«Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»
материал на тему

Прокопьева Татьяна Ильинична

Дәрестән тыш чара. Әниләр көненә багышланган сценарий.

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»

«Солнышко, радость, счастье моё – моя мама!»

   Кичә Римма Ибраhимова башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сүзләренә язылган җыры янгырый. "Бишек җыры".

Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1 алып баручы.  Ана назы - җирдә ул мәңгелек,
                             Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.
                             Без узасы юлда маяк булып
                             Гомер буе балкып торыгыз.

      Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

2 алып баручы. На свете добрых слов немало,

                             Но всех добрее и важней одно:

                             Из двух слогов простое слово: «мама»

                             И нету слов дороже, чем оно.

- Дорогие мамы!

Поздравляем вас с Днем Матери.

Без сна ночей прошло немало,

Забот, тревог не перечесть.

Земной поклон вам все родные мамы

За то , что вы на свете есть !

1 алып баручы.    Елмайса йөзеннән аңлыйм
       Әнкәемнең теләген.
       Дөнья киңлегенә тиңлим
       Әнкәемнең йөрәген,
       Әнкәй, сиңа бүләк итәм
       Бөтен дөнья гөлләрен.
       Юллар кебек озын булсын,
       Әнкәем, гомерләрең.
       Ай нурыннан да нурлырак
       Әнкәемнең йөзләре.
       Моңлы көйдәй күңелемдә
       Әнкәемнең сүзләре.

            Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием.

            Иң ягымлы ,иң сөйкемле - син ул, әнием

 Безнең бүгенге бәйрәм кичәбез кадерлеләребез сезгә, газиз әниләребезгә багышлана

2 алып баручы. Слова «Мама, мать-одни из самых древних на Земле». Все люди уважают и любят матерей. Словом «Мать» называют и свою Родину, чтобы подчеркнуть, что она по- матерински относится к своим детям.

  Во многих странах отмечается «День Матери». Люди поздравляют своих матерей и приезжают к ним в гости, дарят подарки, устраивают для них праздник. И мы сегодня собрались здесь чтобы поздравить своих мам.

1 алып баручы. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең жырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары

     Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Концерт номеры.____________________________________________________________

Лирик көй яңгырый. алып баручылар чыга.

1 алып баручы. Әнием! Әнкәем! Газиз Анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, куз карасыдай үстерәсең бит син балаларыңны!

2 алып баручы. Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово. Материнская   любовь греет нас до старости. Мама учит нас быть мудрыми, дает советы,  заботиться о нас, передает свои песни, оберегает нас.

Младенец старательно складывает по слогам  «Ма-ма » и почувствовав удачу,  смеется счастливый. Мама! Вслушивайтесь, как гордо звучит этот слово! В  народе живет много добрых слов о матери. Например:

           При солнышке- тепло,  при матери –добро.

1 алып баручы. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

2 алып баручы. Нет лучшего дружка, чем родная матушка.

1 алып баручы. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

2 алып баручы.  Без отца полсироты, а без матери и вся сирота.

1 алып баручы.   Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

1 алып баручы.           Әйе, Ана – бөек исем,

         Нәрсә җитә ана булуга!

         Шуңа күрә

         Зур горурлык белән

         Без сөйлибез АНА турында.

Концерт номеры.__________________________________________________________

Лирик көй яңгырый. алып баручылар әкрен генә чыга.

1 алып баручы.     Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.
Тынгысыз көн,
Йокысыз төн
Бала өчен.

2 алып баручы.    Утка, суга укталуым
Бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.
Таңнан әүвәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшь тә
Бала өчен.

1 алып баручы.      Иртән - кичен йөрәк хисем
                                 Бала өчен.
                                 Барлык эшем, барлык көчем
                                 Бала өчен.

                             Янам - түзәм ,көям - күнәм
                            Бала өчен.
                            Горур башны түбән иям
                            Бала өчен.

                             Тәнен якты таңнар көтәм
                            Күңелемдә җырлар йөртәм
                              Бала өчен..
                              Бала өчен.

Концерт номеры____________________________________________________________
2 алып баручы.  Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

     Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән анны шатландырырга кирәк.

1 алып баручы.   Ак чәчләрең җем-җем килә,
                               Әнкәй, ул шатлыктандыр.
                               Гомереңнең бакчасында
                               Былбыллар өзмәсен җыр.
                               Кадерлеләребез! Бу җырыбыз сезгә багышлана.

Концерт номеры____________________________________________________________

2 алып баручы.         Люблю тебя мама, за что не знаю.

                    Наверно за то , что дышу и мечтаю.

                    И радуюсь солнцу и светлому дню,

                    За это тебя, я родная люблю.

                    За небо, за ветер, за воздух вокруг.

                   Люблю тебя мама , ты лучший мой друг!

        Алексей Максимович Горький писал: «Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья, без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя. Вся радость мира- от матерей!.»

        Если вы хотите сделать маму самым счастливым человеком, поступайте так, чтобы она радовалась и с гордостью могла сказать : «Знаете, какие у меня хорошие дети!»

1 алып баручы.          Есть мама у жеребенка,

Есть мама у львенка,

Есть мама у самого маленького котенка

И у ребенка есть мама

                            Любимая, славная, самая!

«Песня мамонтенка».____________________________________________________

Лирик җыр яңгырый

1 алып баручы. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп устергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар. Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнә шунда - ул илебез-нең, hәр почмагында, намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш сәләтле, илhамлы балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.

2 алып баручы.    Ә аннан соң?!                                                                                               Аннан соң, кош теледәй генә бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана.
Хат ташучы килми микән, диеп. ,
Борылып карый барган юлыннан.
Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә,
Иртә - кичен сүнми уты да.
Хатлары юк, үзе кайтыр, диеп,
Бик соң гына китә йокыга.
Ана көтә,
Ана өмет итә...

1 алып баручы. Менә шулай, үсеп буйга җиткән, инде үзләре үти hәм әни булган, туган ояларыннан еракта яшәүче балалар, сөекле әниләренә хат яздылар.

Лирик җыр яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.

1 бала.
"Кил син безгә, әни, бөтенләйгә
Бер кайгысыз, рәхәт торырсың,
Өебезнең күрке булырсың.
2 бала.
"Син безгә кил, әни!
Без дөньяның, оҗмахында гомер итәбез.
Киләм дисәң, шушы сәгатьтә үк
Алыр өчен кайтып җитәбез"
3 бала.
"И шатланыр идек, әни әгәр,
Килер ризалыгың белдерсәң.
Түп-түгәрәк бәхетебез безнең
Тулып ташыр иде, син килсәң".
4 бала.
"Кайчан күрешербез, бик сагындык..."
5 бала.
"Көн туды исә сине көтәбез".
6 бала.
"Ник килмисең инде, әни, ник килмисең?"

1 алып баручы.  Алты бала шундый хат язды
                             Өзелеп-өзелеп, сагынып ананы.
                             Шушы сүзләр булды ананың
                             Алты хатка язган жавабы.

(Прожектор Ана образын яктырта,көй янгырый, ана балаларына язган хатын укый).

"Бара алмыйм сезгә, балаларым.
Сагынсагыз, кайтып күрегез,
Кайта алмас җирдә түгелсез.
Ана күңеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнең, хәлләрне,
Кирәклекне сизсәм, үзем барырмын мин,
Көтеп тормам сезнең хәбәрне.
Китә алмыйм буген,
Әгәр китсәм, мәрхүм әткәегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йөрер сыман.
Чит нигездә сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белән бәйләп торган
Җепләр өзелер сыман.
Яудан кайтмый калган зур улым да
Кайтып җитәр сыман.
Туган нигез хәтерләтә миңа,
Сезнең бергә чакны,
Туган нигез сезнең hәp адымын
Истәлеген саклый.
Нигез ташлап киту авыр миңа,
Кем белми соң аны, кайсыгыз?!
Сез үзегез җыелып кайтыгыз!
Мин сорамыйм сездән артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын".

2 алып баручы.       Ана, ана!
                                  Син куш йөрәкледер,
                                  Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.
                                  Баштан сыйпап бер елмайдың исә,
                                  Бөтен дөнья ямьгә күмелә.
                                  Ана булу-изгелекнең таҗы,
                                  Дөньяда иң олы дәрәҗә.
                                  Ана кеше hәрбер баласының
                                  Бәхетенә ача тәрәзә.
                                  Ана сиңа гел яхшылык тели,
                                  Гаепләрен булса - кичерә...,
                                 Турылыклы калыйк гомер буе
                                 Ана дигән күркәм кешегә.

Әниләр турында  җыр башкарыла.

1 алып баручы. Мама! Самое понятное слово на земле. Оно звучит на всех языках мира одинакого нежно. У мамы самые ласковые и нежные руки, они все умеют. У мамы самое доброе и чуткое сердце. Оно ни к чему не остается равнодушным. И сколько бы ни было человеку лет 5 или 50, ему всегда нужна мама…

Руки мамы качали детей в колыбели, когда они были маленькими. Это мама согревала их своим дыханием и убаюкивала своей песней.

2 алып баручы.         Солнца ярче для меня- мама!

1 алып баручы.         Мир и счастье для меня-мама!

2 алып баручы.         Шум ветвей, цветы полей-мама!

1 алып баручы.         Зов летящих журавлей- мама!

2 алып баручы.         В роднике чиста вода-мама!

1 алып баручы.         В небе яркая звезда-мама!

2 алып баручы.       Пусть звенят повсюду песни

     Про любимых наших мам.

     Мы за все, за все родные

     Говорим «Спасибо Вам!»

Песня «Милая мама»________________________________________________________

1 алып баручы. Татар хатыннары. Безнең, җан сөйгәннәр, аналар...
Аналарны хөрмәтләп җирдә шигырьләр языла,
Аналарны хөрмәтләп җирдә сүрәтләр ясала,
Аналарны хөрмәтләп җирдә hәйкәлләр куела,
Ә аналар тапкан балаларның җаннары кыела.
Жирдә hаман әле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлиләр, аналарны сөяләр,
Аналарның алдында башларны ияләр,
Ә аналар йокысыз төндә бишек җырлары җырлыйлар,
Сугышларда җаннары кыелган уллары өчен елыйлар.

1 алып баручы. Хөрмәтле әниләр!
Без сезнең алда баш иябез. Мең-мең рәхмәт сезгә!

Питрау флольклор ансамбле чыгышы. «Солдат озату» күренеше.

2 алып баручы.  Газиз Әнкәй!
                             Йомшактыр кулларын,
                            Татлыдыр сүзләрең,
                            Җылыдыр карашың,
                            Тансыктыр табының.
                            Сабыйлык языннан
                            Бүгенге көнгәчә
                            Безләргә зур бәйрәм
                            Тибеше җаныңның!
                            И, Ходай, кабул ит
                            Безләрдән зур гозер
                            Әнкәйгә бир саулык!
                            Әнкәйгә бир гомер!

2 алып баручы.   Пусть день твой будет
                             Солнечным, прекрасным.
                              И розами твой будет устлан путь.
                              И каждый вечер – звездным,
                              Чистым, ясным.
                              О, мама!
                              Всегда счастливой будь!

1 алып баручы.   Газиз Әнкәй!
                              Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
                              Йомшак, җылы куллар-синеке!
                              Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
                              Җан изрәткеч җырлар-синеке!
                              Синсез дөнья күрмәс идек,
                              Синсез берни белмәс идек,
                              Синсез берни кылмас идек,
                              Синсез кеше булмас идек!

1 алып баручы. Пусть этот день станет своеобразным днем благодарения нашим дорогим и любимым мамочкам, за их неоценимый труд, за их всемогущую любовь.

1 алып баручы.  Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

                          Чәчәк букетлары корыр ул.

                          Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

                           Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт сезгә, әнкәйләр!

1 алып баручы.  На этом наш праздник заканчивается. И мы еще раз поздравляем Вас, милые мамы! И пусть не покидает вас терпение, которое так необходимо сейчас вам всем. И пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь вы - самое прекрасное, что есть. Вы – самый красивый, нежный и благоуханный цветок в мире. До свидания!

1 алып баручы.   Хушыгыз!

Барлык катнашучылар сәхнәгә чыга. «Бәхеттә-шатлыкта» җыр яңгырый


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по теме "Жизнь и творчество Газиза Альмухаметова"

Цель: Познакомить обучающихся с жизнью и творчеством башкирского композитора Газиза Альмухаметова. Задачи: Повторение материала по теме «Опера. Башкирская опера»; Развитие  музыкального вни...

Син батырлыкны ничек аңлыйсың? 8 класс өчен дәрес эшкәртмәсе

8 класслар өчен татар әдәбиятыннан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Газизләрдән газиз әнием

Максат:       Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер кат аңлату. Туган...