Гимназиям турында

Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

 

      Казан шәһәре Яңа Савин районының “Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия” үзенең  ишекләрен 1991 нче елда ача. Гимназиядә һәр яктан камил шәхес тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Чыгарылыш  укучылары  югары уку йортларына кереп белем алуларын дәвам итәләр. Алар арасында табиблар, педагоглар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре бар. Чыгарылыш укучыларыбыз арасында җырчы Алия Исрафилова, К. Тинчурин театры артисты, “Болгар” радиосы алып баручысы Рөстәм Гайзуллин, җырчы Айгөл Хайруллина, Г. Камал театры артисткасы Айгөл Миңнуллина, “Болгар” радиосы алып баручысы Марсель Әхмәдуллин һ.б.

     Эш дәверендә гимназия югары күрсәткечләргә иреште. Безнең гимназия “Рәсәйнең 100 иң яхшы мәктәбе” конкурсында “Иң яхшы милли мәктәп” һәм “Ел вакыйгасы” номинацияләрендә лауреат булып танылды, белем бирү системасы җитәкчеләренең “Идарә итү ресурсы” дигән рәсәйкүләм конкурста алтын медаль белән, “Укытучы! Синең исемең каршында...” дигән рәсәйкүләм конкурста көмеш медаль белән бүләкләнде. Гимназиябез “Информацион гасыр мәктәбе” дипломы иясе. 

     2012 нче елда гимназиядә Татарстан Халыклары Дуслыгы музее ачылу тантанасы Татарстанда гына түгел, рәсәйкүләм зур вакыйга булды. Ел саен  гимназиядә Татарстан Республикасының Халыклар Дуслыгы Йорты белән берлектә зур әдәби-музыкаль чаралар уздырыла. Гимназия укучылары һәм Халыклар Дуслыгы йорты ассамблеясе вәкилләре төрле халыкларның тел һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган чыгышлар күрсәтәләр. Әлеге кичәләр ТНВ каналы “Манзара” тапшыруында да яктыртыла.

      Ел саен укучыларыбыз район, шәһәр, республикакүләм, рәсәйкүләм, халыкара бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

      Уку йорты эшчәнлеге бала тормышының аерылгысыз өлеше. Бала гимназиядә  вакыт үткәрми, бала гимназиядә  яши. Татар телендә белем бирүче мәктәп буларак гимназиядә милли традицияләргә таянып тәрбиягә, тәртипкә бик зур игътибар юнәлтелә, ә тәртип булган җирдә белем дә тиешле дәрәҗәдә бирелә. Укучыларның югары балларга БДИ тапшырулары моның нәтиҗәсе булып тора.  Ел саен мәктәпне медальга  тәмамлаучылар саны да арта бара. Быел 5 укучы медаль алу бәхетенә ирешәчәк.  Гимназиядә белем бирү һәм тәрбия бердәмлегенә нигезләнеп “Һәр яктан камил шәхес тәрбияләү” бердәм тәрбия програмасы буенча эш алып барабыз.

        Гимназиядә барлык фәннәр дә уку-укыту планы нигезендә алып барыла. Уку-укыту  планы кысаларында татар, рус,инглиз, немец телләре укытыла. Гимназия укучылары дәресләрдән соң төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.

       Гимназия югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә тора. Гимназия “Социаль-гуманитар белем бирү үзәге”, ТР Мәгарифне үстерү институты һәм КФУның “Милли белем бирү” юнәлеше буенча республика укытучылары өчен уку, өйрәнү, стажировка узу мәйданчыгы. Бүгенге көндә 347 балага 25 укытучы белем бирә. Мөгаллимнәрнең күбесе – төрле грантлар иясе, һәм һәркайсы диярлек югары яки беренче квалификация категорияле.