Х. Туфан "Кайсыгызнын кулы жылы" шигыренә анализ
план-конспект урока (11 класс)

Мустафина Рузалия Усмановна

Дәрес планы Х. Туфан Кайсыгызнын кулы жылы шигыренә анализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_h._tufan_kaysygyznyn_kuly_zhyly.docx31.58 КБ

Предварительный просмотр:

11 нче сыйныф

татар төркеме

Тема: Х. Туфанның

“Кайсыгызның кулы җылы?”

 шигыренә анализ

Максат:

  1. Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне киңәйтү.  Лирик шигырьгә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү.

                2. Укучыларның үз фикерләрен әйтә белү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.

                 3. Х.Туфан шигырьләре аша миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет буенча: «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре белән танышу.

Шәхескә кагылышлы: Якыныңа тугрылык, авыр хәлдә калган кешегә миһербанлы булу, ярдәмгә ашыгу хисләрен тәрбияләү.

Танып-белү УУГ: Аңлап уку осталыгын формалаштыру, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу.

Коммуникатив УУГ: Үз фикерләрен тулы һәм төгәл итеп җиткерә белү.

Регулятив УУГ: Автор әйтергә теләгән төп фикерне  таба белү, уку гамәлләрен бәяли белү.

Җиһазлау: ZOOM, дәреслек,  презентация, https://learningapps.org/watch?v=p0sm08r2520 интерактив күнегүләр прогограммасы.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне  үзләштерү  дәресе (катнаш дәрес).

 

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру. Уңай психологик халәт тудыру.  
  1. Слайд 2 “Җырны таны” уены ( Х.Туфан сүзләренә  язылган җырларның бер куплетын тыңлау һәм шигырьнең исемен әйтү).
  • “Әйткән идең”
  • “Синең нурың”
  • “Агыла да болыт агыла”
  • “Казан кичләре”
  • “Ромашкалар”

 2) Әңгәмә

- Укучылар,  җырлар ошадымы?  Бу җырларның сүзләрен кем язган? (Х.Туфан)

       Слайд 3 - Әйе, укучылар, үткән дәрестә Х.Туфан иҗаты белән таныштык.

     3) Слайд 4 Ни дәрәҗәдә үзләштердегез икән, тест ярдәмендә тикшереп алыйк әле. Бирелгән ссылка ярдәмендә кереп https://learningapps.org/watch?v=p0sm08r2520, тестны табасыз. Тест “Кем миллионер булырга тели?” уены рәвешендә ясалган. Кем сорауларга дөрес җавап бирә, шул “миллион” ота ала.

  1. Хәсән Туфанның туган җире?

а) Казан губернасының Чистай өязе Иске Кармәт авылы;

ә) Тобол губернасының Ахман авылы;

б) Казан шәһәре.

           2.  Хәсән Туфан кайсы елларда яшәгән?

                а) 1900-1990 нчы елларда;

ә) 1900-1961 нче елларда;

б) 1900-1981 нче елларда.

          3. Ул кайсы мәдрәсәдә белем ала?

а) “Хөсәения”;

ә) “Галия”;

б) “Мөхәммәдия”.

          4. Хәсән  1918-1924 нче елларда нинди хезмәт белән шөгыльләнә?

а) редакциядә эшли;

ә) радиокомитетта хезмәт куя;

б) балалар укыта.

5. Хәсән Туфанның ничә ел гомере, нахакка гаепләнеп, төрмәдә, сөргендә уза?

а) ун;

ә)  егерме;

б) уналты.

6.  Гомеренең кайсы  еллары төрмәдә, Себердә сөргендә үтә?

        а) 1937-1956 нчы еллар;

ә) 1940-1956 нчы еллар;

б) 1938-1953 нче еллар.

7.  Шагыйрь нәрсәне яки кемне “И минем җандай кадерлем...” дип атый?

а) хатыны Луизаны;

ә) кызын;

б) туган телен.

Слайд 5 -Укучылар, ә хәзер үзегезнең җавапларыгызны тикшереп карагыз

II. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү

1) -  Бүген дәрестә Х.Туфан иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез һәм “Кайсыгызның кулы җылы?”  шигырен анализлап үтәрбез.  Укучылар, бу шигырь 1956 нчы елда язылган.

Слайд 6  - Башта шигырьне тыңлап үтик. (Идел Кыямов башкаруында шигырьне тыңлау)

2) Слайд 7 - 15  Шигырьгә анализ ясау.

- Бу нинди шигырь? (лирик шигырь)

- Лирик шигырьгә нинди үзенчәлекләр хас?  (Лирик шигырь кешенең уй-хисләрен, кичерешләрен чагылдыра)

- Шигырьдә үзенең кичерешләре турында кем сөйли ? (Лирик герой сөйли)

- Әйдәгез, укучылар, шигырьне анализлауга күчик.

III. Яңа белемнәрне үзләштерү.

1). Шигырьне үзлектән укып чыгыгыз һәм уку барышында аңлашылмаган сүзләрне билгеләгез.

2)  Сүзлек өстендә эш. Сезгә нинди сүзләр аңлашылмады?

3) Ә хәзер шигырьне бергәләп тикшерик.

 а) 1 строфаны яңадан укып чыгабыз һәм сорауларга җавап бирәбез:

Дөнья мине

Үзгәртте:

Еламаска өйрәтте.

Күлмәк җиңен ертасымы?—

Бәйлисе бар

Йөрәкне.

- Укучылар, шигырьнең беренче, икенче җөмләләреннән нәрсәне аңладык?

- Тормыш лирик геройны үзгәрткән, еламаска өйрәткән.

- Еламаска өйрәтте – чыныгумы?

- Юк. Кеше үз хисләрен йөрәгенә җыйган, шуны күрсәтә.

 -  “Бәйлисе бар йөрәкне”  сүтезмәсе  нинди мәгънәне аңлата? Йөрәкне бәйләп буламы?

- Авырткан  җирне  бәйлиләр, ә  йөрәкне бәйләп булмый.

- Әйе, “бәйлисе” сүзе бәйләнми торган әйбер - йөрәк янында  күчерелмә мәгънәдә килгән, ул метафора. Бу метафора авыртуны басу, дәвалау мәгънәсен нинди мәгънәгә алыштырган?

-Юану мәгънәсенә. Лирик герой хәсрәте зур булса да, үз-үзен юата алуына ышана.

-Лирик герой үз-үзен ничек юатмакчы соң?

-Күлмәк җиңен ертып. Үз-үзен юату өчен ул күлмәк җиңен югалтырга тиеш.

 - Күлмәк җиңен ерту, сугышчан термин, күчерелмә мәгънәдәге поэтик символ булып киткән. 

 Ә тормыш лирик геройны ничек, ни сәбәпле үзгәрткән соң? Җавапны  шигырьнең башка өлешләрен өйрәнеп табарбыз.

ә) 2 нче строфаны игътибар белән укып чыгыгыз әле.

Сугышлардан замана

Туктап торган арада,

Яраларны ямаштырып

Ята идем

Далада:

Бу өлешнең мәгънәсен безгә Хәсән Туфанның биографиясе аңларга булышыр. Ул күп еллар кайда булган?

- Хәсән Туфан 16 ел сөргендә  булган.

- Сугышларның тынып торуы... җөмләсеннән нәрсә аңлашыла?

 - Сталин үлгәннән соң туган җиңеллек.

- Яраларны ямаштыру ... юлыннан нәрсәне аңлыйсыз? Монда нинди юануны күрәсез?  - Әдип, дөньялар үзгәргәч, бәлки туган илгә кайту мөмкинлеге туар дип юана.

- Ләкин юану урынына аңа тагын нинди хәсрәтләр өстәлде? Бу турыда без алдагы строфадан белербез.

б) 3 нче строфаны укып чыгабыз.

Кайт!..— дип хатлар килделәр.

Юллар... озын иделәр...

Кайттым.

— Бусы — алкалары,

Бусы — кабере...— диделәр.

- Бу строфадан  без нәрсә турында белдек?

- Лирик геройның якын кешесе үлгән.

- “Юллар... Озын иделәр” сүзләре белән  автор нәрсә әйтергә теләгән?

- Герой озак еллр кайта алмаган.

- Кайсы шигъри образ, нинди  сүзләр йөрәкләрегезне телгәләп алды?

- Алкалар ... , кабер ...  

- Алкалар турында нәрсә әйтә аласыз?

- Алкалар затлы, һичкайчан күгәрмәс, саф, асыл ташлары җемелдәп тора. Хуҗасы кебек үк нәфис, гүзәл. Тик бу алкалар, бик кадерле, бик изге булсалар да, салкын, җансыз.

- Алкалар, кабер нәрсәләрне символлаштыралар?

-Алкалар – яшьлек, хәтер, сәламәт яшәешне, матурлыкка омтылышны символлаштыра. Кабер – гомер юлының бетүе, төгәлләнүе. Алар антонимик мәгънә белдерәләр.

в) 4 нче строфаны укыйбыз.

Әгәр тагын килсәләр,

Сау!—дип хәбәр бирсәләр,

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул... дисәләр.

- Бу юллардан без нәрсәне аңлыйбыз?

- Югалткан кешесе  лирик геройга  никадәр якын булуын аңлыйбыз.

г) - Шигырьдә кайсы строфалар кабатланып килгән ?

- 1 нче һәм соңгы строфалар.

- Әйе, ә хәзер 5 нче строфаны укыйбыз.

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы?—

Бәйлисе бар йөрәкне...

- Язучы анда нинди сүзләрне үзгәртеп биргән? ( “Дөнья мине үзгәртте.” “Бирде дөнья кирәкне”  гә әйләнгән.

- Сез моны ничек аңлыйсыз? (Лирик геройны дөнья кирәген бирә -бирә, интектерә-интектерә үзгәрткән)

- Аның йөрәге ни сәбәпле яраланган соң? (Хәсрәт өстенә хәсрәт килү сәбәпле яраланган, шуңа күрә “ Еламаска өйрәтте ” җөмләсе кешенең чыдамлыгын күрсәтми, бәлки кайгы-хәсрәтнең күп булуын, берсе артыннан икенчесе ялгануын күрсәтә)

- Кеше, гадәттә, кайгырганда, авыр хәсрәт килгәндә нишли ? Аның кайгысының дәрәҗәсе ничек күрсәтелә ? ( Елау аша)

- Ә бу шигырьдә, Х. Туфанда ничек бирелгән ? (Лирик герой еламый, бу ул кичергән кайгы хисенең  югары дәрәҗәсе).

- Янып торган яшь гомерен ачлы-туклы килеш тайга бозлык -сазлыкларында уздырган кешегә нәрсә кирәк соң? (Җылылык, күңел җылылыгы, дуслар җылылыгы кирәк. Җылы сүз әйтеп, кайгысын уртаклашучы, “җылы куллы”, миһербанлы, шәфкатьле кеше ярдәме кирәк аңа).

- Җылы куллы кешеләр беренче чиратта кемнәр алар? (Туганнар, дуслар)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

-  Укучылар, шигырьдәге кеше рухының авыр фаҗигасен безгә кабатлану алымының вазифасы ачып бирде. Моннан безгә нәрсә аңлашыла соң?(Укучыларның фикерләре тыңланганнан соң укытучы нәтиҗә ясый.)  

- Лирик герой озак еллар дәвамында хәсрәт эчендә яшәгән. Хәсрәт аның гадәти яшәү рәвешенә әверелгән. Герой бу халәтенә, билгеле, күнмәгән. Ул түзгән. Күлмәк җиңен ертып булса да йөрәгенең авыртуын баскан. Ләкин чиксез хәсрәте өстенә тагын бер авыр хәсрәт өстәлгән - лирик герой бердәнбер терәген, иң якын кешесен югалткан һәм күңелен мөлдерәмә тутырган хис ташып чыккан.

- Кайгы хисенең иң югары ноктасын кайсы юллардан күрәсез? (Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул ... дисәләр. Лирик герой үзен юату өчен ярдәм сорарга мәҗбүр була)

-Әйе, укучылар, Х. Туфанның тышы салкын булса да, эче җылы булган дөньяны күрәсе килә.

V. Рефлексия

1) - Укучылар, Х.Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы” шигыре сезгә ошадымы?

- Бу шигыре аша әдипне кайсы яктан ачтыгыз? (Ул бик түзем, сабыр, сөйгәненә турылыклы кеше булган).

- Бу теманың актуальлеге нәрсәдә күренә? Җылы куллы кешеләр бүгенге көндә дә кирәкме? (Миһербанлы, шәфкатьле кешеләр һәрвакыт, һәрайда, һәркемгә кирәк).

-Укучылар, шигырьнең эчтәлеген бүгенге көн белән ничек бәйләп була? (волонтерлык хәрәкәте, пандемия вакытында  табиблар, шәфкать туташларының героик хезмәте)

2) -  Шигырьне һәрберегез сәнгатьле итеп укып чыгыгыз.

VI. Өй эше

1. Шигырьне ятларга һәм видеога яздырып, төркемгә җибәрергә.

2. “ Җылы куллы кеше ” темасына инша язарга, фотосурәткә төшереп, төркемгә җибәрергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Исследование химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»

«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника ...

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы"

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы" шигыренә анализ...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан Х .Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...