Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

"Укытучы - һөнәр генә түгел, укытучы - яшәү рәвеше!"

Профессия: туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучысы

Профессиональные интересы: татар теле һәм татар әдәбияты

Увлечения: Китап уку, шигырь язу, хоккей карау

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казан шәһәре

Место работы: Казан шәһәренең Яңа Савин районы МБГБУ "Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/alina-ilsurovna
Укытучы... Бары җиде хәреф, Дүрт иҗектән торган сүз генә. Кыска гына гади сүз булса да, Күпме сәләт сыйган үзенә: Белем бирү, тырыш булу, сабыр итү, Үз-үзеңне эшкә багышлау, Балаларны сөю, иҗат итү, Бернәрсәдә мөһим - ялгышмау! Мин – укытучы! Тәңре биргән шушы Сәләтләрнең гәүдәләнеше. Укытучы – һөнәр генә түгел, Укытучы – яшәү рәвеше!
Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

О себе

Үзем турында үзем

     Мин, Шәгәрәева Алинә Илсур кызы, тумышым белән тарихи Болгар якларыннан – Татарстан Республикасының Спас районыннан. Туган ягым, туган туфрагым Бөек Болгар җирләре булуы белән горурланып яшим. Минем өчен туган җирем – күңелемне җылытучы учак, илһам чыганагы булып тора.

     2007 нче елда, Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогика Университетын тәмамлагач, бер генә мизгелгә дә икеләнмичә, тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләргә булдым, һәм туган авылым Урта Йорткүлгә кайттым. Үзем белем алган мәктәбемдә  биш елга якын инглиз теле, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем.

     Мәдәният һәм әдәбият үзәге булган мәркәзебез мине үзенә тартты. 2012 нче елда мин Казанга килдем. Яңа Савин районының “Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия”сенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнаштым. Хезмәтен ихлас күңелдән, чын ярату һәм тугрылык белән башкарган укытучыларның берсе мин биредә.

     Һәр укытучы фәнне өйрәнүне кызыклы гына түгел, нәтиҗәле итәргә омтыла. Минем фикеремчә, укучыларның фән белән кызыксынуына иң төп ачкыч - укытучы шәхесендә. Иҗади, актив, иң мөһиме үз фәнен белгән һәм яраткан укытучы – фән белән кызыксындыруга иң зур стимул. Үземнең укучыларым өчен мин нәкъ шундый укытучы булырга омтылам. Татар теле һәм әдәбият белән бәйле төрле чараларда актив катнашу, иҗади эшчәнлегем, шигырьләр язу – болар да минем һөнәри тормышымның иҗади бер юнәлеше.

     Яраткан эшеңнән ямь табып, көч, илһам алып яшәүдән дә зуррак бәхет юктыр ул, мөгаен. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Н. Фәттах "Итил суы ака торур"

И.С. Тургенев "Отцы и дети"

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: