Сугыш
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 13.52 КБ |
Сугыш
Аяз көнне күк йөзен,
Кинәт кара болыт каплый.
Һич уйламаганда-
Немец сугыш башлый.
Гөрләп торган авыллар
Тып-тыныч кала.
Батыр ир-егетләр
Сугышка озатыла.
Ә кызлар, апалар
Окоп казырга китә.
Сугышның авырлыгы-
Бар кешегә дә җитә.
Әтиләрен зарыгып-зарыгып,
Көткән газиз балалар.
Күз яшьләренә буылып,
Яшәгән әниләр.
Кинәт, һич көтмәгәндә
Җиңү хәбәре ишетелгән.
Күк йөзендә әйтерсең,
Башка кояш елмайган.

Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)

На горке

Зимний лес в вашем доме

Карты планет и спутников Солнечной системы

Наводнение