Сәлимуллина Гөлчәчәк Вәлинуровна

Туган тел һәм әдәбият укытучысы сайты

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Әдәби китаплар уку

Увлечения: Шигырьләр язу

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Г.Казань

Место работы: МБОУ «Русско-татарская средняя общеобразовательная школа №129»

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salimullina-gulchachak-valinurovna
Телгә мәхәббәт - бер үк вакытта халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз.
Гомәр Бәширов

Кеше өчен иң кадерле тел - туган тел. Туган тел аша кеше дөньяны таный, зур уңышларга ирешә, биеклекләргә менә. Иң олы хисләрен, ярату һәм нәфрәтне дә тел ярдәмендә белдерә. Тел бөек көчкә ия. 

О себе

Мин - туган тел һәм әдәбият укытучысы. Хезмәтем зур җаваплылык сорый.Укучыларны  дөрес язарга, культуралы сөйләм күнекмәләренә өйрәтүдән, әсәрләрне аңлап үзләштерүдән тыш, эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга дөрес бәя бирә белергә,тормышны аңларга, көрәшергә, үз юлыңны табарга, әдәпле һәм кешелекле булырга өйрәтүдән дә гыйбарәт.Әдәбият дөньясы балага эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирүнең төп чарасы булып тора. Әсәрне уку һәм анализлауга укучылар тартылып, геройлар аша үзләрендә матур сыйфатлар булдырырга омтылалар.Тормышта ак һәм кара булган кебек, матурлык-ямьсезлек, яхшылык-яманлык, тынычлык-сугышлар да бар. Дәресләремдә шундый сыйфатлар аша укучыларны матурлыкка, яхшылыкка тартылырга этәрәм.

Хезмәтемне яратып башкару-зур уңышларга ирешүгә ярдәм итә .Укучыларым район, республика конкурсларында, олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, фәнни конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Алар белән беррәттән үзем дә төрлеконкурсларда, проектларда катнашып көчемне сыныйм. Бүгенге көндә беренче  категорияле укытучы буларак туган тел һәм әдәбияты дәресләре укытам. Укучылар белән уртак тел табарга, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Әлеге максатны күздә тотып, интернет челтәре киңлекләренә дә аяк басарга булдым. Үз сайтымны булдырып, алдынгы карашлы башка татар сайтлары белән элемтәгә чыгып, эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга яңадан-яңа эш алымнарын өйрәнергә алындым. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.Мәһдиев "Кеше китә- җыры кала" , "Без- кырык беренче ел балалары", һ.б.

Г.Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" һ.б.

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" һ.б.

Мой взгляд на мир

Без яшәгән дөнья серле дә, кызыклы да. Анда яхшы кешеләр начарларына караганда күбрәк. Тормышың яхшы ягын күрә белик. Һәр нәрсәдән позитив эзлик. Дөнья матур, кеше бөек, яшәү - мәңгелек...

Мои достижения

- Диплом за подготовку школьников к олимпиаде и организационное сопровождение участников(Министерство образования и науки  Республики Татарстан ГАОУ «Республиканский олимпиадный центр»

-Благодарственное письмо за активное участие во Всероссийском конкурсе чтецов по произведениям Г.Тукая на татарском языке «Тукайга мәхәббәт илә...”

-Благодарственное письмо за плодотворное сотрудничество с журналом «Сабантуй»

 

-Благодарственное письмо за вклад в воспитании молодого поколения с целью сохранения языка, веры, религии. Мечеть «Тынычлык»

-Диплом,  победитель второго этапа республиканского конкурса «IT-ЧЕМПИОН» в номинации дружный класс 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: