«Аһәң» әдәби-шигъри клубы эшчәнлеге

Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Кереш сүз

Туган телебез – бик моңлы тел. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы шагыйрьләр, язучылар, җырчылар, нәфис сүз осталары өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. «Аһәң» әдәби-шигъри клубының тоткан кыйбласы – укучыларны иҗади фикерләргә, туган телдә камил, матур сөйләшергә өйрәтү аркылы татар телен саклау һәм даими кулланылышка кертү. Бүгенге вәзгыятьтә бик мөһим һәм актуаль мәсьәлә бу.

Бу уку елыннан безнең гимназиядә «Аһәң» әдәби-шигъри клубы эшли башлады. Әлеге клубта укучылар татарча әдәби әсәрләрне, татар халкының мәшһүр язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын тирәнтен өйрәнә, татарча газета һәм журналларга даими күзәтү ясап бара. Иҗат итү калыплары, шигырь язу үзенчәлекләре белән таныша; образлы һәм фәлсәфи фикерләү серләренә төшенә; матур һәм аһәңле итеп сөйләргә өйрәнә. Клуб эшчәнлегендә лекция, практикум, тренинг, мастер-класс, иҗади остаханә, дискуссия форматлары кулланыла.

 Клуб эшчәнлеге кысаларында шигъри кичәләр, әдәби-музыкаль кунакханәләр, театральләштерелгән тамашалар, гимназиякүләм конкурслар, әдәби марафоннар, юбиляр шагыйрьләргә багышланган шигъри флешмоблар һ.б. үткәрелә. «Аһәң» клубы эше барышында күренекле татар шагыйрьләре һәм язучылары, театр һәм эстрада артистлары, нәфис сүз осталары, журналистлар белән очрашуларга зур игътибар бирелә.

«Аһәң» әдәби-шигъри клубы чыгарган әлеге тәүге онлайн-җыентыкка укучыларның төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган иң яхшы әсәрләре тупланды.

Алинә Илсур кызы Шәгәрәева, «Аһәң» әдәби-шигъри клубы җитәкчесе,

Казан шәһәре «Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия»нең

туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы

Скачать:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

« Аһәң » әдәби-шигъри клубы эшчәнлеге