Син батырлыкны ничек аңлыйсың? 8 класс өчен дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (8 класс) по теме

8 класслар өчен татар әдәбиятыннан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sin_batyrlykny_nichek_anlyysyn.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кашапова Ф. Ә.,югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы ,

Азнакай муниципаль районы белем бирү учреждениесе

 Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

8 нче сыйныф                                                            

Тема. Сөйләм телен үстерү. Син батырлыкны ничек аңлыйсың?

Максат. 1) Укучыларга батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны                                                                              

                дәлилли белүләренә ирешү.

              2) Фикерләү сәләтен үстерү.

              3) Укучыларда патриотизм хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: “Хәтер китабы”, “Бөек Ватан сугышы” темасына китаплар күргәзмәсе, открыткалар җыелмасы, сугыш темасын чагылдырган рәсемнәр.

Эпиграф: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул.      (Ф. Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала. Сайланма әсәрләр. – 1 том. – 272 – 273 битләр).  

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

   1. Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күзәтү.

- Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар!Бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез.

Укытучы: Укучылар, барыгыз да тактага игътибар итегез әле. Дәреснең темасы: ”Син батырлыкны ничек аңлыйсың?” (бергәләп уку).

II Яңа материалны үзләштерү.

   1. Эпиграфны уку.

“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек, батырлыкта күп төрле шул.” (Ф. Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала.)

   2. Укытучы: Укучылар, мин сезне бүген батырлык темасына сөйләшүгә чакырам. Дәрестә түбәндәге схема буенча эшләрбез. (Сораулар алдан бирелде).

1) Төшенчә биру. Нәрсә ул батырлык?

- Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. (Укучылар җавабын тыңлау).

   Ә хәзер аңлатмалы сүзлектән уку.

Батырлык – и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.

2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)

   Чыннан да бу сыйфатлар бик уңай сыйфатлар. Тәвәккәл сүзенә аңлатма да биреп китим әле. Тәвәккәл – 1)берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче. 2) үз – үзеңә ышанучанлык.

   Магнитофонда көй яңгырый.

- Бу көй (җыр) ничек атала? “Священная война” (“Изге сугыш”) дип атала. Бу җыр кайчан яңгырый башлый? (Укучы җавабы).

Укытучы: Әйе, 1941 елның 22 июнь таңында фашист илбасарлары илебезгә басып керде. Бу сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итте. Шушы вакыт эчендә 29 млн. халык юкка чыкты, 1709 шәһәр һәм 1011 авыл илебез картасыннан төшеп калды. Гомер үте.

   1945 елның 9 маеннан соң инде 60 ел вакыт үткән. Шулай булса да, без батырларыбызны онытмыйбыз. Туган илебезнең бик күп уллары һәм кызлары киләчәк буыннарның бәхетле тормышы, җир шарының тынычлыгы өчен гомерләрен биргәннәр.

Узган гасырның легендар битләрен

Кабат актарсын да чал тарих,

Дәһшәтле чорларга алып китсен ...

Батырларны кабат искә алыйк.

- Әйе, батырларны барлар чак. (“Хәтер” китабы сугыш темасына багышланган китаплар күргәзмәсенә игътибарны юнәлтү. Рәсемнәргә күзәтү).    

   2. Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз. Һәм алар нинди батырлыклары белән танылганнар? (А. Матросов, Г. Гафиятуллин, Б. Шәвәлиев, М. Җәлил, М. Сыртланова, Ф. Кәрим һ. б.) Укучыларның А. Матросов, Г. Гафиятуллин, Б. Шәвәлиев турындагы чыгышларын тыңлау.

   Укытучы: Бүгенге көндә безнең республикада туып үскән матросовчылар 20 дән артык. Менә алар: Г. Гафиятуллин (Лениногорск районы Сугышлы авылы), Б. Шәвәлиев (Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылы), Мансур Вәлиуллин (Әлмәт шәһәре), Әхмәт Мөхәммәтов (Бөгелмә) һ. б.

   Укытучы:

- Укучылар, якташ геройларыбыздан кемнәрне атар идегез? (П. Манаков, Ә. Вәлиев, А. Казаковлар) турында чыгыш тыңланды. Алар

4 әү; ә укучылар  берсен тапмаганнар иде. Аларга эзләнү эше йөкләтелде.

   Чыннан да, аларның исеме – үлемсез. Алар “Герой якташларыбыз”китабына кертелгән.

   3. Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә? (Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш).

   4. Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде).

   5. Ничек батыр булырга? Батыр буласың киләме? (Укучы җавабы).

   6. Бүгенге көн батырларына син кемнәрне кертер идең? (Конкрет шәхесләр турында).

   Укучылар мисал итеп, Актүбә бистәсеннән китеп, Чечняда хезмәт иткән Айваз Зәйнетдинов (үлгәннән соң “Батырлык өчен медале” белән бүләкләнә, сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак була), бүгенге көндә хезмәттә булган Раил Шәрипов һәм аның батырлыгы турында сөйлиләр.

   7. Соңгы вакытта батырлар, батырлык турында нинди әсәрләр укыдыгыз? (Л. Ихсанова “Лачын кыз”, Н. Дәүли “Чәчәкләр сөйли белә” һ. б.)

   8. Ф. Яруллин белән батырлык төшенчәсен бәйләп буламы? Аның тормышы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез?

- Ф. Яруллин яшәве һәм иҗат итүе үзе бер батырлык. Гарип килеш тә үзендә көч табып, иҗатка тартылып гомер кичерүе, күп кешеләр кабатлый алмый торган батырлык үрнәге. Ә Нурсөя ханымның аны аңлап, яшь сабыйлардай тәрбияләп торуы – тагын бер батырлык.

    Укучылар, Ф. Яруллин язмышы кебек кешеләрдән якташыбыз Фәнис Исламов та бар.  

   Фәнис Исламов югары белем алып, Мәсгүт авылында 18 ел мәктәп директоры булып эшли. 1991 елны белем күтәрү курсларына баргач, Казанда бик нык кыйнала. Сукыр кала. Күзләре күрмәүгә карамастан, 7 ел балаларга тарих укыта. Батырлык дими, моны ни дисең? Аның “Язмышларга үч итеп” исемле китабы да чыкты. Язмышларга буйсынмыйча үзендә яшәү көче табуны ничек атап була?(Батырлык).

   Ә хәзер батырлык темасына сез нинди мәкальләр беләсез? Тикшереп карыйк, мәгънәсен аңлатыгыз.

1. Батыр яуда беленер.

2. Батырга таяк та корал.

3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.

4. Батыр баткактан курыкмас.

5. Батыр үз халкын яклый.

6. Батырлыгыңны мәйданда сынат.

7. Батырлыкта – матурлык.

III Йомгаклау.

1. – Укучылар, бүгенге дәрес ничек атала? (“Син батырлыкны ничек аңлыйсың?”)

- Ә менә сез батырлыкны ничек аңладыгыз соң? Нәрсә соң ул батырлык?

- Укытучы. Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.

   Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне.

Тиздән җиңүнең 61 еллыгы якынлаша. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәш безгә һәрчак үрнәк булсын иде.

2. Билге кую.

IV Өй эше

  1. “Герой якташларыбыз” темасына материал туплау.
  2.  Кроссворд чишү. Нинди сүз килеп чыгар?

1

3

4

7

8

5

6

2

  1. Очучы хатын – кыз, Советлар Союзы Герое.
  2. Советлар Союзы Герое, Лениногорск районы, Сугышлы авылында яшәгән.
  3. Азнакай районы Павловка авылында туган Советлар Союзы Герое.
  4. Ш. Рәкыйпов “Чәчәкләр сөйли белә” әсәре. Төп образ.
  5.  Азнакай районы Илбәк авылында туган Советлар Союзы Герое.
  6. А. Матросов күкрәге белән каплаган ату коралы.
  7. Г. Гафиятуллинның туган авылы.
  8. Чылбыр тәгәрмәчле үзйөрешле ату коралы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ничков Н.В. Мастер-класс "Весенний подарок"

Цветы привлекали внимание людей редким красочным видом. Это нахо­дит отражение и в этимологии понятия «цветок», и в современных его опре­делениях. История искомого слова инт...

Рабочая программа специальных (коррекционных) классов VIII вида по трудовому обучению 5-9 классы. Учитель: Ничков Н.В.

Рабочая программа специальных (коррекционных) классов VIII вида по трудовому обучению 5-9 классы...

Рабочая программа по русскому языку в специальных (коррекционных) классах 8 вида 5-9 классы. Учитель: Ничков Н.В.

Рабочая программа по русскому языку  в специальных (коррекционных) классах 8 вида 5-9 классы...

Рабочая программа специальных (коррекционных) классов VIII вида по социально-бытовой ориентировке 5-9 классы. Учитель: Ничков Н.В.

Рабочая программа специальных (коррекционных) классов VIII вида по социально-бытовой ориентировке 5-9 классы...

Урок в 1 классе по учебнику Р.З.Хайдаровой на тему "Без ничек укыйбыз"

По учебнику Р.З.Хайдаровой "Күңелле татар теле"(ФГОС)...

«Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»

Дәрестән тыш чара. Әниләр көненә багышланган сценарий....