Тема: Габдулла Тукай
план-конспект урока по теме

Мухаметова Нуриса Шамиловна

 

Максат: 1) Г. Тукай тормышына, иҗатына кыскача күзәтү ясау;

2) бәйләнешле сөйләм телен , фикерләү сәләтен үстерү,хәтерне ныгыту өстендә эш; сүз байлыгын арттыру;

3)татар халык әкиятләренә кызыксыну уяту; ипигә сакчыл караш тәрбияләү; юлда дөрес йөрү кагыдәләрен искә төшерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 23.04.2012._achyk_dres_g._tukay.docx24.59 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Габдулла Тукай

Максат: 1) Г. Тукай тормышына, иҗатына кыскача күзәтү ясау;

2) бәйләнешле сөйләм телен , фикерләү сәләтен үстерү,хәтерне ныгыту өстендә эш; сүз байлыгын арттыру;

3)татар халык әкиятләренә кызыксыну уяту; ипигә сакчыл караш тәрбияләү; юлда дөрес йөрү кагыдәләрен искә төшерү.

Дәрес барышы.

1)Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Хәерле көн теләү.

-Бүген бездә нинди дәрес?

-Татар телен икенче төрле ничек дип атыйбыз?

-Әйе, бүген безнең «Туган тел» дәресе (1слайд)

Менә монда бик матур шигырь язылган, тыңлагыз әле:

         Бүген бездә туган тел,

         Яратам сине телем.

         Рәхмәт сиңа, синең аша

         Алам мин яхшы белем!(2слайд)

Әйдәгез, хәзер бергәләп укыйбыз.

      2)Актуальләштерү.

-Дәрестә матур, дөрес итеп сөйләшү өчен әйдәгез тел шомартып алыйк. Татар телендә генә булат орган ничә хәреф бар? Дөрес, 6 хәреф.(алфавиттан татар хәрефләрен кабатлау)

Тауга  «Ә» белән сикереп менәбез, «О» белән шуып төшәбез.(3слайд) Молодцы!

Диктор артыннан кабатлагыз: Өй, Өч, Өстәл, Гөл, Көзге, Төлке, Сөлге, Көрәк.

Он, Корт, Бозау, Комган.(русчага тәрҗемәләрен әйтү, ни өчен кирәк булуларын ачыклау) (4-5 слайдлар) Әйбәтләп карагыз, мин аларны каплап торам. Нинди әйберләр исегездә калды? (хәтерне ныгыту)

Ә хәзер төсләрне кабатлап китик: Кызыл, Ак, Сары, Яшел, Зәңгәр, Кара.(6слайд) Кем иң уңганы , иң җитезе икән? Кем безгә светофор ясап бирә?  (1бала такта янына чыгып , бирелгән төсләр арасыннан кирәген сайлап, « светофор» төзи.) Юлларда ничек йөрергә кирәк? (җаваплар)

 Хәзер бер табышмак әйтәм , тыңлагыз :

             Көннәр озая,

             Төннәр кыскара.

             Бу кайсы вакыт,

              Я, әйтеп кара!

Нинди вакыт турында бу шигырь? Әйе, яз турында. Яз көне нинди үзгәрешләр була? (җаваплар) Ә бу шигырьне кем язган икән соң? Дөрес, Габдулла Тукай язган. Безнең бүгенге дәресебез дә аның иҗатына багышлана.

3) Яңа тема.

(7слайд)-Тукай фотосурәте. Ул 1886елның 26апрелендә Кушлавыч авылында туган.

(8слайд)-Менә аның әти-әнисе. Аларның киемнәре нинди?(җаваплар)

(9слайд)- Менә бу авылда туган ул. Бергәләп кабатлыйк әле КУШЛАВЫЧ.

(10 слайд)- Тик бик кечкенә вакытында ук ул ятим калган…Менә бу рәсемгә карагыз әле, аның кулында нәрсә? Ипи.. Ә сез ипине саклап тотасызмы?(җаваплар)

(11слайд)- Өчиледән Кырлайга килә. Төрле кешеләрдә яши, үзенең өе дә булмый....

Инде бераз арып киткәнсездер, ял итеп алыйк. Кояш болыт артына качканда без аны ничек чакырабыз, ягез әле.(хәрәкәтләр белән)

           Кояш кача болытка, без калабыз суыкта.

           Ә безгә җылы кирәк-су керергә тизрәк.

            Әй сорыйбыз кояштан, барыбыз бертавыштан:

            Кояш чык, чык, чык, тэмле ботка бирермен,

            Тәмле ботка казанда, тәти кашык базарда,

            Тәти кашык мең алтын, кирәкми безгә салкын!!

(12слайд) –Менә бу абый, аның исеме Сәгди, кечкенә Апушнын иң яраткан кешесе була… Күрәсезме , алар бергә печән чабарга йөриләр..

(13слайд)- менэ бу ишегалдындагы кое..менә шунда ул уйнаган…

 Габдулла Тукай 16яшендә шигырьләр яза башлаган. Ниндиләрен беләсез? Әйе, « Су анасы», «Шүрәле»..

Күзләрегез аргандыр инде, аларны ял иттереп алыйк.(күзләр өчен физминутка)

(16слайд)- «Шүрәле» турында башта татарчасын, аннары русчага тәрҗемәсен укып китү.

Кулларны ял иттерү өчен , физминутка:

             Без инде хәзер зурлар, күп эшли безнең куллар

              Без идә дә юабыз,без керләр дә уабыз.

              Гөлләргә су сибәбез….

              Без әле бераз ардык, инде ял итеп алдык!

« Шүрәле»әкиятенә карата пазллар җыярга. Кем тизрәк??

(17-18 слайдлар)- «Су анасы», «Кызыклы шәкерт» әсәрләре…

Марат та безгә өйрәнеп килгән шигырен сөйләргә тели. ( «Безнең гаилә» шигыре)

(19-20 слайдлар)-ул бик күп китаплар язган. Менә алар…. Мин дә сезгә күрсәтергә дип библиотекадан китапларын алып килдем, тәнәфестә карарбыз..

(21слайд)- Тукай һәйкәле. Һәр елның 26апрелендә шушы һәйкәл янында шигырь бәйрәме уза…Монда « Туган тел» җырын җырлыйлар…Әйдәгез әле, без дә матур итеп шул җырны башкарып китик. («Туган тел»җырын җырлау)

(22-25слайдлар)- Кырлай музееннан күренешләр…

4) Йомгаклау өлеше.

-Сезгә дәрес ошадымы? Кайсы урыны күбрәк исегездә калды?..

Дәрестә катнашуларына карап , билгеләр кую.

 

5) Өй эше.

Г. Тукайның бер әкиятенә карата рәсем ясап килергә.

 Дәрес тәмам.  Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай

Габдулла Мухамедгари́фович  Тукаев -выдающийся татарский народный поэт, литературный критик, публицист и переводчик....

Презентация"Габдулла Тукай".

Биография Габдуллы Тукая....

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

Презентация к уроку татарского языка на тему: "Жизнь и творчество Габдуллы Тукая"

Презентация к уроку татарского языка на тему:Жизнь и творчество Габдуллы Тукая" с содержанием иллюстраций, заданий и кроссворда....

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены....

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр...

Презентация на тему "Габдулла Тукай"

Презентация к уроку на тему "Творчество Габдуллы Тукая"...