Олимпиада

Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Татар теле һәм әдәбият буенча олимпиадага әзерлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл me-19_tat.yazyk_v_tat.shk_._zadaniya_4_kl.docx34.78 КБ
Файл me-19_tat.yazyk_v_tat.shk_._zadaniya_5_kl.docx35.13 КБ
Файл me-19_tat.yazyk_v_tat.shk_._zadaniya_6_kl.docx33.73 КБ
Файл me-19_tat.yazyk_v_tat.shk_._zadaniya_7_kl.docx35.01 КБ
Файл me-19_tat.yazyk_v_tat.shk_._zadaniya_8_kl.docx34.21 КБ
Файл me-19_tat.yazyk_v_tat.shk_._zadaniya_9_kl.docx35.01 КБ
Файл me-19_tat.yazyk_v_tat.shk_._zadaniya_10_kl.docx35.3 КБ
Файл me-19_tat.yazyk_v_tat.shk_._zadaniya_11_kl.docx36.91 КБ
Microsoft Office document icon tat.lit-ra_v_tat.shk_._me-18_zadaniya_7_kl.doc39.5 КБ
Файл tat.lit-ra_v_tat.shk_._me-18_zadaniya_8_kl.docx20.46 КБ
Файл tat.lit-ra_v_tat.shk_._me-18_zadaniya_9_kl.docx20 КБ
Файл tat.lit-ra_v_tat.shk_._me-18_zadaniya_10_kl.docx20.26 КБ
Файл tat.lit-ra_v_tat.shk_._me-18_zadaniya_11_kl.docx20.33 КБ
Файл tat.yaz_v_tat.shk_me-18_zadaniya_4_kl.docx35.23 КБ
Файл tat.yaz_v_tat.shk_me-18_zadaniya_5_kl.docx34.83 КБ
Файл tat.yaz_v_tat.shk_me-18_zadaniya_6_kl.docx33.87 КБ
Файл tat.yaz_v_tat.shk_me-18_zadaniya_7_kl.docx35.63 КБ
Файл tat.yaz_v_tat.shk_me-18_zadaniya_8_kl.docx34.36 КБ
Файл tat.yaz_v_tat.shk_me-18_zadaniya_9_kl.docx35.21 КБ
Файл tat.yaz_v_tat.shk_me-18_zadaniya_10_kl.docx35.14 КБ
Файл tat.yaz_v_tat.shk_me-18_zadaniya_11_kl.docx35.87 КБ
Файл she-18_tat.lit-ra_v_tat.shkole_5_kl._zadaniya.docx15.63 КБ
Файл she-18_tat.lit-ra_v_tat.shkole_6_kl._zadaniya.docx15.26 КБ
Файл she-18_tat.lit-ra_v_tat.shkole_7_kl._zadaniya.docx15.38 КБ
Файл she-18_tat.lit-ra_v_tat.shkole_8_kl._zadaniya.docx15.88 КБ
Файл she-18_tat.lit-ra_v_tat.shkole_9_kl._zadaniya.docx15.28 КБ
Файл she-18_tat.lit-ra_v_tat.shkole_10_kl._zadaniya.docx16.17 КБ
Файл she-18_tat.lit-ra_v_tat.shkole_11_kl._zadaniya.docx15.58 КБ
Файл she-18_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_4_kl._zadaniya.docx33.9 КБ
Файл she-18_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_5_kl._zadaniya.docx33.4 КБ
Файл she-18_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_6_kl._zadaniya.docx33.99 КБ
Файл she-18_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_7_kl._zadaniya.docx32.93 КБ
Файл she-18_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_8_kl._zadaniya.docx35.71 КБ
Файл she-18_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_9_kl._zadaniya.docx33.12 КБ
Файл she-18_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_10_kl._zadaniya.docx32.63 КБ
Файл she-18_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_11_kl._zadaniya.docx34.84 КБ
PDF icon tatar_telennn_olimpiadaga_ezerlnu_ochen.pdf683.79 КБ
Microsoft Office document icon me-20_tat.lit-ra_dlya_tat.shk_._7_kl._zadaniya.doc42.5 КБ
Файл me-20_tat.lit-ra_dlya_tat.shk_._8_kl._zadaniya.docx18.19 КБ
Файл me-20_tat.lit-ra_dlya_tat.shk_._9_kl._zadaniya.docx18.55 КБ
Файл me-20_tat.lit-ra_dlya_tat.shk_._10_kl._zadaniya.docx20.04 КБ
Файл me-20_tat.lit-ra_dlya_tat.shk_._11_kl._zadaniya.docx18.61 КБ
Файл she-20_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_11_kl_zadaniya.docx0 байтов
Файл she-20_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_10_kl_zadaniya.docx0 байтов
Файл she-20_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_9_kl_zadaniya.docx0 байтов
Файл she-20_tat.lit-ra_dlya_tat.shk_._7_kl_zadaniya.docx0 байтов
Файл she-20_tat.lit-ra_dlya_tat.shk_._5_kl_zadaniya.docx0 байтов
Файл me-20_tat.yaz_._dlya_tat.shk_._8_kl._zadaniya.docx0 байтов
Microsoft Office document icon me-21_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_4_kl._zadaniya.doc0 байтов
Microsoft Office document icon me-21_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_5_kl._zadaniya.doc0 байтов
Microsoft Office document icon me-21_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_6_kl._zadaniya.doc0 байтов
Microsoft Office document icon me-21_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_7_kl._zadaniya.doc0 байтов
Microsoft Office document icon me-21_tat.yazyk_dlya_tat.shkol_10_kl._zadaniya.doc0 байтов

Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры биремнәре

2019-2020 уку елы. 4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 57

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге калын сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата. (Мәкаль)

        а) 4;

        ә) 8;

        б) 9;

        в) 10.

2. Аваз белән хәреф саны тигез булган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) кулъяулык;

        ә) юрган;

        б) яфрак;

        в) канәгать.

3. Парсыз яңгырау тартыклар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) [б], [в], [г], [гъ], [д], [ж], [з], [җ];

        ә) [м], [н], [ң], [л], [р], [й], [w];

        б) [п], [ф], [к], [къ], [т], [ш], [с], [ч];

        в) [ц], [щ], [һ], [х], [ ̓ ].

4. Сүз эчендә саңгырау тартыкның яңгыраулашкан очрагы күзәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) сүзе;

        ә) таҗы;

        б) флагы;

        в) тубы.

 

5. Антонимнар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) җәй, кыш;

        ә) кайнар, җылы;

        б) боз, боз;

        в) бала, сабый.

6. Парлы сүз кулланылган мәкаль дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Балалы кеше – бай кеше.

        ә) Әткәй – шикәр, әнкәй – бал. 

        б) Ата-бабалы кеше – тамырлы имән.

        в) Һәр өйнең үз гадәте бар.

7. Юнәлеш килешенең кушымчалары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) -ның/-нең;

        ә) -га/-гә, -ка/-кә;

        б) -ны/-не;

        в) -да/-дә, -та/-тә.

8. Ялгызлык исемнәрнең язылышы дөрес билгеләнгән рәтне күрсәтегез. (2 балл)

        а) һәрвакыт куштырнаклар эченә алынып языла;

        ә) җөмлә эчендә юл хәрефе белән языла;

        б) җөмлә башында баш хәрефтән, җөмлә уртасында юл хәрефе белән языла;

        в) һәрвакыт баш хәрефтән языла.

9. Фигыль күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) чикләвек;

        ә) алтмыш;

        б) җырлый;

        в) ягымлы.

10. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтер. (Мәкаль)

        а) үткән заман хикәя фигыль;

        ә) киләчәк заман хикәя фигыль;

        б) хәзерге заман хикәя фигыль;

        в) сыйфат.

II. Башыгызны эшләтегез.

Күпнокталар урынына Е яки ЙО/ЙӨ хәрефләрен куеп языгыз. (14 балл)

...зтүбән, ...зак, ...лга, ...мгак, ...тым, ...шаю, ...герү, ...дрык, ...гереш, ...мшак, ...гет, ...кы, ...мырка, ...зем, ...герме, ...рт, ...лау, ...лдыз, ...л, ...лан, ...кләмә, ...фәк, ...мыш, ...лкылдау.

III.Теоретик бирем.

Киләчәк заман хикәя фигыль турында языгыз, бер фигыльне зат-сан белән төрләндерегез. (8 балл)

        

IV. Гамәли-иҗади бирем.

        1. Табышмакны укыгыз, җавабын языгыз. (2 балл)

Үзе кеп-кечкенә,

Миннән биек сикерә.

        2. Биек сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (3 балл)

        3. Сез нинди уен уйнарга яратасыз? Уенның тәртибен аңлатып, 8-10 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры биремнәре

2019-2020 уку елы. 5 нче сыйныф

Үткәрү вакыты –  120 минут

Максималь балл – 57

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Шигырь сүзенә дөрес транскрипция ясалган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) [шигырь];

ә) [шигыр];

б) [шигъыр];

в) [шигъэр].

2. Калын пары булмаган аваз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) [э];

        ә) [и];

        б) [ң];

        в) [һ].

3. Җөмләдәге ирен гармониясенә буйсынган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Зөһрә кызның бик озын кара чәч толымнары очында авыр-авыр чулпылары асылынып торалар. (Фатих Әмирхан)

        а) 2;

        ә) 3;

        б) 4;

        в) 5.

4. Җөмләдәге антонимнарның барысы да күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Аз сүз – алтын, күп сүз – бакыр. (Мәкаль)

        а) аз – күп;

        ә) алтын – бакыр;

        б) аз – күп, алтын – бакыр;

        в) аз – күп, сүз – сүз, алтын – бакыр.

5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Балыкчылар ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар. (Николай Сладков)

а) тамырдаш сүзләр;

        ә) синонимнар;

        б) искергән сүзләр;

        в) омонимнар.

6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә. (Мәкаль)

        а) үткән заман хикәя фигыль;

        ә) хәзерге заман хикәя фигыль;

        б) киләчәк заман хикәя фигыль;

        в) боерык фигыль.

7. Җөмләдәге сыйфатның дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Күк йөзе зәңгәрсу булып калды. (Дания Гайнетдинова)

        а) гади дәрәҗә;

        ә) чагыштыру дәрәҗәсе;

        б) артыклык дәрәҗәсе;

        в) кимлек дәрәҗәсе.

8. Җөмләдәге саналмышларның барысы да күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Искәндәр, сигезенче көнне кулына бер кылыч тотып, тимерче бинасыннан чыкты. (Шәһит Әхмәдиев)

        а) көнне;

        ә) кылыч;

        б) көнне, кылыч;

        в) сигезенче, бер.

9. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кояшкаем, чык, чык!

        Ялындырма, көттермә,

        Безнең янга ашык! (Галимҗан Гыйльманов)

        а) эндәш сүз;

        ә) ия;

        б) хәбәр;

        в) аергыч.

10. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Беркөнне Мәфтуха әбигә шәһәрдән оныгы кунакка кайткан. (Роза Хафизова)

        а) Мәфтуха;

        ә) әбигә;

        б) Мәфтуха әбигә;

        в) оныгы.

II. Башыгызны эшләтегез.

1. Күпнокталар урынына Н яки Ң хәрефләрен куеп языгыз. (7 балл)

        уры...га, я...адан, боры...гы, салы...кы, и...емдә, муе...га, басы...кы, я...арыш,  ты...гысыз, кие...гән, иртә...ге, кабары...кы, я...абаштан, күтәре...ке.

        2. Тамырында Ң хәрефе булган 10 сүз уйлап языгыз. (5 балл)

III. Теоретик бирем.

        Тиңдәш кисәкләр турында белгәннәрегезне языгыз. Фикерегезне мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. (8 балл)

        IV. Гамәли-иҗади бирем.

        1. Табышмакның төшеп калган хәрефләрен куеп, күчереп языгыз. (5 балл)

Ая...ын-башын кистем,

К...рсагын ...иштем,

Эченә ...рдем,

М...ңайганын белдем.

        2. Җавабын табыгыз. (2 балл)

        3. Яңа ел кичәсендә сез нинди чыгыш ясар идегез? Концертлар куйганда, сез нинди номер башкара аласыз? Шул хакта 8-10 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры биремнәре

2019-2020 уку елы. 6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты –  150 минут

Максималь балл – 62

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Хәрефләргә караганда авазлар саны кимрәк булган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) юкә;

ә) көньяк;

б) мәгънә;

в) күренеш.

2. Җөмләдәге ябык иҗекләрнең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй. (Мәкаль)

        а) 4;

        ә) 5;

        б) 6;

        в) 7.

3. Басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Авылдаш, картларча, биюче, кайткансыз, беркайчан, мәңге, бардык, ләкин, эшләпә, укыгыз.  

а) 4;

        ә) 5;

        б) 6;

        в) 7.

4. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүздәге аваз үзгәреше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бөркетнең канаты очканда ныгый. (Мәкаль)

        а) яңгыраулыкта охшашлану;

        ә) саңгыраулыкта охшашлану;

        б) тел арты ассимиляциясе;

        в) ирен ассимиляциясе.

5. Сүзләрнең кулланылыш өлкәсе ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кәй, берсәк, бак, ихата, пецән.

        а) һөнәрчелек сүзләре;

        ә) диалекталь сүзләр;

        б) терминнар;

        в) жаргоннар.

6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ә бездә дуслар бар, дошман бар. (Мөдәррис Әгъләмов)

        а) антонимнар;

        ә) синонимнар;

        б) омонимнар;

        в) күчерелмә мәгънәле сүзләр.

7. Сүзләрнең кайсы телдән алынганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Вәгъдә, хушбуй, рәссам, сәнгать, дус, хат, фигыль.

        а) рус;

        ә) француз;

        б) итальян;

        в) гарәп-фарсы.

8. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кичен бака кычкырса, көн җылы булыр. (Сынамыш)

        а) шарт фигыль;

        ә) хәзерге заман хикәя фигыль;

        б) киләчәк заман хикәя фигыль;

        в) үткән заман хикәя фигыль.

9. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең нинди җөмлә кисәге булуы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Зәңгәр күктә ак болыт йөзә иде. (Фәрит Яхин)

        а) ияләр;

        ә) аергычлар;

        б) хәбәрләр;

        в) тәмамлыклар.

10. Тиңдәш кисәкләр кулланылган җөмлә дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Юләргә акыл кирәкми. (Мәкаль)

        ә) Аю – көченә, кеше акылына ышана. (Мәкаль)

        б) Ир-егет өйдә туар, яуда үләр. (Мәкаль)

        в) Намусың үз кулыңда. (Мәкаль)

II. Башыгызны эшләтегез.

Күпнокталар урынына НГ/ҢГ/Ң/Н хәрефләрен куеп языгыз. (10 балл)

        у...айсызлану, ма...ай, ә...әмә, са...ырау, чө...ки, чо...ыл, со...ыннан, у...ан, ди...ез, ты...ысыз, ча...ычы, ма...корт, кү...ел, и...күлек, өя...ке, я...ыр, та...ача, өрә...е, түбә...е, сө...е.

   

III. Теоретик бирем.

        Исем сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

        1. Төшеп калган хәрефләрне куеп, шигырьне күчереп языгыз. (5 балл)

Тегүчеләр

К...ш болы...га юрган с...рган.

Ту...масын дип калын иткән.

Ә куян...ар юрган читен

Тигез итеп тегеп киткән.

(Рафис Корбан)

        2. Болынга сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)

        3. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын языгыз. (4 балл)

        Кыш – ......., калын – ......, тигез – ......., тегеп – ........

        4. Кышкы табигатьне сурәтләп, 8-10 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры биремнәре

2019-2020 уку елы. 7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 150 минут

Максималь балл – 59

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Хәрефләргә караганда авазлар саны кимрәк булган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) нәкъ;

ә) көньяк;

б) яшь;

в) һәркем.

2. Тартыкларның чиратлашуы күзәтелгән сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Үзенең йомшаклыгын таныган кеше көчле кешегә әверелә. (Оноре де Бальзак)

        а) йомшаклыгын, таныган, кешегә;

        ә) йомшаклыгын, таныган;

        б) йомшаклыгын, кешегә;

        в) йомшаклыгын.

 

3. Басымы өченче иҗеккә төшә торган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) укыдылар;

        ә) бернинди;

        б) сабыйларча;

        в) игътибарлы.

4. Сүзләрнең кайсы төргә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Гипс, шприц, катаракта, ангина, бинт, диабет.

        а) күчерелмә мәгънәле сүзләр;

        ә) терминнар;

        б) синонимнар;

        в) диалекталь сүзләр.

5. Җөмләдәге ясалма сүзләрнең барысы да күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә. (Мәкаль)

        а) аръяк, һәрвакыт, ямьлерәк;

        ә) аръяк, һәрвакыт;

        б) аръяк, ямьлерәк;

        в) аръяк, һәрвакыт, ямьлерәк, күренә.

6. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Тирән күлдә балык та күбрәк. (Мәкаль)

        а) сыйфат;

        ә) рәвеш;

        б) хикәя фигыль;

        в) боерык фигыль.

7. Җөмләдәге артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Чәчәкнең күксел-зәңгәр, аксыл-зәңгәр, аксыл-саргылт, сап-сары төрткеләре, кып-кызыл җепселләре бар. (Рафаил Төхфәтуллин)

        а) күксел-зәңгәр, аксыл-зәңгәр, аксыл-саргылт, сап-сары, кып-кызыл;

        ә) зәңгәр, зәңгәр, саргылт, сап-сары, кып-кызыл;

        б) күксел, аксыл, аксыл;

        в) сап-сары, кып-кызыл.

8. Җөмләдәге сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Әгәр боз өстендә боз катса, ашлык яхшы уңар. (Сынамыш)

        а) теркәгеч, исем, бәйлек, исем, шарт фигыль, исем, сыйфат, хикәя фигыль;

        ә) теркәгеч, исем, бәйлек сүз, исем, шарт фигыль, исем, сыйфат, хикәя фигыль;

        б) кисәкчә, исем, бәйлек сүз, исем, шарт фигыль, исем, сыйфат, хикәя фигыль;

        в) теркәгеч, исем, бәйлек сүз, исем, шарт фигыль, исем, рәвеш, хикәя фигыль.

9. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Нуриасма Маратны җиде мәртәбә Ык буена алып төшеп, таң суы белән юындырды, таң суы эчерде. (Фоат Садриев)

а) Нуриасма;

ә) Маратны;

б) Ык;

в) таң.

10. Җәенке җөмлә дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Кыюлык – бәхет. (Мәкаль)

        ә) Бүләк зур булмас. (Мәкаль)

        б) Халык картаймый. (Мәкаль)

        в) Хәрәкәттә бәрәкәт. (Мәкаль)

II. Башыгызны эшләтегез.

Күпнокталар урынына Х һәм Һ хәрефләрен куеп языгыз. (10 балл)

        Мә...шәр, ...авалану, ...орафат, ка...арман, фә...ем, ...әрабә, тәсби..., али...ә, ...өрәсән, мөҗа...ид, кә...вә, ша...задә, ...ирыс, мә...шәр, и...ата, мә...рүм, фати...а, мә...кәмә, я...үди, мәз...әб.  

III. Теоретик бирем.

        Уңай ассимиляция турында белгәннәрегезне языгыз. (8 балл)

        

IV. Гамәли-иҗади бирем.

        Һиндстанда туган Акрит Йасуал – иң яшь табиб. Биш яшьтә ул инде анатомияне су урынына эчә, Шекспир әсәрләрен яратып укый. Җиде яшендә җирле хастаханәдә беренче операциясен ясый. (Календарьдан)

        1.  Җирле сүзенә фонетик анализ ясагыз. (3 балл)

        2. Туган, операциясен сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (6 балл)

        3. Су урынына эчә, беренче сүзләренең синонимнарын уйлап языгыз. (2 балл) 

        4. Сез нәрсәгә сәләтле, нинди эшне бик әйбәт һәм яратып башкарасыз? Шул хакта 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры биремнәре

2019-2020 уку елы. 8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 150 минут

Максималь балл – 66

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге сингармонизм законының рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Безнең кадеребезне, матурлыгыбызны беләсең килсә, Аю агай, син бөек шагыйрь Г.Тукай шигырьләрен тыңлап кара һәм илебезнең олы рәссамы И.Шишкин картиналарына күз сал. (Гариф Галиев)

        а) 2;

        ә) 3;

        б) 4;

        в) 5.

2. Җөмләдәге ТСТ (тартык+сузык) иҗек калыбының саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Күзләрен кояш нурлары иркәләүдән уянып китте ул. (Фәрит Яхин)

        а) 6;

        ә) 7;

        б) 8;

        в) 9.

3. Бирелгән сүзләрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Имана, айбалта, тархан, вәзир.

        а) неологизмнар;

        ә) тарихи сүзләр;

        б) архаизмнар;

        в) актив сүзләр.

4. Җөмләдәге антонимнарның барысы да күрсәтелгән дөрес рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә. (Габдулла Тукай)

        а) бүген – иртәгә;

        ә) бай – ярлы;

        б) бүген – иртәгә, бай – ярлы;

        в) син – шайтан, бүген – иртәгә, бай – ярлы.

5. Җөмләдәге ясалма сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Йомгактай бер көчек агачлардагы үзгәрешләрне тикшерә һәм шатлыгыннан өреп куя. (Рөстәм Зарипов)

        а) йомгактай, агачлардагы, үзгәрешләрне, шатлыгыннан;

        ә) йомгактай, шатлыгыннан;

        б) йомгактай, үзгәрешләрне, шатлыгыннан;

        в) йомгактай, көчек, агачлардагы, үзгәрешләрне, тикшерә, шатлыгыннан, өреп.

6. Җөмләдәге фигыльләрнең төркемчәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Урамга чыксаң, зәмһәрир суык сулышны каплый, борын эчен әчеттерә, бияләй эченә кереп, бармакларны саный. (Туфан Миңнуллин)

        а) сыйфат фигыль, хикәя фигыль, хикәя фигыль, хәл фигыль, хикәя фигыль;

        ә) шарт фигыль, хикәя фигыль, хикәя фигыль, хикәя фигыль, хикәя фигыль;

        б) хәл фигыль, хикәя фигыль, хикәя фигыль, хәл фигыль, хикәя фигыль;

        в) шарт фигыль, хикәя фигыль, хикәя фигыль, хәл фигыль, хикәя фигыль.

7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Агач кәүсәсе буйлап аска төшә дә коры һәм йомшак мүк алып, тиз генә өскә йөгерә. (Гарәфи Хәсәнов)

        а) бәйлек, җыючы теркәгеч, җыючы теркәгеч, чикләүне белдерә торган кисәкчә;

        ә) бәйлек сүз, җыючы теркәгеч, җыючы теркәгеч, чикләүне белдерә торган кисәкчә;

        б) бәйлек сүз, көчәйтүне белдерә торган кисәкчә, җыючы теркәгеч, чикләүне белдерә торган кисәкчә;

        в) бәйлек сүз, җыючы теркәгеч, җыючы теркәгеч, көчәйтүне белдерә торган кисәкчә.

8. Күпнокталар урынына куелырга тиешле тыныш билгесе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ялкау бер эш эшли белә (...) чалкан ятып мышный белә. (Мәкаль)

        а) ике нокта;

        ә) сызык;

        б) өтер;

        в) нокталы өтер.

9. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ул алма шундый матур, шундый тәмле һәм хуш исле! (Идрис Туктар)

а) урын хәле;

ә) аергыч;

б) күләм хәле;

в) рәвеш хәле.

10. Җөмләнең баш кисәкләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Иртәгә нәрсә эшлисен белмәгән кеше – иң бәхетсез кеше. (Максим Горький)

        а) Кеше – кеше;

        ә) Белмәгән кеше – кеше;

        б) Кеше – иң бәхетсез кеше;

        в) Кеше – иң бәхетсез.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Җәяләрне ачып, кушма, парлы һәм тезмә сүзләрне дөрес итеп языгыз. (10 балл)

        Өч (аяк), өченче (көн), ярым (утрау), ярым (боҗра), ярым (йорты), ярым (шар), ярым (үткәргеч), ярты (килограмм), ярты (еллык), ярты (гасыр), ярты (йорты), ярты (акыл), ярты (сәгать), әйләнә (тирә), ярым (финал), әйлән (бәйлән), биш (урынлы), премьер (министр), биш (еллык), биш (былтыр).

        

III. Теоретик бирем.

        Кире ассимиляция турында аңлатыгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Татар халкы нинди авыр заманнарда гына яшәмәсен, Китабын һәм Язуын саклап кала алган! (Миркасыйм Госман)

1. Авыр сүзенә фонетик анализ ясагыз. (3 балл)

2. Китап сүзеннән башланган 5 мәкаль уйлап языгыз. (5 балл)

        3. Үз-үзеңне, өчен сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (6 балл)

        4. Нинди, яшәмәсен, Китабын, саклап кала алган  сүзләренең нинди җөмлә кисәге икәнлеген билгеләгез. (4 балл) 

        5. Сезнең “Татарча диктант” акциясен ишеткәнегез бармы? Ул кайчан һәм нинди максат белән уздырыла? Шул хактагы фикерләрегезне 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры биремнәре

2019-2020 уку елы. 9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 70

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Йоткылык тартыгы кулланылган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) даһи;

        ә) яхшылык;

        б) таң;

        в) маэмай.

2. Басым соңгы иҗеккә төшми торган сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) куштырнак, өтер, сызык, нокта;

ә) анда, сөйли, акчалата, аксыл;

б) ягъни, һәркем, русча, язабыз;

в) җәен, сөйкемле, туганлык, йоклаганнар.

3. Бирелгән омонимнарның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Без – кешеләр...                                         Бар ялгышлар –

        Адәм баласында                                         Киләчәккә юллап

        Булмый кала алмый хаталар.                 Барып җитә алган хат алар.

(Рифат Сәлах)

        а) саф омонимнар;

        ә) омофоннар;

        б) омографлар;

        в) омоформалар.

4. Шигъри юллардагы калын хәрефләр белән бирелгән архаизмның хәзерге әдәби телдәге варианты дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Гәүһәрне таш дию белән ул таш булмас,

Тикмә кеше гәүһәр кадрен белә алмас. (Кол Гали)

        а) ләкин;

        ә) тик;

        б) һәрбер;

        в) һичбер.

5. Шигъри юлларда кулланылган сыйфатларның барысы да күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Карлар яуган. Җир төренгән

        Ак мамык юрганына.

        Шатланам мамык карларга,

        Сөенәм матур кышка. (Гөлнур Корбанова)

        а) ак;

        ә) ак, матур;

        б) матур;

        в) ак, мамык, мамык, матур.

6. Җөмләдәге сүз төркемнәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Җир астыннан йөргән еланны да сизәләр. (Мәкаль)

        а) исем, бәйлек сүз, сыйфат фигыль, исем, кисәкчә, хикәя фигыль;

        ә) исем, бәйлек, сыйфат фигыль, исем, кисәкчә, хикәя фигыль;

        б) исем, бәйлек, хикәя фигыль, исем, кисәкчә, хикәя фигыль;

        в) исем, бәйлек сүз, сыйфат фигыль, исем, теркәгеч, хикәя фигыль.

7. Җөмләдәге хәбәр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Нәрсә соң ул батырлык? (Фәнис Яруллин)

        а) батырлык;

        ә) ул;

        б) нәрсә соң;

        в) нәрсә соң ул.

8. Дания Гайнетдинова иҗатыннан алынган җөмләдә дөрес тыныш билгеләре куелган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Журналның безгә очкыч (самолёт) ясарга өйрәткән бүлеге ошады. 

        ә) Журналның безгә очкыч, самолёт, ясарга өйрәткән бүлеге ошады.

        б) Журналның безгә очкыч – самолёт – ясарга өйрәткән бүлеге ошады.

        в) Журналның безгә очкыч – самолёт ясарга өйрәткән бүлеге ошады.

9. Бирелгән җөмләдәге иярчен компонентның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Салган саен, кармакка балык эләкми. (Мәкаль)

а) синтетик иярчен вакыт җөмлә;

        ә) аналитик иярчен вакыт җөмлә;

        б) синтетик иярчен күләм җөмлә;

        в) синтетик иярчен урын җөмлә.

10. Бирелгән җөмләдәге иярчен компонентның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Күз алдына китерегез: көзге бакча сукмагында бозга укмашып каткан яшел яфраклар... (Галимҗан Гыйльманов)

а) аналитик иярчен тәмамлык җөмлә;

        ә) аналитик иярчен шарт җөмлә;

        б) аналитик иярчен урын җөмлә;

        в) синтетик иярчен урын җөмлә.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Бирелгән диалекталь сүзләрнең әдәби телдәге вариантларын языгыз. (10 балл)

        Ызба – ..., нүгез – ..., алҗапма – ..., үмит – ..., ылан – ..., ындыр – ..., кычык – ..., ләкилә – ..., күгеләк – ..., йан күү – .... .  

III. Теоретик бирем.

        Җөмләнең баш кисәкләре турында белгәннәрегезне языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Табиблар дәваламас авыруын наданның,

Дәвала белем белән наданлыгын аның.

(Йосыф Баласагунлы)

        1. Дәвала сүзенә фонетик анализ ясагыз. (3 балл)

        2. Надан сүзеннән башланган 5 мәкаль уйлап языгыз. (5 балл)  

        3. Дәваламас, аның сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (6 балл)

        4. Җөмләнең баш кисәкләрен һәм компонент чикләрен билгеләгез, схемасын сызыгыз, җөмләгә билгеләмә бирегез. (6 балл)

5. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры биремнәре

2019-2020 уку елы. 10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 68

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге рәт гармониясенә бусынган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ит ашадың – дәрт алдың, шулпа ашадың – шифа алдың. (Мәкаль)

а) 8;

        ә) 7;

        б) 6;

        в) 5.

2. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүздәге аваз үзгәреше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән. (Мәкаль)

        а) борын ассимиляциясе;

        ә) ирен ассимиляциясе;

        б) тел арты ассимиляциясе;

        в) саңгыраулыкта охшашлануның кире төре.

3. Шигырьдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бердәм бергәлек булмаса,

        Олы ил дә таркала.

        Бүгенгесе мескенләнә,

        Киләчәге тар кала. (Шәүкәт Галиев)

        а) синонимнар;

        ә) күп мәгънәле сүзләр;

        б) омофоннар;

        в) омоформалар.

4. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кичләрен бөтен йорт симфония белән тула: бер яктан Бетховен, астан Сен-Санс, форточкадан Чайковский ишетелә. (Мөхәммәт Мәһдиев)

        а) метафора;

        ә) метонимия;

        б) синекдоха;

        в) синоним.

5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Һы, әллә мин аңгырамы, шуны белмәскә?! (Фәнис Яруллин)

        а) кисәкчә;

        ә) модаль сүз;

        б) ымлык;

        в) аваз ияртеме.

6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Эшчән кеше булу бик зур бәхет,

Эш ул бу тормышның үзәге. (Мәҗит Гафури)

а) күрсәтү алмашлыгы;

        ә) билгеләү алмашлыгы;

        б) зат алмашлыгы;

        в) кисәкчә.

7. Җөмләдәге фигыль формалары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ташларны күчерә-күчерә, шәһәрләр төзесәң, җимеш-гөлләр үстерсәң баерсың. (Мөхәммәт Мирза)

        а) хәл фигыль, шарт фигыль, шарт фигыль, хикәя фигыль;

        ә) хәл фигыль, шарт фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль;

        б) хикәя фигыль, шарт фигыль, шарт фигыль, хикәя фигыль;

        в) хәл фигыль, сыйфат фигыль, сыйфат фигыль, хикәя фигыль.

8. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Күз яше җиргә тамса да кипми. (Мәкаль)

        а) шарт хәле;

        ә) кире шарт хәле;

        б) сәбәп хәле;

        в) хәбәр.

9. Күпнокталар урынына куелырга тиешле тыныш билгесе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кызыл һәм сарылар, ак һәм кара чәчкәләр (...) һәммәсе дә күзнең явын ала торганнар. (Гарәфи Хәсәнов)

        а) өтер;

        ә) нокталы өтер;

        б) сызык;

        в) ике нокта.

10. Бирелгән җөмләдәге иярчен компонентның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Этләр тимәсен дип, кыз бала бабайны капкага чаклы озата чыкты. (Шәһит Әхмәдиев)

        а) синтетик иярчен сәбәп җөмлә;

        ә) синтетик иярчен максат җөмлә;

        б) синтетик иярчен тәмамлык җөмлә;

        в) синтетик иярчен шарт җөмлә.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Бирелгән искергән сүзләрнең әдәби телдәге вариантларын языгыз. (10 балл)

        Тыйб – ..., җәгърәфия – ..., Маҗарстан – ..., динар – ..., шималь – ..., инкыйраз – ..., ислах – ..., голүм – ..., җәнүб – ..., дәрелфөнүн –... .

III. Теоретик бирем.

Сингармонизм законы турында белгәннәрегезне языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Шуны әйтергә кирәк (...) үз-үзеңне тәрбияләү берәүгә дә җиңел түгел. Моның өчен теләк, тырышлык, ныклы ихтыяр көче, гаделлек һәм матурлыкка даими омтылыш кирәк. (Фаек Мөхәммәтҗанов)

1. Күп нокталар урынына тиешле тыныш билгесен куегыз. (1 балл)

        2. Гаделлек сүзенә фонетик анализ ясагыз. (3 балл)

3. Сингармонизм законының рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләрне языгыз. (2 балл) 

4. Үз-үзеңне, өчен сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (6 балл)

        5. Беренче җөмләнең баш кисәкләрен һәм компонент чикләрен билгеләгез, схемасын сызыгыз, җөмләгә билгеләмә бирегез. (6 балл)

         6. Сез ничек уйлыйсыз: кеше үз-үзен тәрбияли аламы? Шул хактагы фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры биремнәре

2019-2020 уку елы. 11 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 77

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге калын сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык. (Мәкаль)

        а) 6;

        ә) 7;

        б) 8;

        в) 9.

2. Сүз басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Дөядәй буең булганчы, төймәдәй акылың булсын. (Мәкаль)

а) булганчы;

        ә) дөядәй, төймәдәй;

        б) дөядәй, булганчы, төймәдәй;

        в) дөядәй, булганчы, төймәдәй, булсын.

3. Архаизм дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) санак;

        ә) кучат;

        б) ярлык;

        в) углым.

4. Телара сүзлек дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) “Татарча-русча сүзлек”;

        ә) “Татар исемнәре сүзлеге”;

        б) “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”;

        в) “Татар теленең орфографик сүзлеге”.

5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Алтын җем итә, табынганны җен итә. (Мәкаль)

а) исем;

        ә) фигыль;

        б) аваз ияртеме;

        в) ымлык.

6. Һәрвакыт сүз артыннан килә торган кисәкчәләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) түгел, бит, ләбаса, -мыни;

        ә) нәкъ, дөм, сап-, һич;

        б) җете, иң, тома, бик;

        в) һәм, әллә, әмма, чөнки.

7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ул урманда яшел киемле агачлар үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. (Абдулла Алиш)

а) зат алмашлыгы;

        ә) күрсәтү алмашлыгы;

        б) билгеләү алмашлыгы;

        в) кисәкчә.

8. Җөмләдәге барлык хәбәрләр дә дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Күпне күр дә фикер ит, юкны күр дә шөкер ит. (Мәкаль)

        а) фикер ит, шөкер ит;

        ә) ит, ит;

        б) күр, ит, күр, ит;

        в) күр, фикер ит, күр, шөкер ит.

9. Бирелгән җөмләдәге иярчен компонентның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кемнең җырын җырласаң, шуның көен көйләрсең. (Мәкаль)

        а) синтетик иярчен шарт җөмлә;

        ә) аналитик иярчен аергыч җөмлә;

        б) синтетик иярчен тәмамлык җөмлә;

        в) аналитик иярчен тәмамлык җөмлә.

10. Бирелгән җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Чәчәкләрне кемнәр өзә, кемнәр шундый сихри матурлыкка кул күтәрә – Гәүһәр белми. (Халисә Ширмән)

а) иярченле кушма җөмлә;

        ә) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә;

        б) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

        в) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

II. Башыгызны эшләтегез.

Шакмакларга тиешле хәрефләрне куеп, гарәп-фарсы алынмаларын языгыз. (10 балл)

б

б

б

б

б

б

д

д

к

к

л

л

л

л

н

н

р

р

р

р

III. Теоретик бирем.

        Тәмамлык турында белгәннәрегезне языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли һәм иҗади бирем.

“Сугыш” сүзен ишеткәч, ялгыз алмагач күз алдыма килә: төбендә җил койган яшел алмалар... (Шәүкәт Галиев)

1. Уңай ассимиляция чагылыш тапкан сүзләрне сайлап языгыз. Алар уңай ассимиляциянең кайсы төренә карыйлар? (5 балл)

2. Сугыш сүзенең синонимик оясын һәм антонимнарын языгыз. (4 балл)

3. Сугыш һәм алмагач сүзләрен мәгънәле кисәкләргә аерыгыз, сүз төзелеше ягыннан тикшерегез. (6 балл) 

4. Ишеткәч, койган сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (6 балл)

5. Җөмләнең баш кисәкләрен һәм компонент чикләрен билгеләгез, схемасын сызыгыз, җөмләгә билгеләмә бирегез. (6 балл)

6. Сугышның фаҗигасе, аны булдырмау юллары, сугыш һәм тынычлык белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2018-2019 уку елы) 7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты- 120 минут

                                                                                 Максималь балл – 40 балл

  1. Әдәбият теориясенә караган биремнәр (12 балл).
  1. Поэма жанрына хас үзенчәлекләрне Һ. Такташның “Мокамай” поэмасы мисалында аңлатыгыз (10 балл).
  2. Поэма кем исеменнән сөйләнелә? Бер сүз яки сүзтезмә белән язып куегыз (2 балл).

  1. Әдәби иҗатка караган биремнәр (18 балл).
  1. Чистай районы Яуширмә авылы – Чистай – Оренбург – Берлин – Анкара – Истанбул. Әлеге урыннар кайсы әдип исеме белән бәйләнгән? (3 балл).

2. Бу әдип әдәбиятның кайсы төрләрендә иҗат итә? Бер җөмлә белән язып куегыз (3 балл).

3. Г.Исхакыйның “Җан Баевич” әсәрендә автор нинди сыйфатлардан көлә? Үз фикерегезне дәлилләп языгыз (6 балл).

4. Әлеге әсәрдә Шакирҗанга хас сыйфатларны капма-каршы ике төркемгә – уңай һәм тискәре сыйфатларга бүлеп языгыз (6 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

Түбәндәге сүзләрне танылган шагыйрьнең әсәреннән бер строфалык шигырь итеп формалаштырыгыз: ыштансыз, белән, әкияттәге, үрмәләп, кебек, идек, бергәләп, каен, ике, танышып, бала, дөнья, башларына, ике, йөргән, малай.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2018-2019 уку елы) 8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты- 180 минут

                                                                                 Максималь балл – 42 балл

  1. Әдәбият теориясенә караган биремнәр (12 балл).
  1. Трагедия жанрына хас үзенчәлекләрне Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә” әсәре мисалында аңлатыгыз. Үз фикерегезне дәлилләп языгыз (10 балл).
  2. Әсәрдәге Таһир белән Зөһрәгә бәйле вакыйгалар ничек тәмамлана? Бер сүз яки сүзтезмә белән язып куегыз (2 балл).

  1. Әдәби иҗатка караган биремнәр (20 балл).

1. Пенза өлкәсе Аккүл авылы – Казан – Орнебург – Ташкент. Әлеге урыннар кайсы әдип исеме белән бәйләнгән? (3 балл).

2. Бу әдип әдәбиятның кайсы төрләрендә иҗат итә? Бер җөмлә белән язып куегыз (3 балл).

3. К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрендә автор нинди сыйфатларны фаҗига итеп күтәрә? Санап чыгыгыз (4 балл).

4. Әлеге әсәрдә Исмәгыйль күргән төш символик мәгънәгә ия, аны әсәр сюжеты белән бәйләп аңлатыгыз. Үз фикерегезне дәлилләп языгыз  (10 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

Түбәндәге сүзләрне танылган шагыйрьнең әсәреннән бер строфалык шигырь итеп формалаштырыгыз: усал, үзе, шикелле, матур, кебек, үзе, дә, сөйкемле, бер, үзе, түгел, үзе, болай, усал.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2018-2019 уку елы) 9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты- 180 минут

                                                                                 Максималь балл – 48 балл

  1. Әдәбият теориясенә караган биремнәр (12 балл).
  1. Хикмәт жанрына хас үзенчәлекләрне М.Колый хикмәтләре  мисалында аңлатыгыз. Үз фикерегезне дәлилләп языгыз  (10 балл).
  2. Хикмәтләр кем исеменнән сөйләнелә? Бер сүз яки сүзтезмә белән язып куегыз (2 балл).

  1. Әдәби иҗатка караган биремнәр (26 балл).

1. Чирмешән районы Яңа Кади авылы – Каргалы – Бохара – Сәмәрканд – Чистай өязе Исләй авылы. Әлеге урыннар кайсы әдип исеме белән бәйләнгән? (3 балл).

2. Бу әдип әдәбиятның кайсы төрендә иҗат итә? Бер җөмлә белән язып куегыз (3 балл).

3. Габдерәхим Утыз Имәнинең лирик героена нинди сыйфатлар хас? Үз фикерегезне дәлилләп языгыз (10  балл).

4. Аның әсәрләрендә мәгърифәткә бәйле нинди фикерләр урын ала? Үз фикерегезне дәлилләп языгыз (10 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

Түбәндәге сүзләрне танылган әдипнең әсәреннән өзек итеп формалаштырыгыз: яуды, имди, кебек, энҗе-мәрҗән, итәгемә, мин, җыйдым, җиргә, яңгыр, аларны.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2018-2019 уку елы) 10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты- 180 минут

                                                                               Максималь балл – 48 балл

  1. Әдәбият теориясенә караган биремнәр (12 балл).

1. Фәлсәфи шигырьгә хас үзенчәлекләрне Дәрдемәнд иҗаты мисалында аңлатыгыз. Үз фикерегезне дәлилләп языгыз  (10 балл).

2. Аның шигырьләре кем исеменнән сөйләнелә? Бер сүз яки сүзтезмә белән язып куегыз (2 балл).

  1. Әдәби иҗатка караган биремнәр (26 балл).

1. Оренбург өлкәсе Акман авылы – Казан – Әстерхан – Уфа. Әлеге урыннар кайсы әдип исеме белән бәйләнгән? (3 балл).

2. Бу әдип әдәбиятның кайсы төрләрендә иҗат итә? Бер җөмлә белән язып куегыз (3 балл).

3. С.Рәмиевнең лирик героена нинди сыйфатлар хас? (10  балл).

4. С.Рәмиевнең әсәрләрендә үз чорына хас нинди фикерләр урын ала? (10 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

Түбәндәге сүзләрне танылган шагыйрьнең әсәреннән бер строфалык шигырь итеп формалаштырыгыз: йоклый, уянам, кебек, таң, бер, уйланам, вакыты, тиле, татар, мин, уянам, тик, йокысыз, да, үзем.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2018-2019 уку елы) 11 нче сыйныф

Үткәрү вакыты- 180 минут

                                                                               Максималь балл – 48 балл

  1. Әдәбият теориясенә караган биремнәр (12 балл).

1. Повесть жанрына хас үзенчәлекләрне А.Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” әсәре мисалында аңлатыгыз. Үз фикерегезне дәлилләп языгыз  (10 балл).

2. Әсәрдә дуслыкны, яшәү кыйммәтләрен символлаштырган образны язып куегыз  (2 балл).

  1. Әдәби иҗатка караган биремнәр (26 балл).
  1. Аксубай районы Иске Кармәт авылы – Тобол губернасы – Уфа – Казан – Покровка. Әлеге урыннар кайсы әдип исеме белән бәйләнгән? (3 балл).

2. Бу әдип әдәбиятның кайсы төрендә иҗат итә? Бер җөмлә белән язып куегыз (3 балл).

3. Х.Туфанның лирик героена нинди сыйфатлар хас? Үз фикерегезне дәлилләп языгыз (10  балл).

4. Х.Туфанның иҗатына үз чорына хас нинди сыйфатлар хас? Үз фикерегезне дәлилләп языгыз (10 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

Түбәндәге сүзләрне Х.Туфанның танылган әсәреннән бер строфалык шигырь итеп формалаштырыгыз: иде, сары, күңелсез, иде, көз, каеннар, кыраулы, иде, җирнең, астралар, шушындый, гөлләр, чагы.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры сораулары

2018-2019 уку елы. 4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 90 минут

Максималь балл – 54

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Борын тартыкларының барысы да кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.

        ә) Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

        б) Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

        в) Йомырка тавыкны өйрәтми.

2. Нечкә сузык авазлардан гына торган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Батырлыкта – матурлык.

ә) Батыр үз халкын яклый.

б) Кыюлык – бәхет.

в) Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.

3. Мәкальдәге ябык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Ике туган, бергә килсә, сандугачтай сайрашыр. (Мәкаль)

а) 5;

        ә) 6;

        б) 7;

в) 8.

4. Йо, йө кушылмаларының язылышы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) тамыр сүзнең беренче иҗегендә генә язылалар;

        ә) тамыр сүзнең уртасында гына язылалар;

        б) тамыр сүзнең ахырында гына язылалар;

        в) тамыр сүзнең беренче иҗегендә һәм уртасында язылалар.

5. Сузык аваз хәрефләренең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) 12;

        ә) 13;

        б) 24;

        в) 28.

6. Сүзләрнең мәгънәсе дөрес аңлатылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Машина, телефон, телевизор, декабрь

        а) алынма сүзләр;

        ә) искергән сүзләр;

        б) синонимнар;

        в) яңа сүзләр.

7. Тамырдаш сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) күз, күзлек, күзлекле;

ә) бәйрәм, бәйсез, бәйге;

б) иген, игезәк, игелек;

в) төшке, төшлек, төшем.

8. Юнәлеш килешенең сораулары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) кемгә?

        ә) кемгә? нәрсәгә?

        б) кемгә? нәрсәгә? кая?

        в) кемгә? нәрсәгә? кая? кайда?

9. Калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрнең килеше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Курыкма тугыз башлы еланнан, курык икейөзле адәмнән. (Мәкаль)

а) баш килеш;

ә) иялек килеше;

б) төшем килеше;

в) чыгыш килеше.

10. Мәкальдәге фигыльнең үзенчәлекләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Мәскәү бер көндә төзелмәгән. (Мәкаль)

а) хәзерге заман хикәя фигыль, III зат берлек санда, юклыкта;

ә) үткән заман хикәя фигыль, III зат берлек санда, юклыкта;

б) үткән заман хикәя фигыль, II зат берлек санда, юклыкта;

в) киләчәк заман хикәя фигыль, III зат берлек санда, юклыкта.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Мәкальләрдәге төшеп калган саннарны дөрес итеп урнаштырыгыз.  (4 балл)

        1) ... киңәш ... булса,                                2) Алдыңа ... карасаң,

            ... егет ... була.                                            Артыңа ... кара.

3) ... ишет – ... сөйлә.

        Саннар: бер, биш, йөз, бер, илле, мең, ике, бер

III. Теоретик бирем.

Сузык авазлар турында белгәннәрегезне языгыз. (12 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Табышмакны укыгыз, җавабын языгыз. (1 балл)

        Энәләре күп, тегә белми.

2. Энәләре сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)

        3. Үзегез яраткан берәр йорт хайваны турында 12 – 15 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры сораулары

2018-2019 уку елы. 5 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 90 минут

Максималь балл – 70

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Алфавит тәртибендә дөрес урнаштырылган ялгызлык исемнәре кулланылган  рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Дилбәр, Зилә, Рөстәм, Садыйкова, Әминә;

        ә) Илшат, Камилә, Камил, Лилия, Нияз;

        б) Гөлия, Гөлсем, Гөлчәчәк, Гөлназ, Гөлнур;

        в) Әмирханов, Мансуров, Мансурова, Өммегөлсем, Хатыйп.

2. Тел-аңкау тартыкларыннан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) [д], [т], [з], [с], [л], [н], [ң];

        ә) [ж], [ш], [җ], [ч], [р], [щ];

        б) [б], [п], [м], [w];

        в) [к], [къ], [х], [ң].

3. Югары күтәрелешле сузык авазлардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) [у], [ү], [и];

        ә) [а], [ә];

        б) [у], [ү], [ы], [и];

        в) [о], [ө], [ы], [э].

4. Мәкальдәге ачык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл) 

Дөрес сөйләгән ялгышмый. (Мәкаль)

а) 2;

ә) 3;

б) 4;

в) 5.

5. Мәкальдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә. (Мәкаль)

а) аръяк, һәрвакыт, ямьлерәк;

        ә) аръяк, һәрвакыт;

        б) аръяк, ямьлерәк;

        в) һәрвакыт.

6. Җете зәңгәр сыйфатының дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) гади дәрәҗә;

        ә) чагыштыру дәрәҗәсендә;

        б) артыклык дәрәҗәсендә;

        в) кимлек дәрәҗәсендә.

 

7. Мәкальдәге фигыльнең заманы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтер. (Мәкаль)

а) билгеле үткән заман;

        ә) билгесез үткән заман;

        б) билгеле киләчәк заман;

        в) билгесез киләчәк заман.

8. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең үзенчәлекләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. (Мәкаль)

а) хәзерге заман хикәя фигыль, II зат берлек санда, юклыкта;

ә) боерык фигыль, III зат берлек санда, юклыкта;

б) үткән заман хикәя фигыль, II зат берлек санда, юклыкта;

в) боерык фигыль, II зат берлек санда, юклыкта.

9. Мәкальнең хәбәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Таш белән атканга аш белән ат. (Мәкаль)

а) таш;

        ә) ат;

        б) аш;

        в) атканга.

10. Мәкальдәге тиңдәш кисәкләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ир-егет өйдә туар, яуда үләр. (Мәкаль)

        а) ир-егет;

ә) өйдә, яуда;

        б) туар, үләр;

        в) өйдә, яуда, туар, үләр.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Роберт Миңнуллинның «К»лар тулган бакчага» шигыреннән алынган юлларны үзегез дәвам итеп языгыз.                                                     (10 балл)

 

Бу бакчага ни булган?

Бакча «К» белән тулган.

III. Теоретик бирем.

        Киләчәк заман хикәя фигыль турында белгәннәрегезне языгыз. Фикерләрегезне мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. (12 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Гали белән Кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

(Габдулла Тукай)

1. Гали сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)

2. Аны, белән, селкетә сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгын билгеләгез. (6 балл)

3. Кәҗәгә хас 10 сыйфат языгыз. (5 балл)

4. Кәҗә турында табышмак языгыз. (2 балл)

        5. Шигырьнең эчтәлеген 10 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры сораулары

2018-2019 уку елы. 6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 65

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге ябык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Өй кыекларында, капкаларда, коймаларда мендәр-мендәр, күбектәй йомшак кар асылынып тора. (Ш.Галиев)

а) 17;

        ә) 16;

        б) 15;

        в) 14.

2. Явызлык сүзенә дөрес транскрипция ясалган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) [йаwозлокъ];

ә) [яwызлыкъ];

б) [йаузлыкъ];

в) [йаwызлыкъ].

3. Җөмләдәге сүз басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Әнә киң яланнар, әнә уйсу болыннар, әнә зур урамнар – һәммәсе яшәреп утыралар. (Г.Ибраһимов)

        а) һәммәсе;

        ә) әнә, әнә, әнә, һәммәсе;

        б) әнә, әнә, әнә, һәммәсе, утыралар;

        в) әнә, әнә, әнә, һәммәсе, яшәреп, утыралар.

4. Сүзнең язылышы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) мәгълүмат;

        ә) мәгълумат;

        б) магълүмат;

        в) мәгълүмәт.

5. Җөмләдәге фразеологизмның мәгънәсе дөрес аңлатылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Укый торган китабын куеп, Гөлшәһидә төнге авазларга колак салды. (Г.Әпсәләмов)

        а) игътибар итте;

        ә) тыңлады;

        б) колагын каплады;

        в) игътибар итмәде.

6. Матай, лимон, попса, сәпит кебек сүзләрнең кайсы төркемгә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) терминнар;

        ә) жаргоннар;

        б) һөнәрчелек сүзләре;

        в) тарихи сүзләр.

7. Ясалма исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) бишек, тишек, тизлек, урманлык;

ә) РТ, бала-чага, бармак, көмеш;

б) ир-егет, ашъяулык, үги ана яфрагы, авылдаш;

в) күзлек, тимерче, баллы, татарча.

8. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең үзенчәлекләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Оясын актарсаң, агусыз елан да тешләр. (Мәкаль)

а) үткән заман хикәя фигыль, II зат берлек санда, барлыкта;

ә) боерык фигыль, II зат берлек санда, барлыкта;

б) шарт фигыль, II зат күплек санда, барлыкта;

в) шарт фигыль, II зат берлек санда, барлыкта.

9. Иярчен кисәкләре булган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Урман – авыз, кыр – колак, күл – күз.

        ә) Кыюлык – бәхет.

        б) Ата – беләк, ана – йөрәк.

        в) Әнкәм йорты – алтын бишек.

10. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ай-яй, җәелеп тә караган Идел! (Г.Ахунов)

        а) хикәя;

        ә) боерык;

        б) тойгылы хикәя;

        в) тойгылы боерык.

II. Башыгызны эшләтегез.

        

Беренче иҗеге Ай- булган 20 кеше исемен уйлап языгыз. (10 балл)

III. Теоретик бирем.

        Метафора турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. Образлылыкларын югалткан, образлы һәм индивидуаль-стилистик метафоралар бер-берсеннән ничек аерыла? (12 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

         Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл. (Мәкаль) 

1. Яхшылык сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)

2. Биш сүзе кулланылган 6 фразеологизм уйлап языгыз. (3 балл)

3. Кулыңнан сүзенә морфологик анализ ясагыз. (3 балл)

        4. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры сораулары

2018-2019 уку елы. 7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 79

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Сингармонизм законының рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл) 

Гөлназ, төлке, телефон, канәгать, өстәл, дөнья.

а) ике сүз;

ә) өч сүз;

б) дүрт сүз;

в) биш сүз.

2. Җөмләләрдәге сүз басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Көч һәм батырлык яуда гына кирәк дигән кешеләр бик нык ялгышалар. Тып-тыныч тормыш та кешедән гел батырлык сорый. Кайчагында кешегә, дөреслекне әйтер өчен дә, зур батырлык кирәк. (Ф.Яруллин)

        а) кайчагында;

        ә) тып-тыныч, кайчагында;

        б) ялгышалар, тып-тыныч, кайчагында;

        в) ялгышалар, тып-тыныч, кайчагында, сорый.

3. Җөмләдәге ТСТ калыбындагы иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Йорт биеклегендәге алмагачларны күргәч, мин ах иттем, бер ботактан алма өзеп алганымны сизми дә калдым... (Г.Гыйльманов)

        а) 12;

        ә) 14;

        б) 15;

        в) 16.

4. Җөмләдәге алынма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Чәй эчеп утыра торгач, әби шунда җир, туфрак турында сүз башлады да шкаф эченнән майонез банкасы алып килде. (М.Мәһдиев)

        а) майонез, банкасы;

        ә) шкаф;

        б) шкаф, майонез, банкасы;

        в) чәй, шкаф, майонез, банкасы.

5. Урта диалект үзенчәлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) [й] авазы урынына [җ] әйтү;

        ә) яңгырау тартыкларның саңгыраулашуы;

        б) [къ], [гъ] урынына [к], [г] әйтү;

        в) иренләшмәгән [а] авазын куллану.

6. Җөмләдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Сикерә-сикерә, ашкына-ашкына, уйный-уйный, җырлый-җырлый, гөрли-гөрли гөрләвекләр ага, улым! (Г.Мөхәммәтшин)

        а) сикерә-сикерә, ашкына-ашкына, уйный-уйный, җырлый-җырлый, гөрли-гөрли;

        ә) уйный-уйный, җырлый-җырлый, гөрли-гөрли;

        б) уйный-уйный, җырлый-җырлый, гөрли-гөрли, гөрләвекләр;

        в) уйный-уйный, җырлый-җырлый, гөрли-гөрли, гөрләвекләр, ага.

7. Мәкальдәге фигыльләрнең төркемчәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Уйламыйча башлама, башлаган эшне ташлама. (Мәкаль)

        а) хәл фигыль, боерык фигыль, сыйфат фигыль, боерык фигыль;

        ә) хәл фигыль, боерык фигыль, хикәя фигыль, боерык фигыль;

        б) инфинитив, боерык фигыль, сыйфат фигыль, боерык фигыль;

        в) хикәя фигыль, боерык фигыль, сыйфат фигыль, боерык фигыль.

8. Шигъри юлларда кулланылмаган сыйфат дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Яшел бөре тәрәз алдымда,

        кисәк-кисәк зәп-зәңгәр күк,

        алтынсу нур,

        чем-кара сыерчык ботакта. (Р.Фәйзуллин)

        а) гади;

        ә) чагыштыру;

        б) артыклык;

        в) кимлек.

9. Сүзләр арасында тезүле бәйләнеш кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Урлап ашамаса, кәҗәнең тамагы туймый.

        ә) Җилгә каршы төкермә, битеңә төшәр.

        б) Тамчыдан күл җыела.

        в) Эт батырга өрер, куркакны тешләр.

10. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Сез моны һәрвакыт исегездә тотыгыз! (Г.Хәсәнов)

        а) боерык;

        ә) хикәя;

        б) тойгылы боерык;

        в) тойгылы хикәя.

II. Башыгызны эшләтегез.        

Бирелгән мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатып языгыз. Һәр мәкальгә 5-6 җөмлә. (15 балл)

  1. Сүзне әйтмә, әйтсәң – кайтма.
  2. Кар башына кар җитәр.
  3. Кул ярасы бетәр,

         Тел ярасы бетмәс.

III. Теоретик бирем.

        Тамыр һәм ясалма сыйфатлар турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. (12 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Кешегә яманлык теләгәнче, үзеңә яхшылык телә. (Мәкаль)

1. Үзеңә сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)

2. Кеше сүзенең синонимнарын языгыз. (3 балл)

3. Мәкальдәге барлык сүзләргә дә морфологик анализ ясагыз. (12 балл)

4. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры сораулары

2018-2019 уку елы. 8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты –180 минут

Максималь балл – 69

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Татар алфавитындагы 11 нче хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Җ;

        ә) Й;

        б) З;

        в) К.

2. Җөмләдәге ирен гармониясенә буйсынган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Мин монда барыгыздан да өлкән, бөтенегездән дә күбрәк күргән, бик борынгы серләрне сөйләргә кодрәтем җитә, дигән кебек, картларча тыныч-салмак кына агып яткан Идел – үзе бер тамаша. (Л.Ихсанова)

        а) 1;

        ә) 2;

        б) 3;

        в) 4.

3. Унбиш, төнге, болыт сүзләренең язылыш принцибы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) фонетик;

        ә) морфологик;

        б) график;

        в) тарихи-традицион.

4. Шигъри юллардагы омонимнарның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Малай йөгерә

        Өенә табан,

        Ялтырый табан. (Н.Гайсин)

        а) саф лексик;

        ә) омофоннар;

        б) омографлар;

        в) омоформалар.

5. Фразеологик әйтелмәнең синонимы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Баштан сыйпамау

        а) хафага төшү;

        ә) рәхмәт әйтмәү;

        б) күрмәгәнне күрсәтү;

        в) теңкәгә тию.

6. Исем ясагыч кушымчалардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) -ын/-ен, -лай/-ләй, -ча/-чә;

        ә) -чы/-че, -ыч/-еч, -кыч/-кеч;

        б) -әс/-әч, -чан/-чән, -чыл/-чел;

        в) -ар/-әр, -ай/-әй, -а/-ә.

7. Мәкальдә кулланылган сүз төркемнәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Какшаган көпчәккә ышанып юлга чыкма. (Мәкаль)

        а) сыйфат фигыль, исем, хәл фигыль, исем, боерык фигыль;

        ә) хикәя фигыль, исем, хәл фигыль, исем, боерык фигыль;

        б) сыйфат, исем, хәл фигыль, исем, боерык фигыль;

        в) сыйфат фигыль, исем, хәл фигыль, исем, инфинитив.

8. Сүзтезмәнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Шулчак кайту –

а) рәвешле фигыль сүзтезмә;

        ә) алмашлыклы фигыль сүзтезмә;

        б) фигыльле алмашлык сүзтезмә;

        в) алмашлыклы исем сүзтезмә.

9. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән җөмлә кисәгенең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Вил хәзер һәркөн, дәрестән соң, кошлар ашата. (Ә.Давыдов)

        а) тәмамлык;

        ә) вакыт хәле;

        б) урын хәле;

        в) аныклагыч.

10. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул,

        Моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. (Г.Тукай)

        а) җыйнак, хикәя;

        ә) җыйнак, хикәя, тойгылы;

        б) җәенке, хикәя;

        в) кушма.

II. Башыгызны эшләтегез.

         

Бирелгән җөмләләрдән фразеологик сүзтезмәләрне табыгыз. Аларны бер сүз (сүзтезмә) белән алыштырып языгыз. (6 балл)

Кызы вакытында кайта алырмы дип ут йота әнисе. Фарук хөрәсән ялкавы түгел. Сания бу юлы аның тасма теленә артык эреп китмәде. Их, аның [Садыйкның] урысчасы, укымышы тагын да көчлерәк булса, ул таулар актарыр иде. Ә аның ташка тамга салган инде.  

III. Теоретик бирем.

        Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның үзенчәлекләре турында белгәннәрегезне языгыз. Фикерләрегезне мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. (12 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Һавадагы т..рнаны тотам дип, кулы..дагы ч..пчыкны ..чкындырма. (Мәкаль)

1. Төшеп калган хәрефләрне өстәп, мәкальне күчереп языгыз. (2 балл)

2. Һавадагы сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)

3. Һавадагы, тотам, дип сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (6 балл)

4. Җөмлә кисәкләренең асларына сызыгыз, төрләрен билгеләгез, җөмләгә билгеләмә языгыз. Тыныш билгеләренең куелышын кагыйдәләргә таянып аңлатыгыз. (6 балл)

5. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры сораулары

2018-2019 уку елы. 9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 69

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләләрдәге сүз басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. (Ф.Яруллин)

        а) ябыш;

        ә) ябыш, шулвакыт;

        б) егылмас, ябыш, шулвакыт;

        в) егылмас, ябыш, шулвакыт, сизмәссең.

2. Җөмләдәге ТСТ калыбындагы иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Мин көтәм, менә ул канатларын җыяр да, иптәшләре кебек үк, җиргә таштай атылып төшәр. (И.Гази)

        а) 11;

        ә) 12;

        б) 13;

        в) 14.

3. Мәкальдәге антонимнар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Атаң-анаң – чын дустың, дус-ишләрең – юлдашың. (Мәкаль)

        а) атаң-анаң;

        ә) дус-ишләрең;

        б) атаң-анаң, дус-ишләрең;

        в) дустың, юлдашың.

4. Шигъри юллардагы калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

        Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын. (Г.Тукай)

        а) актив;

        ә) тарихи;

        б) архаизм;

        в) неологизм.

5. Җөмләдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Аның киемнәре элеккечә пөхтә, ап-ак күлмәгенә кара галстук таккан, чалбары яхшылап үтүкләнгән, туфлиләре ялтырап тора. (Ф.Садриев)

        а) киемнәре, элеккечә, яхшылап, үтүкләнгән, ялтырап;

        ә) киемнәре, элеккечә, яхшылап, үтүкләнгән;

        б) киемнәре, элеккечә, ап-ак, яхшылап, үтүкләнгән, ялтырап;

        в) киемнәре, күлмәгенә, кара, үтүкләнгән, ялтырап.

6. Мәкальдә кулланылган сүз төркемнәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Дөньяда ата-анадан башка бар да табыла. (Мәкаль)

        а) исем, исем, бәйлек сүз, билгеләү алмашлыгы, теркәгеч, хикәя фигыль;

        ә) исем, исем, бәйлек, билгеләү алмашлыгы, кисәкчә, хикәя фигыль;

        б) исем, исем, бәйлек сүз, билгеләү алмашлыгы, кисәкчә, хикәя фигыль.

        в) исем, исем, бәйлек сүз, хәбәрлек сүз, кисәкчә, хикәя фигыль;

7. Җөмләдәге санның мәгънә төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ярты ел йомгакларыннан күренгәнчә, сез туксан тугыз бөтен уннан бер процент өлгереш биргәнсез. (Т.Миңнуллин)

        а) микъдар;

        ә) бүлем;

        б) чама;

        в) җыю.

8. Җөмләдәге ияләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Елга төбен үги ана яфрагы, бака яфрагы, каз үләне баса. (Р.Төхфәтуллин)

        а) яфрагы, яфрагы, үләне;

        ә) үги ана яфрагы, бака яфрагы, үләне;

        б) үги ана яфрагы, бака яфрагы, каз үләне;

        в) елга, үги ана яфрагы, бака яфрагы, каз үләне.

9. Иярчен җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Юлда йоклаганда, бер күзең ачык булсын. (Мәкаль)

а) синтетик иярчен шарт җөмлә;

        ә) синтетик иярчен урын җөмлә;

        б) аналитик иярчен вакыт җөмлә;

        в) синтетик иярчен вакыт җөмлә.

10. Кушма җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Галимҗан Ибраһимов үзе төзегән, үзе барлыкка китергән дәреслекләр нигезендә укыта. (С.Кудаш)

        а) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

        ә) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

в) берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

II. Башыгызны эшләтегез.

         

Җөмләләрдә кулланылган тума сүзенең мәгънәләрен аңлатып языгыз. (5 балл)

 

Ул сыерның кайдан чыкканлыгын, аның кем тумасы булганлыгын сөйли. Тума ага. Авыл тумасына шәһәр һавасы килешмәс булды. Эт белән бүре туган булса да, тума дошман. Сабир тума надан, ләкин шат, шаян бер кызга өйләнә.  

III. Теоретик бирем.

        Татар орфографиясенең принциплары турында белгәннәрегезне языгыз. Фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (12 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Аккош очар күл күреп, былбыл очар гөл күреп. (Мәкаль)

1. Күреп сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)

2. Былбыл сүзенең синонимын языгыз. (1 балл)

3. Аккош, очар, күреп сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (6 балл)

4. Җөмләнең баш кисәкләрен һәм компонент чикләрен билгеләгез, схемасын сызыгыз, җөмләгә билгеләмә бирегез. Тыныш билгеләренең куелышын кагыйдәләргә таянып аңлатыгыз. (8 балл)

5. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры сораулары

2018-2019 уку елы. 10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 76

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Татар алфавитындагы 20 нче урында урнашкан хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) П;

        ә) О;

        б) Ө;

        в) У.

2. Тукран сүзнең транскрипциясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) [тукран];

        ә) [тукъран];

        б) [тукыран];

        в) [тукъыран].

3. Шигъри юллардагы омонимнарның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Эчәрмен әле сусатса –

        Алсу татлы

        Су сатса. (Р.Миңнуллин)

        а) саф лексик омонимнар;

        ә) омофоннар;

        б) омографлар;

        в) омоформалар.

4. Фразеологик әйтелмәнең мәгънәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бака туе ясау

а) кешеләрнең бер-берсен тыңламыйча, барысы бергә кычкырып сөйләшүләре;

        ә) бик күп кешенең бер мәҗлестә матур итеп күңел ачулары;

        б) бака кебек юан, билсез кешеләрнең бергә җыелып сөйләшүләре;

        в) бик матур үткәрелгән туй мәҗлесе.

5. Ясагыч кушымчасы булган сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) салкыннар, китапханә, кызгылт;

        ә) өстәлдә, укысаң, көлеп;

        б) битлек, хәбәрләш, җырлап;

        в) зәңгәрсу, балык, киттеләр.

6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бу дөньяга без килгәнбез икән

        Юкка түгел, юкка түгелдер. (Н.Нәҗми)

        а) юнәлеш килешендәге исем;

        ә) сәбәп-максат рәвеше;

        б) хәбәрлек сүз;

        в) исемләшкән хәбәрлек сүз.

7. Җөмләдәге сүз төркемнәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Атымны учак яктысына китереп бәйләдем дә мин дә малайлар арасына чүгәләдем. (Г.Бәширов)

        а) исем, исем, бәйлек сүз, хәл фигыль, хикәя фигыль, теркәгеч, алмашлык, кисәкчә, исем, бәйлек сүз, хикәя фигыль;

        ә) исем, исем, исем, хәл фигыль, хикәя фигыль, кисәкчә, алмашлык, кисәкчә, исем, бәйлек сүз, хикәя фигыль;

        б) исем, исем, исем, хәл фигыль, хикәя фигыль, теркәгеч, алмашлык, теркәгеч, исем, бәйлек сүз, хикәя фигыль;

        в) исем, исем, исем, хәл фигыль, хикәя фигыль, теркәгеч, алмашлык, кисәкчә, исем, бәйлек сүз, хикәя фигыль.

8. Җөмләдәге куелырга тиешле тыныш билгеләренең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кечкенә генә куыш ясалып беткәч Иван Иванович шунда тынычлап ял итте һәм төнге ябалаклар тавышы булмаса ул әле бәлки кояш чыкканга кадәр дә кузгалмый ятар иде (А.Расих)

        а) 7;

        ә) 6;

        б) 5;

        в) 4.

9. Иярчен җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. (Г.Кутуй)

        а) иярчен хәбәр җөмлә;

        ә) иярчен рәвеш җөмлә;

        б) иярчен сәбәп җөмлә;

        в) иярчен күләм җөмлә.

10. Кушма җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Март ахыры якынлашкач, беренче яңалык шул булды: кычыткан күбәләге оча башлады. (Г.Хәсәнов)

а) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

        ә) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

в) берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

II. Башыгызны эшләтегез.

        

Әлеге аутентик сөйләш үрнәген әдәби телгә әйләндереп языгыз. (10 балл)

 

Алама вақытлар булды. Әтәй, инәй булды, конешны, 8 бала үстек. Шуннан соң суғыштан соң, кечеткән апқайта әтәй, инәй зур табаққа бер стакан он сибеп ашый идек, бер табақтан. Шунанар соң қул белән җир қазыйбыз, күршеләр белән алмашлап. Калхузға эшкә йөрибез...

Сабантуйлар була иде. Колғаға йаулық бәйләп кемдә нәрсә бар шуны җыйып йөри торғаннар иде.

III. Теоретик бирем.

Алмашлык сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз, фикерләрегезне мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. (12 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Ялгыз агачны җил бора, күп агач җилне бора. (Мәкаль)

1. Ялгыз сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)

2. Агач тамырыннан яңа 6 сүз ясагыз. Аларның кайсы сүз төркеменә караганлыкларын күрсәтегез. (3 балл)

3. Ялгыз, күп, бора сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (6 балл)

4. Җөмләнең баш кисәкләрен һәм компонент чикләрен билгеләгез, схемасын сызыгыз, җөмләгә билгеләмә бирегез. Тыныш билгеләренең куелышын кагыйдәләргә таянып аңлатыгыз. (8 балл)

5. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры сораулары

2018-2019 уку елы. 11 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 75

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге ирен гармониясенә буйсынган сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр. (М.Рафиков)

        а) яшь, йомгакланып, төрелергә, сүтелергә, өйрәнделәр;

        ә) йомгакланып, төрелергә, сүтелергә, өйрәнделәр;

        б) йомгакланып, төрелергә, өйрәнделәр;

        в) төрелергә.

2. Җөмләдәге сүз басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Дөядәй алтының булганчы, төймәдәй акылың булсын. (Мәкаль)

а) дөядәй, төймәдәй;

        ә) дөядәй, төймәдәй, булганчы;

        б) булганчы;

        в) булганчы, булсын.

3. Җөмләдәге калын хәрефләр белән күрсәтелгән фразеологизмның мәгънәсе дөрес аңлатылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Син әбиеңнең сүзен колагыңа да элмисең икән. (Г.Мөхәммәтшин)

        а) кушкан эшне эшләмәү;

        ә) әйткәнне бөтенләй тыңламау;

        б) ишетсә дә, юри ишетмәмешкә салыну;

        в) сер сакламау.

4. Җөмләдәге алынма сүзләрнең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Каен суының шифалы булуы бик табигый, чөнки аның составында виноград шикәре, төрле кислота һәм тозлар бар. (К.Дәүләтшин)

        а) 5;

        ә) 6;

        б) 7;

        в) 8.

5. Җөмләдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Тургайлар җир-ана куенына гәрәбәдәй бөртекләр салучы игенчеләрне мөкатдәс хезмәткә – язгы чәчүгә чакыралар. (К.Тәхәветдинов)

        а) җир-ана, игенчеләрне, язгы, чәчүгә;

        ә) җир-ана, гәрәбәдәй, игенчеләрне, язгы, чәчүгә;

        б) җир-ана, куенына, гәрәбәдәй, игенчеләрне, язгы, чәчүгә;

        в) тургайлар, гәрәбәдәй, бөртекләр, игенчеләрне, язгы, чәчүгә.

6. Җөмләдәге алмашлыклар һәм аларның мәгънә төркемчәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Аларның һәммәсе дә минем өчен яңа кешеләр, шуңа күрә алар һәммәсе дә кызыксындыралар. (С.Кудаш)

        а) аларның – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы, минем – зат алмашлыгы, шуңа – күрсәтү алмашлыгы, алар – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы;

        ә) аларның – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы, минем – тартым алмашлыгы, шуңа – күрсәтү алмашлыгы, алар – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы;

        б) аларның – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы, минем – зат алмашлыгы, шуңа күрә – күрсәтү алмашлыгы, алар – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы;

        в) аларның – зат алмашлыгы, һәммәсе – күрсәтү алмашлыгы, минем – зат алмашлыгы, шуңа – күрсәтү алмашлыгы, алар – зат алмашлыгы, һәммәсе – күрсәтү алмашлыгы.

7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Атымны учак яктысына китереп бәйләдем дә мин дә малайлар арасына чүгәләдем. (Г.Бәширов)

        а) урын-вакыт килеше кушымчасы;

        ә) кисәкчә;

        б) теркәгеч;

        в) бәйлек.

8. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Адәм балаларына дөньяда төрле авырлыкларга түзәргә туры килә. (Ф.Агиев)

        а) ике составлы, ким;

        ә) гомум үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә, ким;

        б) билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә, тулы;

        в) билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә, ким.

9. Иярчен җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Һәркемгә билгеле: сәламәтлек – тормышның яме, чибәрлекнең нигезе. (Ш.Сайкин)

        а) иярчен ия җөмлә;

        ә) иярчен хәбәр җөмлә;

        б) иярчен тәмамлык җөмлә;

        в) иярчен аергыч җөмлә.

10. Кушма җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Әллә инде соңгы кеше булып төшкәнгә, әллә нәкъ менә шул зур чемоданы булганга, бу кыз башкалардан бик аерылып тора иде. (Н.Акмалов)

        а) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

ә) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

в) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә.

II. Башыгызны эшләтегез.        

Оренбург өлкәсенә караган әлеге сөйләш үрнәге белән танышыгыз. Түбәндә бирелгән туганлык атамаларының әдәби телдәге вариантын языгыз. (7 балл)

Бийем әни дибез бианаға, йанағай – иремнең энесе, қайын сеңлесе – ирнең қыз сеңлесе, апай – ирнең апасы, балдыс – киленнең сеңлесе, зүр әти – биатайның абзыйсы, зур бабай – биемнең бер туған абыйсы, аның хатыны җеңгәй. Килендәшнең балалары миңа зүрнәй диләр. Зүрнәй – кече килендәшнең балаларына. Килендешләр бер-берсенә җеңгәй дип дәшәләр иде.

биана –

йанагай –

қайын сеңлесе –

апай –

балдыс –

җеңгәй –

биатай –

III. Теоретик бирем.

        Тамыр һәм ясалма исемнәр турында белгәннәрегезне языгыз, фикерләрегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (12 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Көз әйткән: “Уңдырам”, – дип, ә яз әйткән: “Тукта әле, мин нәрсә әйтермен”, – дип. (Мәкаль)

1. Уңдырам сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)

2. Яз тамырыннан 6 яңа сүз ясагыз. (3 балл)

3. Әйткән, тукта, әле, нәрсә  сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (8 балл)

4. Җөмләнең баш кисәкләрен һәм компонент чикләрен билгеләгез, схемасын сызыгыз, җөмләгә билгеләмә бирегез. Тыныш билгеләренең куелышын кагыйдәләргә таянып аңлатыгыз. (8 балл)

5. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен

татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(мәктәп туры, 2018-2019 уку елы) 5 нче сыйныф

Үткәрү вакыты- 60 минут

                                                                                 Максималь балл – 30

  1. Теоретик биремнәр (13 балл).

1. Халык авыз иҗаты әсәрләренә хас 5 уртак сыйфатны  санап чыгыгыз (10 балл).

2. Түбәндә саналган әкиятләрнең кайсылары халык авыз иҗатына  карый (3 балл):

А) “Шүрәле”

Б) “Үги кыз”

В) “Тукран малае Шуктуган”

Г) “Гөлчәчәк”

Д) “Аю белән төлке”

  1. Әдәби әсәргә кагылышлы биремнәр (14 балл).
  1.  “Үги кыз” әкиятендә яхшылык / яманлык сыйфатлары ягыннан геройларны капма-каршы төркемнәргә бүлеп языгыз. (4 балл)

  1. “Үги кыз” әкиятенең төп герое кем? Аңа нинди сыйфатлар хас? Ул сыйфатлар нинди вакыйгалар аша ачыла? (10 балл)

  1. Иҗади эш (3 балл).

Үзегез белгән 3 табышмакны искә төшереп языгыз. (3 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен

татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(мәктәп туры, 2018-2019 уку елы) 6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты- 60 минут

                                                                                 Максималь балл – 30

  1. Теоретик биремнәр (7 балл).

1. Мифлар эчтәлеге ягыннан нинди өч төркемгә бүленә? Санап чыгыгыз (3 балл).

2. Түбәндә аталган әсәрләрнең кайсылары миф жанрына карый (4 балл):

А) “Җил иясе җил чыгара”;

Б) “Алыплар илендә”

В) “Алып кешеләр”

Г) “Алпамыш ыруы”

Д) “Зур кешеләр”

  1. Әдәби әсәргә кагылышлы биремнәр (20 балл).

1. Ә.Еникинең “Бала” хикәясендә әдип күчерелмә мәгънәгә ия нинди образлардан файдалана? Аларга (мәсәлән, юл, урман һ.б.) нинди мәгънәләр сала? (10 балл).

2. Ә.Еникинең “Бала” хикәясендә Зарифка бәя бирегез. Аңа нинди сыйфатлар хас? Ул сыйфатлар нинди вакыйгалар аша ачыла? (10 балл)

  1. Иҗади эш (3 балл).

Үзегез белгән 3 татар халык җырын искә төшереп языгыз. (3 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен

татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(мәктәп туры, 2018-2019 уку елы) 7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 90 минут

                                                                                 Максималь балл – 30

  1. Теоретик биремнәр (7 балл).

1. Дастаннар эчтәлеге ягыннан нинди өч төркемгә бүленә? Санап чыгыгыз (3 балл).

2. Түбәндә аталган әсәрләрнең кайсылары дастан жанрына карый (4 балл):

А) “Җик Мәргән”;

Б) “Алтынчәч”

В) “Таһир-Зөһрә”

Г) “Зыятүләк һәм Сусылу”

Д) “Идегәй”

  1. Әдәби әсәргә кагылышлы биремнәр (20 балл).

1. Г.Тукайның лирик героена бәя бирегез. Аңа нинди сыйфатлар хас? Ул сыйфатлар сез укыган кайсы шигырьләрдә чагылыш таба? (10 балл)

2. Г.Тукай “Шагыйрь” шигырендә “Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?! / Күтәрәм мин карт булсам да, авыр тауны...” дип яза. Бу шигырь юллары аша ул укучыга ни дип әйтергә тели? (10 балл)

  1. Иҗади эш (3 балл).

Үзегез белгән 3 татар халык мәкален искә төшереп языгыз. (3 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен

татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(мәктәп туры, 2018-2019 уку елы)

8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты- 90 минут

                                                                                 Максималь балл – 30

  1. Теоретик биремнәр (7 балл).

1. Әдәбиятта иҗади-эстетик алымнар берлеге – билгеле бер сыйфатларның туплануы ....... дип атала. Бу күренешнең өч төрен язып куегыз (3 балл).

2. Түбәндә аталган сыйфатларның кайсылары урта гасыр төрки-татар әдәбиятына хас (4 балл):

А) дини дөнья сурәте чагылыш таба;  

Б) акыл өйрәтү, нәсыйхәт бирү көчле;

В) реалистик алымнар формалаша;

Г) тормыш / Алла оппозициясе көчле;

Д) тәрбияле, әхлаклы, дини кеше – авторның идеалы.

  1. Әдәби әсәргә кагылышлы биремнәр (20 балл).

1. М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” әсәрендә нинди сыйфатлар югары күтәрелә? Ул кайсы геройлар ярдәмендә җиткерелә? (10 балл).

2. М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” әсәрендә геройларны ике төркемгә аерып языгыз. Ул каршы якларны сез ничек атар идегез?  (10 балл)

  1. Иҗади эш (3 балл).

Алдагы сыйныфларда үткән материалны искә төшереп, фәлсәфи фикер җиткерелгән 3 әсәрнең исемен һәм аларның авторын язып куегыз (3 балл).



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(мәктәп туры, 2018-2019 уку елы) 9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты- 120 минут

                                                                                 Максималь балл – 40

  1. Теоретик биремнәр (7 балл).

1. Урта гасыр төрки-татар әдәбиятының төп чорларын эзлекле төстә язып куегыз (3 балл).

2. Түбәндә аталган билгеләрнең кайсылары матур әдәбиятның функциясен билгели (4 балл):

А) танып-белү;

Б) эстетик;

В) фәнни;

Г) тәрбияви;

Д) сөйләм культурасын баету, камилләштерү  

  1. Әдәби әсәргә кагылышлы биремнәр (23 балл).

1. Гомумтөрки әдәбиятка караган 3 әдәби истәлекнең исемен язып куегыз (3 балл).

2. Ул истәлекләргә нинди сыйфатлар хас? (10 балл)

3. Ә.Ясәви белән С.Бакырганый әсәрләрендә суфичылык әдәбиятына хас нинди билгеләр чагылыш таба? Төп сыйфатларны санап чыгыгыз (10 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

1. Алдагы сыйныфта үткән материалны искә төшерегез һәм үзегез теләгән бер әсәргә шәхси бәягезне биреп, кечкенә генә мәкалә язып карагыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен

татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(мәктәп туры, 2018-2019 уку елы) 10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 120 минут

                                                                                 Максималь балл – 40

  1. Теоретик биремнәр (7 балл).

1. ХХ йөз башы татар әдәбиятында яңа күтәрелешне билгеләгән, тормыш-яшәешне өр-яңа сурәтләү алымнары ярдәмендә чагылдыра башлаган күренешнең атамасын язып куегыз (3 балл).

2. Түбәндә аталган билгеләрнең кайсылары реализм иҗат юнәлешенә карый (4 балл):

А) вакыйгаларны, геройларны чынбарлыктагыча сурәтләргә омтылу;

Б) тормыш вакыйгаларын җентекләп сурәтләү;

В) җәмгыятьтәге, тормыштагы проблемаларны күтәреп чыгу;

Г) җәмгыятьтәге, тормыштагы күренешләрне тәнкыйтьләү;

Д) геройларның эчке дөньясын, андагы психологик кичерешләрне җентекләп тасвирлау.  

  1. Әдәби әсәргә кагылышлы биремнәр (23 балл).

1. Г.Исхакыйның мәгърифәтчелек реализмы агымында язылган 3 әсәренең исемен язып куегыз (3 балл).

2. Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” повестенда нинди сыйфатлар югары күтәрелә? Ул кайсы геройлар ярдәмендә җиткерелә? (10 балл).

3. Г.Исхакый “Сөннәтче бабай” повестеның ахырында зиратта картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы ике яшь каенның үсүе турында сөйли. Бу сурәт ярдәмендә ул укучыга нинди фикер җиткерергә тели?  (10 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

1. Алдагы сыйныфта үткән материалны искә төшерегез һәм үзегез теләгән бер әсәргә шәхси бәягезне биреп, кечкенә генә тәнкыйди мәкалә язып карагыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен

татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(мәктәп туры, 2018-2019 уку елы) 11 нче сыйныф

Үткәрү вакыты- 120 минут

                                                                                 Максималь балл – 40

  1. Теоретик биремнәр (7 балл).

1. 1930 нчы еллар татар әдәбиятында формалашкан иҗат агымының  атамасын язып куегыз (3 балл).

2. 1920-1930 нчы еллар әдәбиятыннан яңа тормыш төзү вакыйгаларын чагылдырган 4 әсәрне һәм аларның авторларын язып куегыз. (4 балл)

  1. Әдәби әсәргә кагылышлы биремнәр (23 балл).

1. Н.Исәнбәтнең “Идегәй” әсәре нинди жанрга карый?  (3 балл).

2. Н.Исәнбәтнең “Идегәй” әсәрендә нинди сыйфатлар кире кагыла? Ул кайсы геройлар ярдәмендә җиткерелә? (10 балл).

3. Норадынның фаҗигасе нидән гыйбарәт? Үз фикерегезне аңлатып языгыз (10 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

1. Алдагы сыйныфта үткән материалны искә төшерегез һәм үзегез теләгән бер әсәргә шәхси бәягезне биреп, кечкенә генә тәнкыйди мәкалә язып карагыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты 60 минут

Максималь балл – 38

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Баш хәрефтән языла алмый торган барлык хәрефләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) һ, ә, ө;

        ә) ң, ъ, ь;

        б) ң, һ, җ;

        в) ъ, ь.

2. Татар алфавитының 20 нче урынында урнашкан хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Н;

        ә) О;

        б) Ө;

        в) Ү.

3. Хәрефкә хас үзенчәлекләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) әйтәбез, ишетәбез;

ә) ишетәбез, язабыз;

        б) күрәбез, ишетәбез, язабыз, укыйбыз;

        в) күрәбез, язабыз, укыйбыз.

4. Калын пары булмаган сузык аваз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.       (2 балл)

а) [и];

        ә) [ө];

        б) [ә];

        в) [ү].

5. Төшем килешендәге исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) агачка, шәһәргә;

ә) тиен, өстәлне;

        б) мәктәпнең, авылга;

        в) әнисен, китапны.

6. Сишә...бе сүзендә төшеп калган хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) н;

        ә) м;

        б) л;

        в) ң.

7. Парлы сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) кулъяулык, аккош, кызылтүш;

        ә) шәһәрдә яшәү, җиләк җыю, мәктәптә уку;

        б) хатын-кыз, кадер-хөрмәт, бала-чага;

        в) әтәч гөмбә, үги ана яфрагы, матур әдәбият.

8. Җәенке җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Әнием – укытучы.

        ә) Гөлия Алмазовна укыта.

        б) Акбай ишегалдында йөри.

        в) Кура җиләге өлгергән.

II. Теоретик бирем.

        Күпнокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (12 балл)

        Татар алфавитында ... хәреф бар. Тартык авазны белдерә торган хәрефләр саны – ... . Яңгырау тартыклар ... һәм ... катнашында ясала. Калын әйтелешле сүзләргә ... кушымча ялгана. Тамыр нигезле һәм ... нигезле сүзләр була.

III. Иҗади бирем.

        Мавыктыргычны игътибар белән укыгыз. Диалогны файдаланып, 10 җөмләдән торган кечкенә текст төзеп языгыз. (10 балл)

  • Монда май бар иде, кая киткән?
  • Песи ашаган.
  • Песи кая киткән?
  • Салам астына кергән.
  • Салам кая киткән?
  • Сыер ашаган.
  • Сыер кая киткән?
  • Су эчәргә киткән.



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 5 нче сыйныф

Үткәрү вакыты 60 минут

Максималь балл – 38

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Хакыйкать сүзендә нечкәлек билгесенең язылышы дөрес аңлатылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) сүзне нечкә итеп әйтү өчен;

ә) [т] тартыгын нечкә итеп әйтү өчен;

б) соңгы иҗекне нечкә итеп әйтү өчен;

в) сүзнең аһәңле яңгырашын тәэмин итү өчен.

2. Парсыз саңгырау тартыклар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) [б], [в], [г], [гъ], [д], [ж], [з], [җ];

        ә) [ц], [щ], [х], [һ], [ ̓ ];

        б) [м], [л], [р];

        в) [м], [н], [ң], [л], [й], [р], [w].

3. Татар алфавитындагы хәрефләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) 37;

        ә) 38;

        б) 39;

        в) 41.

4. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) тукран, икмәк, Гөлчәчәк;

        ә) бишбармак, алъяпкыч, чәк-чәк;

        б) ашханә, сыйныфташ, билбау;

        в) аккош, шифаханә, Илназ.

5. Хәреф белән аваз саны туры килмәгән сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) егет, биеклек, яфрак;

        ә) көньяк, кулъяулык, укытучы;

        б) тәлинкә, өстәл, тәрәзә;

        в) ашлык, алмагач, такта.

6. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат кулланылган җөмләне билгеләгез.

а) Каен сап-сары яфракларга күмелгән. (2 балл)

        ә) Әнием базардан кызылрак алмаларны сайлап алды.

        б) Минем дәү әнием миңа караганда әкренрәк йөри.

        в) Зәңгәрсу күк йөзендә карлыгачлар очып йөри.

7. Җөмләдәге исемнәрнең килешен билгеләгез. (2 балл)

        Минем әнием хастаханәдә табиб булып эшли.

а) иялек килешендә, баш килештә;

        ә) иялек килешендә, баш килештә, урын-вакыт килешендә;

        б) баш килештә, урын-вакыт килешендә, баш килештә;

        в) иялек килешендә.

8. Гади җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Ләйсән һәм Алмаз – күршеләр.

        ә) Әни  салат ясый, әбием бәлеш пешерә.

        б) Мансур әтисенә ярдәм итә, ә энесе аларны күзәтә.

        в) Концертта Алсу җырлый, Миләүшә бии.

II. Теоретик бирем.

        1. Сүзлекләр турында белгәннәрегезне языгыз. (12 балл)

         2. Бирелгән өч шагыйрьне сүзлеккә алфавит тәртибендә языгыз. (3 балл)

Һади Такташ, Муса Җәлил, Габдулла Тукай.

III. Иҗади бирем.

1. Бишек җырын игътибар белән укыгыз. Төшеп калган тыныш билгеләрен куеп күчереп языгыз. (2 балл)

Балам балам и балам

Бигрәк булган бу балам.

Әткәсенә әнкәсенә

Хезмәт итәр бу балам.

2. Әти-әнигә нинди матур, ягымлы сүзләр белән эндәшеп була? (5 сүз)    (5 балл)



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты 60 минут

Максималь балл – 39

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез. 

1. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзне билгеләгез. (2 балл)

        а) юлбарыс;

        ә) сөлге;

        б) яфрак;

        в) кибет.

2. Борын тартыкларының барысы да кулланылган сүзне билгеләгез. (2 балл)

        а) урамнарда;

        ә) йомранны;

        б) урманнарның;

        в) авылдашлар.

3. Мәкальдәге ачык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.          (2 балл)

        Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар.

а) 7;

        ә) 8;

        б) 9;

        в) 10.

4. Мәкальдәге омонимнарның төрләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.   (2 балл)

        Көзге боз көзге калынлыгы булса да нык була.

а) саф лексик;

        ә) омофон;

        б) омограф;

        в) омоформа.

5. Мәкальдә кулланылган ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Эшчән кешенең куллары кара, икмәге ак.

        а) эшчән;

        ә) эшчән, икмәге;

        б) эшчән, кара, икмәге;

        в) эшчән, куллары, кара, икмәге.

6. Җөмләдәге сыйфатның дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.         (2 балл)

        Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. (А.Алиш)

        а) гади дәрәҗәдә;

        ә) чагыштыру дәрәҗәсендә;

        б) артыклык дәрәҗәсендә;

        в) кимлек дәрәҗәсендә.

7. Җөмләдәге фигыльләрнең төрләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.      (2 балл)

        Серле тынлыкны бозарга теләмичә, сүзсез генә утырабыз. (И.Диндаров)

        а) инфинитив, хәл фигыль, хикәя фигыль;

        ә) инфинитив, хикәя фигыль, хикәя фигыль;

        б) сыйфат фигыль, хәл фигыль, хикәя фигыль;

        в) хәл фигыль, хикәя фигыль, хикәя фигыль.

8. Тиңдәш аергычлар кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Ләйсән концертта бии, җырлый һәм шигырь сөйли.

        ә) Укучыларны һәм укытучыларны җыелышка чакырдылар.

        б) Юл буенда каен, миләш һәм нарат үсеп утыра.

        в) Келәмгә зәңгәр, сары, кызыл һәм яшел бизәкләр төшерелгән.

II. Теоретик бирем.

        Терминнар турында белгәннәрегезне языгыз. (15 балл)

III. Иҗади бирем.

        Тизәйткечләрне игътибар белән укыгыз. Омонимнарны табып, төрләрен билгеләгез. (8 балл)

        1.   Ваттым мичкә,

Яктым мичкә

Бер мичкәне бер мичкә.

Ярый сыйды

Мичкә мичкә,

Ул да җитте бер кичкә.

2. Карама кара каенга, кара кара карамага.

3. Дару белән өч шешә,

Шешә бавын теш чишә, шешә чишсәң теш шешә.



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты 90 минут

Максималь балл – 34

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Мәкальдәге ТСТ (тартык+сузык+тартык) калыбындагы иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Елга күпме боргаланса да, диңгезгә төшәр.

а) 5;

ә) 6;

б) 7;

в) 8.

2. Иртәнге сүзенең язылышы туры килә торган орфографик принцип дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) фонетик;

        ә) морфологик;

        б) график;

        в) тарихи-традицион.

3. Икеюллыктагы омонимнарның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.  (2 балл)

        Чәчәк тоткан кулларына Чәчәк,

        Шатлык тулы күзләрендә – чәчәк. (Я.Игәнәй)

        а) саф лексик;

        ә) омофон;

        б) омограф;

        в) омоформа.

4. Кушма сүзне билгеләгез. (2 балл)

        а) тел(белеме);

        ә) шатлык(куаныч);

        б) көн(күреш);

        в) күз(ташлау).

5. Мәкальдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

        Дөядәй алтының булганчы, төймәдәй акылың булсын.

        а) дөядәй, төймәдәй;

        ә) алтының, акылың;

        б) булганчы;

        в) дөядәй, алтының, төймәдәй, акылың.

6. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүз төркеменә дөрес морфологик анализ ясалган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бер черек алма бөтен йөкне черетә.

        а) нисби сыйфат, тамыр;

        ә) билгеләү алмашлыгы, тамыр;

        б) билгеләү алмашлыгы, ясалма;

        в) асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, тамыр.

7. Җөмләдәге саннарның төркемчәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Әлеге галериягә 250 авторның 700 ләп рәсем һәм скульптура әсәрләре керә. (М.Мәһдиев) 

        а) микъдар, чама;

        ә) микъдар, микъдар;

        б) микъдар, бүлем;

        в) тәртип, җыю.

8. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Хәзер матур кошлар арасында да иң матуры диләр икән үзен! (Һ. Андерсен)

        а) хикәя, тойгылы;

        ә) хикәя;

        б) боеру, тойгылы;

        в) тойгылы.

II. Теоретик бирем.

        Бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында белгәннәрегезне языгыз. (15 балл)

III. Иҗади бирем.

        Тел көрмәкләндергечне укыгыз. Хаталы сүзләрне табыгыз. Хаталарны төзәтеп, күчереп языгыз. (3 балл)

Җылама, җылама, Җамалый, җылап җиңең җамалмас.

Җыламасаң, җиңгәң җиңеңне җамар.



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты 90 минут

Максималь балл – 42

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге сүзләрдә тартыклар белән бәйле аваз үзгәрешләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ялкауга яңгыр иң беренче төшә. (Мәкаль)

        а) яңгыраулыкта яки саңгыраулыкта охшашлану;

        ә) тел арты ассимиляциясе;

        б) тартыкларның чиратлашуы;

        в) борын ассимиляциясе.

2. Сүзләрдәге авазларның позицион үзгәрешләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Өстәл, эскәмия, эшләпә.

        а) эпентеза;

        ә) протеза;

        б) апокопия;

        в) эпитеза.

3. Мәгънәсе дөрес аңлатылмаган фразеологик әйтелмәне билгеләгез. (2 балл)

а) күз буяу – алдалау;

        ә) бер балык башын чәйнәү – һаман бер үк әйберне, бер үк сүзне сөйләп тору;

        б) авыз ачып йөрү – сер саклый белмәү;

        в) йөзе кара коелу – ачуның яки бик нык кайгыруның йөзгә чыгуы.

4. Тамыр, сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымчадан торган сүзне билгеләгез.      (2 балл)

        а) сабакташны;

        ә) кызчыкның;

        б) әткәйдән;

        в) урамдагы.

5. Бәйлек сүз кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Бәхет – пыяла: сакламасаң, бик тиз уала.

        ә) Ашар өчен яшәмә, яшәр өчен аша.

        б) Мактап йөргән кунак аш алдыннан килә.

        в) Киемгә хезмәт итмә, кием сиңа хезмәт итсен.

6. Җөмләдәге фигыльләрнең төркемчәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Әлбәттә, барачак алар, әлбәттә, очрашачак. (А.Гыйләҗев)

        а) билгеле киләчәк заман хикәя фигыль;

        ә) билгесез киләчәк заман хикәя фигыль;

        б) киләчәк заман сыйфат фигыль;

        в) хәл фигыль.

7. -да, -дә кушылып языла торган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Файда белән зарар бер арба (да) йөри.

        ә) Тун югында чикмән (дә) җылыта. 

        б) Биргәнгә биш (тә) күп, алганга алты (да) аз.

        в) Ялкауның җиренә бодай чәчсәң (дә), билчән үсә.

8. Мәкальнең хәбәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Акча аккош кебек: муенын суза да оча.

        а) суза;

        ә) оча;

        б) суза да оча;

        в) аккош кебек.

II. Теоретик бирем.

Рәвеш сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз. Фикерләрегезне мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. (15 балл)

III. Иҗади бирем.

1. Бирелгән мәкальләрнең мәгънәсенә туры килгән өзекләрне күрсәтегез.  (3 балл)

2. Бер мәкальне сайлап алып, үзегез аның мәгънәсен ачарлык 15 җөмләдән торган текст төзеп языгыз. (8 балл)

  1. Алабута аш икән, алтын таш икән.
  2. Кунак ашы кара каршы.
  3. Ит яхшылык, көт явызлык.

а) Бер заман торна  белән төлке дус булышканнар, ди. Төлке торнаны үз өенә кунакка чакырган, ди. Бер таба өстенә сыек кына кесәл салып чыгарган да, ди, кунагының алдына куйган, ди. Үзе дә шунда бергә утырган, ди. Торна сыек кесәлне никадәр чукыса да, томшыгына бернәрсә дә эләкми икән...

– Тукта, мин дә сине кызык итим, – дип торна да беркөн төлкене өенә кунакка чакырган, ди. Бер тар гына чүлмәкнең төбенә бераз борчак салган да, ди, төлкенең алдына куйган, ди.

б) Адәм урамнан китеп бара икән, бер йортта янгын чыкканын күргән. Өй чатыр-чотыр килеп яна, ди. Караса, ни күрсен, тәрәзәдән елан башын сузып тора: “Мине коткар, адәм”, – ди. Адәм кулындагы таягын тәрәзәгә суза. Елан шул таяк буенча төшә дә, адәмнең җиңенә кереп китә. Адәм әйтә:

– Нигә син минем җиңемә керәсең? – ди.

Елан әйтә:

  •        – Мин сине чагып үтерәм, – ди...

в) Ниндидер бер узгынчы карт бер байга кереп юынырга су сораган. Бай моңа су бирмәгән. Шуннан теге карт боларны каргап чыгып киткән. Кечкенә генә бер болыт килеп бик каты яңгыр яуган һәм авылны агызып киткән, имеш.

 Шунда байның хатыны ярга йөзеп чыккан, ди, аның кулында бер алтын тәңкәсе булган. Ул хатынның бик нык ашыйсы килгән, тик ашарга бернәрсә дә тапмаган. Озак эзләгәч, бер алабута табып ашаган.



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты 120 минут

Максималь балл – 39

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Кыска әйтелешле сузык авазлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез.  (2 балл)

        а) телефон, вымпел, артист, планета;

        ә) мендәр, балыкчы, йокы, төлке;

        б) колак, торт, болыт, билет;

        в) миләш, бүре, тема, директор.

2. Сүзләрнең ирен гармониясенә буйсынуы дөрес аңлатылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Озак, төлке, кояш, өмет, өлгер, болытлы, тормыш, йөгерек

а) барлык сүзләрдә дә ирен гармониясе күзәтелә;

        ә) бер сүздә ирен гармониясе күзәтелми;

        б) ике сүздә ирен гармониясе күзәтелми;

        в) өч сүздә ирен гармониясе күзәтелми.

3. Килеп чыгыш ягыннан татар теленең сүзлек составы катламнары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) телнең үз сүзләре, алынма сүзләр;

        ә) гомум кулланылыш сүзләре, кулланылышы чикләнгән сүзләр;

        б) актив сүзләр, пассив сүзләр;

        в) алынма сүзләр, диалекталь сүзләр.

4. Ясалма сүзләрнең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Елъязма, егет-җилән, ашлык, чаңгычы, кыз-кыркын, сукыр кычыткан, үзбушаткыч, сабакташ.

        а) 2;

        ә) 4;

        б) 6;

        в) 8.

5. Теркәгечләр белән бәйлекләр генә кулланылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) чөнки, ихтимал, бәлки, белән;

        ә) әмма, дөрес, өчен, имеш;

        б) әгәр, һәм, саен, ахры;

        в) кебек, аеруча, ягъни, кадәр.

6. Җөмләдәге рәвешләрнең төркемчәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Агач – югарыга, җимеш түбәнгә омтыла. (М.Хәсәнов)

        а) саф рәвешләр;

        ә) урын рәвешләре;

        б) вакыт рәвешләре;

        в) күләм-чама рәвешләре.

7. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булып килгәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Туган илдән киткән сандугачлар

Чит җирләрдә сайрый алмыйлар. (И.Юзеев)

        а) рәвеш хәле;

        ә) тәмамлык;

        б) аергыч;

        в) хәбәр.

8. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Киек казлар китә каңгылдашып,

        Ямансулап кала күңелләр,

        Кошлар кайтыр, ләкин кире кайтмас

        Без кичергән матур бу көннәр. (М.Ногман)

        а) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

        ә) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;

        б) катнаш кушма җөмлә;

        в) иярченле кушма җөмлә.

II. Теоретик бирем.

        Сүз, тезмә сүз, ирекле сүзтезмә, тотрыклы сүзтезмәгә билгеләмә бирегез, һәрберсенә бишәр мисал языгыз. (15 балл)

III. Иҗади бирем.

        Өзекне укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне рус теленә тәрҗемә итегез.  (8 балл)

Пугачау патша бар диләр,

Постау бишмәтләре тар диләр,

Җаек та буе яу җирләрен

Айкап та йөргән шул диләр.



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты 120 минут

Максималь балл – 43

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Ирен ассимиляциясе чагылыш тапкан сүзләр төркеменнән торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) иртәнге, алдынгы, сүнгән, бүгенге;

        ә) салкыннан, таңнан, килгәннәр, яланнан;

        б) җирдән, көздән, кышта, балыкка, сандыкта;

        в) унбиш, унбер, ун пот, туксан бер.

2. Дөрес язылган сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) хөрмә, һөнәр, рәхмәт, һаман;

        ә) һәйкәл, зәһәр, илхам, сәһнә;

        б) ашһанә, ниһаять, иһтирам, баһадир;

        в) хата, мөхим, хәбәр, бәхет.

3. Салам, эскерт, арыш, бүрәнә кебек сүзләрнең татар теленә кайсы телдән кергәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) гарәп теленнән;

        ә) фарсы теленнән;

        б) грек теленнән;

        в) рус теленнән.

4. Җөмләдәге калын хәрефләр белән билгеләнгән сүзнең ясалыш ысулы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Үлчәү тәлинкәсенең формасы төрле булырга мөмкин.

        а) сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү;

        ә) сүзләрнең аваз составы үзгәрү;

        б) сүзләрнең бер сүз төркеменнән икенчесенә күчүе;

        в) сүзләр кушылу.

 

5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Бар җырымны илгә багышладым... (М.Җәлил)

        а) боерык фигыль;

        ә) билгеләү алмашлыгы;

        б) хәбәрлек сүз;

        в) исем.

6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. (Г.Тукай)

        а) ымлык;

        ә) аваз ияртеме;

        б) бәйлек;

        в) кисәкчә.

7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән билгеләнгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булуы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Күргәзмәдә катнашучыларга рәсем бик ошады.

        а) ия;

        ә) аергыч;

        б) хәл;

        в) тәмамлык.

8. Кушма җөмләдәге иярчен компонентның мәгънә ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Сәбәбе шул гына: озын юл кешене чирләтә. (Н.Гыйматдинова)

        а) иярчен ия җөмлә;

        ә) иярчен хәбәр җөмлә;

        б) иярчен тәмамлык җөмлә;

        в) иярчен аергыч җөмлә.

II. Теоретик бирем.

        Үтәүчесез бер составлы фигыль җөмлә турында языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләп барыгыз. (15 балл)

III. Иҗади бирем.

Бирелгән тарихи сүзләрне кертеп, аңлатмалы сүзлек төзегез:

лашманнар, биләмә җир, тылмач, дөньяви, фәрман, яу (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 11 нче сыйныф

Үткәрү вакыты 120 минут

Максималь балл – 43

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Һәмзә [ ̓ ] авазын белдергән “э” хәрефе кулланылган сүзне билгеләгез.       (2 балл)

        а) дуэль;

        ә) аэродром;

        б) эремчек;

        в) маэмай.

2. Мөнәсәбәт белдерә торган модальлек кушымчалары гына булган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) -ның/-нең, -са/-сә, -сы/-се;

        ә) -чы/-че, -лы/-ле, -лата/-ләтә;

        б) -сыл/-сел, -кай/-кәй, -ау/-әү;

        в) -ны/-не, -да/-дә, -дан/-дән.

3. Кул-аяк җитмәү фразеологизмнарының мәгънәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) эшне тиз башкарып чыгу;

        ә) бөтен эшне эшләргә сәләт булмау;

        б) эштән качып йөрү;

        в) уйлаган эшеңне эшләргә җитешмәү.

4. Боргаланалар сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәткән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) бор-га-ла-на-лар;

        ә) бор-гала-н-а-лар;

        б) бор-га-лан-а-лар;

        в) бор-галан-а-лар.

5.  Аның, аңа, аны, аннан, анда. Нинди алмашлык килеш белән төрләнгән? (2 балл)

        а) шул алмашлыгы;

        ә) бу алмашлыгы;

        б) ул алмашлыгы;

        в) теге алмашлыгы.

6. Асыл сыйфатлардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) аскы, эссе, йомшак, каты;

        ә) кечкенә, тәмле, саф, шаян;

        б) язгы, кышкы, кичке, яңа;

        в) тар, җәйге, апаныкы, җиңел.

7. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Иң авыры шул булды: өйгә узыгыз дип әйтергә бик оялдым. (М.Мәһдиев)

а) гади җөмлә;

        ә) тезмә кушма җөмлә;

        б) иярченле кушма җөмлә;

        в) катлаулы кушма җөмлә.

8. Җөмләдәге тыныш билгеләренең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Буран чыкса көрт басар дип әнкәй

        Капкасын да ачык калдырган (М.Галиев)

а) 3;

        ә) 4;

        б) 2;

        в) 5.

II. Теоретик бирем.

        Билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә турында языгыз, фикерегезне мисаллар белән дәлилләп барыгыз. (15 балл)

III. Гамәли бирем.

Бирелгән җөмләләрнең кайбер сүзләре саннар белән алмаштырылган. Ул сүзләрне табу өчен, түбәндәге аңлатмаларны укыгыз. Сүзләрне тиешле формага куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. (12 балл)

XVIII гасырда модернизацияләү процессы төбәк (2) тирәнтен үтеп керә. Тик яңарыш икътисади тормышка акрынлык һәм авырлык белән генә керә: биредә крепостной һәм капиталистик (1) янәшә тора.

Күп кенә авыллар чана, арба, җир эшкәртү кораллары, йорт кирәк-яраклары ясауга, кием тегүгә махсуслашканнар. Бу товарларны заказга гына түгел, базар һәм (3) сатар өчен дә җитештергәннәр. Татар эшмәкәрләренең тукыма, (4), яулык тукымасы мануфактуралары базарны продукцияләрнең эре партиясе белән тәэмин итеп торганнар.

1) XVIII гасырдагы берничә кеше генә эшли торган предприятие

2) билгеле бер производство предприятиеләре

3) даими рәвештә бер үк урында һәм бер вакытта уен-көлке, күңел ачулар белән үткәрелә торган зур сәүдә

4) җете кызыл киҗе-мамык тукыма


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2020-2021 уку елы) 7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 150 минут

                                                                                 Максималь балл – 45 балл

  1. Лирик әсәргә караган биремнәр (20 балл).

Төрле-төрле, килә, көй, әллә, моңлы, башка, зарлы, уйлар, башка, нинди

1. Әлеге сүзләр кулланылган шигырьне искә төшерегез һәм шул строфаны (куплетны) тулы итеп язып куегыз. Әсәрнең исемен һәм авторын күрсәтегез (5 балл).

2. Әлеге шигырьдә лирик геройның хис-кичерешен ачыклап языгыз, ул үзгәреш кичерәме? Нинди вакыйгаларга бәйле туа? (6 балл)

3. Әлеге шигырьдә автор нинди тел-сурәтләү чараларыннан файдалана? Ни өчен әлеге чараларны сайлап алган дип уйлыйсыз? (6 балл)

4. Бу шигырь лириканың кайсы жанрына карый? Төгәл итеп атамасын гына язып куегыз (3 балл).

  1. Эпик әсәргә караган биремнәр (15 балл).

1. Һәр әсәр исеме артына аның авторын язып куегыз (3 балл):

“Яшь ана”

“Кызыл чәчәкләр”

“Исемдә калганнар”

 2. Һәр әсәр исеме артына аның төп героеның исемен язып куегыз (3 балл):

“Яшь ана”

“Кызыл чәчәкләр”

“Исемдә калганнар”

3. “Кызыл чәчәкләр” әсәре эпик төрнең кайсы жанрына карый? Төгәл итеп атамасын гына язып куегыз (3 балл).

4. “Кызыл чәчәкләр”әсәрендә язучы күтәргән проблемаларны, ул әйтергә теләгән фикерне ачыклап языгыз (6 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

Укыган әсәрләрегез арасыннан Сез идеал дип санаган герой турында языгыз, ни өчен аны үзегез өчен үрнәк дип уйлыйсыз, дәлилләгез.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2020-2021 уку елы) 8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 150 минут

                                                                                 Максималь балл – 47 балл

  1. Лирик әсәргә караган биремнәр (20 балл).

Кич, балкып, менә, өйләр, көмешләнгән, зур, бөтен, өстендә, вә, нурлы, сахралар, ай, тора, авыл, чыкты, калкып

1. Әлеге сүзләр кулланылган шигырьне искә төшерегез һәм шул строфаны (куплетны) тулы итеп язып куегыз. Әсәрнең исемен һәм авторын күрсәтегез (5 балл).

2. Әлеге шигырьдә лирик геройның хис-кичерешен ачыклап языгыз, ул үзгәреш кичерәме? Нинди вакыйгаларга бәйле туа? (6 балл)

3. Әлеге шигырьдә автор нинди тел-сурәтләү чараларыннан файдалана? Ни өчен әлеге чараларны сайлап алган дип уйлыйсыз? (6 балл)

4. Бу шигырь лириканың кайсы жанрына карый? Төгәл итеп атамасын гына язып куегыз (3 балл).

  1. Эпик әсәргә караган биремнәр (17 балл).

1. Һәр әсәр исеме артына аның авторын язып куегыз (4 балл):

“Бер хәрабәдә”

“Искәндәр”

“Хисаметдин менла”

“Тапшырылмаган хатлар”

2. Һәр әсәр исеме артына аның төп героеның исемен язып куегыз (4 балл):

“Бер хәрабәдә”

“Искәндәр”

“Хисаметдин менла”

“Тапшырылмаган хатлар”

3. “Искәндәр” әсәре эпик төрнең кайсы жанрына карый? Төгәл итеп атамасын гына язып куегыз (3 балл).

4. “Искәндәр”әсәрендә әдип күтәргән проблемаларны, ул әйтергә теләгән фикерне ачыклап языгыз (6 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

Укыган әсәрләрегез арасыннан Сез идеал дип санаган герой турында языгыз, ни өчен аны үзегез өчен үрнәк дип уйлыйсыз, дәлилләгез.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2020-2021 уку елы) 9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

                                                                                 Максималь балл – 49 балл

  1. Лирик әсәргә караган биремнәр (20 балл).

Шулкадәрле, күпме, җырларым, көч, сез, йөрәгемдә, һәм, шытып, җирдә, кырында, ялкын, чәчәк, ил, хаккыгыз, атыгыз, булса, сездә

1. Әлеге сүзләр кулланылган шигырьне искә төшерегез һәм шул строфаны (куплетны) тулы итеп язып куегыз. Әсәрнең исемен һәм авторын күрсәтегез (5 балл).

2. Әлеге шигырьдә лирик геройның хис-кичерешен ачыклап языгыз, ул үзгәреш кичерәме? Нинди вакыйгаларга бәйле туа? (6 балл)

3. Әлеге шигырьдә автор нинди тел-сурәтләү чараларыннан файдалана? Ни өчен әлеге чараларны сайлап алган дип уйлыйсыз? (6 балл)

4. Бу шигырь лириканың кайсы жанрына карый? Төгәл итеп атамасын гына язып куегыз (3 балл).

  1. Эпик әсәргә караган биремнәр (19 балл).

1. Һәр әсәр исеме артына аның авторын язып куегыз (5 балл):

“Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә”

“Кем җырлады?”

“Сагыну”

“Хәят”

“Бала”

2. Һәр әсәр исеме артына аның төп героеның исемен язып куегыз (5 балл):

“Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә”

“Кем җырлады?”

“Сагыну”

“Хәят”

“Бала”

3. “Мөһаҗирләр” әсәре эпик төрнең кайсы жанрына карый? Төгәл итеп атамасын гына язып куегыз (3 балл).

4. “Мөһаҗирләр”әсәрендә әдип күтәргән проблемаларны, ул әйтергә теләгән фикерне ачыклап языгыз (6 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

Укыган әсәрләрегез арасыннан Сез идеал дип санаган герой турында языгыз, ни өчен аны үзегез өчен үрнәк дип уйлыйсыз, дәлилләгез.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2020-2021 уку елы) 10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

                                                                                 Максималь балл – 60 балл

  1. Лирик әсәргә караган биремнәр (25 балл).

Очты, җиһанга, күңлем, шат, читлегеннән, раббысы, тарсынып, яраткан, дөнья, ят, кошы, яратса да

1. Әлеге сүзләр кулланылган шигырьне искә төшерегез һәм шул строфаны (куплетны) тулы итеп язып куегыз. Әсәрнең исемен һәм авторын күрсәтегез (5 балл).

2. Әлеге шигырьдә лирик геройның хис-кичерешен ачыклап языгыз, ул үзгәреш кичерәме? Нинди вакыйгаларга бәйле туа? (6 балл)

3. Әлеге шигырьдә автор нинди тел-сурәтләү чараларыннан файдалана? Ни өчен әлеге чараларны сайлап алган дип уйлыйсыз? (6 балл)

4. Бу шигырь лириканың кайсы жанрына карый? Төгәл итеп атамасын гына язып куегыз (3 балл).

5. Шигырьнең лирик героена бәя бирегез (5 балл).

  1. Эпик әсәргә караган биремнәр (25 балл).

1. Һәр әсәр исеме артына аның авторын язып куегыз (5 балл):

“Әбугалисина”

“Хисаметдин менла”

“Япон сугышы, яки Батыргали агай”

“Көз”

“Хәят”

2. Һәр әсәр исеме артына аның төп героеның исемен язып куегыз (5 балл):

“Әбугалисина”

“Хисаметдин менла”

“Япон сугышы, яки Батыргали агай”

“Көз”

“Хәят”

3. “Көз” әсәре эпик төрнең кайсы жанрына карый? Төгәл итеп атамасын гына язып куегыз (3 балл).

4. “Көз”әсәрендә әдип күтәргән проблемаларны, ул әйтергә теләгән фикерне ачыклап языгыз (6 балл).

5. Ни өчен үзенең әсәрен автор “Көз” дип атады икән? Әсәр сюжеты белән әсәр исеме арасында бәйләнеш бармы? (6 балл)

  1. Иҗади эш (10 балл).

Укыган әсәрләрегез арасыннан Сез идеал дип санаган герой турында языгыз, ни өчен аны үзегез өчен үрнәк дип уйлыйсыз, дәлилләгез. 



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2020-2021 уку елы) 11 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

                                                                                 Максималь балл – 60 балл

  1. Лирик әсәргә караган биремнәр (25 балл).

Илемне, миңа, илдән, синең, автоматым, алмаштыргач, аркама, җирдә, һәм, кала, сине, киттем, тагын, өчен, ни, асып, ил, һәм

1. Әлеге сүзләр кулланылган шигырьне искә төшерегез һәм шул строфаны (куплетны) тулы итеп язып куегыз. Әсәрнең исемен һәм авторын күрсәтегез (5 балл).

2. Әлеге шигырьдә лирик геройның хис-кичерешен ачыклап языгыз, ул үзгәреш кичерәме? Нинди вакыйгаларга бәйле туа? (6 балл)

3. Әлеге шигырьдә автор нинди тел-сурәтләү чараларыннан файдалана? Ни өчен әлеге чараларны сайлап алган дип уйлыйсыз? (6 балл)

4. Бу шигырь лириканың кайсы жанрына карый? Төгәл итеп атамасын гына язып куегыз (3 балл).

5. Шигырьнең лирик героена бәя бирегез (5 балл).

  1. Эпик әсәргә караган биремнәр (25 балл).

1. Һәр әсәр исеме артына аның авторын язып куегыз (5 балл):

“Намус”

“Хәзинә”

“Матурлык”

“Көз”

“Әтәч менгән читәнгә”

2. Һәр әсәр исеме артына аның төп героеның исемен язып куегыз (5 балл):

“Намус”

“Хәзинә”

“Матурлык”

“Көз”

“Әтәч менгән читәнгә”

3. “Хәзинә” әсәре эпик төрнең кайсы жанрына карый? Төгәл итеп атамасын гына язып куегыз (3 балл).

4. “Хәзинә”әсәрендә әдип күтәргән проблемаларны, ул әйтергә теләгән фикерне ачыклап языгыз (6 балл).

5. Ни өчен үзенең әсәрен автор “Хәзинә” дип атады икән? Әсәр сюжеты белән әсәр исеме арасында бәйләнеш бармы? (6 балл)

  1. Иҗади эш (10 балл).

Укыган әсәрләрегез арасыннан Сез идеал дип санаган герой турында языгыз, ни өчен аны үзегез өчен үрнәк дип уйлыйсыз, дәлилләгез.


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: