Сан
план-конспект

Сәлимуллина Гөлчәчәк Вәлинуровна

Сан

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл san_achyk_dres.docx46.9 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                 Татар теле

                                                   Саннарны гомумиләштереп кабатлау

                                                    4 нче сыйныф (татар төркеме)

                                               

                                                                                                                                                         

                                                                                                                                            Салимуллина Гөлчәчәк Вәлинур кызы

                                                                                                                                            I категорияле  татар теле һәм  әдәбияты

                                                                                                                                            укытучысы

                                                                                                                                            Казан шәһәренең рус-татар мәктәбе

                                                                                                                                            89393986808

                                                                                                                                             Salimullina84@mail.ru

Дәрес  планы.

Тема:

Саннарны  гомумиләштереп кабатлау.

Белем бирү максаты:

Сан сүз төркеме  турындагы  белемнәрне ныгыту, системага салу.

Фикерләү сәләтен үстерү максаты:

Саннарны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләрен, игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбияви максат:

Укучыларда дустанә мөнәсәбәт, адекват үзбәя кую күнекмәсе, мәрхәмәтлелек,табигатькә карата сакчыллык сыйфатлары,парларда  дустанә мөнәсәбәттә  эшләү ихтыяҗы үсеше өчен  җирлек тудыру

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

1.Предмет нәтиҗәлелеге:

Саннарны  тану, төркемчәләрен  дөрес итеп аера  белү, дөрес куллануга ирешү, дөрес язарга өйрәнү.

2.Метапредмет нәтиҗәлелеге:

-Регулятив гамәлләр камилләштерү өчен җирлек тудырыла:   Уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап кушма сүзләрнең   үзенчәлеген ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашу.

-Танып белү гамәлләре:   сан һәм сан төркемчәләренең үзенчәлеген модельдә күрсәтә һәм модельдән файдалана белү.

-Коммуникатив гамәлләр:  Парларда эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа:   бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә белү, башкаларның фикерен тулыландыру, өйрәнелгән  материал нигезендә әдәби сөйләм камилләшү.

3.Шәхескә кагылышлы нәтиҗәлелек:  

Иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт, үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү, үз эшчәнлекләрен адекват бәяләү.                                            

Төп төшенчәләр:

 Сүз төркемнәре, сан, саналмыш, сан төркемчәләре, аңлатмалы сүзлек, орфографик сүзлек.

Укытучының эш гамәлләре:

1. Махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр  формалашуы өчен дә җирлек тудыру

2.Укуга карата мотивлаштыру булдыру.

3.Укучыларның реаль уку мөмкинлекләренә туры килгән контроль методларына нигезләнеп, аларның белемнәрен объектив бәяләү.

4.Танып белү активлыгын, мөстәкыйльлекне, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Дәресләрдә танып белү эшчәнлеге академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла. Дәрестә танып белү эшчәнлеген оештыруның

•        формасы – нигездә, фронталь

•        методы – нигездә, тикшерүле

•        контроль, бәя, пробелны бетерү – нигездә, үзконтроль, үзбәя

             Укытучы өчен

              Укучы өчен

Ресурслар:

  1. Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,Р.К.Сәгъ диева, В.А. Гарипова. Татар теле.4 нче сыйныф  Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек, Казан, “ Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2014      
  2. 2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. — Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ), 2003.— 128 б

3.Татар теленең орфографик сүзлеге.-Казан:

2.Презентация Power Point   “Сан ”, компьютер.

1.Карточкалар, рәсемнәр,укучының эш дәфтәре.

Дәрес барышы:

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I.Ориентлаштыру,мотивлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

2.Актуальләштерү.

     -

3.Уку мәсьәләсен кую.

1.Уңай психологик халәт тудырыла.

-Балалар, дәрестә тырышып эшләр, күп нәрсә белер өчен яхшы кәеф кирәк. Әйдәгез әле, бер-беребезгә күтәренке күңел телик.

2.Актуальләштерү.

1.Матур язу күнегүе.  Кк хәрефләрен язу.

-Укучылар,  тыңлагыз әле, бер табышмак әйтәм.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган?  (Кыш көне)

-Укучылар, хәзер табигатьтә бу билгеләрне күзәтергә буламы?(Әйе).

-Әйе, дөрес әйтәсез, без көзне озатабыз , кышны каршы алабыз.

-Укучылар, әйтегез әле кыш көне һава торышы нинди була?(Салкын,буранлы,җилле, кар ява)

-Әйе, дөрес әйтәсез.

-Укучылар, күрәсезме кар яву сәбәпле без язачак сүзләрнең кайбер хәрефләре күренми. Нинди хәрефләр язарбыз икән икән? Әйдәгез бергәләп карыйк әле.

- Бу сүзләр арасында исемнәр бармы? (Кошлар, җилләр)

- Кышкы, ямьле нинди дәрәҗәдәге сыйфатлар? (Гади )

- Зәңгәррәк нинди дәрәҗәдәге сыйфат? (Чагыштыру)

- Бу сүзләр арасында артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бармы? (Ап-ак)

- Ә калган сыйфатлар нинди дәрәҗәдәге сыйфатлар? ( Кимлек дәрәҗәсендәге)

- Җиденче нинди сорауга җавап бирә?(Ничәнче?)

3.Уку мәсьәләсен кую.

- Балалар, шулай акрын гына серле сукмактан кышка таба атлыйбыз. Ә шушы кар өемнәре арасыннан мин бер табышмак таптым.

Йөз кат кием, барысы да төймәсез.(Кәбестә)

-Молодцы!Табышмакның җавабын табыр өчен нинди сүз ярдәмгә килде сезгә?(Йөз  сүзе)

-Йөз нинди сүз төркеме инде ул?(Сан)

-Димәк,укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?(Сан сүз төркеме турында).2 слайд.

Без  инде алдагы дәресләрдә сан сүз төркеме  турында  сөйләштек? Димәк, бүген нишлибез? (Сан  турында белемнәрне ныгытабыз, гомумиләштерәбез).Ә максатыбыз нинди булыр икән?Без нәрсәгә өйрәнергә тиешбез?( Саннарны аерырга, дөрес итеп сорау куя белергә, төркемчәләрен таный белергә)

1.Хор белән сөйлиләр:

Елмай әле, син елмайсаң,

Елмая олы- кече.

Дөньяда иң матур кеше-

Елмайган, көлгән кеше.

 (Бер-берләренә карап елмаялар, изге теләкләр телиләр).

Дәфтәрләрдә матур язу күнегүләре башкарыла.

2. Сүзләрдәге орфограммаларны атыйлар. (Сүзләр-кышкы,ап-ак , зәңгәрсу,кошлар, җилләр, болытлы ,ямьле,зәңгәррәк, җиденче).

Парларда эш.

3. 1 укучы тактада яза, калганнар урыннарда. Бер-берсенекен тикшерәләр.

 Уку мәсьәләсен укытучы белән бергәләп куялар, дәреснең максатын билгелиләр.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1.Саналмышны табу.

2. Төркемчәләрен әйтү.

2.Модельләштерү.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1нче бирем.

-Укучылар,  бүген көн нинди?

Ә рәсемдә нинди?(Болытлы)

- Бу болытларга яхшырабрак карасак, анда сүзләр язылган.( Бер, алтынчы, чана, декабрь, йөз егерме тугызынчы, егерме биш, мәктәп, укучы.)

- Сезнең алдыгызда  бу сүзләр язылган карточкалар,клей һәм 1 кәгазь бите. Шушы биткә сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп  ябыштырырга кирәк.

(Бер чана,алтынчы декабрь, йөз егерме тугызынчы мәктәп, егерме биш укучы)

-Молодцы! Ә сүзтезмәләрдә саннар янында нинди сүз төркеме килгән? (Исем)

- Сан ачыклаган исем  ничек атала? (Саналмыш)

-Сүзтезмәләр арасында нинди аерманы күрдегез? (Саннар ике төркемчәдә язылганнар- Микъдар һәм тәртип саннары)

- Ә хәзер беренче төркем микъдар саннары булган сүзтезмәләрне, ә икенче төркем тәртип саннары булган сүзтезмәләрне дәфтәрләргә язып куя.

-Эшләгән эшебезгә  нәтиҗә ясыйк. Микъдар саннары  нәрсәне белдерәләр? 1нче төркемнең   укучысы җавап бирә.  (Предметның санын, төгәл исәбен белдерәләр.)  Тәртип саннары  нәрсәне белдерәләр? 2 нче төркем  укучысы җавап  бирә.  (Предметның саналу тәртибен белдерәләр.)

- Укучылар, биш алма- пять яблок сүзтезмәсен рус теле белән чагыштырып карасак охшаш якны һәм аерманы күрәбезме?

Сүзләр тәртибе сакланамы? (Әйе)

Саналмыш үзгәрәме? ( Әйе, татар телендә берлек санда, рус телендә- күплек санда)

  • Ә хәзер сан турында бөтен белгәннәребезне искә төшерик әле.
  • Сан нәрсәне белдерә? ( Предметның исәбен, микъдарын белдерә)
  • Нинди сорауларга җавап бирә? (Ничә? Ничәнче?)
  • Саннар ничек языла? (Цифрлар һәм сүзләр белән)
  • Сан ачыклаган исем ничек атала? (Саналмыш)
  • Без алдагы дәресләрдә санның нинди төркемчәләрен өйрәндек? (Микъдар һәм тәртип саннарын)

Модельләштерү.

1.Предметның исәбен,

микъдарын белдерә  .

 

                                 3. Цифрлар һәм

                                  сүзләр белән

                 2

Ничә? Ничәнче?                              4.Саналмыш

Ял минуты.  МИКС ФИЗ ГРУП.

-        Барыгыз да урыннарыгыздан торыгыз, урындыкларны өстәл астына этеп куегыз. Музыка астында класс буйлап хәрәкәт итегез. (Музыка яңгырый)

Музыка туктады. Ике кеше белән группа ясагыз. Сорау: Сезнең гаиләдә ничә кеше?

Кемнең буе озынрак, шул башлый.

Музыка астында тагын хәрәкәт итәбез. Музыка туктады. Ике кеше белән группа ясагыз. Бирем. Сан кергән җөмлә төзеп әйтегез. Кемнең чәче кара, шул башлый.

 Музыка астында тагын хәрәкәт итәбез. Музыка туктады. Ике кеше белән группа ясагыз. Сорау:Сезнең гайләдә ничә бала?

Дифференциаль бирем

-Укучылар, сез кыш көне чаңгы, чана, тимераякта шуарга яратасызмы?( Әйе)

- Ә хәзер кемнең алдында чана рәсеме- дәреслектәге 106 нчы күнегүне эшли. Ә кемнең алдында чаңгы рәсеме карточкадагы биремне эшли. 

Бирелгән җөмләләргә кирәкле саннарны язарга 

1.        Безнең сыйныфта  _________________   укучы.

2.        ______________________ сентябрьдә балалар мәктәпкә баралар.

3.        ______________________ Май – Җиңү көне.

4.        Бу күлмәк ______________сум тора.

5.        Без __________________________ гасырда яшибез.

Саннар: биш йөз, беренче, егерме, тугызынчы, егерме беренче.

 Ә кемнең алдында тимераяк рәсеме- мәкальләргә тиешле саннарны куеп язарга.

... кат  үлчә, бер кат кис.

Егет кешегә ...төрле һөнәр дә аз.

Йөз сум акчаң булганчы, ...дустың булсын.

Егет сүзе ... булыр

- Укучылар, афәрин, булдырдыгыз. Сезне  тапкырлыкта да сынап карыйсы килә. Тыңлагыз әле.

1. Агачта 5 кош утыра иде, аучы килеп берсен атты.Ничәсе калды?( Берсе дә калмады)

2. Имәндә 6 алма үсә иде.Берсен өзеп алдылар, ничә алма калды? (Имәндә алма үсми)

4. Нинди санны уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бер төрле әйтелә?(кырык)

-Экрандагы ребусларга игътибар итегез әле, укучылар? Монда нинди сүзләр яшеренгән?

(Ребуслар тәкъдим ителә        6н, 1лек, 100ә, 100ек, к3.

Парларда эш.(Проект)

Модель төзи башлыйлар: 1нче, 2нче өлешен әйтәләр.)

Физминутка.

3.Төркемнәрдә эш.

Кызыклы сорауларга җавап табу.

III.Рефлексия, бәяләү этабы.

1.Рефлексия.

2.Үзбәя.

1.Рефлексия

- Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты.Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Ничек уйлыйсыз, нәрсә белдек? Ничек эшләдек? Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

2.Үзбәя.

 -Һәрберегезнең өстәлендә өч төстәге кәгазь бар. Кем дә кем “Мин бүген дәрестә бөтен нәрсәне аңладым, дәрес миңа ошады,”- ди, яшел төстәге кәгазьне ала. “Аңладым, ләкин соравым калды,” - диюче укучы сары кәгазьне ала. “Материал авыр булды, мин аңламадым,”- дигән укучы кызыл кәгазьне ала да  менә шушы машиналар кую урынына( парковкага) беркетә.

1.Рефлексия.

-Сан сүз төркеме  турында сөйләшергә,белгәннәребезне кабатларга тиеш идек.

-Күнегүләр эшләдек, сүзләр яздык.

Яңа нәрсә белдек:(модельне яңадан сөйләп чыгалар).

V. Өй эше.

1.Мәҗбүри өй эше(репродуктив)-дәреслектәге 106 нчы күнегү.

 2.Ярым иҗади(конструктив)- саннар  кертеп ,3 җөмлә язарга.

3.Иҗади- 110  нчы күнегү* -“Саннар тормышта ни өчен кирәк” дигән темага кечкенә генә хикәя язарга.

1.Өй эшен көндәлекләргә язалар.