Эссе. Киләчәк укытучысы.
план-конспект

Сәлимуллина Гөлчәчәк Вәлинуровна

Внеклассная работа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.kilchk_ukytuchysy.docx19.66 КБ

Предварительный просмотр:

                      Киләчәк укытучысы.

Хезмәт аша туа чын батырлык,

Хезмәт илтә иң зур байлыкка.

     Хезмәтем минем – шатлыгым чыганагы. Әйе,  бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... кем соң ул?

     Укытучы – бала күңелен аңлый белүче, йөрәген балаларга бүләк итүче, белем дөньясында юл күрсәтүче, дип язалар балалар иншаларында. Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Чыннан да,  укытучы ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы.

     Киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап биргәнче үткәнгә күз салыйк. Борынгы бөек фәлсәфәчеләрне искә төшерик, алар барысы да укытучылар да бит әле. Платон  Аристотельнең  укытучысы, Аристотель Македонскийның укытучысы, Пушкинның укытучысы Жуковский булган....  Танылган шәхесләрне тәрбияләп үстергән укытучылар нинди сыйфатларга ия булганнар икән соң? Минемчә, алар мәрхәмәтле, киң күңелле, үз эшләрен һәм балаларны яратучы, балалар психологиясен аңлаучы, укыта һәм иҗат итә белүче, камиллеккә омтылучы кешеләр булганнардыр.

Алар укучыларына табигать биргән сәләтләрне күреп, аларны үстереп бөеклеккә таба юл ачканнар. Укытучылар турында  Э. Мөэминова түбәндәге юлларны язган:

“Могҗизалар” тудыручы галимнәр дә,

Хисләреннән җыр ясаучы шагыйрьләр дә,

Батырлыкта тиңдәше юк геройлар да,

 Башлап сезгә бурычлылар, бар да, бар да.

Киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш дигән сорауга әйләнеп кайтсак, ул, һичшиксез, үткән буыннар тәҗрибәсенә таянып эшләргә тиеш.Үткән һәм хәзерге заман укытучыларына хас сыйфатларның күбесе киләчәктә дә әһәмиятен югалтмас дип ышанам. Укытучы һөнәрен сайлаган кеше үзе дә гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, укымышлы булырга тиеш. Чөнки ул баланы белем белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакълеге белән дә тәрбия кыла. Һәр укучы аны үзенең остазы итеп хис итсен, аның янына һәр көнне теләп, сагынып барсын.

    Киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш ?  Бу сорауга җавап бирер өчен, яңа заман укытучы алдына  куйган бурычларны истә тотарга кирәк.

  Бурычларның берсе –сыйныфтагы барлык баланың холкын-фигылен, уй-хисләрен, кайгы-шатлыкларын үз йөрәге аша үткәреп баланың холкын формалаштыру, шәхес тәрбияләү. Күпме бала, күпме язмыш.

   Бурычларның тагын берсен Г. Гайнетдинова әйткән фикер белән белдереп булыр иде: “Һәр бала үзенчә талантлы бит ул, - ди шагыйрә. – Шуңа күрә, мин алдыма укучыларның сәләтен ачу, үстерү, матурлыкны аңларга өйрәтү максатын куйдым. Матурлыкка омтылган җаннар иҗат итә. Ә иҗат итүченең күңеле дә керсез, эше дә изге була.” Чыннан да, хәзерге көндә күп кенә укучылар укырга теләмиләр. Аларны пассив тыңлап  утыручылардан актив эшчәнлек алып баручыларга әйләндерү бик җиңел түгел. Уку-укыту процессын иҗади оештыру, калыпларга гына таянып иш итүдән баш тарту, укучылар белән иҗади хезмәттәшлектә булу эшнең нәтиҗәлелеген үстерә ала.

Укытучының тагын бер вазифасы – укучыларга киләчәктә җәмгыять өчен файдалы, тормышта үзенең урынын табардай шәхес формалашырлык аң-белем, күнекмәләр булдыру, йөрәкләренә якты йолдыз булып балкырдай ялкын салу .

Укучыларга ышаныч белән карау һәм алар белән ихлас булу балаларда үз көчләренә ышану, якты киләчәккә омтылу теләген үстерә. Димәк, моны да бурычларга кертеп була. Һәрбер укытучы киләчәктә укучылары чын кеше булып үсеп чыгар дип ышана бит.

    Киләчәк заман укытучылары алдында торган бурычларның тагын берсе ул – балаларның компьютер заманасы балалары булуын истә тоту. Бу өлкәдә алардан бер адым алда барырга кирәктер дип уйлыйм, ягъни иң яңа инновацион,  компьютер технологияләрен үзеңә хезмәткә алырга.

     Укытучы бурычларының тагын берсе - укучыларда лидерлык сыйфатларын ачып, аларны үстерә белү бурычы. Яңа заман шәхес үстерүгә, аның ихтыяҗларын тормышка ашыра блүгә зур игътибар бирә.

     21нче гасыр укытучысы укучының тирә-юнь белән мөнәсәббәтен урнаштыруда бала мәнфәгатләрен уку процессы белән каршылыкка кертмичә эшли белергә тиеш.

     Киләчәк заман укытучысы бүгенге көн укытучысы кебек укучы да ул дип беләм. Әйе, башкаларга белем бирү өчен укытучы көн дә һөнәри осталыгын үстерергә, камилләшергә тиеш. К. Д. Ушинский болай дип язган: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала.” Бу сүзләр хәзерге көндә дә, киләчәктә дә әһәмиятле булып калыр, чөнки дөнья бер урында тормый, аның таләпләре дә үзгәрә. Тормыштан артта калмас өчен, педагог үзлегеннән даими, армый-талмый эшләргә, укырга тиеш.

     Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләргә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган тынгысыз, көчле  рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Әлеге һөнәр – беренче чиратта сабырлык, түземлелек сорый. Икенчедән, балаларга карата олы мәхәбәт таләп итә. Иң мөһиме, укытучы үз һөнәрен яратырга тиеш. Әгәр дә инде һөнәрең яшәү рәвешенә әйләнә икән, димәк, син чын укытучы.

     Мәгарифнең төп бурычы -  үзгәреп торган шартларда, актив эшчәнлек алып барырдай, яңача фикер йөртә белгән шәхес тәрбияләү дип билгеләнә. Алган белемнәрне гамәли куллана белү, анализ ясап иң уңайлы, дөрес фикерләрне, юлларны сайлый белү – бу яңа заман кешесенә кирәк булган  сыйфатларның кайберләре генә. Шуңа күрә укучыларда униврсаль уку гамәлләре булдыру укытучының төп бурычларының берсе дип уйлыйм.

     Бездән балаларны белем алырга өйрәтү, аны гамәли куллану күнекмәләрен булдыру, шәхси үзенчәлекләрен истә тотып, киләчәктә җәмгыять өчен файдалы, әмма үзенчәлекле шәхес формалаштыру сорала. Монда К. Булатованың шигъри юллары телгә килә:

Киләчәктә сездән кемнәр чыгар?...

Кем булса да – Кеше булыгыз. (“Алтынчы класстагылар”)

      Киләчәк укытучысы – мәктәпнең йөзе. Һичнинди үзгәрешләр, яңалыклар, реформалар укытучының акылы, йөрәге, күңеле аша узмаса, мәктәптә уңышлы була алмас. Яңа заман укытучысы – һөнәрендә югары квалификацияле, мәрхәмәтле, әдәпле, толерантлык сыйфатларына ия кеше булырга тиеш. Һөнәри осталык, этика, эстетика, логика, фәлсәфә, фәнни-методик эшчәнлек өлкәсендә хәбәрдар булырга тиеш. Укытучыда балаларны уңышлы итү өчен, яңа педагогик технологияләрне өйрәнү һәм куллану теләге сүнмәскә тиеш, монысы көн кебек ачык.

    Хәзерге көндә виртуаль мәктәпләр турында күп сөйлиләр. Компьютер, әлбәттә, заман күренеше буларак шәп нәрсә. Ләкин аның җаны юк. Күңел дөньясы, җаны кешене кеше итә дә бит инде. Шуңа күрә иң акыллы, заманча компьютер да укытучыны, аның сүзен, йөрәк җылысын алыштырмый.

     Яңа бурычлар яңа технологияләр тудыра. Аларны күзәтеп тормышка ашырып барабыз. Ә шулай да... һәр көн диярлек классик педагогик хезмәтләргә һәм тәҗрибәле укытучыларга мөрәҗәгать итәбез. Димәк, киләчәк үткәннән башка була алмый. Шуңа күрә дә без үткән буыннар тәҗрибәсен истә тотып, кадерләп, тагын да тулыландырып киләчәк буын кешеләренә тапшырырга тиешбез. Илебезнең киләчәге безнең кулларда.

     Минем педагогик фәлсәфәм – укучыларны үз көчләренә ышанырга өйрәтү һәм башкаларны ишетергә һәм хөрмәт итәргә өйрәтү. Әгәр укучыларым мине ишетсә, аңласа һәм минем фәлсәфәмә кушылып яшәсә, мин тормышымда үз бурычымны үтәдем дип әйтә алыр идем. Әмма моны вакыт кына билгели ала.

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән,

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.

Ә бүгенге көндә, укучыларыма карыйм да сөенәм. Киләчәктә, һичшиксез, кеше булырлар! Мин моңа ышанам!

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы"....

Эссе "Киләчәк укытучысы"

         Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.           Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән....

Эссе "Киләчәк укытучысы"

Эссе "Киләчәк укытучысы"...

Эссе “Киләчәк укытучысы” – Шәгәрәева А.И.

Эссе “Киләчәк укытучысы” – Шәгәрәева А.И....

Эссе.Киләчәк укытучысы.

Внеклассная работа...

Эссе. Киләчәк укытучысы

Эссе. Киләчәк укытучысы...