Эссе. Киләчәк укытучысы
материал

Касыймова Гөлназ Ришат кызы

Эссе. Киләчәк укытучысы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_._kilchk_ukytuchysy.doc136 КБ

Предварительный просмотр:

                                   

Киләчәк укытучысы

    Укытучы-нинди матур исем
Укыта ул тормыш дәресен
Әнкәй кебек колачыңа алып
Безне һәрчак көтәсең бит син!
Син -беренче хәреф өйрәткәндә
Син-беренче язу өйрәткән
Син-беренче тормыш кагыйдәсен
Күңелләргә сеңдереп әйткән.

Фирдания Нугаева

        Әлеге искитмәле юлларда, дөньяда иң гадел, иң күркәм, иң гүзәл һәм иң сабыр зат – Укытучы турында сүз бара. Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан  Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

К. Д. Ушинскийның: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән сүзләре бүген дә бик мөһим. Чөнки дөнья һәм аның таләпләре туктаусыз үзгәреп тора, тормыштан артта калмас өчен, педагог үзлегеннән даими, армый-талмый эшләргә, укырга тиеш. Тормыш бер урында гына тормый мәгариф системасында  яңадан – яңа технологияләр кертелә һәм таләпләр арта бара.  Заманча укытудан мин дә артта калмаска тырышам, яңа агымнар, методикалар белән һәрдаим танышып барам һәм үземнең эшемдә файдаланам. Минем фикеремчә, замана укытучысы бөтен яктан алга киткән, чын остаз булырга тиеш. Илдә барган  социаль – экономик үзгәрешләр һәм гомуми урта белем бирүне модернизацияләү, укытучының профессиональ компетенциясенә  яңача якын килүне таләп итә. Укытучының прфессионализмы сыйфатлы белем бирүдә мөһим фактор булып тора.

Профессионал – киләчәктә белем бирү өлкәсендә буласы гаять зур үзгәрешләрне кабул итәргә сәләтле укытучы ул.

Укытучының һөнәри осталыгы югары булсын өчен төрледән – төрле педагогик технологияләрне бик яхшы белергә тиеш. Бу очракта укучылар белән мөгамәлә дә яхшы була һәм фәнне кызыксынып өйрәнү дә уңай нәтиҗәләргә китерә. Моннан тыш, киләчәк укытучысы психологияне дә яхшы белергә тиеш. Мондый педагог белем биреп кенә калмыйча, укучыларына да ярдәм итә - катлаулы хәлләрдә тыңлый, диалогны җайга сала, конфликтларны хәл итә, аның кайда хаклы булуын, ә кайда хата җибәрүен аңлата белә. Ягъни, һичшиксез, киләчәк укытучысы беренче чиратта үзенең педагогик бурычын тәрбия, ә аннары белем бирү буларак күрә.

Укучылар укытучыларның таләпчәнлеген, корылыгын, хәтта төпченүчәнлеген дә кичерә ала, ләкин начар белем бирүне гафу итә алмыйлар – дип А. С. Макаренко да билгеләп үтә. 

Профессиональ укытучы нинди булырга тиеш соң? Укытучы сүзендә үк җавабы ачык чагыла: укымышлы, кешелекле, камил, ышанычлы,тырыш, уңышларга ирешүче, толерант, чын дус,  чибәр, чыдам булырга тиеш. Шушы профессиональ сыйфатларны үземдә дә булдырырга тырышам һәм профессиналь  яктан үсүгә омтылам.

           Һәм соңгы, әмма иң катлаулысы-дөньяга караш. Педагог универсаль булырга, ул укучыларының иң катлаулы этик сорауларына ачык, төгәл, үлчәнгән җаваплар бирә белергә тиеш. Укытучының мондый төр эшчәнлеккә әзерлеген билгеләү-бик катлаулы бурыч.

              Хәзерге дөньяда укытучының роле бик мөһим. Бөек борынгы фәлсәфәче, укытучы Сократ юкка гына “һәр кешедә кояш, бары аңа яктырырга ирек бирегез" димәгән. Укытучының бурычы - укучылар күңелендә бу кояшны кабызу. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы"....

Эссе. Киләчәк укытучысы.

Внеклассная работа...

Эссе "Киләчәк укытучысы"

         Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.           Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән....

Эссе "Киләчәк укытучысы"

Эссе "Киләчәк укытучысы"...

Эссе “Киләчәк укытучысы” – Шәгәрәева А.И.

Эссе “Киләчәк укытучысы” – Шәгәрәева А.И....

Эссе.Киләчәк укытучысы.

Внеклассная работа...