элементларын кулланып экологик тәрбия бирүне камилләштерү “ проблемасы өстендә эшлим.

     Кешенең иң беренче ыхтыяҗы үзенең гомерен һәм сәламәтлеген  саклау. Авыруларның , физик кимчелекләрнең булмавы – кеше бәхетенең  иң кирәкле, шәхеснең һәрьяклап үсешенең, тормыш тулылыгын тоеп яшәүнең зарури шарты.. Берүк вакытта кешенең сәламәтлеге- бу халык байлыгы, җәмгыять үсешенең  гаять мөһим үзенчәлеге. Сәламәтлек кешегә укырга, эшләргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

   Хәзер халыкның иң гади, химик әзерлеге мәсьәләсен хәл итү мөһим. Ник дисәң, һәркем үзенә зыян салырдай матдәләр белән әледән -әле эш итә.Болар төрле дарулар  бизәнү, парфюмирия әйберләре, буяу матдәләре, ягулык, пластмасса, ашламалар һ.б. Шуңа да хәзерге заман укытучысы алдында укучыларда экологик җаваплылык күнекмәләре  булдыру, сәламәт яшәүгә ихтыяҗ тәрбияләү кебек мөһим бурычлар тора. Аларны хәл итү өчен укытучы укучыларның иҗади эшчәнлеген оештыра алырдай мохит булдырырга тиеш. Балаларны дөньяны танып белергә өйрәтү, аларда толерантлык, хезмәттәшлек һәм партнерлык итүгә омтылыш тәрбияләү аеруча мөһим. Бу очракта ул укучы белән укытучы уртак эзләнү эшчәнлеге рәвешендә оештырыла.

   Биология һәм химиядән аерым темаларны өйрәнгәндә аларның экологик валеологик аспектлары, кеше белән табигать арасындагы мәдәни- тарихи багланышлар яктыртылырга тиеш.

 Экологик –валеологик  мәгълүматларны аерым дәрес темаларына яраклаштырып куллану- экологик белем бирүнең уңайлы һәм нәтиҗәле формасы. Аерым алганда дәресләрдә экологик һәм валеологик компонентлар кертү укучыларның теоретик һәм гамәли уку материалын тирәнтен һәм аңлап үзләштерелүенә ярдәм итә. Аларда фән белән кызыксыну арту уку-укытуның нәтиҗәлелеге дә күтәрелә.

    Табигать,биосфера  һәм кешенең халәте үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелегенә генә түгел, бәлки безнең табигатькә карата мөнәсәбәтләрнең рухи һәм фәнни-гамәли нигезләренә, аның табигатьне саклауга юнәлтелгән булуына бәйле.Укучыларга экологик тәрбия бирүдә моны истән чыгармаска кирәк.

Һәрбер укытучы үз фәнен укытканда укучыларның  белемнәрне тирәнтен үзләштерүенә омтыла. Химияне укытуны экологияләштерү шундый мөмкинлекләр ача . Мөһим бурычларның берсе- көнкүрештә һәм җитештерү өлкәсендә, кешеләрнең эш урынында үзеңне экологик яктан дөрес тотарга өйрәтү; шәхеснең экологик культурасын  булдыру.

     Укучыларга химик белем бирүдә валеологик компонент мөһим урын алып тора. Валеологик укыту барышында балаларда сәламәт булуга ихтыяҗ, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга ышаныч,үзеңнең һәм башкаларның сәламәтлегенә җаваплы караш тәрбияләнә. Мәктәпнең төп бурыча да баланы мөстәкыйль тормышка әзерләүдән, рухи һәм физик яктан сәламәт итеп үстерүдән , сәламәт булырга өйрәтүдән гыйбәрәт. Шунлыктан,балаларга валеологик белем бирүгә мөнәсәбәте булган барлык файдалы эзләнү- табышларны гомумиләштерү һәм куллану зарар . Бу җәһәттән, химия дәресләренең дә мөмкинлекләре зур.

“Химия укытканда балаларда  экологик -валеологик белем булдыру” юнәлешендә эзләнүләр алып барам. “Химия укытканда валеологик тикшеренүләр” , “Химия һәм наркотик матдәләр”, “Химиядән валеологик, экологик эчтәлектәге биремнәр” дигән кулланмалар аеруча кызыклы.

Химия укытканда валеологик , экологик эчтәлектәге мәсьәләләр чишү укучыларда валеологик белем  һәм күнекмә булдыруның иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе.. Мондый биремне химия укый башлагач та –исәпләү мәсьәләләрен чишәргә өйрәткәндә үк –балаларга тәкъдим итәргә мөмкин. Фикеремне дәлилләү өчен берничә мәсьәлә карап үтик.

1 нче мәсьәлә. Кешенең суга булган тәүлеклек ихтыяҗы 138,9 моль.Бу очракта организм күпме су алыр.

2 нче мәсьәлә. Кадмийның барлык тозлары да агулы. Кадмий нитраты Cd(NO)3 , кадмий сульфаты Cd2( SO4)3 ,кадмий хлориды CdCI3, кадмий бромиды CdВr3  массасында әлеге элементның күпме өлеш алып торуын исәпләгез, кадмийның кайсы тозы агулырак икәнен әйтегез

3нче мәсьәлә.СО атмосфераны пычыратучы газ. Гемоглобин белән кушылып ул тотрыклы кушылма хасил итә һәм организм кислородка кытлык кичерә.

Ягулык тулысынча янып бетмәгәндә җирдә ел саен 5.10 тн бу матдә аерылып чыга. Нормаль шартларда бу газның күләмен табарга.

4нче мәсьәлә. Эчә торган суда токсик һәм наркотик үзлеккә ия булганматдә табылган. Анализ ясагач  бу матдә фенолның гомологы булган.

W( C)=55%, W ( Н ) = 4% ,   W (О ) = 14 % ,  W(СI ) = 27%

Бу матдәнең молекуляр формуласын табарга.

Мондый мәсьәләләр белемне интеграцияләүгә ярдәм итә, балаларда дәрес материалын иҗади аңлап төшенүгә омтылыш уята.

Укучыларның һәр мәгълүматка  иҗади якын килүе, аларда фәнне үзләштерүгә теләк – омтылыш уяту укытуның аерылгысыз әлеше булып тора. Балаларның химия –биология фәне белән кызыксынуын арттыру һәм экологик- валеологик белемнәрен киңәйтү омтылышы  дәрес –конференциядә, дәрес –уен, дәрес- диспут һәм башка шундый стандарт булмаган дәресләр үткәрүгә этәрә.  Күнегелмәгән мондый дәрес формалары укучыларны кызыксындырып, аларга мөһим экологик –валеологик мәгълүматларны  җиткерү мөмкинлеге бирә.

Балаларны химия белән валеологияне бәйләгән бик күп сораулар кызыксындыра. Болар- көнкүрештә куллана торган матдәләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы; туклану ризыкларының составы; азык өстәмәләренең, атмосфера үзгәрешләренең, аерым химик элементларының кеше организмына тәэсире һ .б. Кеше сәламәтлеге азыкның сыйфатына һәм мохитның торышына турыдан –туры бәйле. Биология дәресләрендә “Туклану һәм сәламәтлек “темасын өйрәнгәндә, укучыларны  рациональ туклану нигезләре белән таныштырам. Сау-сәламәт организмда гына матдәләр алмашында катнашкан бар матдәләрнең оптималь нисбәте саклана. Кайсы да булса компонентның артуы тискәре нәтиҗәгә китерүе  ихтимал.  Шуңа да укучыларны азыктагы май, углевод, тоз микъдарын тикшерергә өйрәнәбез.

     Йомгаклап әйткәндә, химия дәресләренә валеологик компанент кертү укучылар эшчәнлеген активлаштыра, аларның химиягә булган кызыксынуын арттыра.Безнең тәҗрибә аларның валеологик эчтәлектәге биремнәрне бик тә теләп һәм яратып башкаруын, сәламәт яшәү рәвешен рухи кыйбла итеп сайлап алуларын күрсәтә

   

Химия һәм биология фәне буенча  тематик, дәрес планнары  төзегәндә экологик –валеологик белем бирү мәсъәләләрен игътибар үзәгендә тотам .

Дәрес темасы

          Экологик- валеологик мәсьәләләр

                              8 нче класс

Атом төзелеше

Радиоактивлык һәм аның кеше организмына тәэсире

Кислород

Кислородның тере табигатьтә роле. Сулыш һәм фотосинтез. Озон катлавы. Экологик чиста ягулык.

Водород

Водород энергетикасы. Ягулык

Су. Куллану

Су ресурсларын рациональ файдалану.Дөнья океанының пычрануы.Суны чистарту

Неорганик кушылмалар

Ис газы, күкерт оксиды, фосфор һәм азот оксидлары- атмосфераны пычыратучылар Углекислый газный биологик роле. Кислоталы яңгырлар. Тозларның биологик роле. Авыр металл тозлары.

                             9 класс

Химик реакцияләр тизлеге. Химик тигезләнеш.

Тышкы тирәлек факторларының реакция тизлегенә йогынтысы. Экологик тигезләнеш

Электрохимик процесслар Гальваник элемент

Гальваник элементларны, аккумуляторларны куллану.

Электролиз

 Электр тогының кеше организмына тәэсире.

Металлар коррозиясе

 Коррозия пычрану чыганагы. Биологик коррозия.

Галогенлы кушылмалар

Фреоннар. Аэрозольләр. Аларнның тирәлекне пычратуда роле.

Күкерт кушылмалары

Күкерт оксидлары-атмосфераны пычыратучылар. Кислоталы яңгырлар.

Азот һәм фосфор кушылмалары.

Оксидларның кеше организмына тәэсире. Мышьяк, биологик роле һәм медицинада куллану.

Углерод

Углерод әйләнеше..Активлаштырылган күмер. Тәмәке төтене..

Суның катылыгы

 Су катылыгы төрләре һәм аны бетерү ысуллары.

Минераль ашламалар

 Үсемлек туклынуы.Туфрак уңдырышлылыгы. Туфракның пычырануы

Металлар.

Кеше организмында металлар. Авыр металларның зарары.

                                   10-11 нче класс

Алканнар

Метан биогазның төп состав өлеше. Ягулык күчереп йөртү проблемася.

Синтетик каучук

 Аз отходлы технология куллану Яраксыз каучукларны  бетерү. (утилизация)

Циклоалканнар һәм ароматик углеводородлар

Инсектицидлар, гербицидлар, фунгицидлар, пестицидларның экологик роле.Бензол –канцероген матдә.

Фенол һәм ароматик спиртлар

 Фенолның кеше сәламәтлегенә  тәэсире..

.Углеводородларның табигый чыганагы.

Файдалы казылмалар. Нефть табу, эшкәртү, күчереп йөртү проблемалары.

Альдегидлар -кетоннар

Фенол- формальдегид сумала, аны куллану. Формалинны авыл хуҗалыгында куллану.

Катлаулы эфирлар. Майлар.

 Экологик чиста туклану продуктлары куллану. Биоөстәмәләр. Натураль азык, азык өстәмәләре.

Аксымнар.

Иммунитет. Онкологик, аллергитик авырулар. СПИД проблемасы

Полисахаридлар

 Урманнарны саклау.  Тыюлыклар

Нуклеин кислоталары.

Әйләнә тирәлекнең генотипка тәэсире. Үсемлекләр, хайваннар генофондын саклау.

Дисперс системалар.

 Буяу һәм эреткеч матдәләрнең кеше организмына тәэсире. Озон катлавы юкару проблемасы.

Җәмгыятьтә химиянең роле

 Химия производствасын камилләштерү. Көнкүреш калдыклары.Авыл хуҗалыгында роле.

   Бу дәрес укучыларның экология ,биология һәм физикадан үзләштерелгән белемнәренә нигезләнеп үткәрелә

    Күрер күзгә күренми

Капшыйм дисәң, беленми

Тузан хәтле юк үзе,

Гайрәтенең юк чиге,

Куәтенең юк тиңе. 

                       (атом энергиясе.)

Тема:       Д.И.Менделеевның  химик элементларның периодик системасында водородның, актиноидларның  һәм ясалма юл белән табылган  химик элементларның урнашуы. Радиоактивлык. Куллану һәм аның нәтиҗәләре.

 Максат:

1.Элементларның периодик системасы турында белемнәре ныгыту һәм системалаштыру, периодик систеада урнашуына карап, элементларның үзлекләре ничек үзгәрүен күзәтү;

2.Атом-төш реакциясе юлы белән табылган элементлар турында белемне үстерү.

3.Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклый белү, чагыштыру, системалаштыру, гомумиләштерү күнекмәләре формалаштыру;

4.Радиоактив элементларның кеше сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохитка тәэсирен  аңлату;

5. Радиоактивлыкны куллану һәм аның нәтиҗәләре;радиоактив пычрану  һәм аны куллану юлларын өйрәнү.

6. Экологик кризислар, һәлакәткә китереп,цивилизаөиянең үз-үзен бетерү куркынычы барлыгына чаң сугу.

Дәреснең тибы: белемнәрне, күнекмәләрне, осталыкларны камилләштерү дәресе

Дәрестә кулланыла торган методлар:  эвристик, проблемалы ситуацияләр тудыру, диологик,мәгълүмат бирү, башкару методлары.

Җиһазлау:   Д.И Менделеевның химик элементларның периодик системасы; М.Кюри, П.Кюри портретлары, М .Кюриның “Радиоактивлык” китабы,видеокасеталар: “Атом реакторы”. “Иммунология “. Компьютер. Плакат – эпиграф.”Биология в школе” журналы №2 1999 ел,

 Таблицалар – радиоактивлык һәм кешенең сәламәтлеге, радиоактивлыкны куллану һәм аннан саклану чаралары. Терәк –конспектлар.

                     Дәрес барышы.

   1.Дәресне оештыру. Тема ,максатны аңлату.    (1слайд)

   2. Белемне актуальләштерү         (2слайд)

1)Элементларның периодик системасы турында белемне барлау.

Түбәндәге сорауларга җавап алу:Нәрсә ул период? Сез нинди периодлар беләсез?  I, I I ,   I I I периодларны күрсәтергә.   Нәрсә ул төркем?   Һәр төркем нинди төркемчәләргә бүленә?

2) Ни өчен Н пероидик системада ике урында куелган(1 һәм 7 төркемдә)

2Н+О----2Н О                             Н – е ---Н          кайтаручы үзлеге            

2 К +  Н --- КН                             Н + е ---Н   оксидлаштыручы үзлеге

( тестлар белән эшләү)

2. Яңа теманы аңлату.

              1. Периодик системада лантаноидларның урнашуы:

6 период, тәртип № 58- 71, типик металлар, элементлар;

-№58,60 химик элементларның атом төзелеше схемасын ясау;

Куллану өлкәләре белән танышу:  Исәп- хисаплау техникасында, пыяла җитештергәндә.

          2.Периодик системада актинодлар урнашуы:

-7 периодта,№90-103 тәртип номерндага химик элементлар.

-№90 – 100 химик элементларның атом төзелеше схемасы ясау.

- Радиоктив элементлар.

3.Радиоктивлык ------“үзлегеннән нур таратучы” төшенчәсен формалаштыру  

              (3 слайд)

“Атом энергетикасы: прогрессив фактормы,әллә цивилизацияне һәлакәткә илтүче фактормы ? “ дигән проблемалы сорауга  җавап эзләү

             (4 слайд)

-Радиоактивлык турында беренче хезмәтне кем язган? М.Кюри портреты күрсәтелә. (әңгәмә)

       (5 слайд)

1- Укучы М. Складовская- Кюри ачышларын сөйли.

Мария Склодовская – Кюри (1867- 1934) Польшада укытучы гаиләсендә туа.Франциядә университетта укыганда 1895 елда Пьер Кюрига кияүгә чыга . Мария Склодовская- Кюри ире белән бергә яңа радиоактив элементлар- полоний һәм радийеы ача.Ул, хатын-кызлардан беренче буларак, 1903 елда физика һәм химия буенча ике тапкыр Нобель премиясе ала.

Мария Кюри уран рудаларын эшкәртү һәм анализлауның классик методын эшли, күп еллар буенча радиоактив нурланышларның үзлекләрен, аларның тере күзәнәккә тәэсирен һ.б. өйрәнү белән шөгелләнә.Радиоактив матдәләр белән озан эшләүдән аның ике күзенә дә катаракта башлана һәм яман сыйфатлы анемиядән 1934 елның 4 июлендә ул үлә.

М. Кюриның хезмәтләрен кызы Ирен Кюри һәм кияве Фредерик Кюри дәвам итәләр һәм үстерәләр. Кече кызы Ева Кюри әти - әнисенең биографиясе һәм хезмәте турында “Пьер һәм Мария Кюри” дигән китап яза.

М.Кюри нурланыш авыруыннан үлә. Нәрсә соң ул нурланыш авыруы?

2.укучы.  Чернобль фаҗигасы, нурланыш авырулары һәм аны дәвалау алымнары турында сөйли.        (6 слайд)

 3- Укучы  Радиоктив пычрану Һүм аны хәл итү юллары” дигән темага чыгыш ясый.Ул радиоактив калдыкларны дәрес күмү, атом коралларын ясауны туктату, атом реакторларынның яңа типларны, буш токымнарны рекультивацияләү, яшелләндерү, озон катламын саклау проблемаларнына туктала.  (7 слайд )

 Бу таблицада радиоактив матдәләрнең кеше организмына тәэсирен күрербез.

радиоактивлык

 Радиоактивлыкның  организмга тәэсире

Кисәкчекләр

Тирене зарарлый, тукыманы зарарлый

Радий

Нурланыш авыруы.Яман шеш ясый

Актиний

Скелетта деформация.Сөяк сына, буын авырта.

Полоний

Чәч коела, тырнак төшә

Висмут

Яман шешнең барлык формалары. Инсульт

Стронций

“Уров авыруы”, гариплек

Цезий-137

( ТР пычранган мәйдан- 170 км)

Яман шешләр

Уран

Күп төрле мутация

 нептуний

Яман шешнең барлык формалары

4 укучы “ Көнкүренештә радиация” темасына чыгыш ясый.

Белгәнебезчә, радиоктив нурланыш кеше организмда җитди  үзгәрешләр тудыра.Шуның өчен кеәе аныҗ мөмкин булган дозасын белергә тиеш.Нурланышның барлыгын радиометр ярдәмендә белергә мөмкин.Көнгә кеше 2 сәг. Телевизор караса, 1 мкбэр=10 нурланыш ала. Ел буена ул 0,5 мбэр=0,5х10бэрга җитә.Димәк без телевизорны да бик төшергәндә- 30 бэр, ә тешнеҗ рентгенографиясе  3бэр нурланыш бирә.

Синтетик сумала белән ясалган йорт җиһазлары, ленолиумнар, көнкүреш калдыклар, ташкүмер шлаклар һ.б барысы бергш шактый нурланыш бирә.

 5- укучы нурланышның нәселендәлеккә зур йогынты ясавы, күпчелек очакларда    аның тәэсире зарарлы булуы, радиоктив изотопларны медиөинада куллану турында сөйли .Радиоктив иодны базед авыруын дәвалаганда файдаланалар. Яман шешнең тиз үрчи торган күзәнәкләрне, нормаль күзәнәккә караганда,нурланышка сизгерерәк була .Яман шешне радиоактив препаратларның нурлары белән дәвалау шуңа нигезләнгән.   Радиоактив изотоплар авыл хуҗалыгында киң кулланыла.

Үсемлекләрнең орлыкларын радиоактив препаратлар чыгарган нурларның аз гына дозасы белән нурладыру да уңышның сизелерлек артуына китерә.

   6 укучы “Радиоактивлык һәм кеше” темасына чыгыш ясый     (9 слайд)

- Радиоактив элементлар бик күп:уран,полоний,нептуний, Һ.б. Менделеев таблтсасында тәртип номеры 83 тән зур булганнары- радиоактив элементлпр.Аларның кешегә тәэсире. Космостан бөтен организмга, һавадан үпкәгә, азык белән кергән радиоктив матдәләр бөтен эчке органнарны нурландыра.

Чернобыль,Кыштым, радиоактив калдыкларны саклый торган урыннар күп еллар буе һәм хәзер дә күпме радиоактивлык биреп торалар.

  Төзү материаллары, туфрак, тау токымнары да табигый радиоктив фон бирә.Ачык рудниклар да радиацияне көчәйтә.

       

      7 укучы  “Радиоактив изотопларны куллану”

                 4. Белем күнекмәләрне ныгыту, белемне тикшерү тикшерү

          Тестлар эшләү

1.Атом –төш энергетикасы предприятиесендә эшләүче кешеләрнең еллык радиацион нурланыш                     күрсәтә.

   а)0,5 мбэр б)1 м бэр   в)5 бэр  д) 10 бэр

 

 2.Ясалма мутагенга керә

  а)ренгент нурлары,   б)антибиотиклар, в)антитәнчекләр

 

 3.Генетик аппаратны үзгәртүче иң куркыныч пычрату

   а)җылылык;   б)яктылык;  в)тавыш;   г)радиоактивлык; д)электромагнит

 

  4.Полиплоидиягә керә

   а)геннар мутациясе;   б )хромосома мутациясе;    в)геннар мутациясе

 

 5.Радиоактив элементлар урнашкан

   а)  4,5периодта, б) 6-7 периодта   в) 1-3 периодта

   6.Атомнар

    а) корылмалы  иң кечкенә кисәкчек; б)корылмасыз иң кечкенә кисәкчек

   

 7. Термотөш реакцияләре

   а) Җиңел элементларның бик югары температурада кушылу реакцияләре

   б )тозлар арасында бара торган реакцияләр

    в) оксидлашу-кайтарылу реакцияләре

 

 8.Атом энергетикасы

    а) прогрессив фактор

    б) цивилизацияне  һәлакәткә китерүче фактор

    в) икесе дә

   9. Энергияне кайдан алып була

    а)судан, агачтан б)нефттән , газдан, в)җилдән , кояштан, г) барысыннан да

 

  10.Лантаноидлар һәм актиноидлар

    а)  s -элементлар; б) p - элементлар   в) f -элементлар

Дәрескә йомгак ясау. Җавапларны тикшерү. Фронталь кабатлау

 Өй эше   Терәк схемаларны өйрәнергә.

Физикадан радиоактивлык турында кабатларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресләрендә компетентлы шәхес тәрбияләү.Чыгыш.

Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп максатыбыз. Ә ана теле укытучысы алдында үз...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

quot;Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур ...

Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү

Әдәбият дәресләрендә укучыларның әхлагы тәрбияләнә.  Һәрбер сыйныфта укучы халык авыз иҗаты әсәрләрен, язучыларның әсәрләрен өйрәнеп, үзендә  тормышта кирәкле сыйфатларны булдыра....

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел;

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел...

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел.

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү...