Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр
план-конспект на тему

Гаязова Айгуль Нильсоновна

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukay_turynda_istleklr.docx16.32 КБ

Предварительный просмотр:

Гаязова Айгөл Нильсон кызы

Түбән Кама муниципаль районы Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең  туган тел  hәм әдәбияты укытучысы

Сыйныфтан тыш чара

Тема: Габдулла Тукай турында истәлекләр.

Максат:

1. Тормыш вакыйгаларына һәм укылган әсәрләргә үз фикерләрен әйттерү һәм хыялый күзаллауларын үстерү.

2. Г.Тукай турында истәлекләр тыңлау.

3. Татар әдәбиятында Тукай иҗатының әһәмиятлеген күрсәтү.

Җиһазлау: Габдулла Тукай портреты, китаплары, «Тукай премиясе лауреатлары» альбомы, рефератлар, укучылар язган хатлар, Әхсән Фәтхетдинов рәсемнәре, язмада С. Гыйззәтуллина-Волжская һәм И.Рәмиев истәлекләре (чыгышлары).

Дәрес барышы:

Исәнмесез укучылар, хөрмәтле укытучылар. Белгәнегезчә бу атнада безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелә. Әйе, бу атналыкны үткәрүнең төп максаты Габдулла Тукай туган көне. Чыннын да нәкъ 132ел элек дөньяга Габдулла Тукай аваз салган һәм ничәмә-ничә еллар буена бөек әдип халык күңелендә сакланып килә. Кичәбезне, әлбәттә, Г.Тукайның «Туган тел» шигыре белән башлап җибәрәсе килә.

Кичәбезнең темасы «Габдулла Тукай турында истәлекләр» дип атала. Дөньяда татар милләтле кешеләрнең барысыда Тукайны ярата, хөрмәт итә. Г.Тукай турында күп кенә язучылар, шагыйрьләр үзләренең әсәрләрендә аны олылап язалар. Менә 9а сыйныф укучылары да үзләренең хисләрен олуг шагыйребезгә җиткерүләрен теләп Г.Тукайга хатлар яздылар. Бу, әлбәттә, укучыларның үз фикерләрен әйттерү һәм хыялый күзаллауларын үстерү максатыннан эшләнде.(Укучылар үзләренең язма эшләрен укыйлар)

Ә хәзер, без магнитофон язмасында хатын-кызлардан беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның (1975) һәм журналист Исмәгыйль Рәмиевның (1965) Г.Тукай турында истәлекләрен тыңлап үтик. (Язмаларны тыңлау).

Әйе, укучылар ишеткәнебезчә Г.Тукай кыска гына гомер юлында бөек, үлмәс әсәрләрен безгә бүләк итеп калдырган. Аны идеал итеп, күп кенә язучылар, шагыйрьләр генә түгел, ә рәссамнар да үзләренең рәссемнәрендә Г. Тукайның әсәрләрен образ итеп сурәтләгәннәр.

Безнең шәһәребезнең үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә төбәктәшебез, Түбән Камада яшәп иҗат итүче рәссам Әхсән Фәтхетдинов күргәзмәсе оештырылган. Менә бу рәсемнәрдән күргәнебезчә Ә. Фәтхетдиновның иҗат җимешләре. Рәссамның бөек Тукай иҗатын шулхатле яратуы, аңлавы бигрәк тә шатлыклы. «Шүрәле» әкиятенә, мәсәлән, бер генә рәсем белән чикләнеп калмый, ә берничә сурәт ясый. (Ә. Фәтхетдинов рәсемнәрен карау).

Язучыларыбыз, шагыйрьләребездән С.Хәким, М.Әгъләмов, Р.Фәйзуллин, Х.Туфан, Г.Исхакый, Ш.Бабич һәм башка шагыйрьләрне Г.Тукай иҗатына мөкиббән китүләрен билгеләп үтәсе килә. Бүгенге көндә әдибебезгә багышлап кичәләр, конкурслар үткәрелә. (Укучылар тарафыннан М. Әгъләмовның «Тукайдан хатлар», Р.Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны», Ч.Айтматованың Тукай турындагы фикерләрен тыңлап үтү. «Тукай премиясе лауреатлары» альбомын карау.)

Укучылар, без сезнең белән бик күп мәгълүмат алдык. Сез үзегезнең уй-кичерешләрегез белән уртаклаштыгыз. Әйе, чыннан да Г.Тукай иҗаты бөек һәм мәңгелек. Кичәбезне Хәсән ага Туфанның «Чәчәкләр китерегез Тукайга!» шигыре белән йомгаклыйсым килә. (Шигырь укыла).

Исәнме, Тукай бабай, сиңа Түбән Кама шәһәреннән 9А сыйныф укучысы, Фәрит хат яза.

Әгәр без дөньяда бик аз яшәп тә, күп эщләр эшләп киткән язучылар турында сөйләшсәк, аның берсе, һичшиксез, сез буласыз.

Сезнең бөтен иҗатыгыз, гел яшьлектән тора. Сез шагыйрь буларак гаять тиз формалашасыз алты-җиде ел эчендә татар халкынык иң яраткан, иң популяр мили шигыйренә әйләнеп киттегез.

Шифаханәдә үлем түшәгендә яткан Тукай бабай: «… 1913нче ел, менә мин уяндым. Инде меңге йокламаска дип уяндым»,  - ди. Ул үзенең үлемсезлеген гүя алдан сизенгән. Ул  оптимистик юллар бүген шуны раслап яңгырыйлар. Сезнең безнең тормышта урыны кайдалыгын белергә теләгән кешегә Казанның уртасына куелган һәйкәлгә бер караш ташлау да җитә. Туган авылы Кушлавычта. Кырланда ул уҗым кырларына, урманнарга теркәлгән. Авыллар, нефть шәһәрендәге иң матур урманнар аның исеме белән йөртелә. Сезнең турында поэмалар , драмалар, романнар, симфонияләр дөньяга килде.

Хәзердә, киләчәктә дә Габдулла Тукай блезнең күңелләребездә яшиячәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

разработка внеклассного мероприятия на тему "Безопасность нам нужна, безопасность нам важна"

аннеклассное мероприятие для 6 класса по безопасному поведению в быту и на улице....

Разработка внеклассного мероприятия на тему: «Обычаи наших бабушек».

Разработка внеклассного мероприятия  на тему: «Обычаи наших бабушек». Рождество Христово....

Разработка внеклассного мероприятия на тему: «СЧИТАЙ, СМЕКАЙ, ОТГАДЫВАЙ» (калейдоскоп знаний).

Разработка данного мероприятия направлена:- формирование навыков коллективного поведения;- создание атмосферы взаимовыручки, товарищества...

Методическая разработка внеклассного мероприятия на тему: “Этот день в истории” – урок Мира 1 сентября.

Цели урока: Учить заботится о других, помогать своим товарищам, уважать их мнение;Учить детей жить по законам добра и справедливости, соотносить свои интересы с интересами своих товарищей;Воспитывать,...

Методическая разработка внеклассного мероприятия на тему «Творчество Л.В.Попова. К 140-летию художника…» в рамках общешкольных мероприятий «Оренбург юбилейный»

Методическая разработка внеклассного мероприятия на тему «Творчество Л.В.Попова. К 140-летию художника…» поможет педагогу познакомить учащихся с творчеством оренбургского художника Луки...

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены....