Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.
статья по физике по теме

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару планы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.

Валиева  Фәимә  Фәһим кызы  - Арча районы Курса Почмак урта  мәктәбенең I квалификация  категорияле  физика  һәм  математика  укытучысы.

   Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты. Билгеле, укучы фәннәрнең барысын да бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин төрле фәннәр арасыннан берсе аеруча кызыксынып, яратып өйрәнелә. Балаларның нәрсәгә сәләтле булуларын, кызыксынуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

     Билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта. Безнең мәктәптә сәләтле балалар белән эш махсус программа нигезендә буенча алып барыла. Һәр укытучының сәләтле балалар белән эшләү планы, максаты, бурычлары бар.

  Сәләтле укучылар белән эш

Максат:

1. Сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып талантын үстерү

2. Гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп сәләтле балалар белән эш алып бару, аларның үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану.

Бурыч:

1. Шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү.

2. Укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану.

3. Фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

  Сәләтле укучылар белән эшләү планы

1. Мәктәп буенча сәләтле укучыларны барлау.

2. Класс җитәкчеләре белән киңәшләшеп аларның исемлеген булдыру.

3. Сәләтле балалар белән эшләү өчен эш планы төзү, дидактик материаллар, методик әдәбият тупланган папкалар булдыру.

4. Сәләтле укучылар белән эшне оештыру.

     5. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

   

6.  Укучыларның кызыксынучанлыкларын исәпкә алып төрле түгәрәкләр оештыру, аларны түгәрәкләргә тарту.

7. Мәктәп күләмендә фән олимпиадалары үткәрү.

8. Мәктәп олимпиадаларында 1-2 нче урынны алган укучыларны район  
     олимпиадаларына әзерләү.

     9.Класстан тыш чаралар оештырганда сәләтле укучыларның фикерләрен,  
        кызыксынучанлыкларын исәпкә алып яңа төр эш формалары булдыру.

     10. Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар  
          белән индивидуаль эшләүне оештыру, БДИга әзерләнү.

     11.Укучыларның мәсьәләләр чишү алымнарына контроль ясау.

      12. Югары уку йортларына керергә әзерләнү өчен программалар һәм
           сораулар белән танышу,  мәсьәләләр чишү. 

Укучылар өчен конкурслар, бәйге-ярышлар, фәнни-гамәли конференцияләр, олимпиадалар оештырыла.    Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.

Авылда яшәүче  күп укучыларның әтиләре, абыйлары техника белән бәйле һөнәр иясе. Бу укучылар  техника белән кызыксыналар, хәтта кайберләре  трактор- машиналарны сүтеп – җыялар. Эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, бу балаларның  физика фәне  белән кызыксынулары,   башкалар белән чагыштырганда, көчлерәк. Алар  тырышып укыйлар,  конкурсларда,  олимпиадаларда  катнашалар. Физика  буенча БДИ ны  да күбрәк  шушы  укучылар сайлый, , аларның  саны  елдан ел арта  бара.  Техник ВУЗларга  керүче, физика укытучысы булырга  теләгән  укучыларым бар.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

Физика дәресләрендә предметара бәйләнеш

Физика  дәресләрендә  предметара бәйләнеш...

Физика дәресләрендә проект эшләре

Хәзер безнең илдә дөнья мәгарифе тирәнлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш укыту тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән  гыйбарәт:-- ...

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары...

Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе

Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе(“Таяну ноктасы” телевизион тапшыруы урнэгендэ  ата- аналар белэн уткэру очен эшкэртмэ)...