Фәнис Яруллинның “Уйлыйм” шигыренә анализ.
учебно-методический материал по теме

Фәнис  Яруллинның  “Уйлыйм”  шигыренә тулы анализ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл f._yarullin_shig._analiz.docx16.69 КБ

Предварительный просмотр:

Фәнис  Яруллинның  “Уйлыйм”  шигыренә  анализ.

1.Әсәр кайчан һәм кем тарафыннан язылган?

Фәнис  Яруллинның  “Уйлыйм” шигыре 1995 нче  елда  язылган .

Чорга  характеристика : СССР таркалу, кайбер илләр СССР составыннан чыга. Бәйсезлеккә көрәш башлана. Татарстан 1990 нчы елда суверен дәүләт. Милли  хисләр.

2.Әсәр нинди жанрда язылган?

Лирик  жанр.Фәлсәфи лирика.

3. Шигырьнең исеме уңышлымы?

“Уйлыйм”.Авторның  эчке  кичерешләре , уйланулар.

Күчерелмә мәгънәсе юк.

Автор тарафыннан шигырьнең исеме уңышлы файдаланылган.

4.Образлар системасы.

Лирик  герой –  “мин”. Автор белән лирик  геройның  фикерләре  бер.

5. Ярдәмче образлар бармы?

Ярдәмче образ  юк.

6. Герой нинди?

Герой пассив, бернәрсә дә эшләми (үзгәртми). Бары тик тормыш турында, яшәеш турында уйлый гына.

7. Әсәрнең  кисәкләргә  бүленеше .

Композицион  яктан шигырь бер өлештән тора –автор сөйләме.

Концентрик -  бер конфликт тирәсендә оешкан.

8. Лирик герой тасвирланган тирәлек ничек бирелгән?

1) күрүе     3 строфа  - илем, халкым турында

                   4 строфа  -  канлы җирне, пычранды бит дөньясы

2) күңел сизүе    3 строфа – ил, халык язмышлары

9.Лирик  герой  кайда  үзәктәме, читтәме?

Үзәктә , чөнки лирик  геройның  уйларына   нигезләнә.

9. Лирик  геройның  халәте ?

Лирик  геройның  халәте тыныч түгел  “күктә очкан кош”,   “язгы ташу уйлар елгасы” , борчыла , сызлана.

10. Лирик геройның  романтик  хисләре бармы?

Юк, драматик.

11.Әсәрдә нинди информация бар”

Концептуаль , текст арты  информацияләре.

12. Лирик  герой  (субъект ) уйлый , белә.

Уй  лексик кыры- йөрәк  аша уза, эз сала, ургып чыга.Зур семантик кыр уй сүзендә. Уй – дөньяның шушы чордагы буталчыклыгы, болгавырлыгы илдәге  вакыйгаларның тиз үсүе.

Мин – ил язмышы өчен сызланучы шәхес.

Текст төре -  фикер йөртүче.

13. Тел  -  лексик чаралар

1) гади  кабатлану:   1строфа  - уйлыйм, уйлыйм;    4 строфа  - юасы килә, юасы

2) анафора :     3строфа  (1-2 юл)  - уйларым күп.

3) эпифора:      1строфа ( 2,4 юл) – кына.

4) янәшәлек:    2 строфа (2-4 юл)  - эз кала, эз сала.

5) чагыштыру: 1 строфа ( 4 юл),  4 строфа   (1,2юл)

Метафора -   пычранды  бит  дөньясы, уйлар елгасы , эз кала

Метафорик эпитет –канлы җир

Фоника авазлар яңгырашы

  1. Аһәңлелек (эвфония) – матур яңгыраш
  2. Аллитерация  (тартыкларның кабатланып килүе)   м, к

Ритмик төзелеш  

  1. 10- 9 иҗектән торган
  2. Үлчәме  - вәзен

Ритмик  төзелешнең  үзгәрүе күзәтелә :

1,2,3 строфа  -4 юл,   4 строфа – 5 юл.