Эш тәҗрибәсеннән

Шәгәрәева Алинә Илсур кызы
 
«Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә креатив фикерләүне үстерү аркылы укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру» дигән темага методик остаханә:
 
«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2023» Бөтенрәсәй бәйгесе. Черкесск шәһәре 19 нчы гимназиянең 6 нчы сыйныф укучылары белән "Телләр белгән - илләр гизгән" дигән темага кереш татар теле дәресе:
 
«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2023» Бөтенрәсәй бәйгесе. Черкесск шәһәре 19 нчы гимназиянең туган тел укытучылары белән  "Интерактивные методы обучения родному языку и литературе" дигән темага мастер-класс:

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дуслык булса, яшәр тынычлык - 6 сыйныфта әдәбият дәресе (Ш. Галиев буенча)21.25 КБ
Файл Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясе – дәреснең план-конспекты32.28 КБ
Office presentation icon Ә. Еникинең Матурлык хикәясе (дәрес өчен презентация)2.92 МБ
Файл Туган җирдә бәхетем - 5 нче сыйныфта әдәбият дәресе (Н. Дәүли иҗаты буенча)17.37 КБ
Файл Ф. Әмирханның “Нәҗип” хикәясен өйрәнүне йомгаклау – дәреснең технологик картасы22 КБ
Файл Шәфкатьлелек бизи кешене (Роберт Миңнуллинның “Әни, мин көчек күрдем!” шигырен өйрәнү).20.23 КБ
Файл Иярченле кушма җөмләләр буенча интеллектуаль уен2.17 МБ
Файл Һөнәрчелек сүзләре - 5 нче сыйныф - татар теленнән дәрес эшкәртмәсе22.31 КБ
Office presentation icon Һөнәрчелек сүзләре - 5 нче сыйныф - татар теленнән дәрескә презентация744.5 КБ
Файл Төрки телләрдә килеш категориясе95.06 КБ
Microsoft Office document icon Туган тел дәресләрендә коммуникатив уеннар куллану64.5 КБ
Файл Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы (дәреснең план-конспекты)28.18 КБ
Файл Лексика һәм лексикология турында төшенчә (дәреснең план-конспекты)33.52 КБ
Файл Р. Миңнуллин Әни, мин көчек күрдем! (әдәбият дәресенең план-конспекты)2.22 МБ
Файл Р. Миңнуллин Әни, мин көчек күрдем! (әдәбият дәресе)1.24 МБ
Файл Һ.Такташ иҗаты буенча дәрестән тыш чара эшкәртмәсе30.6 КБ
Файл Н. Исәнбәт "Туган ил" (дәрес план-конспекты)47.97 КБ
Файл Г. Исхакыйның Кәҗүл читек хикәясе (дәрес эшкәртмәсе)32.68 КБ
Файл М. Мәһдиевнең Без - 41 нче ел балалары повесте (дәрес эшкәртмәсе)31.07 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Дуслык булса, яшәр тынычлык.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет –шигъриятне әдәбият теориясе, җыр, рәсем белән бәйләнештә карау.

 Предмет –шигырьгә анализ ясый белү, Ш. Галиевнең иҗатын, тормыш юлын белү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Шәхескә кагылышлы – поликультуралылык, толерантлык хисләре тәрбияләү.

Материал: дәреслек  (2 нче кисәк, 74-76 нчы битләр), эш дәфтәрендә  47, 48 нче битләр,  CD диск.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран,  Ш. Галиев китаплары, слайдлар: Ш. Галиев портреты, умарта, бал кортлары рәсемнәре, Россия картасы, төрле милләт вәкилләренең милли киемнәре рәсемнәре.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру
  1. Дәресне оештыру.
  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн сезгә!
  • Укучылар, хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек?
  • Бүген дәрестә кем дежур?
  • Бүген дәрестә мин дежур?
  • Дәрестә кемнәр юк?
  • Дәрестә барысы да бар.
  • Урамда  һава торышы нинди?
  • Урамда көн болытлы, җылы.
  • Бүген атнаның ничәнче көне?
  • Бүген атнаның икенче көне, сишәмбе.
  • Бик яхшы.
  1. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, өй эше итеп сезгә нәрсә бирелгән иде?

- Якын дусларыбызга бүләк-открытка ясап килергә.

- Укучыларның  өй эшләрен тыңлау.

  • Димәк, укучылар, узган дәрестә без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?
  • Дуслык турында.
  • Нинди сорауга җавап эзләдек?
  • Сезнең дусларыгыз күпме? Сез бергә нәрсәләр эшлисез? дигән сорауларга җавап эзләдек.
  • Җавапны таптыкмы?
  • Әйе.
  • Димәк, дуслык булса, ..........(безгә рәхәт була, яшәргә җиңел, күп эшләр эшләргә була)
  • Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы ничек дип аталыр икән?
  • Дәресебезнең темасы “Дуслык булса, яшәр тынычлык” дип аталачак.
  1. Уку мәсьәләсен кую.
  • Укучылар, дәреслекнең 74 нче битен ачыгыз.
  • Бүгенге дәресебездә нәрсә эшләрбез икән?
  • Бүгенге дәресебездә Шәүкәт Галиев турында сөйләшәчәкбез.
  • Ш. Галиевнең “Дуслык балы” шигырен өйрәнәчәкбез.
  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
  1. Шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләшү.
  • Укучылар, Шәүкәт Галиев безгә таныш. Аның турында нәрсәләр әйтә аласыз?
  1. Сүзлек  эше.
  • Укучылар, дәреслекнең 75 нче битен ачыгыз. Шәүкәт Галиевнең “Дуслык балы” шигырен укырбыз. Шигырьне укый башлаганчы 76 нчы биттәге яңа сүзләр белән танышырбыз.
  • Укучылар яңа сүзләр белән танышалар.
  1. Шигырьне укуга әзерлек.
  • Ничек уйлыйсыз: шигырь нәрсә турында икән?
  • Дуслык турында. Бал турында.
  • Сезнең бал ашаганыгыз бармы? Ә дуслык балы ашаганыгыз бармы?
  1. Шигырьне сәнгатьле уку, тыңлау.
  • Укучылар, башта шигырьне аудиоязмадан тыңларбыз. Аннары үзебез укырбыз.
  1. Шәүкәт Галиевнең “Дуслык балы” шигырен уку.
  • Шигырьне аудиоязмадан тыңлыйлар.
  • Укытучы шигырьне сәнгатьле укый.
  • Шигырьне чылбыр буенча укыйлар, сүзгә-сүз тәрҗемә итәләр.
  • 1-3 нче сорауларга җавап бирәләр? (Лирик геройга кем кунакка килгән? Ул нәрсә алып килгән? Ә хуҗа өстәлгә нәрсә куйган?)

Ял итү минуты.

  • Ял итеп алыйк. МИКС ПЭА ШЭА. (Сорауга җавап табарга. Бал нинди була?)
  • Укучылар, шагыйрь нинди зур проблеманы күтәрә?
  1. Эш дәфтәрендә эшләү.(Тактага чыгарыла).
  • Укучылар, эш дәфтәренең 47 нче битен ачыгыз.

а) 1 нче күнегү. Шигырьдә бал турында нинди сыйфатлар бар, язып алыгыз.

ә) 2 нче күнегү. Хуҗа белән кунакка килгән дусты нишлиләр? Фигыльләрне язып алыгыз.

б) 3 нче күнегү. Татарстан Республикасында нинди милләт вәкилләре яши? Алар нинди телләрдә сөйләшәләр?

(Күнегүләрне тикшерәләр)

  1. Төрле милләт вәкилләренең рәсемнәре куелган презентациягә.
  • Укучылар, ә хәзер төрле милләт вәкилләренең рәсемнәре куелган презентациягә күчәбез. Һәр милләтнең теле, милли киемнәре турында сөйләшербез. Мәсәлән, чувашлар – чувашча, чуваш телендә сөйләшәләр. Аларның милли киемнәре кызыл, зәңгәр, ак, кара төстә. Хатын- кызлар күлмәк, яулык (калфак, кокошник һ.б.), читек яки туфли кияләр. Ир-егетләр түбәтәй, бүрек, чалбар, күлмәк кияләр.
  1. Рефлексия.
  1. Рефлексив кабатлау.

- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә эшләдек? Кем турында сөйләштек?

- Шәүкәт Галиев турында сөйләштек.

- Ш. Галиев турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Шигырь аңлашылдымы, ошадымы?

- Шигырьдә нәрсә турында сүз барды?

- Дуслык турында.

- Димәк, дуслык булса, .....

- яшәр тынычлык.

2. Бәяләү. Үзбәя.

- Укучылар, дәрестәге эшчәнлегегезгә үзбәя бирегез.

- Мин сезгә критерийларны бирдем, алар тактада да бар, шулар буенча үзегезне бәяләгез.

3. Өй эше. 1) шигырьне сәнгатьле  укырга;

2) шагыйрь турында белешмәне укырга;

3) милли костюмнар яки бер милләтнең милли киеме турында рәсемнәр (презентация) әзерләргә, сөйләргә.

- Бүгенге дәреснең кайсы өлеше сезгә күбрәк ошады?

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нәрсә алдыгыз?

- Бүгенге дәрестә сыйныф ничек эшләде елмаюларны күрсәтегез.

- Яхшы, укучылар, дәрес тәмам. Саубулыгыз.

   



Предварительный просмотр:

Тема:

Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе

(әдәбият дәресенең план-конспекты)

Төзүче: Шагараева Алинә Илсур  кызы,

Казан шәһәре  Яңа Савин районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия”нең

беренче квалификацион категорияле

туган  тел (татар теле һәм әдәбияты) укытучысы

Предмет: Әдәбият

Укытучы: Шагараева Алинә Илсур кызы

Сыйныф: 11 (татар төркеме)

Тема: Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы:  герой кылган гамәлләр аша рухи матурлык сыйфатлары турында төшенү, аналарны кадерләргә кирәклекне аңлау;

Метапредмет: 

Танып белү УУГ: аңлап уку һәм сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, нәтиҗәләр чыгара белү.

Регулятив УУГ: әсәрнең төп идеясен табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

Коммуникатив УУГ:  сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү; үз карашыңны әйтү һәм дәлилләү, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу.

Предмет:  хикәянең эчтәлеген аңлау һәм анализлый алу; темасын, идеясен күрсәтү.

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү һәм белемнәрне гомумиләштерү.

Төп төшенчәләр: тема, идея, фаразлау, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә.

Предметара бәйләнеш: татар теле, халык авыз иҗаты, музыка сәнгате.

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Метод һәм алымнар:  репродуктив һәм эзләнү методлары, укытучы сөйләве, укытучы  һәм укучыларның сәнгатьле укуы, әңгәмә, дәреслек белән эш,  (ТАЙМД-ПЭА-ШЭА, ЭЙ АР ГАЙД структуралары).

Чыганаклар: төп:  Әдәбияттан хрестоматия: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныфы өчен/Казан: “Мәгариф” нәшрияты;

өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, кәгазь битләре, «Салкын чишмә» көе язмасы.

Дәреснең план-конспекты:

I. Оештыру, мотивлаштыру этабы.

   1. Укытучы: Хәерле иртә, укучылар!

       Укучылар: Хәерле иртә!

       Укытучы: Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

       Укучылар: Яхшы, рәхмәт!

       Укытучы: Әйдәгез әле, укучылар, дәресебезне бер матур видеоролик караудан башлыйк.

(Слайд 1) (видеоролик карау)

        Укытучы: Видеоролик сезгә ошадымы, укучылар?

        Укучылар: Әйе, ошады. Рәсемнәре дә, музыкасы да бик матур.

        Укытучы: Укучылар, видеодагы рәсемнәр нәрсә турында?

        Укучы: Табигать матурлыгы турында.  

        Укучы: Мәхәббәт, бәхет турында.

        Укучы: Шәфкатьлелек турында.

        Укытучы: Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Ничек уйлыйсыз, укучылар, әлеге рәсемнәрне, төшенчәләрне, берләштереп,  бер сүз белән генә ничек атар идек? Уйлап карагыз әле.

        Укучылар: Матурлык?

        Укытучы: Бик дөрес, укучылар, әлеге рәсемнәрнең барысын да  “матурлык” төшенчәсе берләштерә.

II. Белемнәрне актуальләштерү этабы.

       Укытучы: Димәк, бүгенге дәресебез нәрсә турында булачак?

       Укучылар: Матурлык турында.

       Укытучы: Дөрес, укучылар. Мин сезгә, өй эше итеп, аңлатмалы сүзлекән “матурлык” төшенчәсенең мәгънәләрен карап килергә кушкан идем. Әлеге сүзнең ниндирәк аңлатмаларын таба алдыгыз, җавапларыгыз белән уртаклашыгыз әле.

(җавапларны тыңлау, тактага язу)

Матурлык  -  барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә;

  • табигатьтә матур. сокланырлык урыннар;
  • сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек;
  • кеше характерындагы, эшчәнлегендәге  уңай, хуплана торган сыйфат.

(Слайд 2)

        III. Уку мәсьәләсен кую этабы.

       Укытучы: Дәресебезне матурлык турында сөйләшүдән башлавыбыз очраклы гына түгел, укучылар. Без бүген сезнең белән күренекле язучыбыз Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе белән танышырбыз.   (Слайд 3)

       Хикәянең исеменнән чыгып, аның эчтәлеге турында фаразлап карагыз әле, укучылар. Хикәя нинди матурлык турында булыр икән? (Слайд 4)

       Һәрберегез, үзенә якынын сайлап, шушы кәгазь битләрендә билгеләп куегыз әле. (Кушыма 1)

(ЭЙ АР ГАЙД структурасы - укучылар хикәянең нәрсә турында булуын фаразлыйлар, кәгазь битләрендә билгеләп куялар)

       Укытучы: Укучылар, ниндирәк фаразларыгыз бар? (берничә укучыдан фаразларын сорау).

       Укучы: Минем фикеремчә, хикәя яшьлек, яки мәхәббәт хисләре турында булыр.

       Укучы: Мин дә шулайрак уйлыйм.

       Укытучы: Хикәяне укыгач, кайсыгызның фаразы дөреслеккә туры килүен белербез.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү этабы.

Хикәяне уку, аның эчтәлегенә төшенү.

V. Белемнәрне беренчел тикшерү этабы.

       Укытучы: Я, укучылар, инде хәзер, хикәянең эчтәлеге белән танышкач, фикерләрегез ничек үзгәрде, гомумән, үзгәрдеме?

       Укучы: Әйе, үзгәрде, мин элек хикәя табигать турында булыр дип фаразлаган идем.

      Укучы: Хикәя яшьлек, яки мәхәббәт хисләре турында булыр кебек иде.

      Укучы: Ә мин баштан ук сүз ниндидер эчке матурлык турында барыр дип сизенгән идем.

      Укытучы: Һәм, асылда, фаразларның кайсысы хикәя эчтәлегенә туры килә булып чыкты инде, укучылар?

      Укучылар: Хикәядә рухи матурлык турында сүз бара.

      Укытучы: Әйдәгез, укучылар, хикәянең темасын билгелибез. “Матурлык” сүзенең аңлатмалы сүзлектән язып алган мәгънәләренә әйләнеп кайтыйк әле. (Слайд 5) Без өйрәнә торган хикәягә  аларның кайсысы туры килә?

Укучылар: Соңгысы. Хикәя кеше холкының матур сыйфатлары турында.

Укытучы: Димәк, хикәянең темасы нидән гыйбарәт?

Укучылар: Хикәянең темасы – рухи матурлык. (Слайд 6).

Укытучы: Сез хаклы, укучылар. Инде эшебезне алга таба дәвам иткәнче, бераз ял итеп алыйк. Сезнең игътибарыгызга хикәянең төп герое Бәдретдин скрипкада уйнаган “Салкын чишмә” көен тәкъдим итәм. Көйне тыңлап, матур табигать күренешенә, чишмә агышына сокланып, бераз ял итеп алыгыз.

(Слайд 7) (аудиоязма тыңлау)

VI. Белемнәрне беренчел ныгыту этабы.

Укытучы: Эшебезне дәвам итик. Укучылар, хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?

Укучылар: Бар. Ямьсезлек - матурлык каршылыгы.

Укытучы: Нәрсә ямьсез?

      Укучылар: Бәдретдиннең өе һәм өй эчендәге мескенлекләр, хәерчелек, әнисенең    ямьсезлеге-гариплеге. (Слайд 8)

Укытучы: Ә нәрсә матур? Ә. Еники үзенең бу әсәрендә «Матурлык» темасын ничек итеп ача соң? Хикәянең эчтәлеген тагын бер кат хәтерегездә яңартыгыз һәм әйтегез әле, хикәя барышында сез матурлыкны нәрсәдә күрдегез? Төркемнәрдә шул турыда фикер алышыгыз әле. Һәр төркем үз җавабын тәкъдим итсен.  

      (укучылар фикер алышалар һәм төркемнән бер укучы җавап бирә)

Укытучы: Хикәядә матурлык нәрсәләрдә чагылыш таба? Сезнең җаваплар нинди?

      1 төркем: Табигать матурлыгы.

      2 төркем: Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

      3 төркем: Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.

      4 төркем: Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.

      5 төркем: Шәкертләрнең матур мөгамәләсе.    (Слайд 9)

      Укытучы: Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Нинди контраст күзәтелә, укучылар?

      Укучы: Беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара.

      Укучы: Лирик герой-шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана башлый.

       Укучы: Биредә рухи күркәмлек тышкы ямьсезлеккә контраст итеп куела.

VII. Мөстәкыйль эш.

       Укытучы: Афәрин! Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Ә хәзер парларда шушы сез тәкъдим иткән  мәсьәләләрне тикшереп китик әле. Һәр пар мәсьәләләрнең берсе буенча фикер алышсын. Мин сезгә бу эшкә нибары бер минут чамасы вакыт бирәм. 30 секунд эчендә укучыларның уң якта утырганнары күршесенә үз фикерен белдерә, күршесе аны игътибар белән тыңлый, һәм киләсе 30 секунд эчендә үз җавабын әйтә.  (таймд-пэа-шэа )  (Слайд 10)

(укучыларның фикерләрен тыңлау, җавапларны гомумиләштерү)

Табигать матурлыгы

 1 нче пар: А - Б

       А: Хикәядә табигатьнең иң матур ваыкыты – беренче җылы яңгырлар узып, бөтен нәрсә күтәрелеп, үсеп бара торган май ахырлары сурәтләнә.

     Б: Чирәмнәр куе яшел, тирә-юнь иркен, якты, һава искиткеч шифалы -рәхәт.

 2 нче пар: В - Г

     В: Хикәянең башында да, ахырында да шәкертләрне сихри тургай моңы озатып бара.

    Г: Тургай сайраганда җиргә җиңелчә генә тынлык җәелә, дөнья искиткеч киңәеп, яктырып киткәндәй була.

Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

 1 нче пар: А - Б

    А: Бәдретдин – бик сәләтле һәм булдыклы булу белән бергә бик тыйнак та.

   Б: Шәриктәшләренә, гаиләсенә булган мөнәсәбәте аны бары тик уңай яктан гына ача.

2 нче пар: В - Г

  В: Анасына булган игътибары һәм ихтирамы, чиксез мәхәббәте һәм рәхмәте соклану хисе уята.

 Г: Бәдретдиннең күңел матурлыгы тышкы ямьсезлекләрне күренмәс итә.

Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.

1 нче пар: А - Б

     А: Шәкерт егет белән өйдәгеләр бик озак күрешмәгәннәр. Бер - берсенең кочагына да ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Татар халкы элек-электән бик тыйнак, сабыр булган.

   Б: “Улым” дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер - берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр.

2 нче пар: В - Г

   В: Өй эчендә гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәт хакимлек итә.

   Г: Өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табагыйлеге үсеп чыга.

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы

1 нче пар: А - Б

    А: Бәдретдиннең анасын яратуы шулкадәр көчле, ул аның ямьсез йөзле булуына игътибар да итми.

   Б: Алай гына да түгел, ул моны шулай булырга тиеш кебек кабул итә. Ул аны бик ярата, хөрмәт итә һәм олылый.

2 нче пар: В - Г

  В: Бәдретдин әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй үзе кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле.

 Г: Ана үзенең шушы матур, сәләтле, тыйнак һәм ихтирамлы улы белән горурлана.

Шәкертләрнең матур мөгамәләсе

  1 нче пар: А - Б

     А: Шәкертләр чамадан ярлы йорт-җиргә килеп керүләренә хәйран булып, гаҗәпләнеп калуларын Бәдретдиннең үзенә ничек тә сиздермәскә тырышалар.

    Б:  Китапларын кызыксынып карыйлар, аның һөнәрен хуплыйлар.

        2 нче пар: В - Г

          В: Авылына җәяү кайтмастан, Бәдретдинне үзләре белән кайтырга үгетлиләр.

 Г: Хуҗаларны олылап күрешәләр, саубуллашалар. Табын артында үзләрен тыйнак  тоталар.

      Укытучы: Афәрин, укучылар, булдырдыгыз. Әйе, боларның барысы да матурлык! Әсәрнең идеясен дә билгелик инде. Язучы нәрсә әйтергә теләгән? Сез фикер алышкан әлеге мәсьәләләрнең кайсысы хикәянең идеясе булып тора?

   Укучылар: Ана белән бала мәхәббәте. (Слайд 11).

   Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Әдип бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый. Ана - ул дөньяда иң бөек шәхес. Бу уңайдан Һади Такташның ана турында язган шигъри юллары да урынлы булыр (Слайд 12). Татар халык мәкальләренең дә күбесе әниләргә багышланган дияр идем (Слайд 13). Сез дә аларның кайберләрен беләсездер. Әниләрне ярату, хөрмәт итү, аларга ярдәм итү, аларны борчуга салмау, уңай билгеләрең, яхшы тәртибең, ирешкән уңышларың белән шатландыру да зур бәхет алар өчен.

      Укытучы: Инде менә шушы урында әкрен генә дәресебезнең йомгаклау өлешенә күчәрбез. Тагын бер кат хикәябезгә әйләнеп кайтыйк әле, укучылар. Аның соңында мондый сүзләр бар: «...бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере, - бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек өметеме-бәхетеме, - торып калды». Ничек уйлыйсыз, укучылар, чыннан да, кайсы  - фаҗигасеме, бәхетеме?

      Укучылар: Бәхете...

      Укучы: Минемчә, бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә.

      Укучы: Бәдретдиннең ярата белүе, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуы – бәхет.

      Укытучы: Мин сезнең белән килешәм. Әлбәттә, бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендә. Ә сез ничек уйлыйсыз? Сезнең өчен бәхет нәрсәдә? Сез бәхетлеме? (укучылар җавабы) 

      VIII. Өй эше.

      Укытучы: Җавапларагызны хуплыйм, укучылар. Әйе, бәхет тә, матурлык та - бик тирән мәгънәле төшенчәләр алар. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый. Ә. Еники үзенең хикәясендә рухи матурлыкны аерып күрсәтә. Ә сезнең өчен матурлык нәрсә ул? Сез матурлыкны нәрсәләрдә күрәсез? Менә шулар турында уйланып, “Тормышта матурлыкның чагылышы” дигән темага иҗади язма эш бирәм мин сезгә өй эшенә. (Cлайд 14)

   IX. Рефлексия.

     Укытучы: Эшебезне бернинди бәяләүләрсез генә йомгаклау дөрес булмас иде. Мин сезгә шушындый үзбәя битләре таратам. Сез дәрескә һәм аның аерым өлешләренә, иптәшләрегезнең һәм үзегезнең эшчәнлегегезгә үз бәягезне бирегез әле.  (Кушымта 2)

(укучылар дәрестә үз эшчәнлекләрен бәялиләр; укытучы үзбәя битләрен  җыеп ала, карый; укучыларга билгеләр куя)

     Укытучы: Мин сезнең белән саубуллашам. Уңышлар сезгә!

     Укучылар: Рәхмәт! Сау булыгыз!

Кушымта 1.

ЭЛЕК

ФАРАЗЛАР

СОҢЫННАН

Яшьлек – иң матур чак. Хикәя яшьлек хатирәләре турында.

Хикәядә матур табигать күренешләре турында сүз бара.

Хикәя шәфкатьле эш-гамәлләр турында.

Хикәядә рухи матурлык турында сүз бара.

Хикәя яшь егет белән кыз арасындагы мәхәббәт хисләре турында.

Хикәя берәр рәссам, матур сәнгать әсәрләре турында.

 

Бәлки хикәядә матур, чибәр туташлар катнашадыр.

Кушымта 2.

Дәресне һәм дәрестә үз эшчәнлегеңне “+” яки  “-” тамгалары белән бәялә

Дәрес миңа ошады

Дәрес кызыклы булды

Мин дәрес материалын аңладым

Мин дәрес материалын аңлап бетермәдем

Мин дәрестә әйбәт җавап бирдем

Мин бүген тулы көчкә эшли алмадым

Төркемнәрдә эшләү кызык

Ялгыз гына эшләү җиңелрәк

Дәрестә үзем өчен әһәмиятле мәгълүмат алдым

Дәрестә үзем өчен бернинди дә әһәмиятле мәгълүмат алмадым


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Матурлык - барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә; табигатьтә матур, сокланырлык урыннар; сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек; кеше характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат.

Слайд 3

Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе

Слайд 4

ЭЛЕК ФАРАЗЛАР СО ҢЫННАН Яшьлек – иң матур чак. Хикәя яшьлек хатирәләре турында. Хикәядә матур табигать күренешләре турында сүз бара. Хикәя шәфкатьле эш-гамәлләр турында. Хикәядә рухи матурлык турында сүз бара. Хикәя яшь егет белән кыз арасындагы мәхәббәт хисләре турында. Хикәя берәр рәссам, матур сәнгать әсәрләре турында. Бәлки хикәядә матур, чибәр туташлар катнашадыр.

Слайд 5

Матурлык - барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә; табигатьтә матур, сокланырлык урыннар; сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек; кеше характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат.

Слайд 6

Хикәянең темасы - рухи матурлык

Слайд 8

Ямьсезлек – матурлык каршылыгы Нәрсә ямьсез? Нәрсә матур?

Слайд 9

Табигать матурлыгы Бәдретдиннең күңел матурлыгы Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы Шәкертләрнең матур мөгамәләсе

Слайд 10

Табигать матурлыгы Бәдретдиннең күңел матурлыгы Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы Шәкертләрнең матур мөгамәләсе

Слайд 11

Хикәянең идеясе – ана белән бала мәхәббә те

Слайд 12

Ана - бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга. Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда...

Слайд 13

Татар халык мәкал ь ләре: Ана күңеле балада, бала күңеле далада. Ана теләге диңгез төбеннән чыгарыр. Ана куены туннан җылырак. Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың. Баласы суга төшәр, анасы утка төшәр. Ана – шәфкат ь диңгезе. Өйнең яме ана белән.

Слайд 14

Өй эше: “ Тормышта матурлыкның чагылышы” дигән темага иҗади язма эш



Предварительный просмотр:

Тема: Туган җирдә бәхетем.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет –укучыларга әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү.

Предмет – “Мин җирдә калам” әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку.

Шәхескә кагылышлы – балаларда туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү.

Материал: дәреслек  (2 нче кисәк, 61-62 нче битләр), эш дәфтәре (37 нче бит), CD диск.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру
  1. Дәресне оештыру.
  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн сезгә!
  • Укучылар, хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек?
  • Бүген дәрестә кем дежур?
  • Бүген дәрестә мин дежур?
  • Дәрестә кемнәр юк?
  • Дәрестә барысы да бар.
  • Урамда  һава торышы нинди?
  • Урамда көн болытлы, җылы.
  • Бүген атнаның ничәнче көне?
  • Бүген атнаның дүртенче көне, пәнҗешәмбе.
  • Бик яхшы.
  1. Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, өй эше итеп сезгә нәрсә бирелгән иде?

- Нәби Дәүли турында сөйләргә.

- “Хезмәт”, “Бәхет” төшенчәләре турында мәкальләр язып килергә.

- “Хезмәт” темасына рәсемнәр ясап килергә.

Укучыларның  өй эшләрен тыңлау.

  1. Актуальләштерү.
  • Димәк, укучылар, узган дәрестә без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?
  • Бәхет турында.
  • Нинди сорауга җавап эзләдек?
  • Бәхет кайда була? дигән сорауга җавап эзләдек.
  • Җавапны таптыкмы?
  • Әйе.
  • Димәк, бәхет кайда була?
  • Хезмәттә, гаиләдә, мәктәптә һ.б.
  • Укучылар, сез бәхетлеме?
  • Әйе.
  • Ни өчен?
  • Чөнки минем әти-әнием, өем, мәктәбем, хезмәтем, туган илем, туган җирем бар.
  • Укучылар, туган ил дип нәрсәне атыйбыз?
  • Туган ил дип без туган, яшәгән җирне атыйбыз. Туган ил ул – әби-бабайларның, әти-әниләрнең туган җире. Туган ил ул – безнең чишмәләребез, биек тауларыбыз.

Туган ил ул – завод-фабрикалар, кибетләр, мәктәпләр, без яшәгән шәһәр. Туган ил ул – минем өем, әти-әнием, дусларым, туганнарым.

  • Туган ил нәрсәдән башлана?
  • Туган ил туган җирдән, гаиләдән, мәктәптән һ. б. башлана.
  • Туган иле, туган җире булган кеше бәхетлеме?
  • Әйе. Туган иле, туган җире булган кеше бәхетле.
  • Укучылар, бәхет тагын кайда була икән?
  • Туган җирдә.
  • Укучылар, дәресебезнең темасы ничек дип аталыр икән?
  • Дәресебезнең темасы “Туган җирдә бәхетем” дип аталачак.
  1. Уку мәсьәләсен кую.
  • Бүгенге дәресебездә нәрсә эшләрбез икән?
  • Бүгенге дәресебездә туган ил турында сөйләшәчәкбез.
  • Нәби Дәүлинең “Мин җирдә калам” шигырен өйрәнәчәкбез.
  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
  1. Сүзлек белән эш.
  • Укучылар, дәреслекнең 61 нче битен ачыгыз. Нәби Дәүлинең “Мин җирдә калам” шигырен укырбыз. Шигырьне укый башлаганчы 63 биттәге яңа сүзләр белән танышырбыз.
  • Укучылар яңа сүзләр белән танышалар.
  • Башта шигырьне аудиоязмадан тыңларбыз. Аннары үзебез укырбыз. Сез шигырьне укыганда “Лирик геройга кая очарга кушалар” дигән сорауга җавап эзләрсез.
  1. Нәби Дәүлинең “Мин җирдә калам” шигырен уку.
  • Шигырьне аудиоязмадан тыңлыйлар.
  • Укытучы шигырьне сәнгатьле укый.
  • Шигырьне укучылар үзлекләреннән укыйлар.
  • Шигырьне чылбыр буенча укыйлар, тәрҗемә итәләр.
  • Бирелгән сорауга җавап таптыгызмы?
  • Әйе. Лирик геройга Айга очарга кушалар.
  • Лирик геройның Айга очасы киләме?
  • Юк.
  • Ни өчен?
  • Чөнки җирдә аның дуслары, Идел сулары, сукмаклары, ташкын җырлары, таңнары, кояш нурлары, җир җылысы, сөйгән кешесе, икмәге, туган йорты, туган иле кала.

Ял итү минуты.

  • Ял итеп алыйк. МИКС ПЭА ШЭА. (Сорау: Җөмләне дәвам итәргә. Туган ил ул - )
  1. Биремнәр һәм сораулар, эш дәфтәрендә эшләү.
  1. Биремнәр.
  • Укучылар, хәзер тактадагы биремнәрне эшләрбез.
  • Шигырьнең эчтәлегенә туры килгән җөмләне табыгыз. (Укучылар парларда эшлиләр. Бер-берләренең җавапларын тыңлыйлар, тикшерәләр.)
  • Җөмләләрне дөрес итеп укыгыз. (Укучылар парларда эшлиләр. Бер-берләренең җавапларын тыңлыйлар, тикшерәләр.)
  1. Эш дәфтәрендәге биремнәр эшләнелә.
  • Укучылар, эш дәфтәренең 37 нче битен ачыгыз.

а) 1 нче күнегү эшләнелә. Сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп, алар белән җөмләләр языгыз.

б) 2 нче күнегү эшләнелә. Рифмалашкан сүзләрнең астына карандаш белән сызыгыз.

(Күнегүләрне тикшерәләр)

  1. Рефлексия.
  1. Рефлексив кабатлау.

- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә эшләдек? Нәрсә турында сөйләштек?

- Туган ил, туган җир турында сөйләштек.

- Туган иле, туган җире булган кеше бәхетлеме?

- Әйе. Туган иле, туган җире булган кеше бәхетле.

- Бүген “Бәхет кайда була” дигән сорауга ничек җавап бирәбез?

- Бәхет туган җирдә була!

2. Бәяләү.

- Укучылар, дәрестәге эшчәнлегегезгә үзбәя бирегез.

- Мин сезгә критерийларны бирдем, алар тактада да бар, шулар буенча үзегезне бәяләгез.

3. Өй эше. 1) шигырьне сәнгатьле итеп  укырга өйрәнегез.

2) эш дәфтәрендәге 3 нче күнегүне эшләгез.

3) Туган ил, туган җир турында мәкальләр язып килегез.

- Бүгенге дәреснең кайсы өлеше сезгә күбрәк ошады?

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нәрсә алдыгыз?

- Бүгенге дәрестә сыйныф ничек эшләде елмаюларны күрсәтегез.

- Яхшы, укучылар, дәрес тәмам. Сау булыгыз.

   



Предварительный просмотр:

Укытучы

Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Предмет

Әдәбият

Тема

Ф. Әмирханның “Нәҗип” хикәясен өйрәнүне йомгаклау

Планлаштырылган    

 нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:  герой кылган гамәлләр аша әдәплелек сыйфатлары турында төшенү, һөнәрле булуның әһәмиятен аңлау.

Метапредмет: 

Танып белү УУГ: аңлап уку һәм сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, нәтиҗәләр чыгара белү.

Регулятив УУГ: әсәрнең төп идеясен табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

Коммуникатив УУГ:  сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү; үз карашыңны әйтү һәм дәлилләү, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу.

Предмет:  хикәянең эчтәлеген аңлау һәм анализлый алу, идеясен күрсәтү.

Дәреснең тибы

Яңа материалны үзләштерү һәм белемнәрне гомумиләштерү

Төп төшенчәләр

Тема, идея, фаразлау, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә

Предметара  

 бәйләнеш

Татар теле, рәсем сәнгате

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Төп:  Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова – Казан: Тат.кит.нәшр., 2014.

Өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, кәгазь битләре

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

Уңай психологик халәт һәм эш атмосферасы тудыра.

Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

Шәхескә кагылышлы: укытучыга һәм сыйныфташларына карата хөрмәт хисе, дәрескә әзерлеккә үзбәя.

Метапредмет:

регулятив – эш урынын оештыру;

коммуникатив – укытучы һәм сыйныфташларың белән хезмәттәшлек.  

Белемнәрне актуальләштерү

Укучыларның әзерлек дәрәҗәләрен, укучыларга авыр булган сорауларны ачыклый.

Өй эшен тикшерә (рәсемле план төзетә һәм икенче бүлекнең эчтәлеген искә төшертә).

Планның дөреслеген күзәтә.

Укучыларның төп геройга булган мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан диалог төзетә.

Икенче бүлекнең эчтәлеге буенча өйдә ясап килгән рәсемнәрен тактага эләләр, рәсемнәре белән бәйле эпизодның кыскача эчтәлеген сөйлиләр.

Төп геройның холкы, тәртибе, үз-үзен тотышына бәйле фикерләрен, үз мөнәсәбәтләрен белдерәләр, үзләре белән чагыштыралар (парларда эшлиләр)

Шәхескә кагылышлы:  төп герой хәлендә  үз кичерешләреңне күзаллау.

Метапредмет:

танып белү -  укыганны аңлата белү,  дәлилле җавап төзү өчен, кабул ителгән информацияне синтезлый белү,  куелган максаттан чыгып, тексттан фрагментлар аерып чыгара алу;

регулятив –  кирәкле гамәлләрне укытучы һәм сыйныфташлары белән берлектә планлаштыра белү;

коммуникатив –  сораулар бирү, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү; үз фикерләрен, карашын әйтү һәм дәлилләү;  төп күренешләрнең эчтәлеген сөйләү, геройга характеристика бирә белү.

Предмет: укыган бүлекләрне анализлый белү, төп геройга беренчел характеристика бирү.

Проблемалы  ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую (Кушымта)

Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен шартлар тудыра.

Укучыларның белемнәрен активлаштыра, проблемалы диалог технологиясен куллана.

( Нәҗип белән  алга таба ниләр булыр?

Тагын ниләр майтарыр икән ул?

Өченче бүлектә вакыйгалар нинди юнәлеш алыр икән?)

Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.

Укучылар өченче бүлекнең нәрсә турында булуын фаразлыйлар

(ЭЙ АР ГАЙД структурасы буенча)

Шәхескә кагылышлы:  билгеле бер карарга килә белү.

Метапредмет:

танып белү -   мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр чыгара белү;

регулятив –   мөстәкыйль эшли белү;

коммуникатив –   үз фикерләрен җиткерә белү.

Яңа белемнәрне үзләштерү

Физминутка

Укучыларның баштан эчтән генә, ә аннары бер-берсе артыннан карап барып, абзацлар буенча комментарияләр белән кычкырып укуын оештыра (укуны үзе башлый).

Уку барышында (аерым сүзләрдә) җибәргән хаталарның укучы тарафыннан төзәтелүен  контрольдә тота.

Текстны ни рәвешле аңлауларын белү өчен, сорауларга җавап таптыра.

Фаразларының дөреслеккә туры килү-килмәвен ачыклый, шул турыда укучыларның бер-берсе белән фикер алышуын оештыра.

Физминутка үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру.

Текстны эчтән укыйлар.

Абзацлар буенча (чылбыр буенча) кычкырып укыйлар (сүзләрдә хата җибәрелсә, үзләрен (иптәшләрен) төзәтәләр).

Тексттан сорауларга җавап эзлиләр.

Үзләренең фаразларының (фикерләренең) дөреслеген тикшерәләр

(ЭЙ АР ГАЙД структурасы буенча).

Фикерләрен чагыштырып, нәтиҗә ясыйлар.

Бер-берсенең фаразлары белән кызыксыналар, фикер алышалар.

Бер-берсен бәялиләр.

Күнегүләр ясыйлар.

Шәхескә кагылышлы: текстны күңел аша үткәрү, үз фикерләрең белән уртаклашу.

Метапредмет:

танып белү -   аңлап укый белү,  тексттан кирәкле информацияне табып аера алу,  укыганны аңлата белү,  мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә чыгара белү;

регулятив –   мөстәкыйль эшли белү, эшчәнлегеңне контролдә тоту (хаталарны табу, төзәтү), бер-береңне һәм үзеңне бәяләү;

коммуникатив –    тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү, әңгәмәдә катнашу.

Предмет:  текстны укый белү.

Шәхескә кагылышлы: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Белемнәрне беренчел ныгыту

Тулаем текстка (хикәягә) анализ ясауны оештыра.

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә.

Автор әйтергә теләгән төп фикергә төшенүләренә ирешә.

Укучыларның хикәядән алган тәэсирләрен ачыклый.

Хезмәт һәм һөнәр төшенчәләре белән бәйле мәкальләрне әйттерә.

Рәсем сәнгатенә бәйле белемнәрен барлый.

Хикәянең темасын, идеясен ачыклыйлар.

Сорауларга җавап бирәләр.

Хикәядән алган тәэсирләре белән уртаклашалар, үз фикерләрен җиткерәләр.

Һөнәр турында мәкальләр әйтәләр.

Үзләре белгән рәссамнар, картиналар (сәнгать музеена барулары) турында әйтеп үтәләр.

Шәхескә кагылышлы:  эш барышында үз фикереңне белдерү, әхлакый-этик нормаларны сеңдерү.

Метапредмет:

танып белү -   өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү,   уку мәсьәләсен чишү өчен синтез гамәлен тормышка ашыра белү;

регулятив –   кирәкле гамәлләрне укытучы һәм сыйныфташлары белән берлектә планлаштыра белү;

коммуникатив  –     үзенең карашын әйтү һәм дәлилләү, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү, әңгәмәдә катнашу.

предметара: рәсем сәнгате, халык авыз иҗаты белән бәйләнеш.

Предмет:   әсәрнең темасын, идеясен билгеләү.

Мөстәкыйль эш

Яңа белемнәрне куллану эшчәнлеген оештыра: хикәянең төп образына характристика бирү (төркемнәрдә, язмача).

Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя.

Төркем эшчәнлеген оештыра.

Төркемнәрдә төп образга язмача характеристика бирәләр (бер укучы язманы укый).

Нәҗипнең холкы, тәртибе, үз-үзен тотышына бәйле тәэсирләрен, мөнәсәбәтләрен белдерәләр.

Беренчел караш белән чагыштыралар.

Үз фикерләрен анык җиткерәләр, дәлиллиләр.

Шәхескә кагылышлы:  эш барышында үз фикереңне белдерү,  дәлилләү.

Метапредмет:

танып белү -   уку материалыннан файдалана белү, куелган максаттан чыгып тексттан фрагментлар аерып чыгара алу;

регулятив –   төркемдә эшне оештыра белү, җавап алгоритмын планлаштыру;

коммуникатив  –     үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү, башкаларның фикерләрен тыңлый белү, әңгәмәдә катнашу, уку хезмәттәшлеге.

Предмет:   геройның характеристикасын төзи белү.

Өй эше.

Рефлексия

(дәреснең нәтиҗәләре),

бәяләү, үзбәя.

Өй эше биремен аңлата:

-өченче бүлекнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап әзерләргә (барлык укучыларга да мәҗбүри бирем);

- һөнәр турында 5 мәкаль язып килергә (өстәмә бирем);

-“Минем яраткан эшем” дигән темага хикәя төзергә (иҗади бирем).

Рефлексияне оештыра.

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куя.

Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели.

Укучыларның дәрестәге эшен бәяли.

Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сорау бирәләр. Өй эше биремен сайлап алалар.

Үзләренең һәм иптәшләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Үз фикерләрен, тәэсирләрен әйтәләр.

Шәхескә кагылышлы:   үз эшеңә объектив бәя бирә белү, уңыш һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау,  үз мөмкинлекләреңнән чыгып бирем сайлау.

Метепредмет:

регулятив –   үзеңә һәм төркемгә карата бәя.

коммуникатив – сорауларга җавап бирү, үз фикереңне әйтү, тәэсирләрең белән уртаклашу.

Кушымта

Хикәянең өченче бүлеге алдыннан проблемалы ситуация булдыру максатыннан үткәрелгән ЭЙ АР ГАЙД структурасы өчен укучыларга тәкъдим ителгән фаразлар.

ЭЛЕК

ФАРАЗЛАР

СОҢЫННАН

 

Нәҗип Мәрфуга апасыннан үч алу җаен эзләр.

 

 

Нәҗип Мәрфуга апасыннан гафу үтенер, инде башка үзен күрсәтергә омтылмас

 

 

Мәрфуга апасының игътибарын җәлеп итәр өчен, Нәҗип тагын берәр “батырлык” күрсәтер.

 

 

Шуның белән Нәҗип Мәрфуга апасын дус күрмәс, аны яратмас.

 

 

Мәрфуга апа Нәҗипкә карата “йомшарыр”.

 

 

Нәҗипнең дә киләчәктә игътибарга лаек берәр һөнәре булыр.

 

 

Нәҗипне абыйсы курайда уйнарга өйрәтер.

 



Предварительный просмотр:

Дәрес: Әдәбият

Сыйныф: 6

Тема: Шәфкатьлелек бизи кешене (Роберт Миңнуллинның “Әни, мин көчек күрдем!” шигырен өйрәнү).

Дәреснең барышы:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр Сезгә! Тел һәм зиһен ачкычлары телимен һәммәгезгә!

Укучылар: Рәхмәт! Хәерле көн сезгә дә!

Укытучы: Карагыз, укучылар, көн нинди матур бүген. Күктә кояш көлә, ә безнең тактада кояш кебек елмайган бер абый рәсеме эленеп тора. Кем әле бу, укучылар?

Укучылар: Бу – Роберт Миңнуллин.

Укытучы: Дөрес. Без сезнең белән үткән дәрестә Р.Миңнуллинның тормыш юлы белән таныштык, иҗатын өйрәнә башладык һәм бүген бу эшне дәвам итәрбез. Иң элек, әйдәгез, өй эшләрен тикшереп үтик әле. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында ниләр истә калдырдыгыз икән?  Тактадагы терәк мәгълүматка игътибар итегез әле, укучылар. Шулар ярдәмендә тиз генә Роберт Миңнуллинның биографиясен искә төшереп китик.

Укучылар:

- Р.Миңнуллин. 1948 нче елның 1 нче августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа.  (Алинә)

- Бала чагы Сөн елгасы буена урнашкан гүзәл табигатьле Шәммәт авылында үтә. (Алмаз)

- 1968-1973 нче елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, студент елларында ук шигырь җыентыклары дөнья күрә. (Ленар)

- Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин “Сабантуй” (элеккеге исеме «Яшь ленинчы») газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. (Илназ)

- “Акбай цирк карый», «Җиде абый тай җигә», «Айга очтык» исемле балалар китаплары өчен 1982 нче елда М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. (Камилә)

- «Дөньядагы иң зур алма» исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек була. (Эмиль)

- 1995 нче елда «Күчтәнәч»  дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.(Артур)

- 2005 нче елда “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән дәрәҗәле исем бирелә. (Камил)

- Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның бик күп шигырьләре җыр булып яңгырый. (Мирсат)

Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Чыннан да, Р.М. – өлкәннәр һәм балалар дөньясын тоташтырып, балачагындагы рәхәтлекне югалтмыйча, гел шул “рәхәтлеккә коенып”,  чишмә суыдай “челтерәп торган” шигырьләр язучы шагыйрь. Без сезнең белән үткән дәрестә аның нинди шигырен өйрәндек әле?

Укучылар: “Энекәш кирәк миңа?” шигырен.

Укытучы: Әйдәгез шигырьне искә төшереп алыйк әле, укучылар. Ә сезнең кайсыларыгызга энекәш кирәк әле?

(“Энекәш кирәк миңа!” шигырен сөйләү.)

Укытучы: Рәхмәт, укучылар, молодцы. Инде бүгенге дәрес материалына күчик. Укучылар, игътибар белән экранга карагыз әле.

(видео күрсәтү)

Укытучы: Я, укучылар, әлеге видеосюжетның эчтәлеген аңладыгызмы? Ул сездә нинди хисләр уятты?

(укучылар җавабы)

Укытучы: Сюжетта эт нинди? Ә аның хуҗасы нинди кеше?

(укучылар җавабы)

Укытучы: Димәк, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшербез, укучылар?

Укучылар: Эт турында. Мәрхәмәтсез кешеләр турында. Кешелеклелек турында.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Дәресебезнең бүгенге темасы – “Шәфкатьлелек бизи кешене”. Нәрсә соң ул “шәфкатьлелек”?  Ничек уйлыйсыз, укучылар?

(укучылар җавабы)

Укытучы: Әйдәгез әле татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән укып карыйбыз.

(Сүзлек белән эш)

Укытучы: Кыскача әйткәндә, шәфкать – кызгану хисе, мәрхәмәт, шәфкатеңнән ташламау. Киң күңеллелек, рәхимлелек, ярдәмчел булу. Ә хәзер шәфкатьлелек сүзенә синонимнар әйтеп китегез әле.

Синонимнар табу: кызгану,мәрхәмәт, киң күңелле, изгелек, игелек, ярдәмчел, шәфкать, олы йөрәкле, йомшак күңелле, кызганучан, миһербанлы, яхшылык кылу, рәхимле, кешелекле, олы җанлы.

Антонимнар табу: рәхимсез, игелексез, аяусыз, йөрәксез, каты күңелле, явыз, миһербансыз, каты бәгырьле, ваемсыз, кешелексез

Укытучы: Әйе, балалар, шәфкатьлелек сүзе бик күп матур төшенчәләрне үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Балалар, шәфкатьлелек сыйфатлары тормышта нәрсәләрдә чагыла? Кайларда күреп була?

Укучылар: Кешеләрнең бер-берсенә, табигатькә, хайваннарга карата мөнәсәбәләрендә.

Укытучы: Без иҗатын өйрәнә торган Роберт Миңнуллинның да әлеге мәсьәләгә кагылышлы әсәре бар. Бүген без дәрестә аның “Әни, мин көчек күрдем!” шигырен өйрәнербез. Дәреслекләрегезнең 136 нчы битен ачыгыз әле, укучылар. Әйдәгез, шигырьнең эчтәлеге белән танышып китик.

(укытучы укый)

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, әйдәгез сез дә укыгыз әле шигырьне.

(чылбыр буенча уку)

Укытучы: Әйдәгез хәзер төркемнәрдә фикер алышабыз, укучылар. Һәр төркемгә бер сорау бирелә. Һәрберегез бер почмакка үз фикерен язсын әле, һәм өчпочмак эченә уртак фикерне язарсыз.

Төркемнәрдә фикер алышыр өчен:

  • Әнисе балага нәрсә дип җавап бирер, вакыйга ничек тәмамланыр дип күз алдына китерәсез?
  • Сез әлеге бала урынында нишләгән булыр идегез?
  • Ничек уйлыйсыз, укучылар, көчек үзе адашканмы, әллә аны адаштырганнармы  икән?

Укучылар җавабы.

Укытучы: Шулай, укучылар. Кайгының зурысы-кечкенәсе юк. Кемнәрдер, бәлки әле олы кешеләрдер, алдаштырып, адаштырып кечкенә көчекне ташлап киткәннәр. Күрәсең, шул кечкенә генә җан иясенә карата да хәйлә-мәкер корганнар. Үзеңә ышанган җан иясенә хыянәт бит инде бу! Ә бала турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?

Бала образына характеристика бирү:

Бала – тәртипле, тәрбияле, игелекле, мәрхәмәтле, акыллы, максатчан, шәфкатьле.

Укытучы: Әйе, укучылар. Дөньяның бу гаделсезлеген төзәтергә, ярдәм итәргә ашкынып торган бала – матур образ. Әлегә ул үзе генә бу хәлне төзәтә дә алмый, әнисенең дә көчекне кызгануы, өйгә алып кайтырга рөхсәт бирүе кирәк. Әмма, күргәнегезчә, ул кулыннан килгәнне эшли: әнисенә әнә ничек итеп ялына, аны да ышандырырга тырыша, көчекнең кызганыч хәлен бик ачык күз алдына китерерлек сүзләр таба. Кечкенә генә, көчсез генә булуына да карамастан, ул бик кешелекле.         Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар безне еллар дәвамында рухи баета һәм әдәлелеккә өйрәтә.

         Ә сез кешелеклелек, шәфкатьлелек турында мәкальләр беләсезме икән, укучылар? Я әле, тикшереп карыйк. Тактада мәкальнең башы, ә дәвамы әлеге адашкан көчекләр тәпиендә. Әйдәгез, укучылар, көчекләребезне ояга урнаштырыйк әле.

Миһербанлык йөрәктән,                                      миһербансызлык беләктән.

Хайваннарны җәберләгән                                    рәхәт күрмәс.

Кеше булу кыен түгел,                                        кешелекле булу кыен.

Әрәм булу җиңел,                                                адәм булу авыр.

Матурлык - бер көнлек,                                       игелек - мәңгелек.

Олылык гәүдәдә түгел,                                         акылда.

Укучылар эше.

Укытучы: Молодцы, укучылар. Менә безнең югалышкан көчекләребез оялы, хуҗалы булдылар хәзер. Ә соң сезнең үзегезнең дүрт аяклы дусларыгыз бармы? Кушаматлары ничек? Сез аларга нинди мөнәсәбәттә?

Укучылар җавабы.

Укытучы: Менә өйдә боларның барысы турында да тулырак язып килерсез, укучылар. Өй эшен биремнәрен язып алыгыз әле:

  • Р. М. “Әни, мин көчек күрдем!” шигырен сәнгатьле укырга әзерләнергә.
  • Этләр турында тагын нинди әсәрләр бар? Язып килергә.
  • “Минем дүрт аяклы дустым” дигән хикәя төзеп килергә.

Укытучы: Укучылар, ә дәреснең башында караган видеодагы этнең язмышы ничек булды икән, беләсегез киләме?

(укучылар: Әйе)

Укытучы: Әйдәгез, алайса, карап бетерәбез.

(видеоны карап бетерү)

Укытучы: Менә, укучылар, кешеләргә генә түгел, табигатькә, үсемлекләргә һәм хайваннарга карата да игътибарлы булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк. Безнең “кече туганнарыбыз”, хайваннар да ярдәмгә, киң күңеллелеккә мохтаҗ. Без аларга шәфкать күрсәтергә, рәнҗетмәскә, кыерсытмаска тиеш. Һәрвакыт исегездә тотыгыз, игелек кылу зур савап, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.

               Инде дәресебезгә йомгак ясар чак җитте. Хәзер сезнең бүгенге дәрестә үз эшчәнлегегезгә бәя бирүегезне сорар идем. Менә шушы “үзбәя” битләрен таратам сезгә.

(укучылар билгели)

Укытучы: Ә кем үзенә нинди билге куяр иде? Гадәттәгечә, бармаклар белән күрсәтегез әле миңа.

(укучылар үзләренә билге куялар, укытучы гомуми билгене әйтә)

Укытучы: Дәресебезне Р. Миңнуллиның “Яхшылык “ дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Яхшы булыйк, укучылар, яхшы гамәлләр генә кылыйк, яхшылык эшлик, дигән теләктә сезнең белән саубуллашам. Рәхмәт сезгә, укучылар, сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Интеллектуаль уен

Слайд 2

ТЕОРИЯ 50 100 150 200 250 300 350 ҖӨМЛӘ ТӨРЛӘРЕ 50 100 150 200 250 300 350 Уйлап төзе 50 100 150 200 250 300 350 Төрлесеннән 50 100 150 200 250 300 350

Слайд 3

1 сорау 50 балл Җөмләнең мәг ъ нә ягыннан төрен билгеләгез : Күп иярченле кушма җөмләнең ничә төре бар?

Слайд 4

2 сорау 100 балл Көттерү паузасы нинди тыныш билгесе белән билгеләнә?

Слайд 5

3 сорау 150 балл Иярчен хәбәр җөмләне табыгыз : Күп иярченле кушма җөмлә ул ...

Слайд 6

+300

Слайд 7

5 сорау 250 балл Күп иярченле кушма җөмләгә мисал уйлап әйтегез

Слайд 8

6 сорау 300 балл Күп тезмәле кушма җөмлә белән күп иярченле кушма җөмләнең охшаш һәм аермалы якларын билгеләгез.

Слайд 9

+100 балл

Слайд 10

1 сорау 50 балл Төзелеше буенча иярчен җөмләләрнең төрләре : 1) теркәгечле тезмә кушма; 2) синтетик; 3) аналитик һәм синтетик; 4) бүлүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән.

Слайд 11

2 сорау 100 балл Җөмләнең төрен билгеләгез: Зифа әби, тәңкә-тәңкә кар явып, әз генә җил өреп, буран кузгалырга чамалап торган чакта, туры шуның өенә барып төште.

Слайд 12

3 сорау 150 балл Нинди ирчен җөмлә синтетик дип атала ? 1. баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә; 2. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнгән җөмлә; 3. баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә; 4. баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә ияргән җөмлә.

Слайд 13

4 сорау 200 балл Җөмләнең төрен билгеләгез : Эшкә дәрт артты кешеләрдә, күңелләр күтәрелде.

Слайд 14

5 сорау 250 балл Җөмләнең төрен билгеләгез : Сез яшәгән авыл миңа үзем яшәгән авылдан да якынрак иде.

Слайд 16

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Слайд 18

2 сорау 100 балл Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай кайчан һәм кайда туган?

Слайд 19

3 сорау 150 балл “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повестенең авторы кем?

Слайд 20

4 сорау 200 балл Испаниянең башкаласын атагыз.

Слайд 21

5 сорау 250 балл А.С.Пушкин кайчан һәм кайда туган?

Слайд 22

6 сорау 300 балл Кояшның иң биек һәм иң түбән нокталарын атагыз.

Слайд 23

7 сорау 350 балл Россиянең беренче президентының исемен атагыз?

Слайд 24

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

Тема: Һөнәрчелек сүзләре.

Максат:   -     укучыларны һөнәрчелек сүзләрен танырга өйрәтү;  

  •  өйрәнелгән лексиканы активлаштыру, укучыларның мөстәкыйль фикер        

 йөртү сәләтләрен үстерү, сөйләм телен камилләштерү;

  •  тырыш һәм һөнәрле булуның тормыштагы әһәмиятен ассызыклау.

Дәрес төре: яңа теманы өйрнү дәресе.

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият (математика, музыка һ.б ).

Метод һәм алымнар:  репродуктив һәм эзләнү методлары, укытучы сөйләве, әңгәмә,    

                                        дәреслек белән эш, уен элементлары, сингапур методикасы                

                                        структуралары  (ТАЙМД-ПЭА-ШЭА, МИКС-ПЭА-ШЭА,        

                                        КОНЭРС,).

Эш формалары: фронталь эш, индивидуаль эш, төркемнәрдә эш, парларда эш.

Материал һәм җиһазлау:  “Татар теле ” дәреслеге (Ф. Ф. Харисов, Ч.М. Харисова,

                                                 рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче  

                                                 сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)), рәсемнәр,      

                                                 мультимедиа проекторы,экран, акустик система, презентация,  

                                                 музыка, карточкалар.

Дәрес планы:

I.Башлам.

  1. Исәнләшү.
  2. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

Карточкалар ярдәмендә үткән дәрес материалын искә тикшерү.

III. Яңа материал өстендә эш.

  1. Яңа материалны кабул итүгә әзерлек эше (карточкадагы сүзләрне барлау).
  2. Укытучының теманы аңлатуы.

IV.Күнекмәләр формалаштыру һәм аларны камилләштерү.

  1. Дәреслек белән эш (204 нче күнегү, 99 нчы бит).
  2. Укучыларның төрле һөнәргә бәйле мөстәкыйль фикерләрен белү (конэрс, таймд-пэа-шэа).
  3. Һөнәрле булуның әһәмияте турында сөйләшү (тәрбияви момент).
  4. Мәкальләр белән эшләү (“Алмагач” уены).
  5. Тема буенча лексиканы ныгыту, ял итеп алу (микс-пэа-шэа, таймд-пэа-шэа).
  6. Терминнар белән эшләү (“Алыш-биреш” уены).

V. Йомгаклау.

  1. Рефлексия.
  2. Билгеләр кую.
  3. Өй эше.

Дәреснең план-конспекты

I.

   1. Укытучы: Хәерле көн, укучылар.

       Укучылар: Хәерле көн сезгә дә..

   2. Укытучы: Хәлләрегез ничек, укучылар, кәефләрегез ничек?

       Укучылар: Яхшы, рәхмәт.

       Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Без бүген сезнең белән шундыйрак тәртиптә эшләрбез: сез, дүртәр-дүртәр укучы булып, төркемләшеп утырдыгыз. Өстәлләрегез номерланган, һәркайсыгызның урыны бер хәреф белән билгеләнгән. Үзегезнең янәшәдә һәм каршыгызда утырган иптәшләрегезгә игътибар белән карагыз һәм истә калдырыгыз. Һәм, әйдәгез әле, бер-беребезне алкышлап сәламлик (укучылар алкышлыйлар).

Укытучы: Менә шулай күңелле генә башлап җибәрербез бүгенге дәресебезне.

II.

  1. Укытучы: Укучылар, без сезнең белән лексикология бүлеген өйрәнәбез, сүзләрне төрле төркемнәргә бүлеп карыйбыз. Бу эшне бүген дә дәвам итәрбез.  Сезнең өстәлләрегездә ике төсле кәгазьләр ята. Шуларның сарысын алып, анда язылган сүзләрне игътибар белән карагыз әле. Ничек уйлыйсыз, укучылар, бү сүзләрне нәрсә берләштерә? (укучылар җавабы)

Укытучы: Дөрес. Үткән дәрестә сез интернациональ яки, икенче төрле әйтсәк, халыкара сүзләр турында өйрәндегез. Чыннан да, безнең татар телендә рус һәм башка телләрдән алынган сүзләр күп. Аларны белү кирәк.

III.

  1. Укытучы: Ә хәзер өстәлләрегездә яткан кәгазьләрнең кызылын алыгыз, укучылар, игътибар белән укып чыгыгыз. Әйтегез әле, укучылар, бу сүзләрне нәрсә берләштерә, алар кайсы өлкәгә карыйлар?  (укучылар җавабы)
  2. Укытучы: Мондый сүзләрне һөнәрчелек сүзләре дип атыйлар, укучылар. Болар – билгеле бер профессия кешеләре (һөнәр ияләре) тарафыннан кулланыла торган сүзләр. Профессиональ сүзләр, кулланылыш ягыннан чикләнгән булсалар да, әдәби тел лексикасына карыйлар. Бу сүзләрне махсус сүзләр дип тә, һөнәрчелек лексикасы дип тә йөртәләр.

IV.

  1. Укытучы: Һөнәрләр күп булган кебек, аларга кагылышлы сүзләр дә байтак. Менә шуларның кайберләрен карыйк әле. Дәреслекләрегезнең 99 нчы битен ачыгыз һәм 204 нче күнегүне табыгыз әле, укучылар. Монда бирелгән сүзләрне кайсы һөнәр ияләре куллана икән, уйлап карыйк әле (укучылар җавабы).
  1. Укытучы: Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз. Һөнәрләр күп, дидек. Ә сезнең үзегезгә кайсы һөнәр якынрак икән соң, укучылар? Мин сезгә төрле һөнәрләргә караган 4 почмак әзерләдем. Игътибар белән карагыз, уйлагыз, һәм үзегезгә якын булган бер почмакны сайлагыз. Сезнең өстәлләрдә кечкенә генә кагазь битләре бар. Шуларга үзегез сайлаган почмакның исемен языгыз. Ә хәзер үзегез сайлаган почмак турысына басыгыз (КОНЭРС,ТАЙМД-ПЭА-ШЭА ).
  2. Укытучы: Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Әлбәттә, сезнең һәркайсыгызның киләчәктә күңеленә якын һөнәре булыр. Һөнәре бар кеше кирәкле дә, файдалы да.  Ә бит кешеләргә кирәкле һәм файдалы булу бик тә мөһим. Бары тик һөнәргә ия кешеләр генә җәмгыятьтә шундый булалар. Үзеңнең яраткан эшең булу, үзеңне башкаларга кирәк итеп тою – иң зур бәхет, укучылар. Шуңа күрә сез дә тормышта һөнәрле булырга омтылыгыз. Моның өчен, әлбәттә, башта тырышып укырга, ялкау булмаска кирәк. Безнең татар халкы элек-электән тырыш, эшчән, уңган булган. Шуңа күрә безнең халыкта һөнәр, хезмәт турында мәкальләр бик күп. Ә сез аларны беләсезме икән, тикшереп карыйк әле.
  3. Укытучы: Тактада мәкальләр алмагачы ясалган. Агачның ботакларында мәкальнең башы, ә менә бу алмаларда мәкальнең ахыры язылган. Кайсы ботакка кайсы алма туры килгәнен кем тизрәк чамалар икән? (“Алмагач” уены: укучылар, такта янына чыгып, сайлаган алманы ботакка бөркетәләр.).

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар, молодцы. “Агач җимеше белән, кеше хезмәте белән матур” дигән мәкальдәгечә безнең агачыбыз да алмалары белән ничек матур булып куйды.

     5.  Укутучы: Тема буенча сөйләшүне дә дәвам итеп, бераз ял да итеп алырбыз хәзер.

        (микс-пэа-шэа, таймд-пэа-шеа: укучылар, музыка астында хәрәкәтләнәләр, музыка туктау белән парлашалар һәм сорауларга җавап бирәләр).

           Сораулар:   Әти-әниеңнең һөнәренә бәйле нинди сүзләр беләсең?

                               Экрандагы рәсемне кайсы әдәби әсәр белән бәйли алыр идең?

                               Киләчәктә синең кайсы һөнәрне сайлыйсың килә һәм ни өчен?

     6. Укытучы: Укучылар, менә без сезнең белән төрле һөнәрләр турында сөйләштек,  

         һөнәрчелек сүзләре турында белдегез. Билгеле бер һөнәр ияләре куллана торган    

         аерым сүзләрдән тыш, фәнни атамалар да бар әле. Аларны теминнар дип атыйлар.  

         Менә сез дә мәктәптә төрле фәннәр өйрәнәсез, һәм һәр фәннең үзенә генә хас    

         терминнары барлыгын беләсез. Әйдәгез шуларны искә төшерик әле. Менә бу  

         кәгазь битләрендә төрле фән атамалары язылган. Өстәлдәге һәр укучы шушы фәнгә  

         караган берәр термин язсын әле. Ә аннары, кәгазь битләрен башка өстәл белән  

         алмашып, шушы сүзләрдән җөмләләр төзеп карарсыз. (“Алыш-биреш” уены).

V. Йомгаклау.

1. Укытучы: Шулай итеп, укучылар, дәрескә йомгак ясар вакыт та килеп җитте. Без бүген дәрестә ниләр белдек? Нинди сорауларга җаваплар таптык? Сезгә дәрес ошадымы?

(укучылар җавабы)

(Дәрескә гомуми йомгак ясау)

2. Билгеләр кую.

3. Укытучы: Ә өйдә дәреслекләрегезнең 101 нче битендәге 210 нчы күнегүне эшләп килерсез, укучылар. Сорауларыгыз булмаса, дәресебезне тәмамлыйбыз. Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Интернациональ с үзләр – рус һәм башка телләрдән (итальян, испан, латин, грек, француз, немец, инглиз ) алынган сүзләр .

Слайд 2

Аерым һөнәр ияләре куллана торган сүзләр һ ө н ә рчелек с ү зләре дип атала .

Слайд 3

Барлык һ ө нәр д ә мактаулы

Слайд 4

Татар халык м ә кальл ә рен бел ә се ң ме?

Слайд 6

Әти – әниеңнең һөнәренә бәйле нинди сүзләр беләсең?

Слайд 10

Киләчәктә синең кайсы һөнәрне сайлыйсың килә һәм ни өчен?

Слайд 11

Терминнар аерым һөнәр ияләре куллана торган фәнни атамаларны белдерә.

Слайд 12

РЕФЛЕКСИЯ


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Төрки телләрдә килеш категориясе

Слайд 2

Д. Г. Тумашева килешл ә рне ике төркемг ә аерып карый Субъект-объект килешләр: баш, иялек, һәм төшем. Урын-ара килешләр: юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт.

Слайд 3

Эшебезнең максат ы -юнәлеш һәм чыгыш килешләренең грамматик мәгънәләрен һәм аларның стилистик кулланылышын киңрәк өйрәнү.

Слайд 4

Эшнең билгеле бер урынга юнәлүен. Эшнең билгеле бер вакытка юнәлүен. Эшнең кыек объектка юнәлүен. Эшнең максатын. Эшнең сәбәбен. Эшнең табигать күренешләре белән бәйле булуын. Метафорик мәгънәдә нәрсәгә булса да якынлашу мәгънәсен. Тезмә фигыль составында. Күчерелмә мәгънәдә берәр нәрсәдән аерылу һәм ераклашуны. Исемне башка сүз төркемнәренә ияртә. Эшнең юнәлешен аныклап килүче “таба” бәйлеге белән белдерелә. Мәгънәне көчәйтүче кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә. Исемне фигыльгә иярткәндә юнәлеш килеше:

Слайд 5

I. Эшнең билгеле бер урынга юнәлүен белдерә. 1. Эшнең билгеле бер торак урынга юнәлүен белдерә. 2. Эшнең билгеле бер урынга юнәлүен белдерә . 3. Эшнең билгеле бер эш урынына юнәлүен белдерә. 4. Билгеле бер урынга утыруны белдерә.

Слайд 6

II. Эшнең билгеле бер вакытка юнәлүен белдерә. 1. Эшнең ел фасыллары белән бәйле вакытын белдерә . 2. Эшнең тәүлек вакыты белән бәйле булуын белдерә. 3. Эш вакытының чиген белдерә. 4. Эшнең вакытын саннар белән белдерә.

Слайд 7

III. Эшнең кыек объектка юнәлүен белдерә. 1. Эшнең затка юнәлүен белдерә . 2. Эшнең затка карата абстракт мәгънәсен белдерә. 3. Эшнең объектка юнәлүен белдерә .

Слайд 8

IV. Эшнең максатын белдерә. V. Эшнең сәбәбен белдерә. VI. Эшнең табигать күренешләре белән бәйле булуын белдерә. VII. Метафорик мәгънәдә нәрсәгә булса да якынлашу мәгънәсендә килә. VIII. Тезмә фигыль составында килә. IX. Күчерелмә мәгънәдә берәр нәрсәдән аерылу һәм ераклашуны белдерә. X. Исемне башка сүз төркемнәренә ияртә. XI. Эшнең юнәлешен аныклап килүче “таба” бәйлеге белән белдерелә. XII. Мәгънәне көчәйтүче кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә.

Слайд 9

Чыгыш килеше түбәндәге грамматик мәгънәләрне белдерә: Эш яки хәлнең урын ягыннан чыгыш ноктасын. Эш яки хәлнең вакыт ягыннан чыгыш ноктасын. Эш яки хәлнең урынын. Эш яки хәлнең кыек объектын. Эшнең сәбәбен. Кеше әгъзалары белән бәйле булуын. Бәйлекләр белән кулланыла. Кисәкчә ярдәмендә белдерелә.

Слайд 10

I. Эш яки хәлнең урын ягыннан чыгыш ноктасын белдерә. II. Эш яки хәлнең вакыт ягыннан чыгыш ноктасын белдерә. III. Эш яки хәлнең урынын белдерә. Исемне фигыльгә ияртә һәм:

Слайд 11

IV. Эш яки хәлнең кыек объектын белдергәндә : 1. Эш яки хәлнең конкрет заттан чыгышын белдерә. 2. Эш яки хәлнең объекттан чыгышын белдерә. V. Эшнең сәбәбен белдерә.

Слайд 12

V I. Кеше әгъзалары белән бәйле булуын белдерә. Мисал:1) Ялгыш чәнчеп җибәрәсең дә, бармактан кан, күздән яшь чыга. (Г. Бәширов) V II. Бәйлекләр белән кулланыла. Мисал: 1) Сабантуйдан соң Поник авылында балта тавышы яңгырады. (М. Мәһдиев) III. Кисәкчә ярдәмендә белдерелә. Мисал: 1) Бу беренче очрашуда Шәймәрдан агай җитәкчеләрнең үзенә бик кермәскә, аларны читтән генә күзәтергә булды. (Ә. Еники) (читтән генә – чикләү төсмере өсти). Исемне фигыльдән башка сүз төркемнәренә бәйли һәм:

Слайд 13

Килеш категориясе киң кулланышта йөри торган категория. Төрки телләрдә килешләр проблемасы күп гасырлар өйрәнелгән һәм бүгенге көндә дә бу проблема актуаль булып кала. Безнең телебезнең шулкаләр бай һәм үзенчәлекле булуы килешләрнең телдәге функцияләрен киңрәк ачуга да мөмкинлек бирә. Алдагы тикшеренүләребездә без юнәлеш һәм чыгыш килешләренең грамматик мәгънәләрен тагын да киңрәк өйрәнүне күз алдында тотабыз.

Слайд 14

Кулланылган әдәбият. Әпсәләмов Г. Ак чәчәкләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – 510 б. Бәширов Г. Б. Әсәрләр. Дүрт томда. II т. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1982. – 452 б. Ганиев Ф. А. Вопросы морфологии татарского языка. – Казань: Тат. кн. из-во., 1980. – 17-30 с. Гыйләҗев А. Әсәрләр. Дүрт томда. I т. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994. –572 б. Еники Ә. Н. Әсәрләр. Өч томда. I т. – Казан: Тат. к ит. нәшр., 1991. – 462 б. Еники Ә. Н. Әсәрләр. Өч томда. III т. – Казан: Тат. к ит. нәшр., 1991. – 415 б. Мәһдиев М. Мәңгелек яз. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1986. – 333 б. Татарская грамматика. В трех томах. – Казань: Тат. кн. из-во., 1997. – 42-54 с. Тинчурин К. Г. Әсәрләр. Өч томда. II т. – Казан: Тат. к ит. нәшр., 1986. – 540 б. Тумашева Д. Г. Хәзерге татар әдәби теле: Морфология. – Казан: Ун-ты нәшр., 1978. – 221 б. Туфан Х. Ф. Сайланма әсәрләр. Ике томда. I т. – Казан: Тат. к ит. нәшр., 1974. – 350 б.



Предварительный просмотр:

Туган тел дәресләрендә  коммуникатив уеннар куллану

Башкарды: Шагараева Алинә Илсур кызы, беренче квалификацион  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш урыны:  Казан шәһәре Яңа Савин районының муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе  “Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия”

          Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында коммуникатив уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Чөнки  балалар уены чын тормышны чагылдыра. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә. Ә дәрестә балага күп вакыт ике-өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлын эзләп, мин коммуникатив уен үрнәкләре эшли башладым. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек, начар билге алудан курку хисе  юкка чыга.

         Коммуникатив уен - текстны рольләргә бүлеп уку яки хикәяне сәхнәләштерү дигән генә сүз түгел. Коммуникатив уен - уйланылган (шартлы), проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау (чишү) дигән сүз.

         Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда укучыда фикерләү процессын активлаштыру нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш-хәрәкәтләр белән әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала. Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны (сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар - сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә (полилог) тарту максатыннан үткәрелә.

               Коммуникатив уеннарны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (әйтик, гаилә, ял итүчеләр), уен-эзләнү (җитмәгән информацияне табу), уен-фантазия (класс бүлмәсе офиска яки кунакханә бүлмәсенә әйләнә). Коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен реаль шартлар тудыра, шулай итеп класс бүлмәсеннән чын реаль тормышка күпер сала. Шундый коммуникатив уен-дәреснең практикамда еш үткәрелә торган бер үрнәген китерәм.

« Кунак килгәч» уены.

            Башлангыч сыйныфта «Гаилә» темасын өйрәнеп бетергәннән соң белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, конкретлаштыру өчен үткәрелә. Өйрәнгән лексик-грамматик категорияләрне җанлы сөйләмдә кулана белү максат итеп куела.  Коммуникатив уен өч өлештән тора:

         1 этап. Уенга әзерлек. Укытучы уенның эчтәлеге белән таныштыра, кагыйдәләрен аңлата.   Сыйныф 2 командага бүленә: беренче төркем - «Кунаклар» , икенче төркем - «Хуҗалар» дип исемләнә. Һәр икесе дә үзләренең гаилә башлыкларын - капитаннарын сайлап куялар. Укытучы уенның шартларын, сценариесен аңлата. Хәзер «Хуҗалар» өенә кунаклар киләчәген һәм командаларның үзләре белән таныштырырга тиешлеген әйтә. Уйнаучылар кунака бару, кунак сыйлау, кунакта үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә һәм һәркем мөмкин кадәр күбрәк җөмлә әйтергә тиеш була.

            «Кунаклар» командасы класстан беразга чыгып тора, ә бу вакыт «Хуҗалар» табын әзерли.

          2 этап. Уйнау. «Кунаклар» керә. Исәнләшәләр. Хуҗа-әти аларны өстәл тирәли утырта. Ул үз гаиләсе белән таныштыра.

  Хуҗа-әти: Без гаиләдә 4 кеше. Монысы - хатыным Таня, бу  -улыбыз Коля, бу- кызыбыз Катя. Коля өченче нче сыйныфта, Катя - беренче сыйныфта укый. Мин укытучы булып эшлим. Хатыным кибеттә эшли.

          «Кунаклар» да үзләре белән таныштыралар. «Менә бу чәчәк белән китапны сезгә бүләк итеп алып килдек», дип Хуҗа-хатынга тапшыралар.

  Хуҗа-әни: Ә без бүген токмачлы аш, өчпочмак пешергән идек. Сез өчпочмак яратасызмы?

 Кунаклар: Яратабыз, яратабыз.

          Өстәлгә аш чыгарыла.

 Хуҗа- әни: Кызым, чәнечкене сул якка куй.

 Хуҗа-кыз: Кашыкны, пычакны уң якка куйдым. Дөресме, әнием?

 Хуҗа-әни: Дөрес, кызым, дөрес. Син уңган, эшчән кыз. Әйдәгез, кунаклар, ашагыз. Аш тәмлеме?

Кунак- әти: Аш бик тәмле булган. Рәхмәт сезгә.

Кунак-малай: Без дә кичә бәлеш пешердек.

 Кунак-кыз: Әйе, әби пешерде. Мин булыштым.

Хуҗа-кыз : Мин дә әнигә булышам. Аштан соң савыт-сабаларны юам, өстәлне җыештырам.

Хуҗа-малай: Мин тәлинкәләрне сөртәм.

Кунак-әни: Рәхмәт. Тырыш балалар икәнсез.

Хуҗа- әни: Әйдәгез, инде чәй эчик. Сез чәйне нәрсә белән эчәсез? Сөт беләнме?

Кунак-әни: Әйе, мин сөт белән эчәм.

Кунак-әти: Ә мин лимон белән яратам.

Кунак-малай: Мин конфет яратам.

Хуҗа-әни: Кызым, өчпочмакларны да алып чык.

Хуҗа-кыз: Ярый, әнием. Менә рәхим итегез.

Кунак- әти: О-о, нинди тәмле өчпочмаклар.

Хуҗа-кыз: Әйдәгез, чәйне эчегез.

Хуҗа-әти: Әйдәгез, ашагыз аша.

Хуҗа- малай: Чәегез тәмле булсын.

Кунак- әти: Кем пешерде шундый тәмле өчпочмакларны?

Кунак- малай: Телеңне йотарлык.

Хуҗа-әни: Мин камыр куйдым, җәйдем.

Хуҗа- малай: Мин ит турадым.

Хуҗа-кыз: Ә мин бәрәңге әрчедем.

Кунак – әни: Без дә шулай бергәләп эшлибез.

Кунак -әти: Шуңа да пешергән әйберләребез бик тәмле була.

Кунак –кыз: Безнең әни дә бик оста пешерә.

Кунак –малай: Әйе, мин дә булышам.

Кунак әти: У-у, сәгать 3 тулган. Без китик инде. Сый-хөрмәтегезгә бик зур рәхмәт. Ашыгыз да, чәегез дә бик тәмле булды.

Кунак әни: Бик зур рәхмәт сезгә. Иртәгә кич үзегез безгә килегез. Без кыстыбый пешерәбез.

Хуҗа әти: Рәхмәт килербез.

         Һәр ике яктан да саубуллашу сүзләре әйтелә. Уен тәмамлана.

 3 этап. Нәтиҗә ясау. Укытучы уенда күп сөйләшүчеләрне билгели, мактый. Сүзләрне, авазларны әйтүдәге хаталарны төзәтә. Җиңүче команданы тәбрик итә.

        Менә шулай итеп, укучылар бу уен-дәрестә берничә дәрес буе өйрәнгән сөйләмнәрен күрсәтәләр Мин коммуникатив уен дәресләрен, гадәттә, лексик- грамматик категорияләрне камилләштерү этапларыннан соң үткәрәм. Өйрәнгән, ятлаган шигырьләрен дә сөйләтергә мөмкин. Барысы да укытучы фантазиясеннән һәм балаларның әзерлегеннән тора. Уенны дәрес буе да, дәреснең яртысында гына да үткәреп була.

     Төрле темага кагылышлы коммуникатив уеннар үткәргәндә түбәндәге иҗади биремнәрне файдаланырга мөмкин.

«Ни өчен?» дигән хыялый-уен.

         Укытучы барлыкка килүе мөмкин булган гадәттән тыш ситуация тәкъдим итә. Мәсәлән: Иртән класска кердек һәм шаккаттык: класста бер парта да калмаган.

           Укучылар шушы хәлгә тиз генә аңлатма бирергә тиешләр. Сәбәпләр күп төрле булырга мөмкин. ( Парталар «2»ле алучыларга үпкәләгәннәр дә класстан чыгып качканнар. Парталарны ремонтка алып киткәннәр. Парталар саф һава суларга бакчага чыкканнар һ.б.)

           Кемнең җаваплары күбрәк һәм кызыклырак, шул җиңүче була.

«Нәрсә ашыйм, шуны әйт» уены.

        Бу уен өчен рәсемнәр ясалган карточкалар кирәк була. Төрле уен өчен билгеле бер тема алына. Мәсәлән, ашамлыклар. Һәр укучы ашамлык сурәте ясалган бер карточка ала, ләкин аны башкаларга күрсәтми. Һәркем үз карточкасындагы ризык буенча кечкенә хикәя төзеп сөйли. Сөйләве буенча, аның нәрсә ашавын белергә тиешләр. Әйтик, укучы туңдырма рәсеме төшерелгән карточка алды, ди. Ул аның исемен әйтмичә сөйли башлый: “Ул шундый тәмле. Каймака шикәр, ванилин, йомырка кушып ясалган. Тышы шоколадлы. Конус формасында. Кәгазьгә төрелгән. Үзе салкын...» Сөйләгәндә бала ул ризыкны ашау кыяфәтләре дә күрсәтергә мөмкин.

                         

«Хикәя төзү». Сөйләм үстерү уены.

        Алып баручы үзе яки бер укучы хикәяне сөйли башлый. Ул алдан әйтелгән берәр тема буенча яки ирекле булырга мөмкин. Мәсәлән, Петя сөйли башлый:

    - Мин шундый кызык кино карап утыра идем. өйдә берәү дә юк. Кинәт ишек шакыдылар. Мин барып ачтым һәм күрәм … .

       Шуннан икенче укучы сөйләп китә. Аннан башкалар. Соңыннан алып баручы үзе төгәлли.

«Түгәрәк өстәл». Логик фикерләүне үстерү уены.

    Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Укучыларга үз фикерләрен әйтә алулары максат итеп куела. Укытучы һәр балага фразалар әйтә, үзенә әйтелгән җөмләне укучы тәмамлап куярга тиеш.

- Минем яраткан уеным … .

- Мин бүген бишле алдым, чөнки … .

- Кыш җитте һәм … .

- Мин уйнарга яратам, шуңа күрә … .

- Көннәр салкын, чөнки … .  һ.б.ш.

             Коммуникатив уеннарны оештыру өчен укытучы иң элек балаларнын нинди уеннар белән мавыгуын, кызыксынуын, яшь үзенчәлекләрен белергә, уйный белүләрен өйрәнергә тиеш. Уен - кайбер балалар өчен фантастика, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгьлүмат алам дип уйламый. Шуңа күрә укытучы коммуникатив уеннар оештырып, традицион дәрес кысаларыннан читләшергә һәм баланы хыялый уен дөньясында йөртеп, сөйләмгә тартырга тиеш. Коммуникатив уеннар вакытында белемне, белгән сүзләрне төрле шартларда гамәли кулану мөмкинлеге күпкә арта, укучы эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Уен вакытында анда катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша. Бу укучыда игьтибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары һәм горурлык хисе тәрбияли.



Предварительный просмотр:

Дәреснең проекты

Укытучы: Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Предмет: Туган тел (татар теле)

Сыйныф: 5 (татар сыйныфы)

Тема: Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы

Дәреснең тибы: яңа белемнәр ачу дәресе

Дәреснең максатлары:

Эшчәнлек буенча: эш гамәлләренә күнекмәләрне камилләштерү: кагыйдә чыгару, күзәтү, эзләнү, анализ; дәреслек, сүзлек, картиналар белән эшләү Эчтәлек буенча: укучыларда килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы турында белемнәр формалаштыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы:  туган республикаң тарихын белү һәм горурлану, үз милләтең һәм туган телеңә хөрмәт хисе арту; дәрестә үзләштергән белемне гамәлдә куллану теләге булу

Метапредмет: 

Танып белү УУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую, фикерләүдә логик чылбыр төзү, аңлап уку, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, кагыйдә чыгару, чагыштыру, нәтиҗәләр чыгара һәм гомумиләштерә белү; эшне җаваплы, аңлап башкару

Регулятив УУГ: күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Коммуникатив УУГ:  сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү; үз карашыңны төгәл итеп әйтү һәм дәлилләү, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу; коммуникатив максатлардан чыгып, сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану

Предмет:   килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы, алынма сүзләр турында белү

Предметара бәйләнеш: Татарстан тарихы, рәсем сәнгате, әдәбият, инглиз теле

Эшне оештыру: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемдә

Метод һәм алымнар:  күзәтү һәм эзләнү методлары, укытучы сөйләве, укучыларның сәнгатьле укуы, әңгәмә, дәреслек белән эш, сүзлек белән эш

Чыганаклар: төп:  Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен д-лек (татар балалары өчен) /Казан: Татар.кит.нәшрияты, 2012 . – 159 б.

өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге,  биремле кәгазь битләре: “филворд”лар, шигырьләр, график башваткычлар (“друдл”лар)

Дәреснең план-конспекты:

  1. Оештыру, мотивлаштыру этабы

Укытучы: Хәерле иртә, укучылар!

Укучылар: Хәерле иртә!

Укытучы: Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

Укучылар: Яхшы, рәхмәт!

Укытучы: Шулай булгач, укучылар, елмаегыз әле!

                   Елмаеп башлыйк эшне!

                   Һәрчак уңышка ирешер

                   Елмайган, көлгән кеше. (укучылар елмаялар)

    Рәхмәт, укучылар, утырыгыз. Дәресне башлап җибәрәбез.

   II. Белемнәрне актуальләштерү этабы.

Укытучы: Укучылар, экрандагы картиналарга карагыз. Һәр картинадан күренешне яисә аерып бер предметны  сүз белән атагыз. (Слайд 2) Тактага язу!

Укучылар: Китап.

Укучылар: Сабантуй.

Укучылар: Вышка.

  1. Уку мәсьәләсен кую этабы.

Укытучы: Укучылар, сез атаган бу  сүзләр килеп чыгышы ягыннан татар теленең үз сүзләреме, әллә башка телләрдән кергән сүзләрме икән, ничек уйлыйсыз?

Укучылар: Белмибез.

Укытучы: Татар телендә нинди телләрдән  алынган сүзләр бар икән?

 Укучы: Төгәл әйтә алмыйбыз.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

1)Укытучы: Димәк, алдагы эшебезгә нинди максат куябыз? (Слайд 3)

Укучылар: Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы турында белергә.

Укучы: Татар теленең сүзлек составында нинди алынма сүзләр барлыгын ачыкларга.

Укучы: Алган белемнәрне күнегүләр белән ныгытырга.  

(максатларны билгеләүдә кыенлыклар булса, укучыларга укытучы ярдәм итә)

Укытучы: Дәреснең темасын ничек формалаштырабыз?

Укучы: Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. (Слайд 4)

Укытучы: Дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге датаны һәм дәреснең темасын язып куегыз, укучылар.

(укучылар дәфтәрләргә датаны, теманы язалар)

Укытучы: Максатларга ирешү өчен нинди алымнардан файдаланырга киңәш итәрсез, укучылар?

Укучылар: Күзәтү, дәреслек белән эшләү алымнарын кулланабыз.

2) Укытучы: Яхшы. Экранга игътибар итегез әле, укучылар. (Слайд 5) Аpple компаниясе менә шундый яңа смартфон җитештергән. “Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы” дип атала. Күргәнегез юкмы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Исеменә күрә, җисеме дә гади түгелдер бу гаджетның. Әйдәгез карыйк әле нинди кушымталар бар икән монда. (Слайд 6) Ике зур кушымта.  Әйтегез әле шуларны.

Укучы: Татар теленең үз сүзләре.

Укучы: Алынма сүзләр.

(җавапларны гомумиләштерү)

Укучылар: Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы татар теленең үз сүзләреннән һәм алынма сүзләрдән тора икән.

Укытучы:Татар теленең үз сүзләре аңлашыла инде, шулай бит, укучылар. Безне “Алынма сүзләр” кушымтасы кызыксындыра. Басып карыйк әле. Телебездә нинди алынма сүзләр бар икән? (Слайд 7)

Укучы: Гарәп-фарсы алынмалары.

Укучы: Рус  теленнән һәм башка телләрдән кергән сүзләр.

Укытучы: Әлеге кушымталар смартфонның хәтер картасында никадәр урын алып торганына да игътибар итик. (Слайд  8)

Укытучы: Нинди нәтиҗә ясый алабыз инде?

Укучылар: Телебезнең төп сүзлек байлыгын аның үз сүзләре тәшкил итә икән.

Укытучы: Укучылар, дәреслекләрегезнең 90 нчы һәм 92 нче битләрен ачыгыз. Дәреслектә бирелгән кагыйдәләрне  карыйбыз.

( укучылар дәреслектә бирелгән кагыйдәне укый)

Укытучы: Картиналар буенча  аерып алган сүзләр турында нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Укучы: Китап – гарәп-фарсы алынмасы.

Укучы: Сабантуй –татар теленең үз сүзе.

Укучы: Вышка – рус теленнән кергән сүз.

V. Белемнәрне ныгыту этабы.

 1) Укытучы: Хәзер беренче төркем - татар теленең үз сүзе, икенче төркем - рус теленнән кергән сүз, өченче төркем - гарәп-фарсы алынмасы килеп чыксын өчен филворд биремен эшләгез.

(укучылар биремне эшли)

Укытучы: Шакмаклардан тиешле сүзне таба алдыгызмы, укучылар?

Укытучы: Әйе.

Укытучы: Хәзер төркемнәрдә килеп чыккан җавапларны берләштереп, бер төшенчә чыгарыгыз.

(укучылар биремне эшли)

Укытучы:  Килеп чыккан төшенчәне бер укучы тактага язсын (укучы яза). Татарстан Автономияле Җөмһүрият төшенчәсен нәрсә белән бәйләрсез? ТАССР

Укытучы: Җөмһүриятебез Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы буларак 1920 нче елда оеша. (Слайд 9 ) Бу татар халкы, һәм, гомумән, республика халкы өчен мөһим вакыйга була. Быел җөмһүриятебез әлеге зур тарихи вакыйганың 100 еллыгын билгеләп үтә. (Слайд 10) Әлеге картиналарның авторлары Бакый Урманче, Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов ТАССРның халык рәссамнары. 

2) Укытучы: Алдагы эшебезне туган җир, туган тел, башкалабыз Казан турындагы шигырьләр белән бәйәү урынлы булыр. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне үзгәртеп, шигырьне төзекләндерегез. Эшне парларда башкарыгыз.

(уку)

Укытучы: Шигырьне төзекләндерү өчен, сез сүзләрне ничек үзгәрттегез?

Укучылар: Инглиз телендәге сүзләрне татарчага тәрҗемә иттек.

Укытучы: Укучылар, инглиз теле алфавиты нинди алфавитка нигезләнгән?

Укучылар: Латин.

Укытучы: Ә шигырдәге татар сүзләре нинди графикага нигезләнеп язылган?

Укучылар: Кириллицага.

Укытучы: Кириллицага нигезләнгән язу татарларга 1939 нчы елда кертелгән. (Слайд 11) 1927 елдан алып 1939 елга кадәр татарча язу да латин графикасына нигезләнгән була. 1927 нче елга кадәр татарларда нинди язу булган, ничек уйлыйсыз?  (Китап күрсәтү) Татарларда гарәп язуы активлашу гарәп-фарсы алынмалары керү тарихы белән бәйле. Гарәп язуы бездә мең елдан артык кулланыла. Бу язуда безгә халкыбызның бик бай әдәби мирасы килеп җиткән. (Слайд  12)

3) Укытучы: Алган белемнәрне гомумиләштерер вакыт җитте, укучылар. Һәр төркемгә менә шундый график-башваткычлар өләшәм. Сез бу тамгаларны дәвам итеп, дәреснең темасы, үзләштергән материал белән бәйләп, бер рәсем китереп чыгарып карагыз. (Кушымта 3)

(укучылар рәсем ясый, әзер эшләрен тәкъдим итәләр)

VI. Рефлексия.

1) Укытучы: Дәресебезнең йомгаклау өлешенә килеп җиттек укучылар. Дәрес башында куйган максатларга ирештекме? (Слайд 12)

Укучылар: Әйе.

 Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы турында белдек.

 Татар теленең сүзлек составында нинди алынма сүзләр барлыгын ачыкладык.

 Алган белемнәрне күнегүләр белән ныгыттык.  

2) Укытучы: Яхшы, укучылар. Димәк, өй эшен башкару да сездә кыенлык тудырмас дип уйлыйм. Өй эшен язып куегыз.  (Слайд 13)

             1. Дәреслекләрегезнең 97 нче битендәге 199 нчы күнегүне дәфтәрләрдә язмача эшләрсез. (мәҗбүри)

             2. Әти-әниегезнең һөнәре белән бәйле булган алынма сүзләр язып килегез.  (киләсе дәрес “Һөнәрчелек сүзләре” темасы белән бәйле)

             3. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гимназиядә үткәреләчәк чаралар планын төзегез. (иҗади) 

Укытучы: Укучылар, инде сезнең дәрестән алган тәэсирләрегезне дә беләсе килә. (Слайд 14)

    Мин дәрестә актив эшләдем.

    Дәрестә үз эшемнән мин канәгать.

    Дәрес материалы миңа аңлашылды.

    Дәрес материалы миңа кызыклы тоелды.

(укучылар үз фикерләрен белдерәләр)

     Шуның белән дәресебез тәмам, укучылар.  Уңышлар сезгә!  Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Дәреснең проекты

Укытучы: Шагараева Алинә Илсур кызы

Предмет: Туган тел (татар теле)

Сыйныф: 5 (татар сыйныфы)

Тема: Лексика һәм лексикология турында төшенчә

Дәреснең тибы: яңа белемнәр ачу дәресе

Дәреснең максатлары:

Эшчәнлек буенча: эш гамәлләренә күнекмәләрне камилләштерү: кагыйдә чыгару, күзәтү, эзләнү, анализ; дәреслек, сүзлек, рәсемнәр белән эшләү.

Эчтәлек буенча: укучыларда лексика һәм лексикология турында белемнәр формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы:  туган республикаң тарихын белү һәм горурлану, үз милләтең һәм туган телеңә хөрмәт хисе арту, толерантлык күренешенең әһәмиятен аңлау,  табигатькә сакчыл караш булу; дәрестә үзләштергән белемне гамәлдә куллану теләге булу.

Метапредмет: 

Танып белү УУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую, фикерләүдә логик чылбыр төзү, аңлап уку һәм сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, кагыйдә чыгару, чагыштыру, нәтиҗәләр чыгара һәм гомумиләштерә белү; эшне җаваплы, аңлап башкару.

Регулятив УУГ: күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив УУГ:  сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү; үз карашыңны төгәл итеп әйтү һәм дәлилләү, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу; коммуникатив максатлардан чыгып, сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану.

Предмет:   “лексика, “лексикология”, “лексик мәгънә” төшенчәләрен аңлау.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, инглиз теле, рәсем сәнгате, география, экология, Татарстан тарихы.

Эшне оештыру: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемдә.

Метод һәм алымнар:  күзәтү һәм эзләнү методлары, укытучы сөйләве, укучыларның сәнгатьле укуы, әңгәмә, дәреслек белән эш, сүзлек белән эш.

Чыганаклар: төп:  Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен д-лек (татар балалары өчен) /Казан: Татар.кит.нәшрияты, 2012 . – 159 б.

өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге,  биремле кәгазь битләре, килешү, карталары, график башваткычлар (“друдл”лар), үзбәя битләре.

Дәреснең план-конспекты:

  1. Оештыру, мотивлаштыру этабы (Слайд 1)

Укытучы: Хәерле иртә, укучылар!

Укучылар: Хәерле иртә!

Укытучы: Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

Укучылар: Яхшы, рәхмәт!

Укытучы: Шулай булгач, укучылар, елмаегыз әле!

                   Елмаеп башлыйк эшне!

                   Һәрчак уңышка ирешер

                   Елмайган, көлгән кеше. (укучылар елмаялар)

    Рәхмәт, укучылар, утырыгыз. Күрәсезме, сезнең елмаюлардан бүлмәбез тагын да яктырып китте. Әйдәгез, инде танышыйк. Мин – Алинә Ильсуровна. Бүген сезнең татар теле дәресен мин алып барырмын. Без сезнең белән уртак тел табарбыз дип ышанам. Уйлавымча, безенең охшаш якларыбыз да бардыр. Әйдәгез тикшереп карыйк әле. Мин хәзер сезгә үзем турында берничә мәгълүмат әйтәм, әгәр алар сезгә дә туры килә икән, “лайк” күрсәтегез, юк икән  - “дизлайк”.

       Мин музыка тыңларга яратам.

       Мин бүләкләр алырга яратам.

       Мин пицца ашарга яратам.

       Мин Казан шәһәрендә яшәвем белән горурланам.

       Мин татарча сөйләшәм.

Укытучы: Афәрин, укучылар. Болай булгач, без бүген сезнең белән уртак тел табып, бер-беребезне аңлап,  бик нәтиҗәле эшләрбез дип ышанам.

   II. Белемнәрне актуальләштерү этабы.

Укытучы: Укучылар, мин әле матур видеороликлар да карарга яратам. Ә сез?

(укучылар “лайк” күрсәтәләр)

Укытучы: Әйдәгез әле дәресебезне бер матур видеоролик караудан башлыйк.

(Слайд 2) (видеоролик карау)

Укытучы: Видеоролик сезгә ошадымы, укучылар?

Укучылар: Әйе, ошады.

Укытучы: Видеодагы рәсемнәр нәрсә турында?

Укучы: Таулар турында.  

Укытучы: Укучылар, карагыз әле, сезнең парталарда менә шундый үзбәя битләре ята. Дәрес дәвамында эшчәнлегегезне шунда билгеләп барырга онытмагыз. Дәреснең һәр этабы саен без сезнең белән әкрен генә тауга менә барырбыз.

                                    (укучылар үзбәя битләрен барлыйлар)

Укытучы: Ә сез нинди тауларны беләсез? Сезнең тауларда булганыгыз бармы? Кайсы тауларда булганыгыз бар?

(укучылар җавабы)

Укытучы: Ә менә бу тау таныш түгелме сезгә? (Слайд 3)

Укучылар: Юк.

Укытучы: Якынрак карыйк әле, укучылар. (Слайд 4) Хикмәтле тау булып чыкты әле бу. Игътибар итсәгез, анда ниндидер сүзләр, төшенчәләр ята икән. Укыгыз әле шуларны.

                                                  (укучылар укый)

  1. Уку мәсьәләсен кую этабы.

Укытучы: Укучылар, бу төшенчәләр нәрсә турында соң?

Укучылар: Белмибез.

Укытучы: Нәрсә ул лексика, лексикология, лексик мәгънә? Моңа кадәр алган белемнәрегезгә таянып, сез аларны аңлата аласызмы? (Слайд 5)

Укучы: Аңлата алмыйбыз.  

Укытучы: Бер карашка, алар бер-берсенә охшаш та кебек. Икенче карашка, төрле сүзләр бит. Аермалары нәрсәдә булыр икән?

Укучы: Белмибез.  

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

1)Укытучы: Димәк, алдагы эшебезгә нинди максат куябыз? (Слайд 6)

Укучылар: Лексика, лексикология, лексик мәгънә төшенчәләренең нәрсә аңлатканын белергә.

Укучы: Аларның аермасын ачыкларга.

Укучы: Алган белемнәрне күнегүләр белән ныгытырга.  

   (максатларны билгеләүдә кыенлыклар булса, укучыларга укытучы ярдәм итә)

Укытучы: Димәк, дәресебезнең темасын ничек формалаштырабыз?

Укучы: Лексика һәм лексикология турында төшенчә. (Слайд 7)

Укытучы: Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм дәреснең темасын язып куегыз, укучылар.

(укучылар дәфтәрләргә числоны, теманы язалар)

Укытучы: Укучылар, әлеге проблеманы чишү өчен нинди алымнардан файдаланырга киңәш итәрсез? Искә төшерегез әле, дәрестә, гадәттә, нинди алымнар  кулланасыз?

Укучылар: Гадәттә, күзәтү, дәреслек белән эшләү алымнарын кулланабыз.

2) Укытучы: Экранга игътибар итегез әле, укучылар. (Слайд 8) Аpple компаниясе менә шундый яңа смартфон җитештергән. Лексика дип атала. Күргәнегез юкмы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Әйдәгез карыйк әле, нәрсәләр бар икән монда. (Слайд 9) Төрле рәсемнәр, шулай бит? Әйтеп чыгыйк әле шуларны.

(укучылар рәсемнәрне сүзләр белән әйтеп чыгалар)

Укытучы: Карагыз әле, укучылар, рәсемнәрдән сүзләр җыелмасы хасил булды.  (Слайд 10) Уйлап карыйк әле, укучылар, димәк, лексика нәрсә икән соң  ул?

Укучылар: Сүзләр җыелмасы?

Укытучы: Килешәм, укучылар.  Чөнки “lexicos” төшенчәсе үзе үк грекчадан “сүз” дип тәрҗемә ителә. Ә сүзләр җыелмасы телнең сүзлек составын тәшкил итә. Инде “лексикология” төшенәсен карыйк. Әйтегез әле миңа, укучылар, мәктәп курсында “логия” дип тәмамланган тагын нинди булса да сүзләр очраганы бармы сезгә?

Укучылар: Биология.

Укытучы: Биологиядә нәрсә өйрәнәсез?

Укытучы: Тереклек дөньясын.

Укытучы: Биологиянең “зоология” дигән бер бүлеге нәрсәне өйрәнә әле, укучылар?

Укытучы: Хайваннар дөньясын.

Укытучы: Ә геология нәрсәне өйрәнә?

Укучылар: Җир шарын.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Чөнки “logos” грекча “фән” дигәнне белдерә. Шулай итеп, укучылар, лексика – сүзләр җыелмасы, телнең сүзлек составы  булгач, лексикология төшенчәсе нәрсәне аңлата икән?

Укучылар: Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.

Укытучы: Әйдәгез әле, укучылар, дәреслекләрегезнең 86 нчы битен ачыгыз әле. Төшенчәләрне дөрес чыгардыгызмы икән, кагыйдәне укып, тикшереп карыйк инде.

(бер укучы кагыйдәне укый)

Укытучы: Афәрин, укучылар. Без сезнең белән дөрес юнәлештә барабыз икән. Шунысын гына өстәп әйтәм, лексикология – тел гыйлеменең зур бер тармагы. Һәм үзе эченә берничә бүлекне ала. Сез аларның һәрберсен аерым өйрәнәчәксез әле.  (Слайд 11-12)  Тауны бер баскычка мендек дип исәпли алабыз. Ягез, беренче уңышыгызны билгеләп куйыйк әле.

(укучылар үзбәя битләрендә билгелиләр)

Укытучы: Укучылар, без дәрес башыннан бирле таулар дип сөйләшәбез. Ә нәрсә соң ул тау? Сезнең тауларны күргәнегез дә, тауларда булганыгыз да бар. Ә нәрсә соң ул тау, укучылар, аңлатып әйтә аласызмы?

(укучылар җавап бирергә икеләнәләр)

Укытучы: Сүзнең аңлатмасын белмәгәндә, без нәрсәгә мөрәҗәгать итәбез әле, укучылар, кайдан карыйбыз?

Укучылар: Сүзлектән.

Укытучы: Әйе, аңлатмалы сүзлеккә мөрәҗәгать итә алабыз. Һәр телнең үзенең аңлатмалы сүзлекләре бар. Менә татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән “тау” сүзенең аңлатмасын карыйбыз хәзер.

(бер укучы укый)

Укытучы: Күрәсез, укучылар тау сүзенең дә, гомумән, телдә һәр сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе була.  Уйлап карагыз әле, укучылар, сүзнең төп мәгънәсен икенче төрле тагын ничек атап булыр иде икән?

Укучылар: Лексик мәгънә.

Укытучы: Әйе, укучылар, бик дөрес. Һәр сүзнең лексик ягъни төп мәгънәсе була. (Слайд 13) Шулай итеп, “лексика”, “лексикология”, “лексик мәгънә” төшенчәләре бер үк тамырдан ясалсалар да, бер үк мәгънәне аңлаталармы инде, укучылар?

Укучылар: Юк, алар һәрберсе аерым төшенчә.

Укытучы: Бик дөрес җавап. Инде үзебезне тауга тагын да югары мендек дик исәпли алабыз. Сез дә үзбәя битләрегездә билгеләп куегыз, укучылар.  

(укучылар үзбәя битләрендә  билгелиләр)

V. Белемнәрне ныгыту этабы.

 1) Укытучы: Белемнәрне ныгытуны лексик мәгънә белән бәйле күнегүдән башлыйк әле. Дәреслекләрегезнең 87 нче битендә 175 нче күнегү бар. Төркемләп бирелгән сүзләрнең лексик мәгънәләренә игътибар итеп укыгыз. Төркемгә “ялгыш” килеп кергән сүзне табыгыз, җавабыгызны дәллиләгез. Мин бу эшкә сезгә нибары ярты минут вакыт бирәм.

(күнегүне тикшерү)

Укытучы: Җавапларыгыз дөрес булды, укучылар. Тагын бер адым мендек, тауда билгеләп куегыз.      (үзбәя битләрендә билгеләү)

Укытучы: Инде хәзер бераз ял итеп алсак та була. Басыгыз әле, укучылар. Ял минутыбызны да сүзләр белән бәйләрбез. Мин әйткән сүз сезгә ошаса, кул чабыгыз, ошамаса - аякларыгызны тыпырдатыгыз. (Слайд 14) Башлыйбыз: әни, “биш”ле, елый, кайгы, каникуллар, мәрхәмәтсез,  “ике”ле, бәйрәм, авырта, тәнәфес.

                                             (физкультпауза)

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар, инде урыннарыгызга утырыгыз.

2)Укытучы: Ә хәзер экрандагы рәсемнәргә карагыз әле, укучылар. (Слайд 15) Аларның эчтәлегенә туры килгән сүзләрне рәсемнәр тәртибендә язарга кирәк.

(биремнең үтәлешен экрандагы эталон буенча күршеңнекен тикшерү)

 (Слайд 16)

Укытучы: Сүзләрне дөп-дөрес урнаштыргансыз, укучылар. Инде нәтиҗәгезне билгеләп куярга онытмагыз (үзбәя битләрендә билгеләү). Күрәсез, укучылар, телебездә башка телләрдән кергән сүзләр дә бар. Шулай да телебезнең төп сүзлек байлыгын аның үз сүзләре тәшки итә. Татар телебез шулкадәр бай ки, ул ерак-еракларга, төрле-төрле якларга таралган. Белгәнегезчә, татарлар Татарстан белән Рәсәйдә генә түгел, җир шарының башка якларында да яшиләр. Димәк, телебез, милләтебез күпләргә таныш. Телебез җиһанда зур урын били.

       Әйтегез әле, укучылар, тагын кайсы телләрдәге сүзләр безнең татар телендәге сүзләргә охшаган? Игътибар иткәнегез юкмы?

Укучылар: Башкорт, үзбәк, азәрбайҗан, казах ...

Укытучы: Дөрес әйтәсез, укучылар. Татар теле, азәрбайҗан, башкорт, казах, кыргыз, үзбәк, һ.б телләр кебек, төрки телләр группасына керә. (Слайд 17) Сезнең сыйныфташларыгыз, иптәшләрегез арасында әлеге милләт балалары бармы? (укучылар җавабы) Бардыр, укучылар. Безнең арада бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Без алар белән, бер-беребезне хөрмәт итеп, дус-тату яшәргә тиешбез. Күрәсез, телләребез дә кардәш телләр икән. Һәм инде, туган телен белүчеләр төрки телле иптәшләрен бик җиңел аңларга мөмкин.

3) Укытучы: Ә европа халыкларын аңлар, аралашыр өчен, нинди телне белү кирәк, укучылар?

Укучылар: Инглиз телен.

 Укытучы: Дөрес әйтәсез, укучылар. Сез инглиз телен ничегрәк беләсез икән, тикшереп карыйк әле. Менә бу шигырьләрдәге  сүзләр арасына инглиз теле сүзләре дә кереп адашкан. Алар урынына әлеге сүзнең татарчага тәрҗемәсен язып, шигырьне төзекләндерегез әле. Бу эшне, бер-берегезгә ярдәм итеп, парларда эшләрсез. Вакыт чикле, укучылар. Бер-ике генә минут вакыт бирәм  сезгә.  (Кушымта 1) (укучылар парларда эшлиләр)

(шигырьләрне уку, тикшерү)

Укытучы: Афәрин, укучылар, булдырдыгыз. Тауга тагын да югарырак мендегез, билгеләп куегыз әле. (үзбәя битләрендә билгеләү) Укучылар, ә сез игътибар иттегезме икән, бу шигырьләр нәрсә турында, аларны нинди уртак бер төшенчә берләштерә?

Укучылар: Туган тел, туган җир.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Ә безнең туган җиребез, ягъни туган республикабыз ничек атала әле?

Укучылар: Татарстан Рспубликасы.

Укытучы: Ә аның элеккеге атамасы ничек булды икән, укучылар, беләсезме?

(укучылар җавабы)

Укытучы: Республикабыз Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы буларак 1920 нче елда оеша. (Слайд 18) Бу татар халкы, һәм, гомумән, республика халкы өчен зур вакыйга була. Бәлки игътибар иткәнсездер, укучылар, экран почмагындагы логотиптан күренгәнчә, киләсе елга республикабыз әлеге зур тарихи вакыйганың 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Күрәсез, укучылар, безнең туган җиребез бер гасырлык тарихы булган борынгы республика. Һәм безнең туган республикабыз белән горурланырга тулы хокукыбыз бар.

Укытучы: Күңелләрдә горурлык хисе белән дәресебезне дәвам итик укучылар. Белгәнебезчә, бердәмлектә – көч! Сезгә дә хәзер, дүртәр укучы булып, төркемнәргә берләшергә кирәк. (Слайд 19)  Һәр төркемгә менә шундый килешү карталары. Һәр укучы үзенә туры килгән сорауга - җавап, аңлатмага – туры килгән сүзне язсын. Ә аннары, дүртегезнең дә җавабын берләштергән уртак төшенчәне чыгарып, уртадагы шакмакка язып куегыз. Эшне башлагыз, укучылар. (Кушымта 2)

(укучылар биремне үтиләр, бер укучы төркемнең җавабын җиткерә)

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар! Инде дәрес башында туган сорауларга әйләнеп кайтыйк. Без бу сорауларга җавап бирдекме? (Слайд 20)

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Инде җавапларны  барлыйк әле. (Слайд 21)

Укучылар: Лексика – телдәге сүзләр җыелмасы (телнең сүзлек составы).

                   Лексикология – телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.

                   Лексик мәгънә – сүзнең үзенә генә хас төп мәгънәсе.

Укытучы: Афәрин, укучылар. Уңышыгызны билгеләп куярга онытмагыз.

(укучылар үзбәя битләрендә билгелиләр)

Укытучы: Эшебезне төркемнәрдә дәвам итәбез. Алган белемнәрне гомумиләштерер вакыт җитте, укучылар. Һәр төркемгә менә шундый график-башваткычлар  өләшәм. Сез бу тамгаларны дәвам итеп, дәреснең темасы, өйрәнгән төшенчәләр белән бәйләп, рәсемкитереп чыгарып карагыз әле, укучылар. (Кушымта 3)

(укучылар рәсем ясый, әзер эшләрен тәкъдим итәләр)

( җавапларны гомумиләштерү, уңышны үзбәя битләрендә билгеләү)

 VI. Рефлексия.

1) Укытучы: Дәресебезнең йомгаклау өлешенә килеп җиттек укучылар. Дәрес башында куйган максатларга ирештекме? (Слайд 22)

Укучылар: Әйе.    Лексика, лексикология, лексик мәгънә төшенчәләренең нәрсә аңлатканын белдек.

                           Аларның аермасын ачыкладык.

                           Алган белемнәрне күнегүләр белән ныгыттык.  

2) Укытучы: Яхшы, укучылар. Димәк, өй эшен башкару да сездә кыенлык тудырмас дип уйлыйм. Өй эшен язып куегыз әле.  (Слайд 23)

             1. Дәреслекләрегезнең 88 нче битендәге 177 нчы күнегүне дәфтәрләрдә язмача эшләрсез. (мәҗбүри)

             2. Аңлатмалы сүзлектән баш һәм төш сүзләренең мәгънәләрен карагыз. Шул сүзләрне кулланып, берничә җөмлә төзегез. (киләсе дәрес темасы белән бәйле)

             3. Ачкыч сүз “Лексикология” килеп чыгарлык итеп, кроссворд төзеп карагыз. (иҗади)

Укытучы: Укучылар, инде сезнең дәрестән алган тәэсирләрегезне дә беләсе килә. Мин әйткәннәр сезгә туры килсә  - “лайк”, туры килмәсә -  “дизлайк” күрсәтегез.

    Мин дәрестә актив эшләдем.

    Дәрестә үз эшемнән мин канәгать.

    Дәрес дәвамында мин армадым.

    Дәрес материалы миңа аңлашылды.

    Дәрес материалы миңа кызыклы тоелды.

    Өй эше миңа җиңел тоела.

    Минем кәефем тагын да яхшырды.

(укучылар үз фикерләрен белдерәләр)

Укытучы: Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Инде үзбәя битләрен алыгыз. Менә, ниһаять, без сезнең белән тауның иң биек түбәсенә менеп җиттек. Үзебезгә алкышлап алсак та була. (алкышлау) Күрәсез, укучылар,  белем алу да тауга менү шикелле җиңел эш түгел. Әмма максатка ирешү рәхәт тә, күңелле дә. Дәресебезне башыннан ахырына кадәр таулар белән бәйләп баруыбызның да сере бар бит, укучылар. Бәлки беләсездер дә әле, бүген Халыкара таулар көне. (Слайд 24) Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе карары буенча 2003 нче елдан бирле ел саен  11 нче декабрь таулар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне таулы рйоннарда яшәүчеләргә, тереклек дөньясына игътибар ясала. Таулар кешелек дөньясына зур йогынты ясый. Шуңа күрә таулар да игътибарга һәм саклауга лаек.

     Шуның белән дәресебез тәмам, укучылар. Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Тормышта гел югарыга омтылуыгызны телим. Уңышлар сезгә! Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Роберт Миңнуллин

Слайд 2

Дата Шәфкатьлелек бизи кешене

Слайд 3

Шәфкать – кызгану хисе , мәрхәмәт , игелек күрсәтү , киң күңеллелек . Шәфкатьле – мәрхәмәтле , кызганучан . Шәфкатьлелек – шәфкатьле булу .

Слайд 4

Шәфкатьле сүзенә синонимнар : кызганучан , мәрхәмәтле , киң күңелле , изге күңелле , игелекле , ярдәмчел , олы йөрәкле , йомшак күңелле , миһербанлы , яхшылык кылу , рәхимле , кешелекле , олы җанлы .

Слайд 5

Шәфкат ь ле сүзенә а нтонимнар : рәхимсез , игелексез , аяусыз , йөрәксез , каты күңелле , явыз , миһербансыз , каты бәгырьле , ваемсыз , кешелексез .

Слайд 6

эшләдем аңладым Мин дәрестә

Слайд 7

авыр булды ошамады Миңа дәрестә

Слайд 8

Өй эше: * Р . Миңнуллинның “ Әни , мин көчек күрдем !” шигырен сәнгатьле укырга әзерләнегез . * Этләр турында тагын нинди әсәрләр бар? Шул темага диалог төзегез . * “Минем дүрт аяклы дустым ” дигән темага хикәя язып килегез .



Предварительный просмотр:

Тема:

Айга күптән инде мең яшь тулган ...

(Һади Такташ иҗатында Ай образына багышланган

 дәрестән тыш чара эшкәртмәсе)

Төзүче: Шәгәрәева Алинә Илсур  кызы,

Казан шәһәре  Яңа Савин районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия”нең

беренче квалификацион категорияле

туган  тел (татар теле һәм әдәбият) укытучысы

Айга күптән инде мең яшь тулган ...

 (югары сыйныф укучылары өчен әдәби-музыкаль кунакханә)

Максат:  классик шагыйрь Һади Такташ иҗатына күзәтү ясау аркылы татар әдәбиятына кызыксыну уяту, хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.

 Бурычлар: Һади Такташ иҗатында Ай образын аерып күрсәтү;

                    укучыларның танып белү һәм иҗади эшчәнлекләрен активлаштыру;    

                    сәнгати-иҗади эшчәнлек аркылы әдәби әсәрләрне эмоциональ кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

Җиһазлау: компьютер, экран, презентация, шагыйрьнең портреты, табышмаклы керү билетлары, китаплар күргәзмәсе, музыкаль видео, аудиоязма.

Эш барышы:

I. Оештыру, мотивлаштыру

Укытучы:  Исәнмесез, укучылар!

Укучылар:  Исәнмесез!

Укытучы: Мин бүген сезне әдәби-музыкаль кунакханәгә чакырам. (слайд 1) Кунакханәгә керү өчен, сезгә билетлар кирәк. Мин сезгә шундый кәгазьләр өләшәм. Игътибар белән карагыз әле аларны. Нәрсә бу?

Укучылар: Бу табышмаклар.

Укытучы: Әйе, укучылар. Сез шушы табышмакларның җавапларын әйтә алсагыз гына, бу кәгазьләр керү билетларына әвереләчәк.

(укучылар табышмакларны укыйлар, җавапларын әйтәләр)

Табышмаклар:

  1. Мич тулы пәрәмәч,

          Уртасында бер калач. (Күк, йолдызлар, ай)

  1. Агач башында алтын йөзек,

          Аның да бер яртысы өзек. (Ай)

  1. Өй түбәсендә ярты ипи. (Ай)
  2. Төпсез дәрьяларда бер алтын көймә йөзә. (Күк йөзе һәм ай)
  3. Алтын китте, Көмеш килде. (Кояш батты, ай калыкты).

Укытучы: Афәрин, укучылар. Табышмакларның җавапларын белдегез. Әдәби-музыкаль кунакханәбезгә рәхим итегез! Кунакханәбездә бүген һәрберебезгә җылы, уңайлы һәм кызык булыр дип ышанам. Урыннарыгызга җайлап кына утырыгыз да экранга карагыз. Сез анда кемнең портретын күрәсез?

Укучылар: Бу Һади Такташның портреты. (слайд 2)

Укытучы: Дөрес, укучылар. Кунакханәбезнең бу почмагына да игътибар итегез әле. Монда шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылган. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән, укучылар?

Укучылар:  Без бүген Һади Такташ иҗаты турында сөйләшербез.

Укытучы: Укучылар, кунакханәгә керү билетында булган табышмакларга әйләнеп кайтыйк әле. Алар барысы да нәрсә турында иде?

Укучылар: Ай турында.

Укытучы: Һади Такташ иҗаты һәм Ай арасында нинди бәйләнеш бар икән? Бүгенге эшебезнең темасын билгелик.

Укучылар: Бүген без Һади Такташ иҗатында Ай образы турында сөйләшербез. (слайд 3)

Укытучы: Әйе, укучылар, нәкъ шулай. Яраткан шагыйребез Һади Такташ иҗатында Ай образына багышланган “Айга күптән инде мең яшь тулган...” дигән әдәби-музыкаль кунакханәбез эшен башлап җибәрәбез.

II. Төп өлеш

                   1. “Дөнья матур, шушы дөньяның мин – матурлыгын җырлар җырчысы ...” (слайд 4)

Укытучы: Иң элек, әйдәгез, шагыйрьнең үзе турында әйтеп үтик. Һади Такташ нинди шагыйрь? Аның иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә соң?

Укучы: Һади Такташ иҗаты — бай, өйрәнүне сорый торган күпкырлы иҗат. Барыннан да элек, без аны олы шагыйрь дип беләбез. Драматургия һәм проза өлкәсендәге эшчәнлеге дә зур игътибарга лаеклы. Шул ук вакытта ул ялкынлы публицист булып та танылган. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре исә Һ.Такташның заман проблемалары, әдәбият-сәнгать мәсьәләләре белән якыннан кызыксынып яшәгән тәнкыйтьче икәнлеген дә ачык күрсәтәләр. Ул үзенең поэзиясе белән дә, публицистик һәм тәнкыйть мәсьәләләре белән дә татар әдәбияты үсешенә көчле йогынты ясый.

Укучы:  Һ. Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Такташ -  бөек революция һәм социализм төзү елларының кырыс романтикасын, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын сәнгатьчә гәүдәләндергән төрле жанрдагы әсәрләре белән татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачкан, яңа принципларга таянган социалистик реализм әдәбиятының нигез ташларын салуда үзеннән зур өлеш керткән әдип. Аның рухы, аһәңе белән халыкчан поэзиясе, үзенә бер шигъри мәктәп тәшкил итеп, бик күп шагыйрьләрнең үсүенә, формалашуына зур уңай йогынты ясаган һәм хәзер дә үзенең тәэсирен югалтмый саклап килә.

                                        2. “Айның нурлары арасында...” (слайд 5)

Укытучы: Әйе, укучылар, дөрес, Һади Такташ – бик үзенчәлекле шагыйрь. Аның шигырьләрен башка шагыйрь иҗаты белән һич бутап булмый. Алар тематик төрлелек, образлар системасы, шигъри теле белән игътибарны җәлеп итә һәм мәңгегә үзенә гашыйк итә. Әйдәгез әле хәзер шагыйрь иҗатындагы образларга тукталып китик. Иң еш очрый торган образлар дип нәрсәләрне атый алабыз?

Укучылар: Табигать образларын. Күк, ай, таң, җил, төн образлары Такташ шигырьләрендә бик еш телгә алына.

Укытучы: Мин сезнең белән тулысынча килешәм, укучылар. Шулардан Ай образын аерып алыйкчы. Төн, таң, күк, җил образлары шигърияттә шактый киң таралган. Ә Ай образы, минемчә, нәкъ менә Такташ иҗатында аеруча еш очрый. Шулай бит?

Укучы. Әйе. Бу фикерне мисаллар белән дәлилләп үтәсебез килә. Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатында ук Ай образы берничә тапкыр күзәтелә. Мәсәлән, “Төркстан сахраларында” һәм “Таң кызы” шигырьләрен карыйк.

Кайда соң ул нурлы таңнар,

Ай, кояшлар балкыйлар?

Кайсы илләрне матурлый,

Бизиләр һәм аңкыйлар?!. (“Төкстан сахраларында”, 1917)

Таң да атты. Ай  да батты. Мин кузгалмыйм:

Таң сахирәсен ат өстендә туктап көтәм.... (“Таң кызы”, 1921)

Бу шигырьләрдә Ай образы өмет төшенчәсе белән ассоцияцияләшә.

Укучы. Шагыйрь үзенең 1920 нче елда язылган “Айның нурлары арасында” дигән шигырендә, барлык хисләрен айның якты һәм бөтен җир өстен биләгән нурлары белән кушып,  көрәшчеләргә мактау һәм хуплау теләкләрен ирештерә.

Күңелем дә, җаным да, иманым да, бергә

Кушылып айның нурлары белән,

Дулкынлы караңгылык өстеннән

Очтылар, офык буйлап, ераклашып җиргә,

Очтылар сахралар, урманнар өстеннән,

Куе калын томаннар эченнән

Кызыл гаскәрләр өстенә —

Мактарга каһарманлыклары белән.

Укучы. Ә менә 1922 нче елда язылган “Нәләт” шигырендә Һ. Такташ көрәш, сугыш барган чынбарлыкка ризасызлыгын белдерә, дөньяны бөтен бер бәхетсезлек итеп күрә.

Кит, болыт! Ай, сип нурың,

Күргәз тагын –

Нинди золмәт, вәхшәт алды

Ил багын ...

Шундый авыр шартларда нәрсәгә өметләнеп яшәргә? Күңелне ничек тынычландырырга?

Күкнең уртасында нурлы Ай тора,

Ай тулы. Бар җирне нурлый, яктырта.

Төшми Җиргә шәүләсе, Җир болгана,

Болганып, канлы төтеннәргә яна,

Ай түрендә кайгылы Гайса нәби

Утыра, канлы йөзе, ул уйлана...

Ай образы биредә Җир образына капма-каршы сурәтләнә. Җирдә вәхшәт, шагыйрь якты, тулы Айга карап, үзен борчыган сорауларга җавап эзли, юана.

Укучы: “Айга күптән инде мең яшь тулган ...” шигырендә, киресенчә, Ай ялгыз һәм буш итеп тасвирлана:

Ә ай ялгыз,

Айда бернәрсә юк,

Әтәч тә юк анда, песи дә,

Катык та юк анда, ипи дә юк

Безнең ише ярлы кешегә ...

Гаҗәп түгел, Ай карт инде, һәм, җитмәсә, бераз саташкан да, ди шагыйрь:

Айга күптән инде мең яш тулган,

Ә ай аны үзе оныткан.

Кичә саташкан ай кыш дип белеп –

Төн уздырган күктә толыптан...

Ләкин шагыйрь шул урында көрсенеп тә куя:

Ай  кебек без озак яшәмәбез,

Көчләр сүнәр,

Куллар талырлар,

Картаербыз,

Соңгы көрәшләргә

Яшьләр генә, ахры, барырлар.

Укытучы: Афәрин, укучылар! Искиткеч эчтәлекле чыгышларыгыз өчен рәхмәт!

                                        3. “Мәхәббәт ул - үзе иске нәрсә” (слайд 6)

Укытучы: Һ. Такташ иҗатында Ай образы диюгә, кылт итеп, шагыйрьнең тагын бер матур әсәре искә төшә. Нинди әсәр турында әйтүем дип уйлыйсыз?

Укучылар: Әлбәттә, “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы турында сүз бара.

Укытучы: Әсәрнең эчтәлеген хәтеребездә яңартыйк әле, укучылар.

(аудиоязма тыңлау)

Укытучы: Бу әсәрдә Ай образы ни өчен кирәк, укучылар? Ни өчен шагыйрь, әледән әле, Ай образына мөрәҗәгать итә? Беренче тапкыр Ай образы белән әсәрнең кайсы өлешендә очрашабыз?

Укучы: Ул төнне ай күктә, эш тапмыйчы,

                 Эче пошып сүгенеп йөрегән...

Күрәбез, шагыйрь төннең ниндидер шомлы, хәерсез булуына ишарәли. Ай да холыксызлана, Зөбәйдә дә алдана...  Зөбәйдә алга таба нишли?  Татар хатын-кызларына хас булганча, сабырлык, тыйнаклык белән эш итә. Сөйгәненә хат яза, аны көтүен әйтә. Җавап булмагач, “зур күзләрен канлы яшьләр белән тутыра”.

Укытучы: Кешене әнә шундый каршылыклы, күңелсез уйлар бимазалаганда, шагыйрь нигә соң әле “Хатынсыз ай” дигән бүлек китереп кертә? Бу бүлекнең исеме үк сәер кебек: ай – күк җисеме, аның хатыны буламыни? Автор урынсызга сүз уйнатмыймы?

Укучы: Юк, сәнгатьчә камил эшләнгән бу әсәрдә бу бүлекнең кирәклеге башкаларныкыннан һич тә ким түгел. Шагыйрь күктәге ялгыз ай белән алданган Зөбәйдәне тагын янәшә куя. Монда шагыйрьнең халык авыз иҗатына нигезләнүе әйтмәсәң дә күренеп тора. Белгәнебезчә, бездә айга багышланган җырлар бихисап.

Иртә торып тышка чыксам,

Айга карап туймыймын;

Айга карап, бергә булган

Минутларны уйлыймын, - дигәне шуларның берсе генә. Күк йөзендәге ай һәрвакыт кешенең игътибар үзәгендә. Сагышланганда – ай да сагышлы, шатланганда, ай да шатлана кебек тоела аңа.

Укучы: Шагыйрь бу бүлектә, Зөбәйдәнең күңел дөньясына бәрабәр итеп, болай ди:

Ә ай күктә һаман сүгнеп йөри

Җил йоклады исә төн белән;

Айның хатыны да юк,

Ай ялгыз ул,

Төн үткәрсен соң ул кем белән?..

Ә ай көлә,

Айга кызык була,

Ай ялгыз ул картлык көнендә,

Өйләнәлми калган,

Шуның өчен

Кайгы нуры күренә йөзендә...

Укучы: “Зөбәйдә һәм ай” бүлегендә Зөбәйдә үзе дә нәкъ шушындыйрак халәттә:

Ай да ялгыз,

Безнең Зөбәйдә дә...

Ул тын гына

Айга карап килеп утырды...

Бәхеткә каршы, яшьләр арасында булган мәхәббәт, ахыр чиктә, гаилә кору белән тәмамлана. Алардан аермалы буларак, Ай өйләнә алмый калган, шуңа күрә ул үзен ялгыз хис итә. Әлбәттә, аның ачуы килә:

Ә ай күктә һаман сүгенеп йөри

Җил йоклады исә төн белән;

Айның хатыны да юк, улы да юк,

Төн үткәрсен соң ул кем белән?..

Җил, хәерсез, ятып йокламаса,

Җирдә алай-болай иткәли,

Төнлә йөргән кайбер кешеләрнең

Бүрекләрен урлап киткәли.

Ә ай көлә,

Айга кызык була,

Ай ялгыз ул картлык көнендә;

Өйләнәлми калган, шуның өчен

Кайгы нуры күрнә йөзендә...

Күрәбез, Такташ  әсәренең ахырында кабат ялгыз, өйләнә алмый калган Ай образына мөрәҗәгать итә. Ялгыз Айның бәхетсез булуын күрсәтү аркылы, шагыйрь тормышта бәхетнең мәхәббәттә, парлы булуда икәненә ишарәли.

Укучы: Әйе, кешене кеше иткән нәрсә – мәхәббәт.  Аннан башка чын мәгънәсендә кешелекле, игелекле, башкаларны хөрмәт итүче, күңел нечкәлекләренә ия, назлы шәхес була алмый. Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый.

Укытучы: Афәрин, укучылар, чыгышларыгыз өчен рәхмәт! Әйе, мәхәббәт - олы хис. Кызганычка каршы, ул кайвакыт җавапсыз да була. Җавапсыз мәхәббәт сәнгать һәм иҗат әһелләренең күңелендә мәңгелек әсәрләр тудыра. Кичәбезнең шушы урынында күренекле композитор Людвиг ван Бетховенның “Ай сонатасы”н тәкъдим итәсем килә. Музыка тарихында иң танылган әсәрләрнең берсе булган бу музыкаль композиция композиторның җавапсыз мәхәббәтенә багышланган.  Композиторның дусты шагыйрь Людвиг Рельштаб, бу музыканы тыңлаганда, тулган якты ай нурларында коенучы кичке табигатьне күз алдына китерә. Еллар узгач, ул “Ай сонатасы” дип атала башлый (слайд 7, музыкаль видео -Ай сонатасы” видео барышында егетләр белән кызлар салмак кына вальс бииләр)

III. Йомгаклау, рефлексия

Укытучы: Кичәбезне йомгаклар вакыт җитте, укучылар. Бүгенге очрашуыбыз сездә нинди тәэсирләр калдырды?

Укучылар: Бүгенге кунакханәдә һәрберебезгә рәхәт булды. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте.

Укучылар: Эчтәлекле әңгәмә кордык, фикер алыштык, шагыйрь Һади Такташ иҗатын үзебез өчен башка яктан ачтык.

Укучылар: Күңелләр романтик хисләр белән илһамланды.

Укытучы: Яраткан шагыйребез иҗатына багышланган эшебезне акросүз төзү белән тәмамлыйсы килә (слайд 8). Шушы хәрефләргә шагыйрьнең шәхесе һәм иҗаты белән бәйле сүзләр табарга кирәк. Акросүздә төрле сүз төркемнәрен, сүзтезмәләр файдалана аласыз, шагыйрьнең иҗатына мөрәҗәгать итсәгез дә була.

(укучылар белән бергә акросүз төзү)

Т – талантлы, туры сүзле,

А – ай образы

К – классик, күпкырлы иҗат

Т – тыйнак, тапкыр

А – актив, ачык

Ш – шагыйрь, шигърият (слайд 9)

Укытучы: Әйе, укучылар, Такташ – татар шиъгриятенең алтын баганаларының берсе (слайд 10). Җанында Такташ яшәмәгән, кабатланмас бу шәхеснең көчле рухы һәм тирән моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер дип уйлыйм. Без Такташлы булуыбыз белән бәхетле. Аның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгырар әле (слайд 11).

Шуның белән әдәби-музыкаль кунакханәбез эше тәмам. Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Тема:

Җырлар. Нәкый Исәнбәт “Туган ил”.

(әдәбият дәресенең проекты һәм план-конспекты)

Төзүче: Шәгәрәева Алинә Илсур  кызы,

Казан шәһәре  Яңа Савин районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия”нең

беренче квалификацион категорияле

туган  тел (татар теле һәм әдәбият) укытучысы

Дәреснең проекты

Предмет: Әдәбият

Укытучы: Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Сыйныф: 5 (татар сыйныфы)

Тема: Җырлар. Нәкый Исәнбәт «Туган ил».

Дәреснең тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Максат: Нәкый Исәнбәтнең «Туган ил» шигырен өйрәнү.

Бурычлар: - Нәкый Исәнбәт иҗатына кызыксыну уяту;

                     - җыр жанры турында белемнәрне камилләштерү;

                     - туган җирне ярату һәм горурлану хисе төшенчәсен бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы:  туган республикаң тарихын белү һәм горурлану, үз милләтең һәм туган телеңә хөрмәт хисе арту, дәрестә үзләштергән белемне гамәлдә куллану теләге булу.

Метапредмет: 

Танып белү УУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую, фикерләүдә логик чылбыр төзү, аңлап уку һәм сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу,  чагыштыру, нәтиҗәләр чыгара һәм гомумиләштерә белү; эшне җаваплы, аңлап башкару.

 Регулятив УУГ: күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив УУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү; үз карашыңны төгәл итеп әйтү һәм дәлилләү, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу; коммуникатив максатлардан чыгып, сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану.

Предмет:  Нәкый Исәнбәт турында мәгълүматлы булу, шигырьнең эчтәлеген аңлау һәм анализлый алу, җыр жанры турында белемнәр камилләшү.

Предметара бәйләнеш: Татарстан тарихы, татар теле, инглиз теле, халык авыз иҗаты, музыка сәнгате.

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Метод һәм алымнар:  күзәтү һәм эзләнү методлары, җыр тыңлау, укытучы сөйләве, укытучы һәм укучыларның сәнгатьле укуы, әңгәмә, сүзлек белән эш, дәреслек белән эш.

Чыганаклар: төп:  Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф. Ә. Ганиева, Л. Г. Сабирова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. – 175 б.

өстәмә: Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: Мәкальләр җыелмасы: 3 томда/ 2 нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010; презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, биремле кәгазь битләре, «Туган ил» җырының аудиоязмасы.

Дәреснең план-конспекты:

I. Оештыру, мотивлаштыру этабы.

   1. Укытучы: Хәерле иртә, укучылар!

       Укучылар: Хәерле иртә!

       Укытучы: Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

       Укучылар: Яхшы, рәхмәт!

       Укытучы: Әйдәгез әле, укучылар, дәресебезне бер матур көй тыңлаудан башлыйк.

(Слайд 2) (көй тыңлау)

        Укытучы: Бу көй сезгә ошадымы, укучылар?

        Укучылар: Әйе, ошады.

        Укытучы: Укучылар, нинди җырның көе иде бу?

        Укучы: Әйтә алмыйбыз.  

        Укучы: Бу җыр безгә таныш түгел.

        Укытучы: Уйлап карагыз әле, укучылар, бу җыр нәрсә турында булыр икән?

        Укучы: Бәлки табигать турындадыр.

        Укучы: Яисә авыл турында?

        Укытучы: Ни өчен шулай уйлыйсыз?

        Укучы: Көйдә су челтерәгән, кошлар сайраган тавышлар яңгырады.

        Укучы: Туган як, туган җир турында да булырга мөмкин.

        Укытучы: Бик дөрес, укучылар, җавапларыгыз өчен рәхмәт!

II. Белемнәрне актуальләштерү этабы.

       Укытучы: Укучылар, без бүген халык авыз иҗатының җыр жанры турында сөйләшүне дәвам итәбез. Үткән дәрестә без сезнең белән берничә татар халык җыры белән таныштык. Мин сезгә өй эшенә җырларның нинди төрләргә-жанрларга бүленгәнлеге турында белеп килергә кушкан идем. Җавапларыгыз белән уртаклашыгыз әле.

(җавапларны тыңлау, тактага язу)

                                (Слайд 3)

        III. Уку мәсьәләсен кую этабы.

       Укытучы: Дәресебезне көй тыңлаудан, җыр жанры турында искә төшерүдән башлавыбыз очраклы гына түгел, укучылар. Тыңлаган көй, чыннан да, туган җир, туган ил турындагы җырдан иде. Димәк, бүгенге дәресебез нәрсә турында булачак?

     Укучылар: Туган җир, туган ил турында.

     Укытучы: Әйе, укучылар. Без бүген сезнең белән “Туган ил” җыры турында сөйләшербез. Бу җырның без алдагы дәрестә өйрәнгән халык җырларыннан бер аермалы ягы бар. Әлеге җыр көе генә халыкныкы булган җырлар арасына керә. Шагыйрьләр язган кайбер шигырьләрне халык яратып укыган, көйгә салган. Шундыйларның берсе  - “Туган ил” җыры.      

     Укучылар, җырның исеменнән чыгып, аның кайсы төркемгә каравын билгеләп буламы?

     Укучылар: Юк. Җырны тыңлап карарга кирәк.

     Укытучы: Җырны тыңлап кына, сүзләренең авторын белеп булырмы?

     Укучылар: Юк. Җырның сүзләрен - шигырьне укырга кирәк.

     Укытучы: Афәрин, укучылар! Ә моның өчен нинди чыганакка мөрәҗәгать итәрбез?

     Укучы: Дәреслекләребезгә.

IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

Дәреслек, 34 нче бит. Шигырьне уку, аның эчтәлегенә төшенү:

  • укучылар шигырьне эчтән генә укыйлар;
  • укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтә;
  • укучылар  шигырьне, чылбыр буенча, кычкырып укыйлар.

      Укытучы: Я, укучылар, бу шигырьнең авторы кем?

      Укучылар: Нәкый Исәнбәт. (Слайд 4)

      Укытучы: Әйе, укучылар. (Слайд 5) Әлеге матур шигъри юлларны күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы Нәкый Исәнбәт иҗат иткән.  Шигырь нәрсә турында, укучылар?

      Укучы: Шигырьдә туган илне ярату турында сүз бара.

      Укучы: Шигырь туган илне сагыну турында, минемчә.

      Укытучы: Җавапларыгызны дәлилләгез, укучылар.

      Укучылар: Җыр чит җирләрдә яшәгән кеше тарафыннан яңгырый кебек. Юл аралаш кабатланып торган “анда” сүзе ераклык, аерылганлык турында сөйләп тора.

      Укытучы: Шагыйрьнең нинди чагыштырулар куллануына да игътибар итегезче, укучылар: күңелдән китми торган сөекле ил әнкәй белән чагыштырыла. Тагын нинди  чагыштырулар бар?

Укучылар: Таңнар җәйге диңгез балкуы белән чагыштырылган.

Укучылар: Җырлар сандугач сайравы белән, гармун сайрар кош белән чагыштырыла.

Укытучы: Шагыйрьнең үзе, ягъни “мин” образы?

Укучы: “Мин” образы сандугач белән чагыштырылган.

Укытучы: Дөрес, укучылар, җавапларыгыз өчен рәхмәт! Җырда туган илне ярату, сагыну хисе шулкадәр көчле, ул безне хыял дөньясына алып китә – анда җирдәге һәрбер таш, һәр агач та җырлый, ә хисләре ташып торган шагыйрьнең күңеле “җырлый”.

      “Туган ил” – күп мәгънәле төшенчә, укучылар. Бу сүзләрне без, шул илнең гражданины буларак, горурланып әйтәбез; үзебез туган авыл яки шәһәр турында сөйләгәндә дә, туган як, туган төбәк мәгънәсендә Туган ил дип зурлап эндәшәбез. Халык көенә иҗат иткән җырында Нәкый ага Исәнбәт менә шул мәгънәләрнең барысын да сыйдырган, бергә җыеп алган да әйтерсең төрле чәчәкләрдән матур бәйләм ясаган.

      Укучылар, җырның үзен дә тыңлап карыйк инде.  Җырны тыңлап, матур табигать күренешенә сокланып, бераз ял итеп алыгыз.

(Слайд 6) (аудиоязма тыңлау)

V. Белемнәрне ныгыту этабы.

Укытучы: Эшебезне дәвам итик. Укучылар, әлеге тыңлаган җыр кайсы төркемгә карый?

Укучылар: Бу – лирик җыр.

Укытучы: Лирик җырга нәрсә хас?

      Укучылар: Лирик җырга моң хас.

Укытучы: Ә хәзер парларда фикер алышыгыз, укучылар. “Моң” төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? Ул фикерме, хис-кичерешме, яңгырашмы кемгәдер-нәрсәгәдер хас сыйфатмы?

1 нче пар: Безнең фикеребезчә, хис-кичереш.

2 нче пар: Моң ул – яңгыраш, безнеңчә.

3 нче пар: Безгә калса, әлеге вариантларның барысы да туры килә.            

Укытучы: Җаваплар төрле. Кайсы дөрес булыр, ничек тикшереп карыйк?         

   Укучылар: “Моң” төшенчәсенең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән карый алабыз. (сүзлек белән эш)

       Укытучы: Афәрин!  Дөрес юнәлештә барасыз, укучылар. (Слайд 7)

       Укытучы: Нинди күренешләр, нинди сәбәпләр моңландыра?

        1 нче пар: Кайгы-хәсрәт, сагыш.

        2 нче пар: Үкенү, югалту.

        3 нче пар: Сагыну. “Туган ил” җыры да сагыну турында бит.

       Укытучы: Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Тагын шундый сорау: “моң” төшенчәсе җырның сүзләре белән бәйләнгәнме, көе беләнме?

      1 нче пар: Безнеңчә, беренче чиратта, “моң” төшенчәсе җырның көе белән бәйле.

     2 нче пар: Без килешмибез. Гадәттә, иң элек җырның сүзләре, аннары гына көе языла. Димәк, “моң” төшенчәсе җырның сүзләре белән бәйле.

    3 нче пар: Безнең уйлавыбызча, “моң” төшенчәсе җырның сүзләре белән дә,  көе белән дә бәйле. Чөнки көй нәкъ менә җырның сүзләреннән чыгып иҗат ителә.

    Укытучы: Афәрин, укучылар! Сез шундый акыллылар! Хәзер төркемнәрдә эшләрсез. (Слайд 8) Һәр төркемгә биремле кәгазь бите өләшәм. Бирелгән җөмләләрне төзекләндерергә һәм аларның мәгънәләрен аңлатырга кирәк.

1 нче төркем:

Native җирдән дә  beautiful land булмас.

(Туган җирдән дә матур җир булмас.)

      2 нче төркем:

Gold-silver яуган җирдән туган-үскән country артык.

(Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.)

3 нче төркем:

Native җирдәй land булмас, native илдәй country булмас.

(Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас.)

      4 нче төркем:

Country with этәргәч, mountain күчкән

(Ил белән этәргәч, тау күчкән.)

   Укытучы: Җөмләләрне төзекләндерү өчен, сез калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне ничек үзгәрттегез?

   Укучылар: Инглиз телендәге сүзләрне татарчага тәрҗемә иттек.

   Укытучы: Укучылар, бу нинди җөмләләр соң, таныдыгызмы?

   Укучылар: Әйе, бу мәкальләр.

   Укытучы: Дөрес, укучылар. Һәм мин бу мәкальләрне Нәкый Исәнбәтнең “Татар халык мәкальләре” җыентыгыннан алдым.  Нәкый Исәнбәт күп еллар дәвамында татар фольклорын җыя. Ул – “Татар халык мәкальләре”, “Татар халык табышмаклары” җыентыкларын, “Татар теленең фразеологик сүзлеге”н, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н төзүче.  Күрәсезме, укучылар, ул никадәр күпкырлы талант иясе булган. (Слайд 9)

   Укучылар, игътибар иттегезме икән, бу мәкальләр нәрсә турында, аларны нинди уртак бер тема берләштерә?

   Укучылар: Туган ил, туган җир турында.

   Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Ә безнең туган җиребез, ягъни туган республикабыз ничек атала әле?

  Укучылар: Татарстан Рспубликасы.

  Укытучы: Ә аның элеккеге атамасы ничек булды икән, укучылар, беләсезме?

(укучылар җавабы)

   Укытучы: Республикабыз Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы буларак 1920 нче елда оеша. (Слайд 10) Бу татар халкы, һәм, гомумән, республика халкы өчен зур вакыйга була. Белгәнегезчә, быел җөмһүриятебез әлеге зур тарихи вакыйганың 100 еллыгын билгеләп үтә. Күрәсез, укучылар, безнең туган җиребез бер гасырлык тарихы булган борынгы республика. Һәм безнең туган республикабыз белән горурланырга тулы хокукыбыз бар.

VI. Рефлексия.

1) Укытучы: Дәресебезнең йомгаклау өлешенә килеп җиттек, укучылар. Дәрескә куйган максатларга ирештекме?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Дәрестә нәрсәләр белдегез, укучылар? (Слайд 11)

Укучы: Нәкый Исәнбәт турында белдек.

Укучы: “Туган ил” җыры белән таныштык.

Укучы: Җырлар жанры  турында белемнәрне ныгыттык.

Укучы: Туган ил турында мәкальләр белән эшләдек.

Укучы: Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешу тарихын белдек.

2) Укытучы: Яхшы, укучылар. Димәк, өй эшен башкару да сездә кыенлык тудырмас, дип уйлыйм. Өй эшен язып куегыз.  (Слайд 12)

             1. Нәкый Исәнбәтнең “Туган ил” шигырен яттан өйрәнегез. Киләсе дәрес башында, бу җырны бергәләп җырлыйбыз. (мәҗбүри)

             2. Илебез тарихында (ХХI  гасырга кадәр) булган берәр мөһим вакыйга турында рәсем ясагыз.  (киләсе дәрес “Тарихи җырлар” темасы белән бәйле)

             3. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гимназиядә үткәреләчәк чаралар планын төзегез. (иҗади) 

   Укытучы: Укучылар, инде сезнең дәрестән алган тәэсирләрегезне дә беләсе килә. (Слайд 13)

 (укучылар үз фикерләрен белдерәләр)

    Укытучы: Дәресебез тәмам, укучылар.  Уңышлар сезгә!  Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Дәрес барышы:

  1. Оештыру, мотивлаштыру этабы (слайд 1)

Укытучы: Хәерле иртә, укучылар!

Укучылар: Хәерле иртә!

Укытучы: Хәлләрегез, кәефләрегез ничек сезнең?

Укучылар: Яхшы, рәхмәт! Ә сезнең?

Укытучы: Минем дә әйбәт, укучылар, утырыгыз. Әйдәгез шушы күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

  II. Белемнәрне актуальләштерү этабы.

Укытучы: Укучылар, карагыз әле монда, мин бүгенге дәрескә нәрсә алып килдем.

Укучыларның реакциясе

Укытучы: Нәрсә бу?

Укучылар җавабы.

Укытучы: Шәпме?

Укучылар: Матур.

Укытучы: Әле өр-яңа. Кайсыларыгызның шундый бар? Ошыймы?

Укучылар җавабы.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз, укучылар? Әлеге аяк киеме безнең бүгенге дәрес белән ничек бәйле икән? Нинди фикерләрегез бар?

Укучылар җавабы.

Укытучы: Сезнең фикерләрегез шундый кызыклы. Мин сезгә бераз юнәлеш биреп җибәрәм. Безнең хәзер нинди дәрес әле?

Укучылар: Әдәбият дәресе.

Укытучы: Ә без әдәбият дәресендә, гадәттә, нишлибез?

Укучылар: Әсәр өйрәнәбез.

Укытучы: Бик дөрес. Димәк, бүген өйрәнәчәк әсәребез нәрсә турында булыр?

Укучылар: Аяк киеме турында.

Укытучы: Афәрин. Ә нинди аяк киеме турында булыр икән, укучылар?

Укучылар: ?

Укытучы: Исегезгә төшереп җибәрәм, укучылар, без сезнең белән 20 нче гасыр башы әдәбиятын өйрәнәбез. Ул чорда мондый аяк киемнәре булганмы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Ә нинди аяк киеме булган? Безнең әби-бабаларыбыз нинди аяк киеме кигәннәр?

Укучылар: Читек.

Укытучы: Бик дөрес укучылар. Ә сезнең читек күргәнегез бармы? Читек ул нинди аяк киеме? (слайд 2)

Укучылар җавабы

Укытучы: Бик әйбәт, укучылар. Мин сезгә күрсәтергә дип алып да килдем. Әйе, укучылар, читек – татар халкының милли аяк киеме. Белүегезчә, аларны ир-атлар да, хатын кызлар да кигән. Рәсем төшерелгән, хәтта ефәк һәм алтын җепләр белән тегелгән бизәкле читекләр дә булган.

Укытучы: Димәк, бүген өйрәнәчәк әсәребез нәрсә турында булыр?

Укучылар: Читек турында.

Укытучы: Әйе, укучылар. (слайд 3) Без бүген сезнең белән Гаяз Исхакый иҗатын дәвам итеп, дәрестән тыш уку кысаларында, аның “Кәҗүл читек” хикәясен укырбыз. Читекнең нәрсә икәнен беләсез, укучылар, хәтта киеп йөргәнегез, биегәнегез  дә бар икән. Ә “кәҗүл” сүзе нәрсәне аңлата соң? Нинди читек соң ул кәҗүл читек? Ниндирәк фикерләрегез бар?

Укучылар җавабы

Укытучы: Дөрес фикерләр юк. Дәрестә булмасагыз, хәзер сез бик ансат кына “Ок, гугл” “Нәрсә ул кәҗүл?” дип сораган булыр идегез инде, әйеме. Бу очракта без гуглдан башка да хәл итә алабыз бу проблеманы. Булдыра алмасак, татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карарбыз. Ләкин хәзер сүзлектән башка гына да беләсез сез бу сүзне. “Кәҗүл” сүзе, укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле, бәлки әйтеп тә карагыз, нинди сүзгә охшаган?

Укучылар: Кәҗә сүзенә.

Укытучы: Дөрес. Менә кәҗә һәм менә читек. (слайд 4) Алар арасында нинди бәйләнеш булыр соң? Уйлагыз әле.

Укучылар җавабы

Укытучы: Тотып карагыз әле, укучылар. Читек нәрсәдән эшләнә икән соң?

Укучылар: Кожадан.

Укытучы: Әйе, кожа татарча күн була. Читек күннән, яки тиредән эшләнә. Димәк кәҗүл читек булгач, ул ...?

Укучылар: Кәҗә тиресеннән эшләнгән читек.

Укытучы: Булдырдыгыз, афәрин. (слайд 5)

  1. Уку мәсьәләсен кую этабы.

Укытуы: Безгә әлегә бары тик хикәянең исеме генә мәгълүм. Шуңардан чыгып, сездә нинди сораулар туа, укучылар?

Укучылар/Укытучы: Мин сезгә юнәлеш бирәм. Кәҗә тиресеннән эшләнгән әлеге читек ул хикәянең төп образымы икән? Әллә ул кемнеңдер читегеме икән?

Укучылар: Кемнеңдер читегедер, мөгаен.

Укытучы: Кемнең читеге икән ул, укучылар. Кызныкы, малайныкымы? Әбинеке-бабайныкымы?

Укучылар җавабы.

       Укучылар/Укытучы: Зур читекме икән ул, кечкенә читекме икән?

Укучылар җавабы.

        Укучылар/Укытучы: Шушы аяк киеме кебек яңа читекме икән ул, укучылар, әллә иске читекме икән?

Укучылар җавабы.

       Укытучы: Адель, ә синең читегең нинди төстә?

Адель җавабы

       Укучылар/Укытучы: Ә бу читекнең төсе нинди икән, укучылар, бизәклеме икән ул, бер төсле генәме икән?

                                                                    Укучылар җавабы.

     Укытучы: Күргәнегезчә, менә никадәр сорау тудырды хикәянең исеме. Әлеге сорауларга җавап табар өчен, нишлибез, укучылар, нишләргә кирәк?

    Укучылар: Хикәяне укырга кирәк.

    Укытучы: Әйе, укымыйча белеп булмый. Мин сезгә менә шундый китапчыклар өләштем, чөнки бу хикәя дәреслектә юк. Һәм шулай ук сезнең парталарда менә шундый читекләр бар һәм төрле төстәге бизәкләр бар. Алар сезгә үзбәя өчен кирәк булыр.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

Укытучы: Әйдәгез, хикәяне укый башлыйбыз, укучылар. Чылбыр буенча кычкырып укырбыз. Игътибар белән карап, тыңлап баруыгызны үтенәм. Уку барышында тукталып фикер алышырбыз, аңлатмалар биреп барырбыз. Сезнең рөхсәт белән мин башлап җибәрәм. Һәрберегез дәвам итәргә әзер торсын.

Укытучы: Шушы өзектән нәрсәләр белдек, укучылар?  (укучылар җавабы)

Укучылар: Кемгәдер әтисе Казаннан кәҗә тиресеннән эшләнгән читек алып кайта.

Укытучы: Ул читек яңамы, искеме? (укучылар җавабы)

Укучылар: Нинди төстә ул читек? (укучылар җавабы)

Укытучы: Хикәяне сөйләүче аны кая киеп барырга җыена?

Укучылар: Гаеткә.

Укытучы: Ә нәрсә ул гает, укучылар. (укучылар җавабы)

Укытучы: Әйе, укучылар. Гает – ул дини бәйрәм, рамазан гаете һәм корбан гаете була. Кемнәрнең гаеткә барганы бар? (укучылар җавабы) Гаеткә ир-егетләр генә йөри. Димәк, хикәяләүчебез кем?

Укучылар: Малай.

Укытучы: Укуны дәвам итәбез. ...

Укытучы: Әлеге өзектән тематик яктан үзара бәйле булган өч сүзне табып әйтегез әле, укучылар.

Укучылар: Чапан, чалма, кәвеш.

Укытучы: Болар барысы да нәрсә?

Укучылар: Кием.

Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Кемнәр әлеге сүзләрнең өчесен дә дөрес итеп таба алды, читекләрегезнең беренче бизәгенә кызыл төстәге чәчәкне, кемнәр ике сүзне генә дөрес таба алды, сары төстәгесен, ә кемнәр әлеге сүзләрне бөтенләй таба алмады зәңгәр төстәге чәчәкне тиз генә ябыштырып куйсын әле.

Укытучы: Экранга игътибар итегез, укучылар. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге бу сүзләргә мондый аңлатма бирә. (слайд 7-9)

Кәвеш – йомшак күннән тегелгән кунычсыз аяк киеме.

Чапан – озын чабулы халат сыман кием.

Чалма – мөселманнарда (гадәттә дин әһелләрендә) ирләрнең башка берничә кат урап кия торган җиңел тукымадан торган баш киеме.

Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Ә ир-атлар (сез) мәчеткә нәрсә киеп баралар (сыз)?

Укучылар: Түбәтәй. (слайд 10)

Укытучы: Ә сезнең түбәтәегез бармы?

Укучылар: Бар.

Укытучы: Нинди баш киеме ул түбәтәй?

Укучылар: Татар ир-атларның милли баш киеме.

Укытучы: Ә хатын кызларның милии баш киеме нәрсә?

Укучылар: Калфак. (слайд 11)

Укытучы: Молодцы. Бу барлык кием әйберләрен теге читек янына урнаштырыйк әле. Һәм әлеге җыема картинага нинди исем бирер идек? (слайд 12)

Укучылар: Татар халкының милли киемнәре. (слайд 13)

Укытучы: Дөрес, укучылар. Инде укуны дәвам итик.

Укытучы: Әлеге өзектән шулай ук тематик  яктан үзара бәйле булган өч сүзне табып әйтегез әле, укучылар.

Укучылар: Коймак, кыстыбый, пәрәмәч.

Укытучы: Әйе, укучылар. Нәкъ шул ук тәртиптә, үз эшегезне бәяләгез әле. Менә алар: коймак, пәрәмәч, кыстыбый. (экранда чыга) (слайд 14). Кыстыбыйны төрле якта төрлечә атыйлар. Сез дә төрле районнарга, төрле авылларга кайтып йөрисез. Сезнең якта ничек әйтәләр?  

Укучылар җавабы

Укытучы: Бу урында шуны да әйтеп үтәсем килә, укучылар. (слайд 15) Безнең шәһәребездә (бәлки күргәнегез, булганыгыз да бардыр) «kstb» абривиатуралы «Кыстыбый tatar-food» кафесы эшли.  Менюга игътибар итегез әле. (слайд 16) Күргәнегезчә, нинди генә атамалы кыстыбыйлар юк монда. Иң мөһиме, алар барысы да татарча аталган. Шәһәребез кунаклары әлеге аш йортын бик яраталар. Гаҗәп түгел, татар халкы элек-электән аш-суга бик оста булган. Әйтегез әле, укучылар, хикәядә әйтелеп үткән коймак, кыстыбый, пәрәмәч кебек ризыклардан тыш гаеткә тагын нәрсәләр әзерлибез?

Укучылар: Гөбәдия, бәлеш, чәк-чәк. (слайд 17)

Укытучы: Әйе, аларны да бирегә тезеп куйыйк әле. Һәм әлеге җыема картинага нинди исем бирер идек?

Укучылар: Татар халкының милли ашлары. (слайд 18)

Укытучы: Дөрес, укучылар. Инде укуны дәвам итик. (слайд 19)

Укытучы: Шушы урында туктап, инде хикәябезнең төп герое турында бераз сөйләшеп алыйк, укучылар. Аның исеме ничек?

Укучылар: Әхмәдулла.

Укытучы: Ул сезгә ошыймы?

Укучылар җавабы

Укытучы: Аның холкы турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылар җавабы

Укытучы: Текстны тагын бер игътибар белән карап чыгыгыз әле, укучылар. Әхмәдулланың нинди сыйфатларын аерып әйтә аласыз?

Укучылар: Көйсез, үзсүзле, дуамалрак, мактанчык.

Укытучы: Килешәм, рәхмәт. Тагын нинди сыйфатларын аерып әйтә алабыз7

Укучылар: Беркатлы, тиз ышанучан, юаш, үзсүзле.

Укытучы: Яхшы. Рәхмәт. Ни өчен аңа читек нәкъ менә бүген үк кирәк?

Укучылар: Ул аны гаеткә киеп барырга тели.

Укытучы: Әйе, укучылар, гает – бик зур бәйрәм. Татар халкы элек-электән бу бәйрәмгә алдан әзерләнгән. Текстка кабат әйләнеп кайтыйк. Гаеткә ничек әзерләнәләр? Кайсы җөмләләр гаеткә әзерлеккә ишарә?

Укучы: Матур, яңа киемнән бару.

Укучы: Самовар ачылган.

Укытучы: Әйе, укучылар, гает алды йорт-җирне әйбәтләп җыештырганнар, юганнар, чистартканнар. Бу хәзер дә шулай. Соңгы җөмләне укыгызчы.

Укучы: Иртә торырга кирәк.

Укытучы: Әйе, чөнки, белгәнегезчә,  гает намазына мәчеткә, кояш чыкканчы ук бик иртә җыелалар. Кичтән мунчалар кереп, юынып, чистарынып гаеткә әзерләнәләр. Укытучы: Укучылар, кайсыларыгыз шушыларны дөрес барлый алды, өченче бизәкләрегезгә тиешле төсне ябыштырыгыз әле тиз генә. 

Укытучы: Сез хикәядән табып әйткән бу гадәтләр хәзер дә шулаймы, укучылар?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Халыкның электән башланып бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән гадәтен ничек атыйлар, укучылар?

Укучылар җавабы

Укытучы: Гореф-гадәт, диләр укучылар. (слайд 20) Гореф-гадәтләр белән беррәттән халыкның тагын нинди милли чаралары бар?

Укучылар: Милли бәйрәмнәр, йолалар. (слайд 21-22)

Укытучы: Һәр халыкның үзенә хас җыр-биюләре дә буламы?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Ә сез татар халкының милли биюен беләсезме икән?

Укучылар: Әйе, беләбез.

Укытучы: Әйдәгез тикшереп карыйк әле. Кем оста биюче икән. Басыгыз, укучылар, бераз ял итеп алабыз. (слайд 23)

Физминутка

Укытучы: Рәхмәт, утырыгыз. Хикәяне укып бетерергә кирәкме, укучылар, әллә инде барысы да аңлашылдымы?

Укучылар: Укып бетерергә кирәк.

Укытучы: Нәрсәне беләсегез килә, укучылар? Нинди сораулар кызыксындыра?

Укучылар: Әбисе Әхмәдуллага читек тегеп өлгертәме?

Укучылар: Гает ничек уза?

Укытучы: Сорауларыбызга җавап табар өчен, укуны дәвам итик әйдәгез. (слайд 24)

Укып бетерү.

Укытучы: Хикәя тәмам. Ничек аңладыгыз, укучылар, әби читек тегеп өлгерткәнме?

Укучылар җавабы

Укытучы: Хикәянең бу өлеше сездә нинди хисләр уятты, укучылар?

Укучылар: Без Әхмәдулланы кызгандык.

Укытучы: Чыннан да, Әхмәдулла кызганыч булды. Кызгану хисе яхшы хис, укучылар, кешеләр башкаларның күңел кичерешләрен аңлый, кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итә, кирәк чакта ярдәм кулы суза белергә тиеш. Әхмәдулла урынында булсагыз сез нишләр идегез? Аны кыерсытучы малайларга мөнәсәбәтегез нинди?

Укучылар: Әхмәдулланы алардан яклыйсы килә. Малайларга эләктерәсе килә.

Укытучы: Болай эшләргә, мондый булырга кирәкми, укучылар. Бер-береңне кыерсытырга, үпкәләтергә, башкалардан көләргә ярамый. Үзеңне шул урында күз алдыңа китергәч, бик кыен була, шулай бит. Ә ни өчен малайлар шул кадәр көлә соң аңардан, ник ул кадәр үртиләр?

Укучылар: Әхмәдулла үзенең артык мактануы белән малайларның ачуын чыгара. Һәм менә җай чыккач, алар аңардан үч алалар.

Укытучы: Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Укучылар: Тиешсез, артык мактану көлкегә калдыра икән.

V. Белемнәрне ныгыту этабы.

Укытучы: Афәрин, укучылар. Әйе, мактану – килешсез сыйфат. Безнең татар халкы элек-электән тыйнак булган, мактануны өнәмәгән. Шуңа күрә татар халкында мактануны тәнкыйтьләгән мәкальләр бик күп. Сез ниндиләрен беләсез?

Укучылар җавабы

Укытучы: Әле тагын мондыйлары да бар. (слайд 25)

Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.

Мактанчык – буш янчык.

Үз-үзен мактаган – агач атка атланган.

Мактанчык – ярты дивана, үзен-үзе мактап юана.

Укытучы: Менә шундый зирәк булган халкыбыз элек-электән. Мәкальләре дә, табышмаклары да, әкиятләре дә бер төшенчә белән әйтсәк, (слайд 26) халык авыз иҗаты бик бай.  Әйдәгез, бу төркемне дә бирегә өстәп куйыйк (слайд 27) Менә безнең нинди матур җыелма коллаж барлыкка килде. Укучылар, боларның барысын да бергә җыеп берләштергән бер төшенчә белән ничек атарбыз?

Укучылар: Милли мирас. (укучыларга укытучы ярдәм итә) (слайд 28)

Укытучы: Мирас сүзен кайда ишеткәнегез бар, укучылар?

Укучылар: Бу ел, ягъни, 2022 нче ел Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы иде.

Укытучы: Шулай, укучылар. Ә менә киләсе ел Республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. (слайд 29) Ничек уйлыйсыз, укучылар, ни өчен милли мираска шундый дәрәҗәдә зур игътибар бирелә?

Укучылар: Без үзебезнең үткәнебезне, милли байлыгыбызны белергә, сакларга тиеш.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр халкыбыз күп сынаулы, бик зур юл узган. Бүгенге тормышыбыз үткәнебез һәм киләчәгебез арасында күпер. Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк, диләр. Шуңа күрә безгә бабаларыбыз тапшырган милли байлыкны без белергә, кадерләп сакларга һәм киләчәк буынга да түкми-чәчми тапшырырга тиеш. Бу – безнең, сезнең, үсеп килүче буынның изге бурычы. Гаяз Исхакыйның бүген укыган “Кәҗүл читек” хикәясе безгә моны тагын бер кат искәртеп үтте.

       Хикәя сезгә ошадымы?

Укучылар: Әйе, бик ошады.

Укытучы: Бу урында шуны да әйтеп үтәсем килә, укучылар. (слайд 30) 2018 нче  елның 30 нчы ноябрендә безнең шәһәребездә эшләүче Г. Кариев исемендәге татар дәүләт  яшь тамашачы театры әлеге хикәя буенча спектакль куйды. Афишадан күрүегезчә, әлеге спектакль хәзер дә театрда бара. Сыйныф җитәкчегез Гөлнара белән мин сезгә әлеге спектакльне карап кайтырга киңәш итәм.

VI. Рефлексия.

Укытучы: Ә хәзер дәресебезне йомгаклар, эшебезгә нәтиҗә ясар вакыт җитте, укучылар. Без хәзер барысын да бары тик бер сорау алмашлыгы белән ачыкларбыз. (слайд 31)   Ул да булса “нәрсә” алмашлыгы.

1) Эшчәнлек рефлексиясе

Укытучы: Сез бүгенге дәрестә нәрсә эшләдегез? 

Укучылар: Хикәя укыдык.

                   Сорауларга җавап бирдек.

                   Биедек.

                   Сөйләштек, фикер алыштык.

                   Көлдек, елмайдык.

Укытучы: Сез дәрестә нәрсә белдегез?

                   Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен белдек.

                   Милли мирас турында белдек.

Укытучы: Сез дәрестә нәрсә аңладыгыз?

Мактанырга кирәкми.

Милли мирасны сакларга кирәк.

Иптәшеңне кыерсытырга ярамый.

2) Эмоциональ рефлексия

Миңа дәрестә нәрә ошады?

Миңа дәрестә нәрсә ошамады?

Миңа дәрестә нәрсә кызык тоелды?

Миңа дәрестә нәрсә авыр булды?

Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер миңа бизәгән читекләрегезне күтәреп  күрсәтегез әле.

Афәрин, укучылар. Сез дәрестә барыгызда бик актив булдыгыз, дөрес җаваплар бирдегез, әнә читекләрегез дә бик матур итеп кызыл чәчәкләр белән бизәлгән. Димәк, өй эшен үтәү дә сезгә кыен булмас дип уйлыйм. Өйгә түбәндәге эшләр:  

1. “Әхмәдулла синең дустың (энең) булса, аны ничек юатыр идең?” дигән темага диалог төзегез. (репродуктив)

2. Әйтеп үткәнебезчә, киләсе ел республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булачак. Шул уңайдан мәктәбегездә нинди чаралар үткәрергә тәкъдим итәр идегез. План төзеп килегез. (конструктив)

3. “Кәҗүл читек” хикәясенә буктрейлер ясап карагыз. (иҗади)

Укытучы: Шуның белән дәресебезне тәмамлыйбыз, укучылар. Дәрес башында барыгызның да кәефләре әйбәт иде. Хәзер кәефләрегез ничек, арымадыгызмы?

Укучылар: Әйбәт.

Укытучы: Рәхмәт! Сезгә уңышлы уку көне телим. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!

     



Предварительный просмотр:

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

  1. Оештыру, мотивлаштыру этабы (слайд 1)

Балалар үз урыннарында утыралар. Мин артта утырам.

Укытучы: Балалар, дәресне башлагыз.

Укучылар: Ә безнең укытучы юк.

Укучылар: Дәресне кем оештыра?

Укучылар: Укытучыдан башка дәрес була алмый бит.

Укытучы: Әйе, шул, укучылар. Белем алу процессын оештыруда укытучының роле алыштыргысыз, дип әйтим әле. Бүгенге дәрестә сезнең укытучыгыз мин - Алинә Ильсуровна булырмын. Хәерле көн, укучылар!

Укучылар: Хәерле көн!

Укытучы: Хәлләрегез, кәефләрегез ничек сезнең?

Укучылар: Яхшы, рәхмәт! Ә сезнең?

Укытучы: Минем дә әйбәт, укучылар, утырыгыз. Әйдәгез шушы күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрәбез. Тактага карагыз әле, укучылар, бу логотип сегә танышмы, ул нәрсәне аңлата? (слайд 2)

Укучылар: Әйе, таныш. 2023 нче ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. (слайд 3)

Укытучы: Дөрес, укучылар. Һәр кешенең, ул тормышта нинди генә зур дәрәҗәгә ирешкән булмасын, белем алуы мәктәп бусагасын атлап кергән көненнән башлана. (слайд 4)  “Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң - укытучы бул!" дигән бер галим. Хак сүзләр... Укытучыдан башка галим дә, президент та, табиб та, космонавт та, язучы да булмас иде.

Игътибар иттегезме икән, укучылар, дәрес башыннан бирле “укытучы” сүзен бик күп тапкыр телгә алдык. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Укучылар: Безнең бүгенге тема укытучы һөнәре белән бәйлеме?

Укытучы: Әйе, безнең бүгенге дәрес “укытучы” образы белән бәйле булыр. Ничек бәйле дип уйлыйсыз? Нинди фикерләрегез бар?

Укытучы: Сез үткән дәрестә кайсы әдипнең иҗаты белән таныша башладыгыз, укучылар?

Укучылар: Мөхәммәт Мәһдиев.

II. Белемнәрне актуальләштерү этабы.

Укытучы: Әйе. Ә язучы М.М. һәм укытучы һөнәре арасында берәр бәйләнеш бармы?

Укучы: М.М. Арча педагогия көллиятен тәмамлап, ун елга якын авыл мәктәпләрендә тарих фәнен укыта.

Укучы: Казан дәүләт педагогия институтында югары белем алгач, 25 елдан артык университетта татар әдәбиятын укыта.

Укытучы: Әйе, укучылар, татар язучыларының борынгыдан килгән бик матур традицияләрен дәвам итеп, язучы, галим М.М. хезмәт юлын аң-белем бирүдән башлап китә. Әлбәттә, бу аның иҗатында да чагылыш таба. Менә сез М.М. белән танышуны язучы иҗатының чишмә башыннан – беренче повестеннан башладыгыз. Нинди әсәр турында әйтүем?

Укучылар: “Без – кырык беренче ел балалары” повесте.

Дәреснең темасы: “М. Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повесте. (слайд 5)  

Укытучы: Укучылар, сез өйдә повестьнең беренче бүлеген укып килдегез шулай бит? Эчтәлекне истә калдырдыгызмы икән? Әйдәгез тиз генә тикшереп алыйк әле. Чылбыр буенча һәрберегез бүлек эчтәлеге белән бәйле үзенә туры килгән сорауга җавап бирсен, ләкин башта үзеннән алда җавап биргән укучының җавабын тикшереп алсын, дөрес булмаса, төзәтсен. .... ?, дөрес җавап бирмәгән очраклар бармы? Мин дә җавапларыгызга күз төшереп алыйм әле.

җавапларны тикшерү

  1. Уку мәсьәләсен кую этабы. (слайд 6)  

Укытучы: Яхшы, укучылар. Өйдә укып килгәнсез, эчтәлекне беләсез. Әйдәгез хәзер түбәндәге мәсьәләгә игътибар итик.

 Нигә әсәргә шундый исем куелган икән? Язучы биографиясе белән бәйлелекне билгели алдыгызмы? Чор үзенчәлекләре әсәр геройлары язмышына ничек тәэсир итә? Укытучы образы нинди роль уйный? Аерым детальләрнең әсәрдәге роле нинди? Бүлекне актуальләштерү өчен нинди сораулар бирә аласыз? Бүгенге дәрестә менә шуларны ачыкларбыз.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

1. Укытучы: Эшне парларда гади генә бер биремнән башларбыз. Сорау һәм җавап бирү өчен икешәр парга бер үк тема. Бер укучы төзегән сорауга икенче укучы җавап бирсен. Кем сорау, ә кем җавап бирәсен үзегез хәл итегез. Ләкин сорауларыгыз ачык, ә җавапларыгыз тулы булсын, укучылар. (слайд 7)  

эшне тикшерү

Укытучы: Укучылар, әйтегез әле сорау бирү җиңелрәк булдымы, әллә җавап бирүме?          

укучылар җавабы

2. Укытучы: Фикерләр төрле. Әйдәгез әле сорау эшенә аерым тукталыйк. Хәзер һәр укучы укылган бүлекнең бер абзацы белән генә эшли. “Сораулар касәсе”н файдаланып, үзегезгә эләккән абзац эчтәлеге белән бәйле бер ачык, бер альтернатив, бер ябык сорау уйлап языгыз. Сорауларыгыз уйландыра, эзләндерә торган булсын. Бу эшкә мин сезгә бераз вакыт бирәм. (слайд 8)

укучылар җавабын тикшерү

Укытучы: Искиткеч әйбәт сораулар уйлагансыз, укучылар. Сорауларыгызны тыңлаганда, бүлекнең сюжеты тагын бер кат хәтердә яңарды. Авыр булдымы?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Шулайдыр. Ә кемнәрнең соравы сезгә аеруча ошады? Бер- берегезне игътибар белән тыңладыгызмы?

укучылар җавабы

Укучылар:  Ә сезгә?

3. Укытучы: Миңа да кайбер сораулар аеруча ошады. Әйдәгез әле алар буенча бераз фикер алышыйк.

Менә ... шундый сорау яңгыратты: Малайлар укырга үзләре теләп килгәнме, әллә аларны кемдер җибәргәнме? Укырга теләкләре бармы? Моны ничек аңлыйбыз?

укучы укый

Ә кем җибәрде икән?

Укучылар: Әниләредер.

Укытучы: Ә ни өчен? Сугыш бара ла. Нәрсәгә укып ятарга кирәк?

Укучылар: Әниләр балаларының һөнәрле булуларын телиләр. Чөнки Җиңүгә ышаналар.

Укытучы: Яхшы фикер, рәхмәт! Укучылар бүлектә нинди авыл исемнәре телгә алына?

Укучылар: Мөрәле, Түбән Кенә, Карадуган (слайд 9)

Укытучы: Татарстан картасына күз салсак, укучылар, Карадуган һәм Түбән кенә авылларының Арчага якын Балтач районына керүен күрәбез. Ә М.М. туган авылы Гөберчәк һәм Мөрәле авыллары Арча районында урнашкан. Ә нинди педучилище турында сүз бара дип уйлыйсыз?

Укучылар: Арча педучилищесы.

Укытучы: Бүгенге көндә бу уку йорты Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте дип атала. Монысы сезгә мәгълүмат өчен. (слайд 10)

Укытучы: Әсәр эчтәлегенә әйләнеп кайтып, тагын бер урынга тукталыйк әле. “б” һәм “в” авазына башланган русча сүзләр әйтеп карагызчы. Бу авыр биремме?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Ни өчен әсәр геройлары өчен бу эш авыр булып чыкты?

Укучылар: Чөнки русча белмиләр.

Укытучы: Бу ни сәбәпле? Ничек уйлыйсыз?

Укучылар: Ул заманда телевизор, интернет юк. Аралашу даирәсендә дә гел татарлар гына. Авылдан беркая да чыкканнары булмаган.

Укытучы: Әйе, укучылар, дөрес аңлагансыз. Шуңа да Мәскәү татарының беренче дәрестә үзләре белән русча сөйләшә башлавы аларда ризасызлык уята.

Рус теле укытучысы белән бәйле мондый сорау да яңгырады. Ни өчен хикәяләүче аны “күзлекле” дип кенә атый? Бу һич тә кимсетү өчен түгел, укучылар. Укытучыга электән хөрмәт зур булган. Ә ни өчен дип уйлыйсыз?

Укучы: Чөнки ул вакыт өчен күзлекле кеше күрү сирәк күренеш булгандыр, малайлар өчен бу үзенчә бер яңа ачыш.

Укытучы: Килешәм, рәхмәт. Бүлекнең соңгы абзацы буенча Камилә әйткән бер сорауны да аерып кабатлыйсым килә. Укытучы малайларны ничек җиңә алды? Гомумән, бу контекстта “җиңде” сүзе нәрсәне аңлата?

укучылар җавабы

Укытучы: Ул моңа ничек иреште? (Ормады, сукмады, ....)

укучылар җавабы: ул балаларга үзенең ихлас мөнәсәбәтен сиздерә алды, чын күңеленнән борчылуын күрсәтте; укытучы шәхесе зур роль уйнады, беренче карашка ук ул аларга нык тәэсир итте. Үз-үзен тотышы, сөйләшүе, тышкы кыяфәте, ихласлыгы белән балаларның күңелен яулый алды.

V. Белемнәрне ныгыту этабы.

1) Укытучы: Афәрин, укучылар, рәхмәт!  Күргәнебезчә, элек-электән укытучының абруе зур булган.  Ә кайсыларыгыз, шушы повесть геройлары кебек, укытучы һөнәрен сайлар иде? Арагызда укытучы булырга теләүчеләр бармы?

Укучылар: Әйе/Юк

Укытучы: Ә ни өчен? Укытучы булыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

укучылар җавабы

Укытучы: Әйе, укучылар, дөрес. (слайд 11) Беләсезме икән, укучылар, Ел логотибында сурәтләнгән Пеликан образы укытучының нәкъ шушы олы сыйфатларын чагылдыручы символ да. Ә төсе хакында уйланганыгыз юкмы? Логотипның алтын төстә булуы да очраклы түгел, бу – остаз һәм мөгаллимнәрнең кыйммәтен, дәүләт һәм милләт өчен югары статусын ассызыклый.

2) Менә повесть геройлары да булачак укытучылар дидек. Ничек уйлыйсыз, укучылар, укырга теләге, ашарга икмәге, кияргә рәтле киеме булмаган бу малайлар педучилищеда укый алырлармы? Әсәрнең дәвамы турында нинди фаразларыгыз бар?

укучылар җавабы

      Укытучы: Кемнең фаразы дөреслеккә туры килер икән? Моны белер өчен инде, повестьне ахырына кадәр укып бетерергә кирәк. Бу урында шуны да әйтеп үтәсем килә, укучылар. (слайд 12) 2012 нче елда К. Тинчурин театры М.М. “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен сәхнәләштерде. Ә нәкъ бер ел элек кенә повесть мотивлары буенча Татаркино оешмасы төшергән нәфис фильм прокатка чыкты. (слайд 13) Интернет челтәрендә спектальне дә, фильмны да карау мөмкинлеге бар.  Әсәрне укып бетергәч, бергәләп җыелып карарга киңәш итәм.

      3) Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез, бүгенге дәрес темасын гомумиләштерик.  “Күпкырлы сурәт” алымы буенча, төрле факторлардан чыгып, дәрес темасы белән бәйле хәзер инде раслау җөмләләр тәкъдим итегез әле.  (слайд 14)

“Күпкырлы сурәт” алымы

 VI. Рефлексия

        1.  Укытучы: Афәрин, укучылар, рәхмәт! Уйландыра торган әсәр дидегез. Кыскача гына үзегезнең тәэсиләрегез белән уртаклашыгыз әле. (слайд 15)

“Әсәр һәм мин”

2. Укытучы: Ихлас җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Дәресебезне йомгаклап, эшебезгә нәтиҗә ясап куйыйк. Без хәзер барысын да бары тик бер сорау алмашлыгы белән ачыкларбыз. Ул да булса “нәрсә” алмашлыгы.

1) Эшчәнлек рефлексиясе (слайд 16)

Сез бүгенге дәрестә нәрсә эшләдегез? 

Сез дәрестә нәрсә белдегез?

Сез дәрестә нәрсә аңладыгыз?

Укытучы: Дәрес башында барыгызның да кәефләре әйбәт иде. Хәзер кәефләрегез ничек, арымадыгызмы? Әйдәгез эмоциональ рефлексия дә ясап алыйк.

2) Эмоциональ рефлексия (слайд 17)

Миңа дәрестә нәрсә кызык тоелды?

Миңа дәрестә нәрсә авыр булды?

Миңа дәрестә нәрә ошады?

3. Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Кайсыларыгыз үзен бүген тулы көчкә эшләдем, материалны тулысынча үзләштердем дип әйтә ала? укучылар кулын күтәрә

Сезнең эшчәнлеккә минем бәя үзбәягез белән тәңгәл килә, дип әйтә алам. Дәрестә барыгыз да бик актив булдыгыз, дөрес җаваплар бирдегез. Димәк, өй эшенә бирелгән биремнәрнең өчесен  үтәү дә сезгә кыен булмас дип уйлыйм. Өйгә түбәндәге эшләр:  

Өй эше (слайд 18)

  1. 89-100 нче битләрдән киләсе ике бүлекне укып килегез, 100 нче биттәге сорауларга җавап бирегез.
  2. Укылган бүлектә үзегезгә аеруча ошаган өзек турында иптәшләрегез белән фикер алышыгыз.
  3. “Әниемнең беренче укытучысы” дигән темага кечкенә инша языгыз.

Укытучы: Шуның белән дәресебезне тәмамлыйбыз, укучылар. Сезгә укуыгызда уңышлар телим! Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!