Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре
план-конспект урока по теме

 Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

 

Әдәби уку дәресе

Тема:

 Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт»  шигыре

 

Максат:

1. Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен өйрәнү;

 Г.Тукайның иҗаты, биографиясе белән танышу;

 Г. Тукай шигырьләре аша укучыларга тормышта дөрес юл сайларга өйрәтү.

2.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, китап укуга кызыксыну уяту.

3.Кечкенәдән эшчән, тырыш булып үсүне тәрбияләү. 

Җиһазлау:

 Г.Тукай портреты, рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе, кроссворд, Г.Тукай фонохрестомониясе, тест.

Сыйныф: 3 (татар төркеме)

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Хәерле иртә, балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

1)Кроссворд чишү.

- Укучылар бүген кем турында сөйләшкәнебезне белер өчен кроссворд чишәрбез.

1.Татар халкының милли                                                      (Туган тел)

2.Кечкенә чагында Тукайны ничек атыйлар?                      (Апуш)

3.Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш…                         (Җир йокысы)

4.Кыш турында шигырь ?                                                      (Буран)

5.Ашлыклар үсте,                                                                  (Җәй)

  Башаклар пеште.

  Кояш пешерә,

  Тиргә төшерә.

  Халык ашыга,

  Китә басуга,

  Урагын ура,

  Бу кайчак була?                                                          

  – Нинди сүз килеп чыкты? – Тукай!

2)Шагыйрьнең балалык еллары.

-Укучылар, әйтегез әле, Г.Тукай кайчан туган?

- Укучылар, быел татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 125 ел. Бу бәйрәмне  Татарстаныбызның һәр шәһәрендә, һәр авылында һәм башка республикада яшәүче татарларыбыз бәйрәм итә. Без дә бүгенге дәресебезне Г.Тукай иҗатына багышлыйбыз.

- Шагыйрьнең балалык еллары турында нәрсә беләсез?

- Әйе, дөрес Г.Тукайның балалык еллары авыр була.Чыннан да тукай ның тормышы җиңел булмый. Аңа 4ай чагында әтисе, 4яшь тулганда әнисе үлеп китә.Кечкенәдән күргән авырлыклар сәләмәтлеген бик какшаткан була.  Тукай 27 яшендә үлеп китә.

Ләкин никадәр газаплар кичерсә дә, шагыйрь шушы кыска гына гомер юлын горур атлап уза, үз халкына, аның киләчәк бәхете хыкына армый-талмый хезмәт итә, туган теленә дан җырлый

.

Г.Тукай фонохрестоматиясен карау

3.Өй эшен тикшерү

1) Г.Тукайның шигырьләрен кабатлау.

-Шагыйрьнең нинди шигырьләрен беләсез?

-«Туган тел», «Җир йокысы», «Бала белән күбәләк»,  «Безнең гаилә».

2)Шигырьләрен сөйләтү.

4.Яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү.

1)Уку турында әңгәмә.

-Укучылар, безнең илебезгә белемле кешеләр кирәкме, яки белемсез  надан кешеләрме?

- Әйе, белемле, күп белүче кешеләр.

- Ә әйбәт белем алу өчен ничек укырга кирәк?

- Әйе, тырышып, иренмичә укырга.

- Ә белемне картайгач кына алалармы яки кечкенәдәнме?

- Шулай. 7 яшьтән башлап балалар мәктәпкә белем алырга киләләр. Тырыш, эшчән балалар тырышып укып яхшы белемнәр алалар һәм бик әйбәт кешеләр булып үсәләр.

 

- Бик яхшы. Бүген без Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен өйрәнербез.

2) Сүзлек эше.

- Укучылар, «Кызыклы шәкерт» шигырен укыганда сезгә аңлашылмаган сүзләр очырар. (Тактада авыр сүзләр язылган)

Шәкерт – ученик

Берлә – бергә

Газаплыйсың – мучаешь

Маэмай – эт – щенок

Буыннар – сустав

3)Шигырь алдыннан проблемалы сорау кую.

-  Хәзер мин сезгә шигырьне укып күрсәтермен. Ә сез мин биргән сорауга җавап уйлагыз. Бу шигырьдә нинди шәкерт турында сүз бара?

 4) Укытучы шигырьне  кычкырып укый.

 5) Куелган сорауга җавап алу.

 - Бу шигырьдә нинди шәкерт турында сүз бара?

6) Ял итү минуты.

Укытучы:

- Кояш арыган, ял итә.

Балалар:

Кулларын – партага, башларын куллары өстенә куеп, күзләрен йомалар.

Укытучы:

- Кояш уянды, күтәрелә башлады.

Балалар:

Башларын күтәрәләр, күзләрен ачалар.

Укытучы:

- Кинәт җил чыкты, яшен яшьнәде, күк күкрәде.

Балалар:

Торып басалар, уңга, сулга кул чабалар.

Укытучы:

- Шыбырдап яңгыр коя башлады.

Балалар:

Бармак очлары белән парта өстенә чиртәләр.

Укытучы:

- Яңгыр туктады, кояш чыкты, кешеләр эшкә тотындылар. Без дә эшкә керешербез.

Балалар:

Балалар утыралар, дәрес дәвам итә.

7) Укучылар укуы (Л.В.Занков методын куллану, 1-2 мәртәбә гөжләп уку).

8).Сорауларга җавап бирү.

- Малай Акбайны нәрсәгә өйрәтергә тели?

- Акбай аңа ничек җавап бирә?

- Малай аңа нинди акыллы сүзләр әйтә?

- Дәреслектәге рәсем шигырьнең кайсы өлешенә туры килә?

9) 4 укучыдан рольләргә бүлеп укыту.

5.Белемнәрне һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)Мәкальләр өстендә эш.

 

Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.

Яшьләгеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.

Өйрәнергә бервакытта да соң түгел.

 - Мәкальләрне аңлатыйк әле.

- Кайсы мәкаль шигырьнең төп өлешенә туры килә?

2)Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, Тукайның бу шигыре безне кайсы яктан тәрбияли? Нинди булырга өйрәтә?

- Әйе. Г.Тукай бу шигыре белән безне кечкенәдән тырышып укырга, белем алырга, тормышыбызда кирәк булган төрле һөнәрләргә өйрәнергә өнди. Г.Тукайның балачагы авыр газапта үтә. Менә шуңа күрә дә ул балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели. Аның тормышта бәйрәмнәре аз, шатлыклы көннәре сирәк булуына карамастан, ул тормыш сынаулары алдында югалмаган.Укымышлы , белемле кеше булырга тырышкан. Һәм балаларда да шул сыйфатларны күрергә тырышкан. Аның бу шигыре дә шуңа мисал булып тора.

3)Тест сорауларына җавап бирү.

1 нче вариант.                                             2 нче вариант.

1.Г.Тукай  туган авыл?                         1.Г.Тукай кайсы елны туган?

а) Кырлай.                                               а) 1886 нчы елда.

б) Өчиле.                                                 б) 1913 нче елда

в) Кушлавыч.                                          в) 1868 нче елда

2.Г.Тукай язган шигырьне тап.        2. .Г.Тукай язган шигырьне тап.

а)  «Ана белән кызы»                      а) «Дәү әти»

б)  «Бала белән күбәләк»                б) «Тату туганнар»

в) «Карлар ява»                                в) «Безнең гаилә»

3.Г.Тукай шигырьләренә                 3. Бүген өйрәнгән шигырьнең

 язылган җырларны тап.                   исеме.

а) «Туган як»                                      а) «Кызык укучы»

б) «Туган ил»                                      б) «Кызыклы шәкерт»

в) «Туган тел»                                     в) «Малай һәм шәкерт»

6.Өй эше.

Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен ятларга. Шигырьнең эчтәлегенә карата рәсем ясарга.

7.Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую. Тест буенча үзбәя.

- Балалар, без бүген кемнең иҗаты турында сөйләштек?

- Аның нинди шигырен укыдык? Тагын кайсы шигырьләрен искә төшердек?

- Әйе, без бүген Г.Тукай иҗаты турында сөйләштек, аның шигырьләрен тыңладык. Г.Тукай әдәбиятыбыз күгендә балкыган йолдызларның иң яктысы. Ул үзе исән чагында ук чын мәгънәсендә халык шагыйренә әверелә.

Ә хәзер, әйдәгез бергә “Туган тел” җырын башкарыйк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Габдулла Тукай

Максат: 1) Г. Тукай тормышына, иҗатына кыскача күзәтү ясау;2) бәйләнешле сөйләм телен , фикерләү сәләтен үстерү,хәтерне ныгыту өстендә эш; сүз байлыгын арттыру;3)татар халык әкиятләренә кызыксын...

2 нче сыйныфта уку дәресе Тема. Г.Тукай иҗатында кышкы табигать. “Кыш”, “Җир йокысы”

Язучы Г.Тукай һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; “Кыш” хикәясе һәм “Җир йокысы” шигыре белән таныштыру; укучыларның аңлап уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү; уйлау, фикерләү...

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"Әкият  геройлары бездә кунакта»...

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены....

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр...

Презентация на тему "Габдулла Тукай"

Презентация к уроку на тему "Творчество Габдуллы Тукая"...

Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт” шигыре.

Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт” шигыре буенча дәрес конспекты....