Эссе “Киләчәк укытучысы” – Шәгәрәева А.И.
статья

Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Эссе “Киләчәк укытучысы” – Шәгәрәева А.И.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_kilchk_ukytuchysy_-_shgreva_a.i.docx19.9 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе

Киләчәк укытучысы

Минем тормышым  һәрдаим яңаны танып белүдән гыйбарәт. Иҗат итү, нидер эзләнү, өйрәнү, заманча дөнья үзенчәлекләренә төшенү, илдә һәм дөньяда барган вакыйгалардан хәбәрдар булу, укучыларымның кызыксыну өлкәләрен белү, һәм алар өчен актуаль булган нәрсәләрне күзәтү – көндәлек  ихтыяҗларым. Сыйныф бүлмәсенә кереп, дәресемне башлау белән, игътибар белән балаларның күзләренә карыйм. Алар шундый төрлеләр! Һәркайсының үз дөньясы, үз фикере. Шул күзләрдәге очкынны, һәрберсенең йөзендәге нур чаткысын күреп, аларга ачылырга ярдәм итү бурычы минем җилкәләргә йөкләнгәнен тоям.      

“Укучы – тутырырга кирәк булган савыт түгел, кабызырга кирәк булган факел, ә факелны үзе янучы гына кабыза ала”, - ди борынгы грек язучысы һәм фәлсәфәчесе Плутарх. Әйе, укытучы үзе “янганда” гына, укучыларында очкын кабыза ала икән. Димәк,  укучыларым  тормышында минем ролем зур.  Аларның нинди шәхес буларак формалашуы – минем һөнәри эшчәнлегемнең нәтиҗәсе.                

Киләчәк укытучысы... Бу сүзләрдә ниндидер сер бар кебек. Киләчәк укытучысы нинди ул? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Киләчәк укытучысы образы – ниндидер универсаль кеше образымы? Биороботмы ул, машинамы? Әлеге сорауларга җавап бирү өчен, укытучы  һөнәренең асылын аңларга кирәк. Укытучы хезмәте нидән гыйбарәт соң? Минемчә, бу сорауга җавап шигъри юлларымда чагыла.

Укытучы... Бары җиде хәреф,

Дүрт иҗектән торган сүз генә.

Кыска гына гади сүз булса да,

Күпме сәләт сыйган үзенә:

Белем бирү, тырыш булу, сабыр итү,

Үз-үзеңне эшкә багышлау,

Балаларны сөю, иҗат итү,

Бернәрсәдә - мөһим ялгышмау!

Мин – укытучы! Тәңре биргән шушы

Сәләтләрнең гәүдәләнеше.

Укытучы – һөнәр генә түгел,

Укытучы – яшәү рәвеше!

Шигыремдә әйтелгәнчә, минем өчен эшем – хезмәт кенә түгел, көндәлек яшәү рәвешем. Дәресне тәмамлап, кабинетны бикләп кайтып китү белән  укытучының эш көне төгәлләнми. Өйдә дә, ялда да, һәрвакыт күңелдә - балалар. Аларның борчулары, шатлыклары, уңышлары һәм уңышсызлыклары, аларның иминлеге һәм куркынычсызлыгы өчен кайгырту – барысы да тәүлекнең 24 сәгате буе укытучы күңелендә. Укучыларым – тормышымның аерылгысыз бер зур өлеше.

“Укытучы - үз белемнәре биеклегеннән укучыларның белмәүләре түбәнлегенә төшеп, алар белән бергә күтәрелеш кичерә алучы” дигән афоризм педагогик эшчәнлегемнең бер кыйбласы булып тора.

 Минем уйлавымча, баланы уйларга, эшләргә, иҗат итәргә мәҗбүр итү өчен, һәр алымга иҗади якын килү кирәк. Үз эшенең остасы буларак, һәр дәрестә баланы билгесезлек дөньясына алып кереп китүгә кызыксыну уята алганда гына, укытучының таланты ачыла кебек.

 “Кем өйрәнми, шуның өйрәтергә хакы юк” дигән  әйтем бар. Танып-белү,  өйрәнү бәхете укытучы һөнәрен сайлаучыларның гомерлек юлдашына әверелә. Мин балаларга белем бирәм. Балалар – самими, ачык, эчкерсез кешеләр. Мин алардан шундый ук сыйфатларга өйрәнәм. Балаларның мәрхәмәтле булуын теләсәң, үзең дә аларга рәхимле булу зарур. «Яхшылыкка нәсыйхәт белән өйрәтү авыр, үз үрнәгең белән өйрәтү җиңелрәк», - дигән рим фәлсәфәчесе Сенека. Укытучы өчен иң мөһиме -  үз-үзең булып калып, башкаларга үрнәк булу.  

Без үзенчәлекле һәм тиз үзгәрүчән заманда яшибез. Замана укытучысына таләпләр нинди соң? Замана балалары укытучының күпкырлы, белемле, эрудицияле, мәгълүматлы, мөлаем булуын, дәресләрне үзенчәлекле һәм кызыклы алып бара белү сәләтенә ия булуын таләп итә. Минемчә, укытучы балалар үсеше өчен оптималь мохит тудыра белергә тиеш. Эшчәнлеккә юнәлеш бирә торган мохит турында сүз бара.

Бүгенге көндә укытучы - мәгълүмат йөртүче генә түгел, оештыручы да, консультант та. Бу – югары квалификацияле, үз һөнәренә тугры, замана белән бергә атлаучы укытучының гына хәленнән килә торган катлаулы вазифа. Замана укытучысы – шәкертләрен, канатландырып, киләчәккә ияртүче, киләчәк идеалларын расларга өйрәтүче, киләчәктән  “килгән” кеше ул. Балалар төрле: кемдер образлы фикер йөртә, кемдер формулалар белән уйлый. Бөтенесенә бертөрле шаблон кулланырга ярамый, һәркайсына шәхси якын килү кирәк. Укытучының бурычы – балага нәрсә якын икәнен билгеләү, һәм катлаулы әйберләрне аңа аңлаешлы телдә җиткерү. “Гади укытучы кыенлыкларны аңлата, талантлы укытучы гадилекне күрсәтә”, - ди рәссам Рене Бро. Минем фикеремчә, киләчәк укытучысы нәкъ шундый таләпләргә туры килә дә.

Бүгенге көндә, компьютер технологияләре, интернет гасырында, уку-өйрәнү өчен киң мөмкинлекләр ачыла, балалар үзлектән дә шөгыльләнә ала торган электрон уку әсбаплары нәшер ителә. Киләчәктә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр тагын да үсә, киңәя, камилләшә барачак. Ләкин боларның берсе дә “тере” укытучы сүзен алыштыра алмаячак. Тик ул сүз чын-чынлап тере, ялкынлы, эмоциональ булырга тиеш. Әлбәттә, замана белән бергә укытучы-укучы роле, мөнәсәбәте үзгәрә һәм киләчәктә дә бу үзгәрешләр дәвам итәчәк. Белем бирү системасы, белем бирү оешмалары үзгәрер, мөгаен. Тик аларда да белем бирү процессы кешеләр аралашуы, үзара мөнәсәбәте, диалог, үсү, камилләшү мәйданы булып калыр. Һәрхәлдә, киләчәк укытучысы - үзендә психолог,  артист, дус, остаз сыйфатларын берләштергән кеше булыр. Көн дәвамында ул әллә ничә тапкыр кирәкле рольгә керер. Бу эшне ул никадәр оста башкарса, нәтиҗә дә шулкадәр яхшырак булыр. Шуңа күрә укытучыга һәрвакыт ихтыяҗ булачак. Чөнки шәхес, мотивация, иҗат, тәнкыйди фикерләү, хис белән бәйле бер генә нәрсәгә дә роботлар белән алмашыну куркынычы янамый.

     Гасырлар дәвамында тупланган педагогик тәҗрибәгә таянып, алдынгы карашларны өйрәнеп һәм гомумиләштереп, заманадан бер адым алга атлаучы шәхес ул - киләчәк укытучысы. Фикерләремне гомумиләштереп, киләчәк укытучысы – универсаль шәхес образы,  дип әйтәсем килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы"....

Эссе. Киләчәк укытучысы.

Внеклассная работа...

Эссе "Киләчәк укытучысы"

         Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.           Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән....

Эссе "Киләчәк укытучысы"

Эссе "Киләчәк укытучысы"...

Эссе.Киләчәк укытучысы.

Внеклассная работа...

Эссе. Киләчәк укытучысы

Эссе. Киләчәк укытучысы...