Биология һәм химия дәресләрендә мәгълүмати технологияләр куллану.
статья на тему

Шайхуллина Ильгиза Саетзяновна

Новые технологии на уроках.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx20.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай муниципаль районы

Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Биология һәм химия дәресләрендә

 мәгълүмати технологияләр

 куллану”

                      Химия, биология укытучысы

                              Шәйхуллина Илгизә Сәетҗановна

2015 ел.

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан

                                         башка заман өчен укытыгыз,

                                               чөнки алар сезнең заманыгыздан

                                          башка бер заманда яшәү өчен

                          дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.

Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  -белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

  -мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

  -укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы-педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

  -шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

  -белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

  -иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.        

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле заманча технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа педагогик  технологияләрне белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

 Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.
Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә билгеле бер методик система булдыру таләп ителә.

   Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү.  Моңа мәгълүмати технологияләр дә нык тәэсир итә. Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә.  

          Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя.  Заманча технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.        

 Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя.

      Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

     Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.

        

Нәрсә соң ул мәглүмати технология?

Белем бирүдә  мәглүмати технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы.

        Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар (компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле  максатта кулланылган программа чаралары.

        Заман укытучыга – укучыны заманча мәглүмати шартларда яшәргә өйрәтү бурычын йөкли. Мөгаен, техник мөмкинлекләр мәйдан тоткан чорда, 45 минутны үз эченә алган дәрес дәвамында, мультимедиа технологияләр кулланмаган мөгаллимнәр юктыр инде.

        Дәрестә мультимедиа технологияләрен куллану максатларын мин түбәндәгечә билгелим: укучыда белем алуга омтылышны арттыру, танып - белү активлыгын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлегенә стимул булдыру.Мондый алым – технологияләр кулланган дәресләр укучының интернет, компьютер мөмкинлекләрен куллану аша өстәмә әдәбият белән эшләү осталыгын формалаштыра; укытучы ярдәменнән башка мөстәкыйль формада иң мөһим мәглүматны сайлап алу, анализлау, куллану күнекмәсен камилләштерә. Әлеге технологияләрне файдаланып, дәрес барышында төркем белән шәхси эшчәнлек оештырырга, укучының коммуникатив осталык күнекмәләрен ныгытырга, иҗади мөмкинлеген үстерергә була.

        Мәглүмати технологияләрне дәреснең һәрбер этабында (актуальләштерү, яңа материал аңлату, ныгыту, кабатлау, контроль) уңышлы кулланырга мөмкин.

                Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта презентация  ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә.  Киңкырлы материалны үз эченә алган бу презентацияләр укучыларга кыска вакыт эчендә шактый күләмле мәгълүмат алырга ярдәм итә. Күңел белән, оста куллардан эшләнгәненең өстенлекләре шактый: ул мәгълүматлы, төгәл эчтәлекле, зәвыклы һ.б. Укытучы шул рәвешле үз фәненә карата кызыксыну тәрбияли, дәресне онытылмаслык, ялыктырмаслык итә.

        Тик дәрестә артык мавыгып китмәскә кирәк. Дәреснең башыннан ахырына кадәр сузылган презентация тиз туйдыра, яңа материалны кабул итүгә комачаулый. Мондый дәрес уңышка ирешә алмый.

                Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

 Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.

        

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сообщение на РМО учителей биологии и химии "СИстемно-деятельностный подход в обучении химии и биологии в условиях реализации стандартов второго поколения"

Сообщение содержит материал о внедрении ФГОС основного общего образования , теоретические основы данного вопроса и конкретные примеры из опыта работы. Сообщение сопровождается презентацией. Сообщение ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА слушателей курсов дополнительной профессиональной программы повышения квалификации учителей химии, географии и биологии по теме «Проектирование современного урока географии, биологии и химии в соответствии с ФГОС ОО»

ПРОЕКТНАЯ РАБОТАслушателей курсов дополнительной профессиональной программы повышения квалификации учителей химии, географии и биологии по теме«Проектирование современного урока географии,...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыруда мәгълүмати технологияне куллануның өстенлекле якларын ачыклау.2.Укытуның нәтиҗәлелеген һәм укучыларның ...