Физика дәресләрендә предметара бәйләнеш
статья по физике на тему

Физика  дәресләрендә  предметара бәйләнеш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fizika.docx25.88 КБ

Предварительный просмотр:

                                      Физика  дәресләрендә  предметара бәйләнеш

Физика – гомуми мәгънәдә табигать турында фән (Табигать белеме өлеше). Бу фән матдәне (материя) һәм энергияне, һәм, шулай ук, материяне хәрәкәткә китерүче табигатьнең фундаменталь үзара тәсир итешүен өйрәнә.

Кайбер кануннар барлык материаль системалар өчен дә уртак булып тора, мәсәлән, энергия саклану кануны. Физиканы кайвакыт фундаменталь фән дип атыйлар, чөнки башка табигый фәннәр ( биология, геология, химия һ.б.), материаль системаларның, физика кануннарына буйсынучы кайбер сыйфатларын гына өйрәнәләр. Мәсәлән, химия атомнарны һәм алардан төзелгән матдәләрне өйрәнә. Ә матдәнең химик үзлекләре атом һәм молекулаларның физик үзлекләре белән билгеләнәләр.

Физика математика белән бик тыгыз бәйләнгән: математика физикага, физик законнарны төгәл китерүче ысул бирә. Физика теорияләре һәрвакытта да диярлек математик аппарат ярдәмендә аңлатыла. (Математик физика)

Мәсьәлә 1

Җисем хәрәкәт иткәндә , беренче секундта 7 м ,ә киләсе секундта моннан алдагысыннан 3 м га артыграк юл үтә. Җисем сигезенче секундта нинди юл үткән?

Чишелеш: Бу арифметик прогрессия була.

х1=7, d=3, х8=7+3*7=28. Җавап:28м.

Мәсьәлә 2

Поезд станциядән кузгалып китеп, тизлеген минут саен 50 м га арттыра бара. Егерменче минут ахырында поездның тизлеге нинди булыр?

Чишелеш: х211+20*50=1000м/мин. Х1=0, d=50. Җавап: 1000 м/мин.

 Мәсьәлә 3

Сирәкләткеч насос пешкәгенең һәрбер йөрешеннән соң савыттагы һаваның 20%ы суыртып алына . Әгәр савыттагы һаваның баштагы басымы 760 мм. тер. баг.на тигез булса, пешкәкнең алты йөрешеннән соң һава басымының күпме булуын билгеләргә.

Чишелеш: Бу геометрик прогрессия була. b1=760. q=80%=0.8. b9=b1*q8=760*0.88=200 мм.тер.баг. Җавап: 200 мм. тер. баг.

Физика фәнен укытканда компьютерны куллану

Физика дәресләрендә компьютерны  түбәндәге максатларда кулланып була:

  1. Теманы өйрәнгәннән соң элементар күнекмәләрне,  белемнәрне  ныгыту  өчен
  2. өйрәтү, белем бирү өчен
  3. артта калга  укучылар белән шөгыльләнү өчен.
  4. Узлектән белем алу өчен, дәресне калдырган укучылар  мөстәкыйль рәвештә белемнәрен тулыландыралар
  5. Математик тигезләмә белән сурәтләнгән фәнни модельләрне  куз алына китерү өчен катлаулы процессларны күрсәтергә
  6. өйрәнелә торган материалны график рәвештә  иллюстрацияләү һәм чишү өчен
  7. җибәрелгән хаталарны классификацияләү өчен
  8. мәгълүматлар базасында кирәкле информация табу өчен.

 Тәҗрибәләрне гомумиләштерү нигезендә ЭВМны мәктәптә физикадан белем биргәндә куллануның аерым принципларын билгеләргә мөмкин:

  1. ЭВМны бары тик укучылрның приборлар белән эшләве генә практик белемнәр һәм күнекмәләр бирүен истә тотып, реаль экспериментларга өстәмә булса гына кулланырга. Кабинеттагы җиһазларны кулланып эксперимент үткәреп булмаганда яки хезмәт куркынычсызлыгы шартлары тыйганда гына физик процессларны модельләштерүнең мәгънәсе  бар.
  2. Күрү органнарына һәм (җемелдәүче экранга караганда, эмоциональ көчәнеш булганда) нерв системасына көч килмәсен өчен укучыларның дисплей кулланып эшләвен чикләргә.
  3. Укучыларның ЭВМ белән эшләвен укытучы җитәкчелегендә башкарыла, ләкин укучыга мөстәкыйль сөйләшү өчен вакытны рациональ бүлеп куярга.
  4. ЭВМ белән катлаулы эшләрне әкренләп арттырырга.
  5. Укучыларны физика дәресендә планлы һәм системалы рәвештә ЭВМ эшенең физик нигезләре һәм принциплары белән таныштырырга.
  6. Фән техника прогрессы тизләнешендә ЭВМның тоткан роле турында систималы рәвештә таныштырырга.
  7. Исәпләү техникасын укыту процессына кертү системалы функциональ характерда булырга тиеш. Ягъни һәр фәннең структура элементын бердәм системага бәйләүче фундаменталь идеяларны торгызу һәм алрны  мәктәп курсы предметларында укучыларның психолого- педагогик мөмкинлекләрен һәр этапта исәпкә алып үзгәртү.

 Күрсәтелгән принциплар белемнәрне гомумиләштерү, систималаштыру, гомум белем бирү мәсьәләләрен һәм физикадан белемнәрне  генерализацияләү идеяләрен тормышка ашыра.


Теоретик һәм тәҗрибәле физика

Физиканың мөһим тармаклары булып тәҗрибәле физика (эксперименталь) һәм теоретик физика тора. Бу ике тармак үзара бик тыгыз бәйләнгән. Тәҗрибәле физика тәҗрибәләр ярдәмендә бар булган теорияләрне өйрәнә һәм яңа ачышлар ясый. Теоретик физика бар булган эксперименталь мисалларны аңлата һәм алар буенча яңа нәтиҗәләр ала.

Физика дәресләрендә Бөек Ватан сугышы материалларын  куллану

Безнең эрага кадәр 3600 нчы елдан хәзерге көнгә кадәр бары тик җир шарында 384 ел гына тынычлыкта уза. Һәм иң аяусыз сугышларның берсе Бөек Ватан сугышы була. Бөек Җиңү көнен якын китерүдә галимнәрнең, конструкторларның, гади совет солдатларының физика законнарын тормышта куллану белүләре бик зур өлеш уйный.

Сугышның беренче аенда ук 200 дән артык  саклану темасы күтәрелә. Беренче 5 көн эчендә шартламый калган фугас авиа бомбаларыннан котылу методикасы эшләнә.

7 класста Гук законын, деформацияләнгән җисемнең потенциаль энергиясен, энергия алмашу темасын үткәндә гвардия лейтенанты И.М.Журбаның документаль истәлекләреннән файдаланырга мөмкин. Сугышчылар контр атака вакытында  немецларның бронетранспортерын кулга төшерәләр. Һәм 60 лап резина жгутлар табып алалар. Төне буена каен агачларыннан 1,5 м зурлыкта 52 рогатка ясала. Иртәнге атака вакытында берьюлы яуган  граната – лимонкалар яңгыры 150 м ераклыктагы немец окопларында зур паника уята.

8 класста көзге темасын үткәндә Е.И.Носовның “Шопен, №2 сонатасы” повестыннан өзек китерергә мөмкин. Анда тасвирланган эпизод та документаль. Немец дотында утыручы пулеметчикны безнекеләр берничек тә ала алмыйлар. Зур стена көзгеләре белән күзен чагылдыргач кына максатларына ирешәләр. Икенче мисал. Снайпер Советлар Союзы Герое В.Г.Зайцев истәлекләреннән өзек. Немец снайперы селкенергә дә мөмкинлек бирми. Кояш кыздырганнан кыздыра. Күзне ачып карап та булмый. Безнең снайперлар берьюлы берничә көзге белән күзен чагылдырып, үзләре урыннарына  макет калдырып снайпер тоткынлыгыннан  котылалалар.

Герой шәһәр Севастополь өчен көрәш вакытында безнең солдатлар югары күтәрелгән ташның потенциаль  энергиясеннән бик оста файдаланалар. Калкулыкның югары ноктасыннан тәгәрәп төшкән  ташлар үзләре белән башка ташларны ияртәләр Һәм миналанган калкулыкны шартлата – шартлата төшәләр. Немецлар, өченче тапкыр таш-валуннар төшеп җиткәч кенә, ташларга атканнарын аңлыйлар.  

8 класста оптик приболар, 10 класста ныклык чикләрен өйрәнгәндә Советлар Союзы Маршалы К.А.Мерецковның сөйләгән истәлекләреннән файдаланырга мөмкин.

7 класста бердәй тәэсир итүче көчне иссәпләү, егәрлек, башкарган эш темаларны үткәндә II нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Александр Васильевич Смирнов батырлыгын сөйләргә була. Безнең солдатлар ватылган танкны ремонтлаган вактытта  нейтраль зонада калган Т- 34 танкыннан запчасть алырга уйлыйлар. Маскировка киемнәрен киеп батыр сугышчы танкка шуыша башлый. Бик озак шуышканнан соң танк эченә кереп утыру бәхетенә ирешә. Шул вакытта фашистлар үзләре ягына тарттыру өчен буксирга  алганннарын аңлаган А.В.Смирнов аптырап калмый, танкны кабыза. Ике танк тартышканнан җирдәге ташлардан очкыннар чыга. Т-34 танкы фашистлар танкын җиңеп безнең якка сөйрәп алып кайта. Шундый ук хәл авыр танк КВ белән кабатлана. Бу очракта КВ танкы немецларның берьюлы ике танкын сөйрәтеп алып кайта.

Импульс саклану законын үткән вакытта Дегтярев конструкциясендәге кул пулеметының характеристикасын кулланырга мөмкин.

Пулеметның массасы 9 кг, колибры 7,62 мм пуляларның массасы 9 г . Пуляның очу тизлегетизлеге 700 м/с. Аткан вакытта пулеметның кире отдача бирү тизлеген исәпләргә була. Чыккан җавапны (0,7 м/с) анализлаганнан соң пулеметны дөрес тота алмаган очракта пуляларның траэкториясе бик төгәл исәпләргә кирәк булуын ассызыклап үтәргә кирәк була.

 Җиңел 45 мм калибрлы танк, уртача Т-34, Т- 34-85, авыр КВ (76,2 мм), ИС (122 мм)  калибрлы танкларның характеристикаларын белү сугышчылар өчн бик мөһим була.   Мәсәлән, КВ танкында  6,3 кг снарядны 76,2 мм калибрлы пушкадан 500 м дан фшистларның танкында 70 мм лы броняны тишә, 1000 м дан – 60 мм лы броняны тишә, 85 мм лы калибрлы пушкадан ату. – 1500 м ераклыкта фашистлар танкын  сафтан чыгара алган. 1943 елны Ленинград блокадасы вакытында немец фашистлары бик күәтле  “Тигр”  танклары һөҗүмгә ташлыйлар. Безнекеләр танкның күзәтү нокталарын сафтан чыгаралар һәм фашистлар экипажы танкны ташлап качарга мәҗбүр булалар. Танкны тәҗрибәләр полигонына озаталар. Безнең констукторлар бронялары 80-100 мм булган «Пантера», «Тигр», «Фердинанда» танкларының характеристикаларын үзенчәлекле йомшак урыннарын өйрәнеп, Т- 34-85, ИС танклары яасала. Аларга каршы тора тора алырдай снарядлар, 152 мм лы артиллерия установкалары уйлап табалар һәм Курс дугасында җиңүгә зур өлеш кертәләр. Бу белемнәрне импульс саклану законын куллануда, матдәләрнең ныклык чиген өйрәнгәндә   мисал китерергә. Егәрлеге 14 кВт/т (19 ат көчле/т)  булган Т-34 танкларының характеристикалалары фашистларныкыннан күпкә өстен булу сәбәпле, V формасында эшләнгән двигательләрнең копиясен ясамакчы булып карыйлар. Фашистлар Генералы Гудерман әйтүенчә, алюминий кушылмасы кулланып ясалган  В-2 дизель моторынның серенә төшенә алмыйлар.1932 елда ясалган  В-2 двигателе 12 цилиндрлы 368 кВт, ягъни 500 ат көчле егәрлектә була.  8 класста эчке янулы двигательләр темасын үткәндә Т- 34 танкы турында сөйләп үтәргә була, һәм мәсьәләләр чишкәндә кулланырга була.

Җир шарының тынычлык сөюче халкы Икенче бөтендөнья сугышында немец фашистларын тар-мар итүне бәйрәм итү уңаеннан илебезнең данлы үткәне, сугыш һәм хезмәт ветераннарының батырлыгы һәм фидакарьлеге үрнәгендә яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тудырырга аеруча зур игътибар кирәклекне истә тотып, дәрес материалларын  әлеге теманы  яктыртуга багышланган булырга тиеш. Бөек Ватан сугышына багышланган һәр дәрес укучылар  күңелендә озак сакланырлык, һәр бала йөрәгендә чагылыш табарлык  булуына ирешергә тиешбез.