Тәрбия кодексы

Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Беренче иң кыйммәтлесе - әдәп, дигән.

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсезгә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исеме күтәрүе гаҗәп дигән.

 

                              Татар халык бәете

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ39.2 КБ
Файл ИСЕҢДӘ ТОТ!27.58 КБ
Файл ҮТӘ!27.77 КБ

Предварительный просмотр:

 

 

 

                  РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН

                          НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ

 https://image.jimcdn.com/app/cms/image/transf/dimension=156x10000:format=jpg/path/s1f30e3f017ae9a10/image/id27ec4d02a960a20/version/1379494537/image.jpg

                      10 АЛТЫН КАГЫЙДӘ                                    


Разделитель для текста

1. Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

 

2. Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр.

 

3. Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк!

 

4. Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә - әдәплелек ул.

 

5. Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер.

 

6. Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр.

 

7. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр.

 

8. Гаиләдә булган тәрбия – беренче тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – икенче тәрбия. Аннан соң булган тәрбия - өченче тәрбия. Бу тәрбиянең беренчесе – аналардан, икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнәләр.

 

9. Гадделлек. Гүзәл холыкларның иң  гүзәле – гаделлектер.

 

10. Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер.



Предварительный просмотр:

ИСЕҢДӘ ТОТ!

 

Разделитель для текста

 

1. Адәмне адәм иткән - әдәп.

 

2. Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан.

 

3. Үгет бездән, әдәп белү үзеңнән.

 

4. Үзеңне зур тотма, кешене хур итмә.

 

5. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

 

6. Әдәпле булу – кешегә игътибарлы, инсафлы булу.

 

7. Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә.

 

8. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.

 

9. Күп фикерлә, әз сөйлә.

 

10. Белсәң сөйлә, белмәсәң кеше сөйләгәнне тыңла.



Предварительный просмотр:

ҮТӘ!

Разделитель для текста

 1. Башкаларны да үзеңне яраткан кебек ярат.

 

2. Син кайда, кем белән булсаң да аларга игътибарлы, мәрхәмәтле бул!

 

3. Һәрвакыт инсафлы һәм тәрбияле бул.

 

4. Табигатькә карата мәрхәмәтле бул!

 

5. Үз-үзең белән идарә итәргә, үз фикереңне тыныч кына әйтергә өйрән; кычкырма, кешеләрнең кәефен бозарлык авыр сүз әйтмә.

 

6. Һәрвакыт ярдәмчел бул!

 

7. Әти-әниең, туганнарың, дусларың, иптәшләрең белән әйбәт мөгамәләне сакла: “тылсымлы” сүзләр әйтергә онытма; кешеләр белән очрашканда исәнләш, аерылышканда саубуллаш.

 

8. Әләкче булма; әгәр дә берәрсе нинди дә булса ярамаган эш эшли икән бу турыда башта аның үзенә әйт, аны начар эш эшләүдән тый.

 

9. Нинди дә булса бер эшне әйбәт башкара белүең белән масайма, башкаларны да шулай эшләргә өйрәт.

 

10. Көн саен игелек кыл!