Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе
методическая разработка

Фазулянова Луиза Икрамовна

Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе

(“Таяну ноктасы” телевизион тапшыруы урнэгендэ  ата- аналар белэн уткэру очен эшкэртмэ)

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tayanu_noktasy.docx18.98 КБ

Предварительный просмотр:

     Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе"

Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе

(“Таяну ноктасы” телевизион тапшыруы)

Фазылянова Луиза  Икрам кызы,

югары квалификацион категорияле

 биология, химия укытучысы

Нөнөгәр авылы - 2019

 Элек – электән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сау – сәламәт булу тормыш итү өчен иң кадерле, иң кирәкле мөһим шарт булган. Ә бүген сәламәтлеккә караш нинди соң?

   Хәзерге җәмгыятьтә сәламәтлекне, бигрәк тә яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләсе  бик мөһим. Сәламәтлек – иң зур байлык.  Балалар һәм яшүсмерләр, укытучылар һәм әти-әниләр шушы байлыкка ирешү, аны саклау, үстерү, ныгыту алымнарын яхшы белергә,көндәлек тормышта шуларны гамәлгә  ашыра барырга тиеш.

Төрле кешенең иртәсе төрлечә башлана. Кемдер кофе эчә, кемдер иртәсен зарядкадан башлый. Ә кайберәүләр уянып та җитмичә эшкә яки мәктәпкә йөгерәләр.

1 сорау: Хормэтле әти-әниләр! Сез  Сәламәт яшәү рәвешен ничек күзаллыйсыз?

Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән–үзе башкарыла торган, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше.

Сәламәт яшәү рәвеше -сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими утәү дигән сүз.  Ә нинди кагыйдәләр сон ул?

2 сорау: Сәламәт яшәү рәвешенең төп шартлары нинди?

Сәламәт яшәү рәвеше - ул:

  • дөрес ял белән чиратлаштырылган физик һәм акыл хезмәте;
  • гаиләдә һәм хезмәт коллективында нормаль психологик климат;
  • үз характереңны һаман камилләштерә бару;
  • начар гадәтләрдән арыну, яхшы гадәтләрне үзләштерү;
  • физкультура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнү;
  • дөрес туклану ;
  • үз-үзеңне тәрбияләү.

Шушы шартларны төгәл үтәгәндә генә кеше үзенең актив яшәү чорын озынайта, эшкә сәләләтен, көр күңеллелеген һәм көчен озак елларга саклый ала.

Сәламәт яшәү рәвешенең нигезе- дөрес оештырылган көндәлек режим – эш төрләрен һәм ялны чиратлаштыру. Дөрес оештырылган режим көн дәвамында эшкә сәләтлелекне  саклый, ә дөрес булмаган режим сәламәтлектә төрле тайпылышлар, органнар системаның функцияләре бозылуга, физик үсешнең артта калуына, неврозларга китерә.

3 сорау:Мәктәп укучысының режимы нинди булырга тиеш дип саныйсыз?

   Шулай итеп, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда 1 таләп:

Көндәлек режимны үтәү- төрле эш формаларын һәм ялны чиратлаштыру, көндәлек бер вакытта йокларга яту һәм тору – сәламәтлеккә уңай йогынты ясап кына калмый, ә кешене дисциплинага, җаваплылыкка, вакытны дөрес бүләргә дә өйрәтә.  Шуңа курә Сәламәтлекнең башы, Һәрбер йортның кояшы – Режим дияләр аны.

4сорау: Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү өчен мәктәптә  нәрсәләр эшләнә?

Борынгы Римлыларның  “Ашар өчен яшәмибез, ә яшәр өчен ашыйбыз” дигән әйтеме бар.    Без дөрес тукланабызмы?

5 сорау:Әниләр! Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы? Мәктәптә 2 ашау оештырылуга ничек карыйсыз?

Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр, ләкин без балаларыбызны иртән, кичен тиешенчә тукландырырга тиеш. Бала көнгә 4-5 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Иртә-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш.Укучы баланың ярты көннән артыгы мәктәптә үтә диярлек.Шуна  мәктәптә  2 мәртәбә кайнар ризык белән туклану оештырылган. Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный.

Сәламәт тормыш рәвешен алып барырга комачаулый торган факторлар да бар. Без аларны зарарлы гадәтләр дибез. Кешенең сәламәтлеген какшатучы күп кенә зарарлы гадәтләр арасында тәмәке тарту төп урыннарның берсен алып тора. Сер түгел, яшүсмерләр мәктәп елларында тартырга өйрәнә. Малайлар – 9-10, кызлар исә 13-14 яшьләрдә тәмәке көйрәтә башлый дип бирә статистика.

6 сорау: Начар гадәтләрне булдырмау өчен гаиләдә нэрсэлэр эшлисез?

-Өйдә берәр тәмәкече булу кечкенә бала өчен көненә 1-2 тәмәке тартуга тиң. Аңа тиз салкын тия, бронхит яки пневмония белән ешрак авырый , сулыш системасы, үпкә авырулары мөмкинлеге 20 – 80 процентка арта. Тәмәке тартучыларның хатыннары үпкә яман шеше белән 1,5-2 тапкыр күбрәк  авырый. Слайдка игътибар итегез әле:

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, үпкәдә яман шешнең – 90-95 %, яман шешнең барлык төрләренең – 45-50 %, йөрәк – кан тамырлары авыруларының 20-25 % тәмәке тартуга бәйле. Тәмәке тартучы ир-атларның үпкә яман шеше авыруыннан үлү куркынычы тартмаучы кешеләргә  караганда – 22 тапкыр, ә хатын – кызларда  12 тапкыр күбрәк. Тулаем алганда, тарту ел саен дөньяда 3 млн. кешенең үлеменә сәбәп булып тора.

7 сорау: Хөрмәтле кунаклар! Без сезнең белән сәламәт яшәү шартларын карап уттек.  Ләкин еш кына сәламәт булу өчен бөтен шартларны үтәгән кеше дә авырый. Ни өчен шулай икән?

Бу сорауга җавап бирү өчен, җан тынычлыгы белән тән саулыгы арасындагы нинди бәйләнеш барлыгын ачыкларга кирәктер. Нерв системасы какшаган баланың физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклыгы, тынычлыгы ул.Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Әйдәгез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм мәктәп белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару планы....

Хәзерге заман шартларында китап сөюче сәләтле балалар тәрбияләү.

Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү...

Уҡытыу рус телендә алып барылған мәктәптәрҙең 8-се класы өсөн тематик план

Уҡытыу рус телендә алып барылған мәктәптәрҙең 8-се класы өсөн тематик план ...

Ысыҡ һыуы. “Башҡортостан календары”нан, Башҡорт теле 10-11. Уҡытыу урыҫ телендә алып барылған мәктәптәр өсөн. Авторҙары: М.Ғ. Усманова, З.М. Ғәбитова

quot;Башҡортостан календары"нан яҙып алынған "Ысыҡ һыуы" тигән мәҡәлә, ысыҡ һыуы кешеләргә ниндәй шифалы икәне тураһында....