"Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур…" (Һади Такташ. «Ак чәчәкләр» шигыренә анализ.)
презентация к уроку на тему

Хамидуллина Альфия Абриковна

"Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур…" (Һади Такташ.  «Ак чәчәкләр» шигыренә анализ.) материалын татар әдәбияты дәресләрендә кулланырга була

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл анализ лирического произведения509.69 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы МББЙ “Биектау муни ципаль районы Шәпше урта белем бирү мәктәбе Хәмидуллина Әлфия Абрик кызы беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Һади Такташ (1901 – 1931)

Слайд 3

Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөн ьяны Елатырга ; әйе, миндә көчле Байроннар җаны, – (Һ. Такташ « Юану », 1921)

Слайд 4

« Ак чәчәкләр ява . Дөнья матур …» (Һади Такташ . « Ак чәчәкләр» шигыренә анализ.)

Слайд 5

Максат: шигыр ь нең язылу чоры һәм бу чордагы со циаль-политик вакыйгаларга шагыйрьнең мөнәсәбәте турында тарихи белешмә бирү; шигырьнең темасын ачыклау , эчтәлеген ачар өчен аның композициясе буенча анализ үткәрү ; текст өстендә эшләү ;

Слайд 6

Төркемнәрдә эш : Беренче төркемгә кар яву күренешен рәсемдә күрсәтергә ; Икенче төркемгә – кар яву күренешен матур сүзләр белән сурәтләргә (2 -3мин.);

Слайд 7

Шигырьне уку ; - Укучылар , шигырьне укыганда , кемнәрне күрәсез? - Тәрәзәдән берәү мыштым гына карый . Берәү борынын тотып кайтып бара. Ике кеше тау шуарга китте . - Аларны кем күзәтеп тора? - Шагыйрь . - Шагыйрь дигән сүз бармы? - Юк . - Нинди сүз бар? - Мин. - Без аны лирик герой дип атарбыз .

Слайд 8

Лирик герой дип шигырьдә уй-хисләрне һәм эчке кичерешләрне сөйләп бирүчене йөртәләр . Шагыйрьнең беренче зат исеменнән язуын бары тик аның шәхси үз кичерешләрен белдерү дип кенә карарга ярамый . Ул үз заманы кешеләренең уй-фикерләрен, кичерешләрен җиткерегә тели . - Шигырьдә нинди күренешләр сүрәтләнгән? - Кар ява . Кышкы салкын көн. Тәрәзәләр туңган. - Автор карны нәрсә белән чагыштыра ? - Автор карны ак чәчәк белән чагыштыра . - Күк йөзе нинди ?

Слайд 9

- Зәңгәр. - Ә йөлдызлар? - Ак кар кебек . - Шигырьдә тәүлекнең кайсы өлеше сурәтләнә? - Төн вакыты . - Төн нинди ? - Салкын , җилле. - Каян белдегез ? - Тау шуарга киткән ике кеше кире сызды . - Димәк, шигырьдә кышкы күренеш, кышкы матурлык сурәтләнгән. Шагыйрь тәңкә карлар яуганда , буранлы төндә

Слайд 10

йөрергә яраткан . Аның күп әсәрләре кыш көне язылган . Әсәр « Ак чәчәкләр» дип атала . Ак төс нинди билге ул ? - Ак төс – сафлык , матурлык , яктылык символы. Кышкы табигатьнең матурлыгын рәссамнар картиналарда сурәтли. (Төркемнәрнең иҗади биремнәре күрсәтелә: 1нче төркем ) - Кар бөртеге нәрсәгә охшаган ? - Кар бөртеге чәчәккә охшаган . Такташ дөрес сурәтләгәнме? Матурма кар яуганда ? Шушы матурлыкны сез ничек сурәтли алдыгыз ? (2нче төркемнең эше тикшерелә ).

Слайд 11

Менә шундый матурлыкны ни өчен Такташ шигырендә өйдә генә күзәтнп утыралар ? - Салкын булгач . - Ә нигә мыштым гына ? Без кайчан мыштым гына утырабыз ? - Курыкканда . « Мыштым » – тынгысыз сүз чөнки матурлыкны качып-посып күзәтмиләр. Димәк, Такташ аны башка урында кабатларга һәм аңа үзе салган мәгънәне күрсәтергә тиеш .

Слайд 12

Дөнья матур , Шуның өчен дә бит, Сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан ; Ә җил мыштым гына , эндәшмичә, Ияреп килә минем артымнан … Тәрәзәдән карап торучы « Ул » белән җил икесе дә кешеләргә күренмәскә тырышалар . Әле тәрәзәдән карап торалар , әле кайбер кеше артыннан ияреп йөриләр.

Слайд 13

Шигырьдә биш персонаж катнаша : Ул , Берәү , Алар , Мин һәм Җил . Әйе, Җил дә Такташта персонаж. Ул ике кеше артыннан гына иярә. Шигырьдәге шул юлларны табып укыгыз . Берәү, Борын очын кулына кысып , Сүгенеп узды кышкы салкыннан , Җил ияреп китте артыннан . һәм

Слайд 14

Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан ; Ә җил мыштым гына , эндәшмичә, Ияреп килә минем артымнан … Димәк, җил салкынны сүгүчеләрне генә күзәтә.

Слайд 15

- Такташ бу шигырьдә нинди образлар тудырган һәм алар нинди роль үтиләр ? - Такташ иҗатында образлар : Төн, Кар, Буран, Җил . Алар тормыш матурлыгын тудырырга да, тормышның ямьсез якларын күрсәтүгә дә хезмәт итәләр. - Матурлык турында әйтелгән урыннарны табабыз . Нәрсәләр матур ? Дөнья матур . Кар матур ( ак чәчәк кебек ). Күк матур ( зәңгәр, йолдызлы ).

Слайд 16

- Ямьсезлек турындагы юлларны табып укыйбыз . - Кышкы салкын ( салкынны сүгәләр, аннан качалар , урамнар кар астында , бураннар ). Җил ямьсез : Кайда барсам, шунда бара ул ; Өйгә кергәндә, җиргә ятып , Чыкканымны саклап кала ул… Шуның өчен дә мин чыкмый гына Тәрәзәдән карыйм урамга …

Слайд 17

- Әсәр матурлык һәм ямьсезлек өлешләренә бүленә, дип нәтиҗә ясыйбыз . Такташ бүлгән дүрт кисәкне гомумиләштереп бүлеп була : « Ул » дип атаган кешегә кыш ошый . Калган өчесенә юк . Шушы ике капма-каршы кисәкләр арасында нинди бәйләнеш бар? Шуны ачыклыйк . Бу әсәрдә безне кызыксындырган 4 функция бәйләнеше бар: Метафора. Каршылык . Конфликт. Кабатлану .

Слайд 18

Метафора лар га тукталыйк . ...Ә бераздан кире сыздылар . ( кайттылар түгел, сыздылар ) … йолдызлары ак кар булып җиргә коела . (төшә яки ява түгел ). … Язгы янгын җиргә кабынганчы , Кар астында йоклар урамнар . Бу фигыльләр кышның ямьсезлеген яки матурлыгын арттырып күрсәтер өчен кулланылган .

Слайд 19

Кабатлау юлларын табабыз . … җырлый-җырлый … уздылар , … сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан ; Бу кабтланулар әсәрнең тәэсирлелеген, андагы мәгънәви һәм хисси кыйммәтне көчәйтү, шагыйрьнең теләгән урыннарга игътибарын юнәлтү өчен кулланылган . Автор , бер карасаң , дөнья матур , кар матур дип мактый , икенче карасаң , матурлыкны үзе юкка чыгара бара. Кар – төнге салкынны алыштырып килүче матурлык . Чәчәк кебек матурлык , ләкин чәчәк түгел. Салкын , тиз эри , югала торган матурлык .

Слайд 20

« Ак чәчәкләр» шигырендә Такташ ил турында яза. Илнең иң матур , иң ирекле булу дәгъвасы эчендә кешеләрне сүгенү дәрәҗәсенә җиткергән тормыш ятуын күрсәтә. …Дөнья матур . Шундый матур булып тоела ,… Бу юлларда шигырънең конфликтка китергән каршылыгын күрәбез.

Слайд 21

цитаталар Компонент лар компонентлар нәрсәгә хезиәт итәләр « Ак кар булып җиргә Ак чәчәкләр ява урамда .» «Күге зүңгәр, гүя йөлдызлары коела .» пейзаж Алдагы компонентларга җирлек булып тора. Авторның дөньяның матурлыгы белән соклануын күрсәтә. «Дөнья матур . Шунын өчен дә бит Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан .» «Дөнья матур . Шундый матур булып күренә.» каршылык Бер якта – тормышның яманлыгы , икенче якта - шуны матурлык дип раслаучы идеологияне гаепли . « Ак чәчәкләр ява урамда …» рефрен ( кабатлану ) Мәгънә каршылыгына нигезләнгән киеренкелеккә карата шагыйрьнең мөнәсәбәтен чагылдыра һәм әсәрнең мәгънәви , хисси кыйммәтен көчәйтә .

Слайд 22

Шигырьдә яшерен уйлар , хисләр сурәтләнгән. Авторның үз уйлары . Такташ үзе яшәгән чорга бәя бирә. Шигырь 1929нчы елда языла . ( Шагыйрь тормышының авыр моментлары искәртелә. Тактада алдан язылган план буенча .)

Слайд 23

План: Алпавытның рәнҗетүе. Революция еллары . 1921нче елгы ачлык . Әтисен кулак дип , сеңлесе Хәнифәне уку йортыннан чыгаралар . Шигырьләрен начар итеп күрсәтеп, газеталарга мәкаләләр язалар .

Слайд 24

Шигырьдә сүзләр артына тирән мәгънә яшеренгән була : Ак чәчәкләр ява … Дөнья матур , әмма тормыш авыр .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һади Такташ “ Иптәшләр “ шигыренә анализ

Лирик геройның үз халкына,башка милләт вәкилләренә карата хөрмәтләү һәм аларга карата шагыйрьнең ягымлы мөнәсәбәте...

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ

А.Яхин технологиясе буенча шигырьгә ясалган анализ татар әдәбияты дәресләренә файдалы булыр дип уйлыйм. "Ак чәчәкләр" дәге сурәтләү чаралары, образлар бирелешенә игътибар ителде....

Һ. Такташның "Иптәшләр" шигыренә анализ.

Һ. Такташның "Иптәшләр" шигырен анализлауга дәрес эшкәртмәсе. 6 нчы сыйныф. Татар төркеме....

Фәнис Яруллинның “Уйлыйм” шигыренә анализ.

Фәнис  Яруллинның  “Уйлыйм”  шигыренә тулы анализ....

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)

Һ.Такташ иҗатын яңа күзлектән анализлау, объектив һәм субъектив эчтәлекне табу аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, группаларда эшләү күнекмәсен үстерү...