Х.Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы?" шигыренә анализ.
презентация к уроку по теме

Гайнутдинова Зульфия Марсовна

Шигырьгә анализ(презентация)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 63._h._tufan_kaysygyzny_kuly_yly.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Х. Туфанның “ Кайсыгызның кулы җылы? ” шигыренә анализ.

Максат : 1. Лирик шигырьгә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү.

                 2. Укучыларга үз фикерләрен әйтә белү һәм сәнгатьле уку күнек-    мәләрен бирүне дәвам итү.

                 3. Х. Туфан шигырьләре аша миһербанлылык, шәфкатьлелек хис-ләре тәрбияләү.

Җиһазлау : Х. Туфан һәм Л. Салиасгарованың портретлары, язучының әсәрләреннән күргәзмә, магнитофон, касета.

Материал : IX сыйныф өчен дәреслек, Х. Туфанның шигырьләр җыентыгы, “ Ак чәчәк атар идем ” китабы, “ Сөембикә ” журналыннан К. Булатова язма-сы, газета материаллары.

                 

                                                  Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Исәнләшү, барлау, кәефләрен сорау, дәрескә әзерлекне тикшерү.

II. Өй эшен тикшерү. – Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә сөекле шагыйребез Х. Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Әйдәгез, укучылар, шагыйрь кичергән иң аянычлы вакыйгаларны искә төшереп узыйк әле ( еллар күрсәтелә, укучылар вакыйгаларны санап үтәләр).

III. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. – Хәзер мин сезгә, укучылар, Х. Туфанның “Китте дусым – иң дусым” шигырен укып узам (укытучы укый).

- Йөрәгенә газиз җанын югалтса да, үз мәхәббәтенә тугрылыклы калган, үлем-михнәт сынауларын кичергән, үз хисләрен әнә шулай халык җырына якын шигырь юлларында җанландыра алган ир-егет ул –Хәсән Туфан ( портреты күрсәтелә).

- X. Туфанны без үзенең фаҗигале язмышын, фаҗигале мәхәббәтен чагылдырган лирикасы белән кабул итәбез. Шул ягы белән ул үзенең генә түгел, ә чорның да, халкыбызның да язмышын ачты. Бу шигырен ул үзенең тормыш иптәше Луиза Салиасгаровага багышлап язган. Бүген без менә шушы шигырьнең дәвамы булып торган "Кайсыгызның кулы жылы?" дигән лирик шигырьне анализлап үтәрбез (шигырь 1956 нчы елда язылган).

- Укучылар, лирик шигырьгә нинди үзенчәлекләр хас ?

- Лирик шигырь кешенең уй-хисләрен, кичерешләрен чагылдыра.

- Шигырьдә үзенең кичерешләре турында кем сөйли ?

- Лирик герой сөйли.

- Лирик шигырьләрне ничек тикшерәбез?

- Хис, аның сәбәбен, дәрәҗәсен һәм юануын табабыз.

Лирик герой         хис

-сәбәпләре

-дәрәҗәсе

-юану

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү.

Сүзлек өстендә эш.

Дала – степь

Ямаштыру – савыктыру, дәвалау

А. Арысланов шигырьне магнитофон язмасында башкара.

 а) Укучылар үзләре ишетелерлек итеп бер кат укып чыгалар.

 б) 1-2 укучыдан сәнгатьле итеп укытыла.

V.  Ә хәзер шигырьне бергәләп тикшереп карыйк әле. Шигырьдә нәрсә турында сүз бара соң?

1) Укытучы: Укучылар шигырьнең беренче җөмләсен үз сүзегез белән әйтеп карагыз әле.

 -- Тормыш лирик геройны чыныктырган (җавапның дөрес түгеллеге әйтелми).

2) Укытучы: Ә ни өчен соң Х. Туфан “йөрәкне бәйлисе бар” дип язган? Ул шигырьдә ничек бирелгән? Йөрәкне бәйләп буламы?

 -- Бәйлисе сүзе бәйләнми торган әйбер янында (йөрәк), күчерелмә мәгънәдә килгән, ул метафора.

3) Укытучы: Бәйлисе бар йөрәкне сүзенең үз мәгънәсе нинди? Нинди очракта кешенең йөрәге авырта?

 -- Хәсрәте, кайгысы зур булганда.

4) Укытучы: Ә авырткан җирне нишләтәләр?

 -- Бәйлиләр.

5) Укытучы: Метафора авыртуны басу, дәвалау мәгънәсен нинди мәгънәгә алыштырган?

 -- Юану мәгънәсенә.

 -- Лирик герой хәсрәте зур булса да, үз-үзен юата алуына ышана.

6) Укытучы: Лирик герой үз-үзен ничек юатмакчы соң?

 -- Күлмәк җиңен ертып. Үз-үзен юату өчен ул күлмәк җиңен югалтырга тиеш.

 Укытучы:  Күлмәк җиңен ерту, сугышчан термин, күчерелмә мәгънәдәге поэтик символ булып киткән.

7) Укучылар, ә хәзер яңадан әйләнеп кайтып карыйк әле.

Беренче җөмлә белән икенче җөмлә арасында сез нинди каршылыкны күрәсез?

Еламаска өйрәтте – чыныгумы?

 -- Юк. (Кеше үз хисләрен йөрәгенә җыйган, шуны күрсәтә)

8) Бу каян күренә?

 -- Чөнки 2 нче җөмләдә лирик геройның аянычлы хәле турында сүз бара.

9) Ә тормыш лирик геройны ничек, ни сәбәпле үзгәрткән соң?

(җавапны  шигырьнең башка өлешләрен өйрәнеп табабыз).

10) Икенче строфаның  эчтәлеге ничек бирелгән?

 -- Лирик герой сугышта яраланган. Хат алган.

 -- Ләкин солдатны өйгә хат язып кайтармыйлар бит.

11) Бу строфада язучыны юатырлык нинди вакыйга турында сүз бара соң? Әдипнең  тормыш юлын искә төшерәбез.

12) Укытучы. Бу юлларда әдипнең кайдагы вакыты сурәтләнә?

 -- Сөргендәге вакыты.

13) Сугышларның тынып торуы... җөмләсеннән нәрсә аңлашыла?

 -- Сталин үлгәннән соң туган җиңеллек.

14) Яраларны ямаштыру ... юлыннан нәрсәне аңлыйсыз? Монда нинди юануны күрәсез?

  -- Әдип, дөньялар үзгәргәч, бәлки туган илгә кайту мөмкинлеге туар дип юана.

15) Ләкин юану урынына аңа тагын нинди хәсрәтләр өстәлде. (Алдагы строфада).

 -- Аңа яраткан кешесенең үлемен хәбәр итәләр.

16) Кайсы шигъри образ, нинди  сүзләр йөрәкләрегезне телгәләп алды?

 -- Алкалар ... , кабер ...

17)  Бу сүзләр шигырьдә ничек рәттән сыеша алдылар икән?

Алкалар турында нәрсә әйтә аласыз?

Алкалар затлы, һичкайчан күгәрмәс, саф, асыл ташлары җемелдәп тора. Хуҗасы кебек үк нәфис, гүзәл.

Тик бу алкалар, бик кадерле, бик изге булсалар да, салкын, җансыз.

Алкалар – яшьлек, хәтер, сәламәт яшәешне, матурлыкка омтылышны символлаштыра.

Кабер – гомер юлының бетүе, төгәлләнүе. (Алар антонимик мәгънә белдерәләр.)

18) Шигырьдә кайсы строфалар кабатланып килгән ?

 -- 1 нче һәм соңгы строфалар.

19) Язучы анда нинди сүзләрне үзгәртеп биргән?

 -- “Дөнья мине үзгәртте.”

 -- “Бирде дөнья кирәкне”  гә әйләнгән.

20) Сез моны ничек аңлыйсыз?

 -- Лирик геройны дөнья кирәген бирә -- бирә, интектерә-интектерә үзгәрткән.

21) Аның йөрәге ни сәбәпле яраланган соң?

 -- Хәсрәт өстенә хәсрәт килү сәбәпле яраланган, шуңа күрә “ Еламаска өйрәтте ” җөмләсе кешенең чыдамлыгын күрсәтми, бәлки кайгы-хәсрәтнең күп булуын, берсе артыннан икенчесе ялгануын күрсәтә.

22) Кеше, гадәттә, кайгырганда, авыр хәсрәт килгәндә нишли ? Аның кайгысының дәрәҗәсе ничек күрсәтелә ?

 -- Елау аша.

Әйе, күз яше күлләр ясый, - диелә халык җырында.

23) Ә бу шигырьдә, Х. Туфанда ничек бирелгән ?

 -- Лирик герой еламый, бу аның хис дәрәҗәсенең югары дәрәҗәсе.

Укытучы. Шигырьдәге кеше рухының авыр фаҗигасен безгә кабатлану алымының вазифасы ачып бирде.

24) Моннан безгә нәрсә аңлашыла?

 -- Лирик герой озак еллар дәвамында хәсрәт эчендә яшәгән. Хәсрәт аның гадәти яшәү рәвешенә әверелгән. Герой бу халәтенә, билгеле, күнмәгән. Ул түзгән. Күлмәк җиңен ертып булса да йөрәгенең авыртуын баскан. Ләкин чиксез хәсрәте өстенә тагын бер авыр хәсрәт өстәлгән. Һәм күңелен мөлдерәмә тутырган хис ташып чыккан. Лирик герой бердәнбер терәген, иң якын кешесен югалткан?

25) Кайгы хисенең иң югары ноктасын кайсы юллардан күрәсез?

 -- Вулканнарга керер идем,

    Шундадыр ул ... дисәләр.

 -- Лирик герой үзен юату өчен ярдәм сорарга мәҗбүр була.

26) Янып торган яшь гомерен ачлы-туклы килеш Тайга бозлык –сазлыкларында уздырган кешегә нәрсә кирәк соң?

  -- Җылылык, күңел җылылыгы, дуслар җылылыгы кирәк.

  -- Җылы сүз әйтеп, кайгысын уртаклашучы, “ җылы куллы”, миһербанлы, шәфкатьле кеше ярдәме кирәк аңа.

Җылы куллы кешеләр беренче чиратта кемнәр алар?

-- Туганнар, дуслар.

-- Х. Туфанның тышы салкын булса да, эче җылы булган дөньяны күрәсе килә.

-- Бу теманың актуальлеге нәрсәдә күренә? Җылы куллы кешеләр бүгенге көндә дә кирәкме? (укучылар җавабы тыңлана).

-- Укучылар, бүгенге көндә дә шәфкатьле, миһербанлы, җылы куллы кешеләр ярдәмен көтүчеләр бик күпләр. Ә сезнең үзегезнең яки сыйныфыгыз белән кемнәргә ярдәм иткәнегез бар? (укучылар җавабы)

  -- Танылган кешеләребезнең нинди ярдәмнәре турында ишеткәнегез бар?   “Алтын йөрәк” акциясе турында ниләр ишеткәнегез бар?

IX. Йомгаклау.

X. Өй эше бирү.

   1. Шигырьне ятларга.

   2. “ Җылы куллы кеше темасына инша язып килергә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Исследование химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»

«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника ...

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы"

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы" шигыренә анализ...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан Х .Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Хәсән Туфан. “Кайсыгызның кулы жылы?” шигыре. 9 класс

Бу дәрестә  укучыларның логик фикерләве, үз фикерләрен әйтә белүләре, сөйләм телен үстерүенә өстенлек бирелә....

Х. Туфан "Кайсыгызнын кулы жылы" шигыренә анализ

Дәрес планы Х. Туфан Кайсыгызнын кулы жылы шигыренә анализ...