Әниләр бәйрәме: “Газизләрдән газиз әнкәйләр!”
план-конспект на тему

Касыймова Гөлназ Ришат кызы

Әниләр бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_byrme.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

МАОУ “Гимназия  № 139”

Әниләр бәйрәме: “Газизләрдән газиз әнкәйләр!”

Сыйныфтан тыш чараны әзерләүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                       Әхмәдҗанова З.Р.,Касыймова Г.Р.

Казан

Максат: 1.Әниләрне бәйрәм белән тәбрикләү. 2.Укучыларда ере буе газиз ба карата кадер, хөрмәт, ярату, олылау хисләрен үстерү; әдәплелек, әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү.3.Тыңлаучан булырга өйрәтү.

Җиһазлау: “Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!” , “Газизләрдән газиз әнкәйләр!”, “Ана җылысы – кояш җылысы”, “Ана -  шәфкать диңгезе” плакатлары, шигырьләрдән өзекләр, магнитофон, кассета язмалары. “Әниемә мәдхия” – укучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе.

Укытучы:Әни – ул һәркем өчен кадерле, изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла, Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.

Хөрмәтле әниләр, әбиләр! Сезнең барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телим. Ә хәзер сүзне балаларга бирик. Аларның да сезгә әйтер сүзләре бар.

Бәдретдинова Алсу:

                     Кем дөньяга кеше бүләк итә,

                     Ә кешегә якты дөньяны?

                     Тойгылары кояш кебек кайнар,

                     Эретерлек гранит кыяны.

                      Кем күңеле тулган айдай серле,

                      Язлар сыман ямьле, ягымлы,

                      Шатлыкларга түзем, сабырлы?

                      Кем елмая җәйге таң атканда,

                      Балкып китә шундук тирә-як?

                      Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

                      Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Габдрахманов  Марсель:

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

                               (Б.Рәхимова)

1998нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Аналар көне буларак үткәрелә. Безнең бүгенге бәйрәм кичәбез дә сезгә, кадерле,газиз әнидәребезгә багышлана.Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Тормышыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек, бәхет һәрдаим юлдаш булсын!

Гыйләҗева  Диана: Все люди уважают и любят матерей Во многих странах отмечается День матери. Люди поздравляют своих матерей и приезжают к ним в гости, дарят подарки, устраивают им праздник. И мы сегодня собрались здесь, чтобы поздравить своих мам.

На свете добрых слов немало,

Но всех добрее и важней одно:

Из двух слогов простое слово: “мама”

И нету слов дороже, чем оно.

Пиминов Никита:        Дорогие мамы! Поздравляем вас с Днём матери.

Без сна ночей прошло немало,

Забот, тревог не перечесть.

Земной поклон вам всем, родные мамы,

За то, что вы на свете есть!

Кәримова Әлфия: Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән әниләрне олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Аналарга дан!

“Җырлыйм әнием турында” (Г.Зәйнәшева сүзләре. Ф.Әхмәдиев көе) башкарыла.

Сабиров Булат:  Әни, әнием, әнкәй! Газиз әнкәм! Синнән дә якынрак. Кадерлерәк кем бар соң бу дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең син балаларыңны. Кешедә булган бөтен гүзәллек әнидән килә.

Папова Катя: Мама!Мамочка! Сколько тепла в этом слове. Материнская любовь греет нас до старости. Мама учит нас быть мудрыми, даёт советы, заботиться о нас, оберегает нас. В народе много добрых слов о матери Например: «При солнышке - тепло, при матери – добро.»

Пашков Данил: Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

Павлович Лиза: Нет лучше дружка, чем родная матушка.

Шиверских Диана: Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

Казакова Диана: Без отца пол сироты, а без матери и вся сирота.

Якин  Максим:Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

Кәримова Әлфия:              Әйе. Ана – Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә зур горурлык белән

Без сөйлибез Ана турында.

Коробов Данил:Статистикага күз салыйк әле: уртача алганда, әниләр авыру балалары янында 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр; әниләр 500 төрле ризык пешерәләр, тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буе юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус тавы биеклеге булыр иде;  әниләр үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырга җитәр иде.

Сафина Лия: Да, быть матерью не просто: сколько бессонных ночей, стирки, глажки, уборки, приготовления еды. Как же мы счастливы, что у нас есть мама! Әниле булу белән без бик  бәхетле!

Бәдретдинова Алсу Р.Вәлиеваның “ Әнием” шигырен сөйли.

Йоклап китсәм ялгыш кына                  

Телевизор алдында,

Кемдер назлап-сөеп кенә

Иңнәремә кагыла.

Бу кем икән? Кемнең шундый

Майдай йомшак куллары?

Юк, мин беләм!

Шулай назлый әнием генә бары.

Бер – бер хәвеф килсә кинәт,

Йә боекса күңелем,

Кем ул борчылып яныма

Килеп җитә иң элек?

Бу кем соң бу? Кемнең шулай

Йөрәге сизгер тагы?

Шулай аңлый күңелемне

Әнием генә бары.

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул: - Исән йөр, балам, - дип,

Озатып кала сөеп?

Йә, кем булсын,кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием генә бары.

Мәктәптән арып кайтканда,

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

  • Кайттыңмы, балам? – диеп.

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә  дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

КондратьеваАлиса: Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми,әниеңнең кадерен белеп, сүзен тыңлап, яхшы укып, үзеңне үрнәк тотуың. Эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

Хәйруллин Әмир: Ана булу – изгелекнең таҗы,

                                   Дөньяда иң олы дәрәҗә.

                                   Ана кеше һәрбер баласының

                                   Бәхетенә ача тәрәзә.

Коробов Данил:       Ана сиңа гел яхшылык тели,

                                    Гаепләрең булса – кичерә,

                                    Турылыклы калыйк гомер буе

                                    Ана дигән күркәм кешегә!

Стекольщикова Настя: У мамы самые ласковые, нежные руки. Они всё умеют делать. У мамы самое доброе и чуткое сердце. Оно ни к чему не останется равнодушным. И сколько бы ни было человеку лет, ему всегда нужна мама… Пусть звенят повсюду песни про любимых наших мам. Мы за всё, за всё родные говорим: « Спасибо Вам!»

Все исполняет песню «Мама».

Әбдрәшитова Анжелла  Ә.Бикчәнтәеваның “Әниемнең әнисе әбием була минем...” шигырен сөйли, залда утыручы дәү әниләрне  Әниләр көне белән котлый.

Шиверских Диана:        Җир йөзенең бөтен матурлыгын

                                            Килә бүген бүләк итәсе.

                                            Дөньядагы матур сүзләрнең дә

                                                    Иң җылысын килә әйтәсе.

                                                    Сәламәтлек ташламасын иде,

                                                    Һәр туар көн үтсен шатлыкта!  

                                                    Яшәү яме, дөнья иминлеге

                                                     Юлдаш булсын алгы тормышта!

       Сабиров Булат:Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк, алар шиңәр. Йөрәк җылыбызны бүләк иттек, югалтмассыз, мәңге торыр ул. Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен.Бик зур рәхмәт Сезгә, әниләр!

Азизова Лия: Мы ещё раз поздравляем Вас, милые мамы! Пусть не покидает Вас терпение, которое так необходимо.Пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь Вы – самый красивый, нежный, благоуханный цветок в мире. Будьте счастливы!

Барысы бергә. Бәхетле булыгыз!( “Бәхеттә-шатлыкта” җырын караокега кушылып җырлыйлар.)

Укытучы:  Кадерле әниләр, әбиләр, кунаклар! Сезне тагын бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе һәм эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куанычлар теләп калабыз.                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по теме "Жизнь и творчество Газиза Альмухаметова"

Цель: Познакомить обучающихся с жизнью и творчеством башкирского композитора Газиза Альмухаметова. Задачи: Повторение материала по теме «Опера. Башкирская опера»; Развитие  музыкального вни...

Газизләрдән газиз әнием

Максат:       Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер кат аңлату. Туган...

«Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»

Дәрестән тыш чара. Әниләр көненә багышланган сценарий....