Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр формалаштыруда әдәбият дәресенең әһәмияте
статья

Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр формалаштыруда әдәбият дәресенең әһәмияте

Скачать:


Предварительный просмотр:

       Мәктәптә әдәбият – иң әһәмиятле предметларның берсе. Музыка, рәсем сәнгате белән янәшә сүз сәнгате – әдәбият укытыла. Ул дөньяны, тормышны, кешенең үз-үзен тотышын, психологиясен аңлауга ачкыч ролен үти, чөнки әдәбиятның төп өйрәнү-сурәтләү объекты – кеше, аның рухи дөньясы, тышкы дөнья, мохит һәм башка кешеләр белән мөнәсәбәтләре.

      Матур әдәбият элек-электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык-нәфислек уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе булган. Илебездә бөтен мәгариф өлкәсе яңа белем бирү стандартларына күчкән чорда да, әдәбият укыту турында сүз алып барганда, без аның шул үзенчәлекләрен, закончалыкларын үзәккә куябыз. Федераль дәүләт белем стандартлары шартларында гомуми белем бирү системасы көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләрне игътибар үзәгенә куя. Гомуми белем бирү системасында универсаль уку-укыту эшчәнлеге төрләре шәхескә кагылышлы, регулятив, танып белү, коммуникатив гамәлләр дип аерып йөртелә. Шулардан шәхескә кагылышлы универсаль ук гамәлләре укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен, әдәп-әхлак нормаларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен, үзен тормышта лаеклы шәхес итеп куюын үз эченә ала. Ә бит мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге йә бу ситуациядә үз-үзен ничек тотарга өйрәткән башка фән юк. Нәкъ менә әдәбият тормыш-чынбарлыкны, кешеләргә очрый торган вакыйга-каршылыкны, кешенең психологиясен һәм төрле шартларда үз-үзен тотышын күрсәтә, әдәби геройларның күңел матурлыгы турында сөйләп, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең үз җаннарында ничек итеп матурлык һәм яхшылык йөртүен аңлата. Әсәрләр ничек яшәргә һәм нинди булырга юл күрсәтә. Аларда кешелекнең тормыш тәҗрибәсе, рухи эзләнүләре, фикер, акыл байлыгы саклана. Мәктәптә әдәбият дәресе шушы тәҗрибәне  бүгенге яшьләргә җиткерергә, аны хәзерге яшәеш белән берләштерергә, файдаланырга өйрәтергә тиеш.

        Мәктәптә әдәбият курсының төп эчтәлеге әдәби әсәр өйрәнүдән гыйбарәт. Әдәби әсәрне уку һәм анализлау бер-берсен тулыландырып киләләр. Мин үзем әсәрне образлар бирелеше аша анализлауга өстенлек бирәм. Әдәби әсәрдәге кеше образында без яшәеш, матурлык, яхшылык турында уйлануларны күрәбез, язучы күрсәтергә теләгәнне күз алдына китерә алабыз. Шуңа да бу очракта эш геройларның үзенчәлекле сыйфатларын, якларын күзәтүдән башлана.  Теге яки бу образга характеристика биргәндә, укучылар, ирексездән, үзләрен аның урынына куеп карыйлар, үзләрен аның белән чагыштыралар. Үз тормыш тәҗрибәләреннән, кичерешләреннән чыгып, аның эш-гамәлләренә бәя бирәләр. Геройның тәртибенә сокланалар йә кире кагалар, аклыйлар йә нәфрәтләнәләр. Бала, шул рәвешле, мәрхәмәтлелек. намуслылык, дөреслек, яхшылык, явызлык, игелеклелек, дуслык кебек аерым төшенчәләр белән таныша.   Минем урта буын укучыларым аеруча Ф. Әмирханның “Нәҗип” хикәясендәге Нәҗипне, И. Газиның “Өч Мәхмүт”ен, Мәүлиясен, Г. Гобәйнең “Маякчы кызы” Илсөярне, Л. Ихсанованың “Наил белән Фаил”ен шулай анализларга яраталар.

      Ә югары сыйныфлар белән без образлар бирелешенә күбрәк йомгаклау дәресләрендә тукталабыз. Өлкән сыйныфларга аеруча,  әдәби әсәрне өйрәнеп бетергәч, анализлау һәм геройларга характеристика бирү максатыннан,  “суд” оештыру ошый.  Әдәби геройны яклап та, тәнкыйтьләп тә карарга мөмкинлек туа, кайбер укучылар шаһитлар булып чыгыш ясый. Әлбәттә, мондый эшләр укучыдан материалны яхшы белүне таләп итә, шуңа күрә аны әйбәтләп өйрәнергә этәргеч булып тора. Укучыларым белән Ф. Хөснинең “Йөзек кашы”, Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”, Г. Исхакыйның “Көз”, “Ул әле өйләнмәгән иде”  әсәрләре, Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыят”е буенча үткәрелгән “суд”лар аеруча уңышлы килеп чыга.    Әлеге әсәрләр кеше тормышында әхлак законнарының урынын ачыклау, әхлакый караш булдыру, кешенең үз-үзен тотышын-тәртибен, аерым характер сыйфатларын ачып бирү сәләтенә ия. Укучыга алдагы, зурлар тормышында үз-үзен тоту, үзендә нинди шәхси сыйфатлар булдыру кирәклеге хакында мәгълүмат бирә.

        Шулаен шулай. Ләкин сәнгатьне аңлау өчен аны яратырга, даими танышып торырга, кызыксынырга кирәк. Китап укымыйча гына әдәбиятны тоеп, кичереп, бәяләп булмый, һәр укыган әсәр баланы әдәбиятка якынайта, димәк, укучының эчке дөньясына тәэсир итә. Сер түгел, бүгенгесе көндә балаларны китап укырга мәҗбүр итү иң зур проблемаларның берсе. Шул рәвешле, безгә, әдәбият укытучыларына, әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап белән кызыксындыру кебек бик мөһим бурыч йөкләнә. Мин моның бердән-бер чарасын гына күрәм, ул да булса – кызыксындыру. Мин кайвакыт шулай әдәби әсәр белән кызыксындыру өчен, аңа “реклама” ясыйм: бер кызыклы өлешен укып күрсәтәм. Яки укучылардан әсәрнең исеменә бәйле  аның эчтәлеген фаразлатып карыйм. Кемнең фаразы дөреслеккә туры килүен белү өчен (ә укучыларның моны бик беләселәре килә), әсәрне укып чыгу сорала. Яисә әсәрнең бер-ике бүлеген укыгач, алдагы бүлекләргә күчкәнче, ЭАР-ГАЙД структурасы буенча, “Алга таба вакыйгалар нинди борылыш алыр икән?” дигән проблемалы сорау куям, һәм берничә гипотеза тәкъдим итәм. Укучылар берничә вариантны сайлап алалар, һәм аларның дөреслеген тикшерү өчен, алдагы бүлек яки бүлекләр белән танышу ихтыяҗы килеп туа. Дөресен әйтәм, бик ялкау укучылар да бу эшкә алына.  

      Диалоглары күп булган чәчмә һәм драма әсәрләрен укыганда, түбәнрәк сыйныф укучылары белән өзекне сәхнәләштерү  чарасын да еш кулланам үземнең эшемдә. Алар моңа бик теләп алыналар,  рольләрне бүлешәләр, үзләренең холкына туры килгәнен сайлыйлар, битлекләр дә, костюмнар да әзерләп киләләр.  Ә иң төп шарт бер генә  - үз ролеңне белү, димәк, әсәрне уку, өйрәнү.

     Драма жанрына караган әсәрләрне өйрәнгәндә, театрларга барып. спектакльнең театр сәхнәсендә куелышын карау да еш була. Кайвакыт без моны әсәрне укыганчы эшлибез. Әсәрнең сәхнәдәге вариантын күргәч, укучыларның бик тә аны оригиналы белән чагыштырып карыйсылары килә: кайсы өлешләре туры килә, кайсы урыннарын режессер бераз үзгәрткән. Ә кайвакыт, киресенчә, башта әсәрне укып, аннары спектаклен карау да үзен аклый. Беренчедән, укучылар әсәрне укысын өчен, аларны алдан ук кызыксындырып куеп була. Икенчедән, әлеге әсәр аларның хәтерендә яхшырак саклана. “Укыганда мин бу образны болай, я тегеләй күз алдына китергән идем” дип, алар әле озак аның буенча фикер алышалар. Болардан тыш, мондый чаралар укучыларны әдәби яктан гына түгел, мәдәни һәм рухи яктан да үстерә һәм баета. Гел-гел театрга йөреп бетеп тә булмый, әлбәттә. Шуңа күрә спектакльләрнең видеоязмаларын гына карау да укучыларга бик ошый, материалны укып кына кабул итүгә караганда бу күпкә тәэсирлерәк. Кечерәкләр белән эшләгәндә әкиятләр һәм шигырьләр буенча төшерелгән татарча мултфильмнар да ярдәмгә килә.

       Билгеле бер бүлекне тәмамлаганнан соң, әлеге тематика буенча проект эшчәнлеге оештыру да укучыларда бу бүлеккә караган әсәрләрне әйбәтләп өйрәнү ихтыяҗы тудыра. Балалар бик актив, алар бу эшләрне бик теләп һәм кызыксынып башкаралар. Төркемнәргә бүлеп эшләтсәң, алар бу эшкә тагын да җитдирәк карыйлар, чөнки балаларга, аеруча түбән һәм урта буын укучыларына  үзара ярышу хисе хас.

     Укучыларны төрле фәнни конкурсларга, әдәби чараларга тарту да үз вазифасын үти. Балаларда кызыксыну чаткысы барлыкка килә. Һәм бу чаткыны инде сүнмәс ялкынга әверелдерү – безнең, укытучыларның бурычы.    

        Чыгышымда сайлаган темамны тулысынча ача алдым шикелле. Нәкъ бу темега алынуым очраклы гына түгел. Әдәбият кешенең рухи дөньясына, эчке культурасына, тормышта үз урынын табуга һәм башка кешеләр белән мөнәсәбәтләрен урнаштыруына, акыл һәм фикерләвен үстерүгә ярдәм итүче көчләрнең берсе дип саныйм. Әдәбият һәрвакыт яхшылыкка омтыла. Явызлыкны кире кагып, ул җәмгыятьне, аерым шәхесне чистарынырга чакыра, миһербанлылырак, игътибарлырак, гуманлырак булырга өнди. Әдәбият дәресләре дә бала күңелендә, аңында, тәртибендә билгеле бер максат, омтылыш һәм теләкләр системасы формалаштыруга йөз тотарга тиеш.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресенең технологик картасы

А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә  корылган   дәреснең  технологик  картасы...

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел;

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел...

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел.

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел....

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (79бит), Казан 2017 ел.

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (79 бит), Казан 2017 ел....

5 сыйныфта әдәбият дәресенең технологик картасы. (рус төркеме)Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы

5 сыйныфның рус төркеме өчен әдәбият дәресенең технологик картасы. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы...

Әдәбият дәресенә презентацияләр

Муса Жәлилгә багышланган презентация. Әдәбият дәресләре һәм класстан тыш чараларда файдалану өчен....