"Татар кызы" бәйгесе.
план-конспект

Сәлимуллина Гөлчәчәк Вәлинуровна

Татар кызы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_kyzy_bygese.docx17.89 КБ

Предварительный просмотр:

Татар кызы бәйгесе. Визитка. 2013-2014нче уку елы.

“Йолдызлар яңгыры” бәйгесе.

Бәйге алдыннан Хәтимә ,җырлый-җырлый,  идән юып йөри. Хәсән килеп керә.

Хәсән. Эшләр барамы,карчык?

Хәтимә. Барагынамы соң, йөгерә! (халатын салып элеп куя).

Хәсән. Кая барырга җыенасың, былбылым?

Хәтимә. Күп белмә, тиз картаерсың!(Хәсәннең кулына швабрасын тоттырып). Кара аны, мин әйләнеп килешкә бөтен җир ялт итеп торырга тиеш! Бүген монда бәйге узачак. Аңладыңмы!?

Хәсән. Аңладым, былбылым, аңладым! Юлларыңа ак җәймә, сандугачым! (Идәнне юган була).

Сәхнәгә күркәм кыяфәтле ир-егет килеп керә.

Ир кеше. Исәнмесез! Гафу итегез, сез әле генә биредә кем җырлаганын әйтә алмассызмы?

Хәсән. Ә ни өчен кирәк ул сезгә?

Ир кеше. Мин әлерәе кенә биредән  искиткеч җыр ишетеп калган идем. Менә шуның җырлаучысы белән якынрак танышасы иде. Мин аны суперйолдыз ясап, чит илгә алып китәсе идем.

Хәсән. Сезнеңчә, улшулай сәләтле мени?

Ир кеше. Улмы?  О сәләт кенәме соң! Самородок!Алтын!

Хәсән. Белмим! Күрмәдем. (үз-үзенә). Сезнең кебелргә ышансаң!.. (Ир егет эшлекле кыяфәт белән чыгып китә).

  Сәхнәдә Хәсән берүзе генә кала.

Хәсән.  Эх, Хәтимә, Хәтимә! Кыюлыгың җитмәде үзеңнең. Сәхнә турындагы хыялың тормышка ашса, бәлки монда идән юып йөрмәс идең, сәхнә йолдызы булыр идең. (чыгып китә)

Бәйге башланырга берничә минут калып бара. Ишек төбендә бер кыз балаикеләнеп тора. Бер адым алга атлый, икене артка чигенә.

Шул  вакытта сәхнә артыннан киңәшләр бирелә.

Акыл.

Иң күтәрмәс йөкә кулың сузма –

Сыгылырсың;

Ярты юлга хәтта җитәлмичә

Егылырсың;

Бармак төртеп көләр үткән-сүткән –

Җиңелерсең...

Соң түгел бит. Уйла!

Йөрәк.

Еллар аша борылып караганда

Үкенерсең;

Алмый калган чиксез йөккә

Үрелерсең;

Хаталандым, кичер, зинһар, диеп

Үтенерсең,

Тик соң булыр. Үз рухыңны шулай

Үтерерсең...

Инде сайла.

Айгөл. (башын күтәреп, горур атлап, ишектән керергә әзер) Иңнәр хәлсез булса да, көчле йөрәгем бар. Тел сөяксез, бәндә сөйләр. Ә мин үз юлымны ярам. Барам! (ишектән кереп китә).

Коридорда шау-гөр килеп бәйгедә катнашучылар җыелган (кемдер җөрлый, кемдер бии, кемдер шигырь сөйли). Комиссиядән бер кеше чыгып тынычландырырга тели.

Жюри. Тавышланмагыз! Тынлык!  Бүген һәрберегез “Әпипә”не башкарасыз. аңлашылдымы?

Беренче егет.  Бер сорау мөмкинме Биючеләргә нишләргә?

Жюри. Аларга да шундый ук таләпләр,  “Әпипә”не биисезґ!

Бер кыз. Ә нәфис сүз осталары нишли?

Жюри. Ә сез матурым, җырны шигырь итеп сөйлисез!

Бәйгене башлап җибәрәбез, рәхим итегез!

Бер егет чыгып “Әпипәне ” рэп итеп башкара., бер кыз “Әпипә” көенә заманча бии.

Жюри. Чираттагы катнашучыбыз,  Саляхова Айгөл. Рәхим итегез!

Айгөл.  (комиссия каршына килеп басып) Әгәр рөхсәт итсәгез, чыгышымны шигъри юллар белән башлар идем.

 Жюри. (бер берсенә карашып) Ярый, башлап карагыз!

Айгөл.                      Горурланам.                        Гөлназ Вәлиуллина

Зур мираслы татармын мин,

Иҗатчылар нәселеннән.

Ниндидер бер сыйфат күчкән

Татарның һәр шәхесеннән.

Тукай кебек үз җиремне

Җан-тән белән сөям мин;

Харис кебек зур хисләрдә

Йөзәм, янам, көям мин.

        Җәлил кебек илем өчен

        Гомерем дә җәл түгел;

        Галиевтай балачактан

        Китә алмый һаман күңел.

Такташка кебек миңа да

Дус – якын кеше, терәк;

Туфан кебек җылы куллар

Көтә минем дә йөрәк.

          Миңнуллиндай заманымның

          Бар нәрсәсен дә беләм,

          Яруллиндай киләчәккә

          Карыйм зур өмет белән.

 Шушыларга өстәп тагын

Үз фикерем, үз холкым.

Мирас бетә диеп кайгырма

Мондый кызлар барда халкым!!!

(Айгөл “Әпипә”не биеп, җырлап күрсәтә)

Алкышлар ишетелә, катнашучылар барысы да сәхнәгә чыга.

Хәсән. И дусларым, кызыкмагыз чит-ят җиргә. Һәр ялтыраган алтын түгел, онытмагыз.

Хәтимә.  Үз илебезне, үз телебезне, үз динебезне. Үз моңнарыбызны яратыйк!  Үзебезнең мәдәниятебезне үстерик! Бары үз илен, үз телен, үз динен, үз моңын сөйгән кеше генә мәңге бәхетле бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...