Физика дәресләрендә проект эшләре
статья

  Хәзер безнең илдә дөнья мәгарифе тирәнлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш укыту тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән  гыйбарәт:

-- белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла,мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә,белем бирү программалары индивидуальләштерүгә юнәлтелеп,фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

 --мәгълүмат туплауның гадәти ысуллары — телдән һәм язма сөйләм компьютер чаралары белән алмаштырыла;

-- укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы – педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

-- шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә ,кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

-- иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

Скачать:


Предварительный просмотр:

         Физика дәресләрендә проект эшләре.

I. Кереш

  Хәзер безнең илдә дөнья мәгарифе тирәнлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш укыту тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән  гыйбарәт:

-- белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла,мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә,белем бирү программалары индивидуальләштерүгә юнәлтелеп,фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

 --мәгълүмат туплауның гадәти ысуллары — телдән һәм язма сөйләм компьютер чаралары белән алмаштырыла;

-- укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы – педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

-- шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә ,кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

-- иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

  Белем бирү технологияләренең төп камилләшү технологияләре түбәндәгеләргә күчү белән характерлы:

-- үзләштерелгән белемнең акыл үсешенә ярдәм итүе;

-- уртача укучыга исәпләнгән программаларны дифференцияләшкән һәм индивидуальләштерелгән укыту программалары итеп үзгәртеп кору.

 Мәгарифнең алга таба үсеше түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: мәгариф эчтәлегенең  төрле вариантлары төзелә;мәгариф структураларының нәтиҗәлелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.

  Яңа педагогик технологияләрнең төп максаты: белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, тиешле карар кабул итә  белгән шәхес тәрбияләү.Педагогик процесста шәхесне ,аның сәләтен үстерүгә ныклы игътибар ителсә,яшь буынга төпле белем һәм күнекмәләр биреләчәк.

Физика дәресләрендә инновацион технологияләр

Ни өчен мәктәптә физиканы өйрәнергә кирәк? Укытучының педагогик карашлары күп очракта әлеге сорауга ничек җавап бирүенә бәйле рәвештә формалаша.”Ни өчен?” соравы педагогик эшчәнлектәге әһәмиятле бурычларны билгеләуне таләп итә.Белем бирү стандартында физика укытуга кагылышлы түбәндәге юнәлешләрне (максатларны) аерып күрсәтергә мөмкин.

1.Укучыларның танып - белү осталыгын ,интелектуаль һәм иҗади сәләтен үстерү.

2.Табигатьне танып – белү методлары белән таныштыру.

3.Тормыш ихтыяҗларына һәм кызыксынуларга бәйле рәвештә физикадан мөстәкыйль рәвештә белеем алу күнекмәләре  формалаштыру.

4.Табигать турында төрле чыганаклардан алынган фәнни белемнәрне үзләштерү һәм аларга тәнкыйть күзлегеннән бәя бирү күнекмәләре булдыру.

5.Дөньяны танып-белү мөмкинлегенә ышаныч тәрбияләү.

  Алда санап үтелгән максатлардан тыш,балалар укыту – тәрбия процессында физикадан үзләштергән белем һәм күнекмәләрне тормыштагы гамәли мәсьәләләрне чишүдә файдаланырга,үз – үзләрен танып белергә дә өйрәнә.

  Мәктәптә  алган белемнәрнең югары сыйфатлы булуы илнең гомуми культура дәрәҗәсен билгели.Белем бирүнең сыйфаты укучылар үзләштергән белем күләме белән генә түгел,ә аларны тиешле урында куллана белү бәяләнә.

  Хәзерге мәктәпне инновацион технологияләрдән башка күз алдына китерүе кыен.

Минем проектларны яклау мәсьәләсенә тукталып  узасы килә.

  Проект эшчәнлеге –укучыларның мөстәкыйль  планлаштыра,мөстәкыйль гамәлгә

ашыра,башкарылган эшкә мөстәкыйль бәя бирү эшчәнлеге ул.

  Укучыларга методикага төшенү күнекмәләре, коммуникатив күнекмәләр бирү, аларның иҗади сәләтен, танып-белү активлыгын, мөстәкыйльлеген үстерү—проект эшчәнлегенең педагогик максаты.Укучыларның проект эшчәнлеге  элементларын дәресләрдә киң  кулланам.

  Проект нигезендә эшләп,укучылар тирән белем һәм күнекмә алалар.Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

--коллективта да мөстәкыйль эшли  алу;

--эшне бүлешкәндә бирелгән вазифаларны үти белү;

--йөкләгән эшкә җаваплы карау;

--аралашу;

--тупланган тәҗрибәне өйрәнү;

--проектны  яклаганда ирешелгән уңышларны һәм уңышсызлыкларны күрә белү.

Физика дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора.Укучыларыбыз төрле юнәлештәге эзләнү эшләре белән мәшгуль.Укучыларда физика фәне буенча яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна.Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

II.Төп өлеш.

1.Укучыларны проект эшчәнлегенә әзерләү

Укучыларның дөньяны танып-белү мөмкинлекләрен,акыл эшчәнлегенең мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Ул укыту процессы белән бәйле рәвештә дә,мөстәкыйль фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә дә кулланыла.Проектлар методының асылы: укучылыар педагог җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр,һәр проектны үтәгәннән соң өстәмә информация туплыйлар,һәр этапка рефлексия ясыйлар.Педагог эшчәнлегенең эчтәлеге— укучылар эше белән идарә итү,ягъни планлаштыруга һәм планның үтәлешенә контрольлек итү,тиешле төзәтмәләр кертүгә этәргеч ясау,гомуми юнәлеш бирү, шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.

  Проектлар методы фән эчтәлеген үзләштергәндә киң кулланыла.Бу очракта проектлар үтәүгә җайлы темалар сайлап алына,аерым этаплар арасында фән эчтәлеген өйрәнү  дәвам итә.Махсус фәнни тикшеренүләрдә дә проект методы уңай нәтиҗәләр бирә.Ул укучыларны белемнәрен билгеле бер ситуациядә кулланырга өйрәтә.

  Проект методы белән оештырылган педагогик процесска түбәндәге сыйфатлар хас:

--укучылар эшчәнлеге тормыш тәҗрибәсенә буйсына;

--проектлар мәҗбүри рәвештә уңай нәтиҗәләр бирә;

--проект идеясен билгеләүдә укучыларның теләге,кызыксыну өлкәсе искә алына;

--эш барышында катнашучылар информация алмашалар;

---проектлау күмәк рәвештә төркемнәрдә алып барыла;

---проектлау барышында төркемнәр үз эшчәнлегенә рефлексия ясый;

--укучылар эш барышында кирәк булган яңа информацияне генә эзлиләр һәм үзләштерәләр.

  Проектлау методына нигезләнгән эшчәнлек укыту-тәрбия процессының мөһим максатларына ирешергә мөмкинлек бирә:

--проект өстендә эшләгәндә балалар зур теләк белән өстәмә информация чыганакларын эзләргә һәм табылган мәгълүматларны кулланырга өйрәнәләр;

  --укучылар информацияне анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләрен

үзләштерәләр,билгеле бер проблеманы яктырткан мәгълүматлар тупларга өйрәнәләр;

--проектлау эше барышында укучылар фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр;

--рефлексияләгәндә һәм эш барышын тикшергәндә укучылар бер командада эшләргә өйрәнәләр;

--проект өстендә эшләүчеләрдә үз эшләре өчен иптәшләре алдында җаваплылык хисе формалаша,шулай ук башкалар гамәлендә дә үзләренең роле булуын аңлыйлар;

--проектлар методы белән эшләүче үзен мөстәкыйльлек эшчәнлек алып баручы итеп хис итә,аның үз-үзенә бәясе үзгәрә,аңарда үз көченә ышаныч формалаша.

  Проектлар методы бер яки берничә фән эчтәлегенә нигезләнергә мөмкин.

  Проектлау, укучыларның мөстәкыйль эше булса да,педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Башта проект эшләүнең берничә этабын билгелиләр:проектлау биремен эшләү,проект эшен башкару,нәтиҗәләр ясау-гомумиләштерү, проектны яклау һәм рефлексия

  Проектлау биремен эшләу.Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим ителә,проектны үтәү шартлары билгеләнә,максат ачыклана,эш планы төзелә

  Проектлау биремне үтәү өстендә эшне үз эченә ала,мөмкин кадәр балаларның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә,педагог укучылар эшенә тиешле юнәлеш бирә,вакытында үтәүгә һәм эш сыйфатына контрольлек итә.

  Гомумиләштерү—проектлау планында каралган материалларны эшләү.Бу этапта укучылар материалларны бергәләп эшлиләр.

  Проектны яклау—иң тирән эз калдыручы этап.Проектлар яклау сыйныф укучылары

алдында үтә.Яклау барышында проектның камиллеге һәм кимчелекләре ачылырга тиеш.

  Рефлексия проект яклау барышында бирелгән сорау һәм тәкъдимнәрне, тәнкыйть сүзләрен искә алып ясала, проект тагын да камилләштерелә.

  Проектлау методын кулланганда педагог һәм укучыларның аралашуы, хезмәттәшлек итүе үзенчәлекле төс  ала:укытучы укучыларның эшчәнлеге белән

түгел, аларның бергәләп эшләве,фикер алышуы,карар кабул итүе белән дә идарә итәргә тиеш.

2.Укучыларның проект эшләре.

   Физика дәресләрендә дә башка фәннәр белән бәйләп төрле проектлар эшләргә  була. Иҗади проект темалары күп төрле булырга мөмкин.Алар кеше тормышының һәм эшчәнлегенең төрле якларын яктырта алалар.Иҗади проектның нәтиҗәсе булып реаль әйбер торырга тиеш.  Мин үз эшчәнлегемдә физиканы технология һәм медицина белән бәйләп күп кенә проектлар эшләдем.

  Түбәндә проектлау эше барышы белән идарә итү һәм проектлар эшләү тәртибен чагылдырган материаллар тәкъдим ителә.

  8 нче класста “Җылыүткәрүчәнлек “ темасын үткәндә тукымаларның физик үзлекләрен кулланып,”Кием “ проектын эшләдек.Түбәндәге темалар сайлап алынды:

“Кием тарихыннан”, “Киемгә карата таләпләр “,”Тукыма җепселләре”,”Кием проектлау” .

                                       “ Кием тарихыннан”.

    Иң борынгы кешеләр суыклар һәм салкын кышлар булмый торган җылы якларда яшәгәннәр, шуңа күрә аларга кием кирәк булмаган.Йөз меңнәрчә еллар үткән,борынгы кешеләр акрынлап Европа һәм Азиянең салкын илләрендә дә яши башлаганнар.Алар кырыс һәм салкын кышлардан саклану өчен кием-салым уйлап тапканнар.

   Киемне җәнлек тиресеннән теккәннәр.Тиренең эчке ягын таш кыргычлар белән чистартканнар. Аннан соң тишекләр уеп,җәнлек сеңере белән теккәннәр.Соңрак

хатын-кызлар җеп эрләргә һәм тукырга өйрәнгәннәр.Алар җепне йорт хайваннары йоныннан яисә җитен һәм киндер сүсләрдән эрләгәннәр.Туку станогы да  ясаганнар.

Кешеләр җитен һәм йон тукымадан тегелгән кием кия башлаганнар.Һәр милләтнең киемендә үзенә генә хас булган үзенчәлекләр булган.

   Мәсәлән,татар халкының тормыш-көн күрешендә XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башларында кием-салым иң үзенчәлекле һәм оригиналь бер өлкә булып тора.Аның формалашуына халыкның социаль-экономик,тормыш-көнкүреш һәм табигать шартлары, гасырлар буена килгән традицияләре,эстетик зәвыгы,шулай ук башка халыклар белән культура бәйләнеше дә йогынты ясаган.Идел буе татарларының киемнәрендә төрки кабиләләренең традицияләре билгеле бер дәрәҗәдә чагыла. Моңа төрки халыклар киеменең төп үзенчәлекләрен саклаган киң

итәкле күлмәк,камзул,бишмәт,билле казаки, туры билле чикмән һ.б.ш. күрсәтергә була.Хатын-кызлар өчен дә күлмәкне озын һәм киң итеп теккәннәр.Бу киемнәрнең барысы да затлы тукымалардан тегелгән.Ләкин вакыт узу белән киемнәр үзгәргән.Яңа тукымалар барлыкка килгән.

                                      “Тукыма җепселләре”

  Килеп чыгышы буенча тукыма җепселләре табигый һәм химик җепселләргә бүленә.

  Табигый җепселләр,үз чиратында,үсемлекнекенә (целлюлозалы),хайванныкына (аксымлы) һәм минераль җепселгә бүленә. Киҗе - мамык ,киндер һәм башкаларны үсемлектән алынган җепселләр дип йөртәләр.

  Сарык,дөя.кәҗә йонын һәм табигый ефәкне хайваннардан алынган җепселләргә кертәләр.

  Асбест, пыяла җепселләр һәм металл җепләр минераль җепселләргә керә.

  Химик тукыма җепселләрен килеп чыгышлары буенча төрле булган чималны эшкәртү юлы белән алалар.Бу төр җепселләр ясалма һәм синтетик төрләргә бүленә.

Ясалма җепсел җитештерү өчен төп чимал булып чыршы үзагачыннан һәм мамык калдыкларынннан алынган целлюлоза хезмәт итә.Синтетик җепселләр җитештергәндә ташкүмер һәм нефть эшкәртүдән калган продуктлардан — газлардан файдаланалар.

  Хәзерге заман кешесенең гардеробында табигый җепселләрдән тукылган кием-салымны сирәк очратасың.Еш кына кием-салым тулаем химик җепселләрдәнтукылган

тукымадан да тегелә.Тукыма, текстиль һәм трикотаж әйберләр сатып алганда аларның физик үзлекләрен белү бик мөһим.

                         “Кайбер химик җепселләрнең физик үзлекләре

.Вискоза бернинди катнашмаларсыз чыршы үзагачыннан алынган чиста целлюлозадан тора.Вискоза киҗе-мамык тукымага карагында дымны үзенә

яхшырак сеңдерә.

 Ацетат һәм триацетат җепселләренә чимал булып үзагач һәм мамык калдыклары

тора. Ацетат дымны начар сеңдерә, ә триацетат исә аннан да начаррак, ләкин алар тиз кибәләр.Үтүкләргә кирәкми,210 градус температурада эри.

  Хәзерге вакытта синтетик тукымаларны нигездә полиэфир , полиамид һәм полиакрилонитриль  җепселләрдән тукыйлар.

  Полиэфир җепселләр—лавсан, элана, кримплен.Болардан тукылган тукымалар

йомшак,сыгылмалы,әмма бик нык була.Алар бөгәрләнми,яктылык тәэсиренә әйбәт

каршы тора.Җитешмәгән ягы—дымны начар сеңдерә.

  Полиамид җепселләр—нейлон,капрон,дедерон—барлык синтетик җепселләр арасында иң ныклылардан санала.Алар өзелми дә , тузмый да.Мондый җепселләрдән тукылган тукыма катырак ,өсте шома, ертыу кыен,тузмый, төсен  югалтмый.Җитешсезлекләре: дымны начар сеңдерәләр,югары температурага сизгер.

  Эластан җепсел—лайкра, күп очракта башка җепселләр белән кушып файдаланыла.Эластан кушылган тукымалар гәүдәгә сыланып торган киемнәр теккәндә кулланыла.

  Мамык суны үзенә тиз сеңдерә һәм тиз кибә.Мамык тукымалар нык,җиңел гигиена ягыннан саф , озакка чыдамлы була.Куллану өчен уңайлы,җиңел юыла,үтүкләнә.

  Җитен тукымалар шома,ялтырап торучан,нык була.Алар югары гигиена таләпләренә җавап бирә,дымны тиз сеңдерә,тиз кибә.Уңай сыйфатларыннан чыгып,җитен тукымаларны җәйге киемнәр тегү өчен кулланалар.

                                 “Киемгә карата таләпләр”  

  Кием сайлаганда да гигиена, файдалану, эстетик һәм икътисади таләпләрдәнчыгып

эш итәргә кирәк.

  Гигиена таләпләре шуннан гыйбарәт:кешенең кигән киеме аның организмына яшәү өчен нормаль шартлар тудырырга  (тән тиресенең сулавы, су парларының бүленеп чыгуы) һәм тәнен тышкы (механик, химик) тәэсирләрдән сакларга тиеш.

  Кием кеше тәне тирәсендә микроклимат тудыра.Ул температура,дымлылык һәм углекислый газның күпме булуы кебек күрсәткечләр белән билгеләнә.Билгеле бер микроклимат тудыру өчен,кием җылыны саклый торган,газ һәм һава үткәрүчән,дым  тарту үзлекләренә ия булырга тиеш.

   Синтетик тукымадан тегелгән күлмәкләрне җылы якларда кияргә ярамый.Әгәр кияргә туры килсә, күлмәкләрне тәнгә сыланып торырлык түгел ,ә иркен итеп тегәргә кирәк.Бу очракта тән тиресенә сулау өчен һава яхшы керәчәк.

   Еш кына полимер материалларны ,мәсәлән поролонны, киемнәрне эчләү өчен кулланалар.Бу вакытта кием җылылыкны яхшы саклый. Поролон агулы химик

матдәләр  бүлеп чыгармый.  Ләкин поролон бик яхшы дым үткәрә,  аның җылылык саклау үзлеге кими.Шуңа күрә андый киемнәрне еш җилләтергә һәм киптерергә

кирәк.Ясалма һәм синтетик тукымалардан тегелгән киемнәрне сатып алганда, ясалма ефәк һәм синтетикадан тегелгән күлмәкләрнең 20-25 градустан түбән температурага гына яраклы икәнен истә тотарга кирәк.

  Кыска төньяк җәе өчен вискозадан тегелгән киемнәр алыштыргысыз.Чөнки вискоза организм өчен, бигрәк тә кечкенә балалар өчен кирәк булган ультрамиләүшә нурларны яхшы үткәрә.Мондый нурларны үткәрү сәләте тукыманың төренә дә бәйле.

Тыгыз һәм караңгы төсләргә буялган тукымалар мондый нурларны тулысынча диярлек үткәрми.

                               “Укучы формасын проектлау”

  Кызлар өчен мәктәп формасын гигиена таләпләренә тулысынча җавап бирә торган

йон тукымадан тегәләр. Малайлар өчен форманы йон җепселләренә синтетик

җепселләр кушып тукылган тукымадан тегәләр. Урта полоса һәм кызу климатлы районнар өчен яз һәм көз айлары өчен киемне җитен тукымадан тегәләр.

  Физика курсы буенча “Электр” темасын үткәндә дә иҗади проектлар эшләргә мөмкин. Мәсәлән, “Кулдан ясалган электр элементлы яктырткыч”.

  Авария булып, электр энергиясе өзелгән очракта шәмнән файдаланырга мөмкин.

Үзебезгә кул астындагы материаллардан электр элементы ясарга да була.Моның өчен 1 мм яки аннан да зуррак диаметрлы бакыр чыбыкны 50-55 мм диаметрлы теләсә нинди түгәрәк әйбергә чорныйбыз.Чыбыкның диаметры зуррак булган саен яхшырак.Нәтиҗәдә спираль килеп чыга,аны банкага урнаштырабыз.Банканың

уртасына 9-10 мм лы цинк  таякчык урнаштырабыз.Электрод очларына үткәргечләр беркетәбез.

  Шуннан соң яхшылап юылган вак елга комы алабыз,аны туенган аш тозы эретмәсенә салабыз.Бу эретмәгә бер чәй кашыгы шикәр комы өстиләр,ул элементны

пычранудан саклый һәм аның хезмәт итү вакытын озынайта.Бу ком массасын бик

әйбәтләп бутыйлар һәм банка тулганчы тутырабыз. Ком юеш булырга тиеш. Нәтиҗәдә көчәнеше якынча 1 В булган электр элементы килеп чыга.

  Калган элементларны да шул рәвешле ясыйбыз,алардан көчәнеше 3-5 В булган батарея төзибез.Мондый батарея өзлексез 20-30 сәг эшли.

    Хезмәт урыннарында һәм көнкүрештә электр энергиясеннән файдалану төрле электр приборлары белән сак эш итүне таләп итә. Шуңа күрә без ”Электр

куркынычсызлыгы” буенча плакат проектын эшләдек.Плакатта электрдан җәрәхәтләнү сәбәпләре, приборлар һәм яктырткычлар белән эшләү кагыйдәләре,гади төзексезлекләрне бетерү ысуллары чагылдырылды.

  Ел дәвамында башка темалар буенча да проектлар эшләнде.Мәсәлән, “ Конвекция» темасы буенча “Мич морҗасы” проекты, “Басым” темасы буенча “Укучы сумкасы” һәм “Аяк киеме” проекты ,”Атмосфера басымы” темасы буенча “Барометр” проектлары эшләнде.

    Проектлар методы –укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы.Бу метод – заманча фикер йөртүне билгеләүче сыйфат.Проектлы фикер йөртү – чынбарлыкны гомумиләштереп һәм башка бер нәрсә аша фикер йөртеп ,танып белү процессы. Проектлы белем бирү – бер яктан белемнәрне проект рәвешендә үзләштерү,икенче яктан иске проектларны файдаланырга һәм яңа ппроектлар рәвешендә яңа белемнәрне булдырырга өйрәтә.

  Укучыларның проект эшчәнлеге – иҗади эш.Ул укучыларның фикерләү ,иҗади эшләү сәләтен үстерергә,укыту – тәрбиядә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

                         

             

                                                       

                                         Йомгаклау

Логик фикерләү сәләте үсеше түбән булу нәтиҗәсендә уку материалын үзләштергәндә укучылар кыенлык кичерә.Шуңа күрә дәрестә балаларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыра торган методлардан файдалану зарур.Проектлар методы әнә шундый методларның берсе.

  2003 уку елыннан башлап укучыларның проект эшчәнлеге элементларын дәресләрдә киң кулланам.Укучыларның күмәк эш башкаруы,уртак нәтиҗәгә килүе аларда күтәренке кәеф тудыра,иҗади эшләү,логик фикер йөртү, башкаларның фикерен тыңлау,бәхәсләшү өчен шартлар булдырырга ярдәм итә.

  Укучыларның  проект эшчәнлеге – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә ,үз белемеңне күтәрүгә омтылыш  формалаштыруга юнәлтелә. Укучыларның фән белән кызыксынулары арта. Дәресләр бик җанлы уза ,чөнки балалар актив эшчәнлеккә тартыла.

  Проектлар технологиясе укыту—тәрбиядә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Белем бирүнең сыйфаты үсүне түбәндәге диаграммалардан да күрергә мөмкин.

    Проектларның соңгы нәтиҗәсе укучылар тарафыннан эшләнгән физик приборлар,төрле җайланмалар.Укучылар эшчәнлегенең мәктәпкә дә файдасы зур.Алар көче белән физика кабинеты җиһазландырыла,баетыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару планы....

Физика дәресләрендә предметара бәйләнеш

Физика  дәресләрендә  предметара бәйләнеш...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект алымын куллану темасына педсоветта чыгыш

   Каким должен быть современный урок татарского языка и литературы? Этот вопрос является актуальным для всех учителей татарского языка, которых волнует проблема модернизации образова...